Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Г. ЛАТЫЙП

КРАСНОДОНЧЫЛАР
Өстерәлеп, юха елан кебек,

 Краснодонга керде фашистлар.

Ватып, җимереп килде авылларны,

Мыскыллады җирне башкисәр.

Куе төтен басты шәһәр өстен,

Ялкын алды якты өйләрне.

Үсеп торган, алсу кына гөлләр,

Ут эчендә калып көйрәде.

Тупас немец белән тулды йортлар,

Таладылар халык, байлыгын,

Һәрбер өйгә кереп өләштеләр,

Ачы газап, авыр кайгыны.

Сабыйларны алар аердылар

Әнкәсенең күкрәк сөтеннән,

Үзе белән бергә явыз немец,

Каплы баулар бире китергән.

Кан-яшь белән тулды өй эчләре,

Үлек белән тулды каберлек.

Ачы газап, кайгы һәм хурлаулар,

Мыскыллаулар кисте бәгырьне.
Изге ф
икер йөрде өйгә кереп,

Кешеләргә акыл өләшеп,

«Азатлыкны сөйсәң,

Дошманны кыр,

Тормыш өчен яшә көрәшеп...»
Төп караңгы. Саргылт ай да бүген,
Болытларга кереп югалган.
Чал усаклар башын түбән игә
н,

Авыр сулып төнге урамнар.

Өй эчендә пыскып бер ут яна,

Унлы түгел аның лампасы,

Тычкан уты кебек җем-җем итә,

Үтеп чыкмый тышка яктысы,

Җыелыш бара.
Төнге сәгать бердә,

Яшереп гепә өйнең түрендә,

Бу җыелышта.
Ачы нәфрәт белән хөкем ителә:
Немец — үлемгә.
Яңа член кабул итә штаб,

Комсомолга — көрәш сафына,

Авыр көндә, каты көрәшләрдә,

Ярдәм өчен туган халкына.

Ант яңгырый.
Штаб тыңлап тора;
Яшь егетне
ң кайнар сүзләрен.

Олег укып антның текстын

Кыса төшеп бераз күзләрен:

 «— Мин ант итәм!

Туган халкым өчен,

Яндырылган авыл, шәһәр өчен,

Үч алырга!
Газапланган утыз шахтер өчен

Башкисәрдән, Немец явыздан...»
Урам буйлап килә бер яшь егет,

Кесәсенә тыгын кулларын,

Ул күзәтеп үтә таш йортларны,

Уйнап үскән таныш урамын.

Берәү дә юк.
Моннан кешеләр дә.
Автобус та — чабып үтмиләр,

Таныш йортлар. Таныш капкалар.
Әйдә, егет, алга үт! — диләр.

Тик, шулай да. алар озатканда,

Сак бул иптәш, дигән шикелле,

Хәерле юл теләп калган кебек,

Басып тора алар сөйкемле.

Туктый егет урам почмагына,

Куенына тыга кулларын,

Тагын бер кат күздән кичерә ул

Таныш урам. Китәр юлларын.
Аппак кәгазь тора коймаларда.

Кем калдырган аны кем элгән?

Бу кәгазьгә пөхтә итеп язын

«Немецларга үлем!» диелгән.

Иртә торып чыга шәһәр халкы
Кайсы суга, кайсы утынга.

Немец әле өстәл артларында
Аракысын эчеп утыра.
Утлы сүзләр тора коймаларда,

Тыкырыкларда, урам чатыпда —

Салкын бизгәк булып немецларга,

Көч-дәрт биреп туган халкына.
Немец үтә кызу-кызу басып,

Шак-шак итә шәһәр урамы.

Утлы сүзләр...
Дошман йөрәге

Калҗаларга шунда туралды.

«— Тагын?..
Тагын өндәү,
Кичә,

Үле гәүдә таптык чокырдан.

Буйсынмыйлар!
Ахры, бу руслар

Бөтенләйгә инде котырган?»

Як-ягына карап алды немец,

Һичберкем юк ачу алырга.

Аяз көнне янап суккан кебек,

Өзгәләнде бер кат тагын да.

Автоматтан очередь бирде шашып.

Калтыранды аның куллары,

Тишкәләнде өндәү кәгазьләре,

Күреп торды шәһәр урамы.

Басып торган ташлар елмайдылар,

Мыскыл итеп тупас немецны,

Сң бит, кәгазь җансыз,

Ләкин, ул кәгазьләр

Максатларга тулы иреште.

Красподончы яшьләр корбан булды,

Ләкин алар үлеп калмады.

Мең елларны үтеп алга атлар,

Сүнмәс гомер,

Сүнмәс даннары.

Чал усаклар азат ителделәр,

Киң бакчалар шаулап үссеннәр.

Краснодоннан кырып түгелделәр

Түбән җаннар, шахшы күселәр.

Орудиелар,

Гөрелтәсе тынар,

Еллар үтәр,

Еллар яңарыр.
Ил өстендә торган куе төтен

Сыекланып бетәр, таралыр.

Без шул чакта герой яшьләргә

Комсомолга һәйкәл салырбыз,

Һәм кабатлап алар тормышын

Үзебез белән алып барырбыз.


И. ЗАКИРОВ
БУ КӨННӘРНЕ ҺИЧ ОНЫТМАМ

Немец явы бүгеп артка чигә,

Немец явы бүген җимерелә,

Немец явы пычрак эшләренә
Җавап бирә бүген илемә.
Зур диңгезнең көчле дулкыны күк.

Киң фронтны кызу атлатып,

Танк белән, нәфрәт кылычы белән

Фашистларның сафын таркатып
Көнбатышка якты кояш бара —

Илне арчый Кызыл Армия.
Даннар ява бөек Сталинга,

Ә фашистлар ятып җан бирә.

Һәр көн саен илнең картасында

Калкып чыга яңа йолдызлар,

Һәр таң саен яңа батырларның

Исемнәрен укый яшь кызлар.
Бу көннәрнең истән чыгасы юк,

Бу көннәрне гомер онытмам,

Бу көннәрнең бөек эше өчен,

Һич кызганыч түгел минем кан.
Москвага күңел омтыла, тик

Җиңү аша безнең аңа юл,

Һәр җиңүне котлап салют белән

Безнең алда якты яна ул.
Шул маякка туры барабыз без,

Без тизлектә аңар җитәрбез, һәм

Сталин биргән җиңү көнен,

Җиңү көлеп бәйрәм итәрбез.
Хәрәкәттәге армия.


Ю. ФӘЙЗИ
САГЫНЫР КЕШЕМ БАР
Тормышымнан шундый мин ямь табам,

Матурлыкны ачык күрә алам.

Гүзәллекне мактап җырлый алам,

Тирән мәгънә биреп сөя алам.
Сугыш кырларында мин еракта —

Кайчак шулай төшсәм кайгыга,

Юанычым, тормыш юлдашым бар,

Өйдә мннем сагыныр кешем бар.
Арган чакта м
иңа ял бирүчем,

Чәчләремнән сыйпап сөючем,

Якты йөзе белән каршы алучым

Син минеке иркәм диючем.
М
ин тәкәббер аның исме белән,

Аның өчен җырлыйм җырларны,

Тормышымның юанычы минем,

Таратучы талган уйларны..
Менә шундый м
инем сердәшем бар,

Аерылмаслык яшьлек дустым бар,

Иҗатыма илһам бирүчем бар,

Иптәшем бар, сагыныр кешем бар.
М
ин үземне зур бәхетле саныйм,

Шундый рәхәт җирдә торуы

Нинди күркәм икән бу дөньяда

Шулай сагыныр кешең булуы.
Туган илем өч
ен көрәшләрдә

Үлем белән сугышам ярсынып,

Өйдә минем сагынып көтүчем бар

Юанычым, йөрәк шатлыгым.


КӨТ СИН МИНЕ
(К. Симонов буенча)
Көт с
ин мине,

Барыбер мин кайтырмын,

Бөтен үлемнәргә үч итеп,

Ташкын җырларымны мин җырлармын,

Синең өчен, иркәм, күп итеп.
Көт с
ин мине,

Җиңү көне инде ерак түгел.

Бәйрәм килде безнең урамга.
К
өт син мине, барыбер мин кайтырмын,

Сызылып алсу таңнар туганда.
К
өт син мине!
Мине көткән өчен, ир
кәм, сиңа

Бүләк итеп яшьлек язымны,

Шулай көтсен бөтен хатын-кыз дип,

Ташкын җырларымны язармын.
Бу дөньяда
иң кыйммәтле нәрсә

Мәхәббәт һәм дуслык икәнен.

Туар кешеләр өчен ядкәр итеп,

Сүнмәс җырлар иҗат итәрмен, —

Көт син мине!
Авыр миңа бүген аерым тору

Еракларда синнән, акыллым,

Ак бәхетләр телә син миңа,

Дошманнарны җиңгәч, кайтырмын.
Көт
син мине.
Җыелыр иптәшләрем, мәҗлес ясап,

Мине искә алып үтәрләр,
Мине көт син, бәгърем, чү, ашыкма

Алар белән бергә эчәргә.
Көт син мине,
Салкын буранда да,
Җилләр котырып карлар куганда,

 Көзге салкын яңгыр яуганда да,

Җылы җилле язлар туганда.
Көт си
н мине,
«Ул үлде» дип хәбәр килсә сиңа,

Мәхәббәтең миңа үлмәсен,

Иң мөкатдәс сөю хисе, бәгърем,

Күкрәгеңдә сүнә күрмәсен.