Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПЛЕННЫЙ ИЛБАСАР

ЛОТФЫЙ ВӘЛИ
Ул күтәргәп килеш ике кулын,

Шәфкать сорый яшьле күз белән,

Ерткычлыкның булган бөтен ачуы

Аңкып тора аның үзеннән.

Бөтен ачуымны бергә җыеп,

Карап торам шушы кулларга.
Канга баткан шыксыз бармакларын

Өлгермәгән явыз юарга.
Шушы инде безнең аналарны,
Газиз балаларны буган кул,

Күз яшьләре белән шәфкать сорый

Күрегез, ничек мескен булган ул.