Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРТИЗАН БЛОКНОТЫННАН


I. ЛАЗАРЕТ ...

 Сүзне башлыйк соңгы атакадан,

Хәлең булса, тыңла, кил, егет...

«А» һәм «Б» ларны без бер тактадан

Бергә күчермәдек интегеп.

Бер тамчысын югалтмыйча канның

Бәйләгәндә авып яраны.

Урман аша үттек тагып алга,

Баз чыкканда сине күтәрдем.

Бер урында таптап йомшак карпы.

Атакага чыкты отряд таңда

Кызлар көтеп бергә тормадык.

Безнең юлдан — приказ үтәлде.

Чыгып кына килгән мыекларны

Алмашынып бергә кырмадык.

Соңып хәтерләмим... Ләкин беләм

Актык патронны атканда,

Төрле сулар эчеп, төрле якта,

Картеч телгәләгән тәнем белән

Усак төсле ашыгып үскәнбез.

Салкын су ярында ятканда,

Урамнарда кайчак очрашсак та,

Игътибарсыз гына үткәнбез.

Миннән таныш миңа табылгандыр

Авызыма суны салырга...

Тапыштырды безне менә сугыш,—

Без өйрәндек шулай — өйрәтте чор

Бер окопка икәү эләктек.

Бергә иттек монда һәрбер сугыш,

Һәрбер уйны, һәрбер теләкне.

Батырларны күреп танырга.

Хлороформ исе бүлде сүзне

Әйттермәде иң-иң кирәген,

Бергә үттек ерак разведкага —

Ләкин доктор сизеп белә инде

Ташларына үрмәләп ярның.

Егетләрнең кайнар теләген:

Чиккән кисетыңны кага-кага

Син миңа да берлек чыгардың.

 — Иптәш, доктор, көрәш, вакытны җик.

Әрнү бетсен — хәйлә тап шуңа.

Һәм егылдың кинәт! Үлән дымын

Ахры инде күптән терелдем мин

Кан җылыткан иде эзеңдә.

Отрядыма күңел ашкына

Сиңа тигән пуля ярасының

Мин әрнүен сиздем үземдә.

«Үкенеч бит, үтелми калса юл,

Чиста җире шунда портянкамның

Сизәм, йөрәк тибешем көчле,

Тагын тиздән китәрме комсомол

Мамык, бинт урнына ярады,

Дошманыннан алырга үчне.

2. ЭПИТАФИЯ

(Батырлар каберенә)

Бу — кабере җиңүче яшьләрнең,

Утны кичте алар, лаваларны.

Алар кайнар сугышта ауды.

Алар эше — мактау, дан эше.

Алар баскан якта җир яшәрде,

Югалмыйча, алар түккән канның

Мең гасырга ныгаеп калды.

Байракларда яшәр ал төсе!
3. КАРШЫЛАУ
Палаткалар җәеп к
ич кунабыз.

Дуслар йоклый. Тарала төтен.

Тыныч төндә утырам бер ялгыз.

Ай яктырта блокнот битен...
«...Бомба ыргытканда бу кулларны

Сөйләмәде дуслар яманлап,
Яза алмыйм бүген, һич кул бармый,

Укый алсаң ярый лa аңлап.
Шатлыгымдыр шулай киртә булып,

Уйларымның юлына баса.
Йөрәк түзми пулемет утының

Кызулыгы белән янмаса.
Атаканың иң кайнары үтте.

Ияле җирдә тыныч төя яши.

Ишет, — күңлең инде күптән көтте.

— Көр тавышым белән эндәшим:
Күтәрдекме күктә дошман көле
н?

Үтәлдеме безнең изге антлар?

Бу җиңүнең бөек истәлеген

Бездән соңгы мең гасыр саклар.

Ә син җирдән татлы йокыларны
Бомбовозлар куган төпләрдә.
Сагынуың ничек борчыганны

Сөйләдеңме икән кемнәргә?
Мин дозорда ятып, төнге нурда

Штык ялтыравын карадым.
Һәм һәрвакыт безнең йөргән юлда

Йөзең елмая дип санадым.
Пулеметым пешермәде кулны

Ауганда да үләннәр көен,

Чөнки аттым һәрбер патронны

Лептага син тезгәнсең диеп.
Һәр урында җиңел булды миңа

Канонада тыңлап атарга. —

Чөнки сөйдем. Мәхәббәтем шуңа,

Миңа кушты үзен сакларга...»
Таң сүндерде күктә йолдызларны,

Блокнотның тулды битләре.

Гүзәл йөзе генә сөйгән кызның

Күз алдында калды, китмәде…»
Бу хатым да китәр, барып җитеп

Шатлыгымны сөйләр, серемне.
Зур бер бәйрәм итеп,

Аны очратачак көнемне.
Югалмыйча
, алар беләгенең

Көче яшәр безнең буында.

Иптәш, тукта! Синең теләгеңнең

Сакчылары күмелгән монда.
I
Алар белде: синең теләк —

Ирек һәм бил бөкмәү

Дошман каршында.

Алар үлде... Ярсып, күкрәк киереп,

Сугышучы сыйныф сафында.
Ай каршында туктар олау.

Берәү менә биек баскычтан:

Ана чыга елап шатлыгыннан:

Нинди бәхет улны каршылау!
Картлар килә, килә егетләр, —

Сәламләшеп бар да кул кыса.

Нинди бәхет, дусларың булса! —

Бездә дуслар никадәр күпләр.
Батыр сөйли: үткән көннәре

Аның болгап, җилле-давыллы.

Саклан кырны, шәһәр, авылны

Яклап җырны, чәчәк, гөлләрне
Ул Фронтта ярсып көрәшкән,

Күп җырланган поход, юл җыры.

Күкрәгендә ике ордены

Үсеп чыккан кебек йөрәктән,
Ядрә яуган кырларда йөргән

Яшь егетнең куе чәченә —

Һич килешми аның яшенә —
Тик күрәләр дуслар чал кергән...
Ләкин авыл елмая, көлә.
Авыл бездә шулай шатлана.

Үз уллары белән мактана,

Һәм улларын каршылый белә.