Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХӘЙБУЛЛА СОЛДАТ

Йолдызлар томан белән өртелгәннәр, бүген-иртәгә каты буран булачак, — диде ефрейтор Хәйбулла Актуганов тунын сала-сала. Ул яңа гына посттан керде. Як-якка бөтереп җибәргән коңгырт мыекларына кунган ак бәсләр эреп бетәргә дә өлгермәгәннәр әле. Солдат кулъяулыгын чыгарып, аларны сыпырып алды һәм, дөрләп янган тимер мич каршына килеп, салкыннан күгәргән кулларын җылыта башлады. Сагызлы нарат утыннарының йомшак җылысы аның куллары буйлап тәненә үрелде һәм карт солдат үзендә ниндидер талгын бер рәхәтлек сизде. Мич авызыннан чыккан ялкын яктысында аның күкрәгендәге Кызыл Полдыз һәм Дан орденнары чагылып балкыдылар.

Тәмәкесен төреп кабызгач, Хәйбулла, гүя үз-үзенә сөйләнгәндәй, әйтә куйды:
— Уяурак булырга кирәк, иптәшләр. Финнар буранда берәр явызлык эшләргә маташмасыннар. Менә ничәнче кө
н инде кыбырҗыйлар.
— Әллә бер-бер нәрсә сиздеңме, ефрейтор иптәш?—дип сорадылар аңардан.
— Алай күзгә бәрелерлек нәрсә юк-югын да, күңелем нәрсәдер тоя.
Иртәнчәк өч урында фин күзәтчеләренең телескоплары кояшта ялтыраган иде. Бу — тикмәгә түгел, — диде ул.

Мич янына кызылармеец Пизами Галимҗанов та килде. Ул урта буйлы, киң сөякле, озынча ак йөзле, озын керфекләре астына яшеренгән зәңгәр күзле иде. Бигрәк тә аның елмаюы матур иде. Хәйбулла кайчагында аңа ярым шаярту, ярым җитди төс белән: «Низами, син бу серле елмаюың белән иң беренче бригадиршаның да йөрәген пара-пара китергәнсеңдер бит» ди иде. Бу юлы исә Галимҗанов үзе сүз башлады:
— Әйдә, Хәйбулла абзый, ашап җибәрәсеңме? Шулпаның кайнары, ипинең яңа пешкәне әзер. Чәй дә кайнаттым, — диде ул һәм, котелокның өстен ача-ача, өстәде
, — Повардан борыч белой лавровый лист махсус соран алдым. Сизәсеңме нинди тәмле ис бөркелә?

Хәйбулла, Низаминың аш пешерүгә сәләтлелеген мактап берничә ягымлы сүз әйтте дә, өстәлчек янына барып утырды. Низами тәмле буларын чыгарып торган алюмин котелокны аның каршысына китереп куйды.

Йөз граммны да исәнлеккә җибәрәбезме әллә?

— Җибәрик. Югыйсә градусы кимүе бар, — диде Хәйбулла мыек астыннан елмаеп. Низами снаряд башыннан эшләнгән җиз рюмканы алды һәм флягасыннан аракы тутырып салды. Бу нәкъ йөз грамм иде.

— Безнең җиңүебез өчен, — диде Хәйбулла кружкасын күтәреп.

— Безнең бәхетебез өчен, — диде Низами. Алар, кружкаларын чәкәштереп алдылар да, эчеп җибәрделәр. Аннары ашарга керештеләр.

Тамакларны әйбәтләп туйдыргач, котелокларны югач һәм мич каршына чүгәләп тәмәке тарткач, алар икесе дә нарга менеп яттылар. Бу вакытта землянкадагы башка сугышчыларның кайберләре яткан, кайберләре әле һаман үзара сөйләшеп утыралар, хатлар язалар иде.

— Буран булыр дисеңме, Хәйбулла абзый?— дип кайтарып сорады Низами.

— Әйе, йолдызлар томан беләп өртелгәннәр. Юка пәрдә үтә җемелдәгән кебек, тонык җемелдиләр. Бу — буранга. Сиңа постка пичәдән?

Низами әйтте. Хәйбулла үзенең сугышчан тәҗрибәсеннән чыгып, Низамига төнлә, буранда ничек күзәтергә кирәклек турында сөйләде. Шуннан соң алар тынып калдылар. Хәйбулла, куе кашлары астындагы моңлы күзләрен түшәмнең мичтән шәүлә төшкән почмагына төбәде дә, уйга чумды. Нәрсә турында уйлый икән хәзер карт солдат?

Бәлки, уналтынчы еллар аның исенә төшкәннәрдер. Ул чагында Хәйбулла яшь солдат иде... Бер вакытны чал чәчле, карт генерал алариың стройлары алдыннан кызу-кызу атлап үтте дә, урта бер җирдә туктап калды.

Һәм, аксыл томап эченнән чак-чак кына күренеп торган биек текә ярга таба кулын сузып, дулкынланган таныш белән:

— Солдат туганнар, күрәсезме ссзпсң алда нинди биек, текә яр. Бик биек ул, ала алмаслык кыя ул. Мин дә аны алырга уйламыйм. Ләкин аңа һөҗүм итәргә кирәк. Дошманнан үзенең бөтен көчләрен шунда туплатырга кирәк.  Ә ул арада мин икенче яктан бәрәчәкмен.

Генерал бераз сүзсез торды, аннары тавышын көчәйтә төшеп,

— Я, ничек, туганнар, барасызмы? — дип сорады.

— Барабыз! — дпп, тирә-якны яңгыраткан куәтле тавыш ишетелде. Генерал, күзләреннән чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртте дә:

— Рәхмәт, туганнар. Анабыз Россия сезне онытмас! — диде.

Һәм дошманның исен-акылын китәргән көчле штурм башланды...

Бәлки, бу турыда түгел, ә Ленинградны саклау көннәрен уйлый торгандыр Хәйбулла. Бәлки, аның күз алдыннан гайрәтле командиры — «Ватан өчен! Сталин өчен! Алга!» дип, сугышның иң авыр минутларында немецларга каршы алдан ташланган һәм аларны зир-зәбәр китергән командиры капитан Дорогомилов, ә бәлки, биленә гранаталар бәйләп, танк астына ташланган авылдашы Әхтәм Идрисов, яисә үзенең пулемет янында бер ялгызы калып, немецларның «психик» атакаларын кире кайтарган чаклары, яисә янында авиобомба ярылган дзотның эчендә күмелеп калулары, төнге разведкада дошман часовойларын тавыш-тын чыгармыйча хәнҗәр белән юк итүләре, яралану газаплары, госпитальдә ятулары күз алдыннан үткәннәрдер.
Бәлки, болар да түгел, ә ерак авылы исенә төшкәндер аның, мәктәптән кайтучы сөекле балалары күз алдына басканнардыр. Хәйбулла киткәндә аның төпчеге Илдуска бары алты гына яшь иде, ә хәзер и
нде ул мәктәпкә йөри. Әнисе аның турында: «Илдусыбыз нәкъ үзеңә ошаган, ут йөрәкле, бик шук бала» дип язган...

Низами да уйга чумган. Ләкин ул Хәйбулла абзый кебек олы кеше түгел, яше дә яшьрәк, күргәннәре дә азрак дигәндәй. Дөрес, ул да дары исен иснәгән кеше инде, шулай да яшьлек үзенекен итә. Низами, һәрвакыттагы кебек, бүген дә, иң башлап, сөйгән кызы Зөбәйдәне исенә төшерә. Көтәрме икән, әллә берәр башка кешене яратырмы икән? — дип борчыла. Аерылганда Зөбәйдә Низаминың муенына сарылып: «Өч ел йөрсәң дә мин сине көтәрмен, мин синеке, сине генә сөям, бүтәннәр миңа кирәкми», дип вәгъдә биргән иде. Хатларында: «минем өчен борчылма» дип яза. Шулай да, егет күңеле кайчак шикләнеп куя. Ни әйтсәң дә, вакыт үтә бит. Ә вакыт кешеләрне генә түгел, тимерне дә үзгәртә. Зөбәйдәнең дә үзгәрүе ихтимал. Әнә икенче номер пулеметчик кече сержант Озерковның хатыны кияүгә чыккан ич. «Син, дигән ул үзенең соңгы хатында, Вася, миңа ачуланма. Мин сине әүвәлгечә өзелеп сөям, ләкин... үземә бүтән иптәш таптым. Чөнки син я кайтырсың, я юк. Ә минем яшь гомерем узып бара...»

Дөрес, мондый хатыннар бик, бик аз. Ләкин шул азларның берсе Зөбәйдә булса? Юк, Низами моңа ышана алмый, бу шыксыз уйларны ул башыннан тизрәк куарга ашыга. Аныңча, Зөбәйдә мондый түбәнлеккә төшә алмас. Зөбәйдә тау башындагы ак кар кебек саф кыз, ул Галиябану кебек чын күңелдән сөя. Менә озакламый дошманны җиңәрбез. Низами иленә кайтыр. Күкрәгендә, Хайбулла абзыйныкы кебек, Дан ордены булыр. Зөбәйдә аны каршы чыгып алыр. Аның өстендә, зәңгәр билбау белән буган ак күлмәк булыр...

Низами шушы очсыз-кырыйсыз татлы уллар эчендә эреп китә. Ул арада Хәйбулла абзый, яткан җиреннән кузгалмыйча, әкрен генә җырлап җибәрә, бөтен сугышчылар үзара сөйләшүдән тукталалар. Землянка эче тына. Бары, тын Идел дулкыннары тирбәлгән кебек, моңлы көй генә ярым караңгылыкта тирбәлә:

Күгәреп лә яткан, ай, тау микән?

Әйләнеп лә яткан яу микән?

Сайрасана сары сандугачым,

Безнең туган илләр саумы икән?

Урманнарда киек, ай, бетәрме,

Бер җырламый гомер үтәрме?

Киң сахраларга сызып уклар атмый,

Дошман явы бездән китәрме?

Низами үзе дә сизмәстән уйларыннан аерыла һәм Хәйбулла абзыйга кушыла. Дөресрәге бу җыр аңа уйларының дәвамы булын тоела.

II

— Бар, Хәйбулла абзый, тизрәк бул, — дпп, отделение командиры Актугановны ашыктырды. — Дошманның эшен алдан белеп алырга кирәк. Әгәр дә алар кузгалсалар, яшел ракета белән хәбәр итәрсең. Минометлар ут ачалар. Исеңдә тот, син, дошманның бөтен игътибарын үзеңә тартып, аның бөтен планнарын бутарга тиешсең. Аңлашылдымы?

— Бик яхшы аңлашылды.

Я, бир кулыңны. Уңышлык телим.
Хәйбулла, бияләен салып, кулын сузды һәм сержант аның кулын кыскан көйгә тагып берничә сүз өстәде:
— Бик зур эшкә китәсең. Синең оста хәрәкәт и
түеңә күп нәрсә бәйләнгән. Әнә күр, төнгә каршы ничек тынып калдылар. Начар тынлык бу, давыл алдыннан шулап тын була.

Хәйбулла билендәге ике гранатасына өстәмә итеп, тагын сигез граната алып, кесәләренә тутырды. Аннары маскхалатын рәтләде. Шул чакта аның янында Низами күренде. Ул пышылдап кына:

— Хәйбулла абзый, алай-болай була калса күз ачын йомганчы яныңда булырмын. Пулеметыма да ышан, нык бәрәчәкмен. Үзеңнең гранаталарың җитәрлекме? — дип сорады.

— Җитәрлек. Я хәере белән.

— Хәере белән. Хәйбулла абзый.

Алар икешәр куллап күрештеләр һәм Хәйбулла, автоматын кулына алып, бруствер өстенә күтәрелде дә, кар белән капланып яткан, әллә нинди мәкерлекләр, көтелмәгән хәлләр хәзерләгән, сугышчылар әйтмешли, «беркемнеке дә» булмаган сазлыкка таба шуышып китте. Низами ниндидер чиксез бер борчылу һәм горурлану белән аның артыннан карап калды. Хәйбулла шуыша-шуыша күздән ки алгач, Низаминың күңеле тулып ук китте. Ул тирән итеп сулады. Актуганов бер үзе, караңгы төндә, котырынган дошманнарга каршы китте бит!

Быел зур бураннар булмаганга, кар тирән түгел иде. Хәйбулла җиңел шуышты. Ара-тирә аның башы өстеннән шашкын пулялар сызгырын үттеләр. Кайчагында һавага ак ракета күтәрелеп, бик кыска вакытка гына бәген тирә-якны җансыз ак яктылык белән яктыртты. Мондый чакларда солдат хәрәкәтсез калып, карга сыенды, ә ракета сүнүгә тагын кызу-кызу шуышты.

Җил көчәйгәннән көчәя барды. Ачык сазлык өстендә кар себерелеп, бөтерелеп, сызгырып уйнады. Кичә генә уйга чумып торган ак урнап, бүген кап-кара булган, ыңгыраша, үкерә иде.

«Буранның көчәюен көтәләр» — дип уйлады Хәйбулла һәм бераз гына тын алырга туктады. Ул инде ике йөз, ике йөз илле метрлар чамасы шуышкан иде. Алда кәрлә куаклар күренә, ә куаклар артында, тагын өч йөз, дүрт йөз метрларда, акфиннарның алдагы крае сузыла иде.

Җил дошман ягыннан исте. Хәйбулла, бер колагын ачып, тыңлый башлады. Җил сызгыруы, урман үкерүе арасыннан аның үткер колагы финнарның ара-тирә сөйләшкән тавышларын да ишеткәләде.

«Тагын бераз шуышырга кирәк» —дип уйлап алды Хәйбулла һәм, һавага чөелгән ракетаның сүнүен көтте дә, шуышып китте.

Илле — алтмыш метрлар алга киткәч, куаклык бетте. Алда икепче сазлык ачылды. Хәйбулла кечкенә бер калкулык янында туктады. «Ярар, шунда көтәрмен. Позициясе дә җанлы туры килде», — диде ул үз-үзенә һич ашыга-ашыга кардан окоп казып алды. Аннары күзәтергә тотынды. Төнге буранның соры рәшәсе үтә финнар оборонасы буйлап сузылган урман кара сызык булып, чак-чак кына күренә, ә дошманның мыгыр-мыгыр сөйләшүләре аерым ачык булып ишетелә иде.

«Хәзерләнәләр, бугай. Тиздән артподготовка башларлар. Вакытында сигнал бирергә кирәк булыр» — дип чамалады Хәйбулла.

Ләкин финнар артиллерия хәзерлегеннән башка гына кузгалдылар. Күрәсең, искәрмәстән бәрергә уйлаганнар. Хәйбулла аларның хәрәкәтләрен башта чаңгылар шыгырдавыннан сизде, ә соңыннан финнар якынрак килгәч, үзләрен дә абайлады. Бер минут кичекмәстән, куенындагы ракетницаны чыгарып, һавага яшел ракета җибәрде. Ракетаның яшькелт тонык яктысында ак халатлы бик күп финнар күренде.
Ракета сүнүгә берничә секунд үтмәгәндер.. безнең минометлар ут ачтылар һәм миналар нәкъ ф
иннәр арасына төшеп, чатнап ярыда башладылар.

Һәйди, мииометчиклар!—дип шатланып кычкырып җибәрүен Хәйбулла сизми дә калды. Аннары ун гранатасының унысын да кырып, тугызын кардай ясалган бруствер өстенә тезеп куйды, ә берсен кулына алды.

Алда берничә кара шәүлә күренде. Хәйбулла, окопыннан әз генә күтәрелеп, селтәнде дә аларга таба граната ыргытты һәм үзе шунда ук карга сыенды, һавага ялкын ыргылды һәм каты шартлау ишетелде. Шартлау тынуга ике-өч финның ыңгырашуы башланды. «Бәрәкәтле бәрдем, бугай» дигән җылы уй солдатның башыннан йөгереп үтеп китте.

Исән калган финнар яттылар һәм автоматларын эшкә җибәрделәр. Пулялар өере Хәйбулланың баш өстеннән тәнне чемердәтеп үтте. Солдат тагын да көчлерәк итеп карга сыенды һәм шул ук вакытта, сугышларда алган гадәт буенча, кайдан атуларын чамаларга да тырышты. Уң яктан, ике нарат арасыннан аталар икән. Хәйбулла моны аткан чакта чыккан ялкыннар буенча күреп алды.

Ату әзрәк йомшара төшеп, башны күтәрергә мөмкинлек булгач, Актуганов наратларга таба бер-бер артлы ике граната томырды.

— Мәгез, алыгыз!—диде ул ачу белән.

Шуннан соң бу урыннан кабат атмадылар. Ахрысы, финнар юк ителделәр.
Ә артта, әзрәк сулдарак, байтак вакыт җиде станоклы пулемет өзлексез ата иде. Аның тавышы тоныграк, басынкырак ишетелә.

— Бу, Низами, дзоттан сиптерә бугай, — дип Хәйбулла уйлан алды һәм үзе:

Финнар читләтеп тә үттеләр микәнни? Әллә булмаса, безнекеләр куакларны гына «тарыйлармы»?— дип шикләнде.
 

Шул чакта алда финнарның шыксыз «аля-ля»ры һәм автоматлардан атулары ишетелде.

— Килегез, кил, ләгънәт органнар, — дин сүгенде Хәйбулла һәм тагын да гранаталар томырырга тотынды.

Ике ут арасында никадәр тыныч булырга мөмкин булса, Хәйбулла шул кадәр тыныч иде. Ул кабаланмады да, курыкмады да, үзе әйтмешли ражонга да кермәде. Бәргәндә берәгәйле бәрде. Исәп белән орды. Аның һәрвакыт яратып әйтә торган бер сүзе бар иде: «Солдат өчен, ди иде ул, батырларча үлү кечкенә нәрсә, солдат өчен батырларча җиңү — иң газиз эш». Хәзер Хәйбулла нәкъ менә шушы кагыйдәсе буенча хәрәкәт итте. Ул үлем турында уйламады, җиңү турында кайгыртты.

Акфиннарның сулгарак тайпылуын күргәч, ул алар юнәлешенә таба яңадан яшел ракета жибәрде. Минометлар шунда ук утларын сулга күчерделәр. Ләкин ракета яктысында майнергеймчылар Хәйбулланың урынын дөрес чамаладылар һәм бер төркем финнар Актугановка ташландылар. Ә Актугановның ул арада гранаталары бетте. Ул автоматын кулына алды һәм озын чиратлар белән дошманнарны кистерергә тотынды.

Һәрбер сугыш йөзләрчә көтелмәгән хәлләрдән гыйбарәт бит. Хәйбулла финнарның бер төркеменә аткан чакта, кинәт сулдан, егерме-утыз метр ераклыктагы аерым куак төбеннән, кул пулеметы ут ачты. Бер-бер артлы ике пуля ефрейторның каскасыча тиен чыңладылар. Хәйбулла, бернәрсә уйларга өлгермичә башын иде, ә соңыннан автоматын куакка таба борып, озын чират белән куак төбен айкап алды. Шуннан соң куак яныннан да атмадылар. «Ну, бара миңа. Ахыры хәерле булсын» дип уйлады Хәйбулла.

Бераздан финнар бөтенләй басылдылар. Безнекеләр дә атудан туктадылар. Тирә-як шундый тын булып китте ки, күпне күргән Хәйбулла да гаҗәпкә калды. Җил тәмам тынган һәм күк тә өзгәләнгән болытлардан чистарып килә инде.

Шул чакта Хәйбулладан бер-ике генә метр читтә граната ярылды һәм бөтен нәрсә асты өскә килеп, буталып китте. Солдатның башына күсәк белән суккандай булдылар, күзләреннән утлар чәчрәп очтылар. Ул йөзе белән карга канланды һәм аңын җуйды...
Шуннан соң күпме вакыт үткәндер, ул хәтерләми
, һушына килеп күзен ачканда, ул үзен ышанмаслык гаҗәп бер хәлдә күрде һәм эшнең нәрсәдә икәненә бик озак төшенә алмады. Ниндидер ике кеше аны аякларыннан эләктереп, каядыр өстерәп алып баралар иде...

Өстерәүчеләрнең вакыт-вакыт сүгенүләреннән аларның финнар икәнен аңлагач, Хәйбулланың йөрәге «жу» итеп китте. Бөтен тамырлары тартыштылар. Бу секунд аның өчен үлем ачысы белән бер иде.

Кинәт ул яшен кебек ыргылырга теләде, ләкин җилекләрендә бөтенләй диярлек көч юк иде. Иң читен минутта үзенең мондый көчсезләтеп күреп, карт солдатның күңеле тагын да сызланыбрак әрнеде, күзләренә яшьләр килде. Дошман кулына тереләй эләгү гарьлеге аны ут эченә ташлады. «Нинди бәхетсез мин. Намуслы солдатча изге сугыш кырында үлә дә алмадым» дигән уй аның башын миңгерәүләтте.
Өстерәлеп баруы бик кые
н иде. Аның  кырыйларыннан, борыныннан кан акты, суларга җайсызлыктан тамагы буылды. Башына әйтерсең меңнәрчә үткер кырлы осколоклар тутырганнар иде — аяк эзләреннән калган базларга төшкәндә башы теш авыртуыннан да яманрак сызлады. Куллары, халаты куакларга эләгеп артка каерылдылар. Башындагы каскасы, бүреге әллә кайчан төшен югалганнар иде инде.

Тавыш чыгармас өчен Хәйбулла тешләрен кысты. Дошманнары алдында ыңгырашасы килмәде аның. Шундый, өметсез бер хәлдә сөйрәлгәндә кинәт аның башыннан бик матур бер ун үтеп китте. Ул шул хәтле матур иде, ул, хәтта, эченнән елмаеп ук куйды. Аныц билендә «эфкасы» булырга тиеш. Ул аның алкасын теше белән тартып алыр. Ә аннары... шартлау һәм барсы да бетәр. Шул уй белән ул кулып күтәреп билен капшады, ләкин граната билдә юк иде. Ашыгып хәнҗәренә сузылды: хәнҗәр кыны да буш иде.

Бу хәлне кичерү Хәйбулла өчен чиксез авыр булды. Аның күз алдында сарылы-яшелле боҗралар биештеләр һәм ул яңадан һушыннан язды. Актыккы секундта ул үзенең әллә нинди караңгы, шомлы, бик тирән упкынга очуын, күктәге айның кинәт күктән аерылып, аның артыннан ут шары булып ыргылуын күреп калды.
Бәлки бер секунд, бәлки ике секунд, ә бәлки берничә минут үткәндер, ул яңадан һушына килде. Аны һаман сөйрәп баралар иде. Финнар бик әкрен кыймылдыйлар, күрәсең, алар да хәлдән тайганнар.

Кинәт Хәйбулла үзен өстерәүче Финнарның берсенең аркасында автомат күрде һәм мондый көтелмәгән хәлдән күзләре зур итеп ачылдылар. Ах, әгәр дә шул автомат хәзер аның кулында булса иде. Ләкин автомат болай якын булса да, Хәйбулла өчен, зәңгәр офык кебек, җитәлмәслек ерак иде. Шулай да бу нәрсә солдатка җан әсәре кертте, ул үзенең тамырлары буйлап көч акканын сизде, йөрәге ешрак тибә башлады.
— Ятып калганчы, атып кал
, — дип уйлады Хәйбулла һәм бер кискен карарга килде. — Үләргә өлгерермен, талпынып карарга кирәк!

Акфиннар тын алырга туктадылар һәм Хәйбулланың аякларын ычкындырдылар. Шул секунд Актуганов уйлаган эшне үтәү өчен җитә калды. Менә Хәйбулла әкрен генә күтәрелде һәм кулын сузып, салкыннан ката язган бармагы белән акфинның аркасындагы автоматның чакмасын басты. Бәхеткә каршы автомат предохранительгә куелмаган булып чыкты, һич тә китмәгәндә финнарның колак төпләрендә автомат тавышы яңгырады. Искәрмәстән булган бу хәлдән алар шул кадәр аптырана калдылар ки, икесе дә «дөм» итеп карга капландылар. Ул арада Хәйбулла, әлеге финның автоматым суыртып алып, икенче маннергейчыга терәп ЗРШ. Ә монысына дәһшәтле итеп, финча:
— Поусе! Кядет юлес!—д
ип кычкырды.

Коты очкан фин бары икенче тапкыр, аяк тибеп кычкыргач кына урыныннан торды һәм калтырап кулларын югары күтәрде.
— Р-а-а-тча... —
диде ул еламсырап.

Аннары кинәт ачы кычкырын, Хәйбуллага ташланды. Ләкин Хәйбулланың хәрәкәте җитезрәк булды, ул каерылып селтәнеп, автомат приклады белән маннергеймчының күкрәгенә бәрде. Фин чинап, әйләнеп төште.

— Яу! Карышмакчы буласыңмы әле, анаңны... —дпп кычкырды Хәйбулла ачу белән, — Тор, иблис!

Хәйбулла финны яңадан аякка басарга мәҗбүр итте һәм автоматын төзәп,

— Марш! дип кабатлады. Фин бу юлы бүречә карамады инде, бөтенләй песиләнеп, Хәйбулла күрсәткән якка борылды да, кулларын югары күтәргән килеш, кузгалып китте.

Бу вакытта күк йөзе болытлардан тәмам арынган, анда өелешеп-өелешеп зәңгәр йолдызлар җемелдиләр, көмеш табаксыман ай асылынып тора иде. Хәйбулла аларга карады да, эченнән сүгенде: «Бераз гына яшеренеп тора алмадыгыз инде, километрдан күренәбез ләбаса», — диде.

Бәхеткә каршы, аларга атмадылар. Озын буйлы, өстенә ак халат кигән фин, кулларын югары күтәргән килеш, әзрәк алга иелеп баруында дәвам итте. Аның халатының бер чабуы ертылган һәм ул кар өстеннән сөйрәлеп бара иде.

Бу вакытта Хәйбулла үз-үзен тәмам капшап өлгергән иде инде. Аның куллары да, аяклары да, гәүдәсе дә зарарланмаганнар, бары тик башы гына чаң шикелле шаулый һәм йөзе шешкән иде.

— Монысы гына пустяк, — дпп шатланды ул. Ләкин солдат бик каты ялгышты. Бара-бара аңа һава караңгылана башлагандай бульш тоелды. «Менә яхшы, ай да яшеренде. Хәзер безне ни за что күрә алмыйлар» дип уйлады ул, һаман да әле үзенең хәленә төшенеп җитә алмыйча. Ә ай исә, әүвәлгечә, тын урман өсләренә моңсу яктылык сибеп, күктә йөзә иде.

Хәйбулла күзләрен угалап алды. Ләкин караңгылык бетмәде, киресенчә, куерды гына. Хәзер Хәйбулла алдан барган финны да чак-чак кына абайлый башлады һәм атлаган саен сөртенә иде.

— Бу нәрсә?..— дип куркуга төште солдат.— Әллә кукраяммы югыйсә?
Көтелмәгән хәл Актугановның күңелендә курку беләп бергә, чиксез гарьлек һәм ачулану тудырды, ярсуыннан тамак төбенә каты төен килеп тыгылды. Эссе булып китте. Ул башына канлаган халат башлыгын алы
п ташлады.

Ә кулларын югары күтәргән фин һаман баруында дәвам итте. Вакыт-вакыт Хәйбулла аны бөтенләй күрмәде, тик аш: тайышларын гына ишетте. Кайчакта: «Тукта!» дип кычкырасы килде аның. Ләкин шуны ук бу уеннан кайта иде. Әгәр дә Фин аның сукраюын сизсә, таяк белән сугып та үтерә алачак ич. Юк, туктарга ярамый, «Алга, алга! Ни булса да алга!

Хәйбулла шулай абына-сөртенә атлый бирде. Үзе шабыр тиргә батты. Ялан башыннан бу күтәрелә башлады. Ничек кенә булса да артка калмаска, эзләрдән читкә тайпылмаска тырышты.

Кинәт Хәйбулланың күңеленә шик төште: фин аны үз обороналарына таба алып бармыймы соң? Ул, бәлки, юнәлешне күптән үзгәрткәндер инде? Ә Хәйбулла моны сизмәгәндер?

Хәйбулла сул кулының бармаклары беләп бер күзенең кабагын югары күтәрде һәм шул ук секундта күктә йөзгән тулган айның ак нурларын аның күз алмасына килеп кадалдылар. Солдатның йөрәгенә җылылык йөгерде. «Күз кабакларым гына шешкән, бугай» дип сөенде ул. Аннары, шик калмасын өчен, шешкән күз кабагын тагын бер тапкыр югары күтәрде һәм яңадан айны күрде. «Әһә, ай сул якта икән. Димәк, дөрес барабыз, үзебезгә табан барабыз. Әгәр дә киресенчә «булса, ай уң якта булыр иде...»

III

Сугышта булгап кешеләр беләләр, сугыш туктагач, сугыш кыры өстендә гаҗәеп тынлык урнаша. Бу тынлык гадәти тынлыкка һич тә ошамый, ул әллә ничек, бер үк вакытта кайгылы да, шатлыклы да, газаплы да, рәхәт тә була. Җәһәннәм уты астында үзеңнең исәп калуыңны, дошманнарны җиңүеңне уйлыйсың да, мин бәхетле дисең. Әле күптән түгел генә синең белән бергә булган, синең белән бер котелоктан аш ашаган, бер плащпалатка астында арканы аркага терәп йоклаган иптәшеңнең җансыз гәүдәсен күрәсең дә, бәгърең өзгәләнә...

Финнарның атакаларын әле яңа гына, уңышлы рәвештә кире кайтарган сугышчыларның кичерешләре нәкъ менә шундый иде, Траншеядагылар арасында югалтулар юк, тик отделениепең сөеклесе, отделениенең горурлыгы һәм мактанычы — Хәйбулла Актуганов кына әйләнеп кайтмады.

Атулар тукталгач, Низами һәм тагын берничә сугышчы аның эзеннән сазлыкка шуыштылар. Алар гранаталар, миналар ярылуыннан казылган, каралган урынга кадәр барып җиттеләр. Чокырлар тирәсендә, куак төпләрен уннан артык финнарның үле гәүдәләрен таптылар, ә Хайбулланың үле гәүдәсе дә юк, бары тик бүреге белән каскасы гына калган иде.

— Алып киткәннәр, сволочьлар, — дип пышылдады Низами. Аның тавышы әйтеп бирә алмаслык дәрәҗәдә хәсрәтле иде.

Сугышта дустыңны югалту аерата авыр. Ә Низами әчеп Хәйбулла дус кына да түгел иде бит. Ул аның өйрәтүчесе дә, киңәшчесе дә, абыйсы һәм әтисе дә иде. Ничә мәртәбә Хәйбулла аны үлемнән коткарды. Ә менә Низами аңа ярдәмгә килеп җитә алмады. Ичмасам мәрхүмнең гәүдәсен дә танмады. Ә финнарның гадәте билгеле: алар сугышчының үле гәүдәсен мыскыл итәчәкләр.

Сугышчылар тагын да алгарак шуыштылар. Аннары команда булды һәм алар кире кайттылар. Низами каерылып, каерылып артка карады. Уйчан, зәңгәр күзләре яшьләнделәр.

Низамилар траншеяларга кайтканнан соң да байтак вакыт үтте инде. Кинәт аралашу юлларында почтальон Зиманың яңгыравыклы күңелле тавышы ишетелде. Бу подразделенного ул һәрвакыт шулай соң килә торган иде.

— Галимҗанов, син кая, хатыным юк дисең, ә бу кемнән? Бер түгел, ике... Берсендә фотосы да бар бугай, дип Зима Низамига ике хат сузды. Низами аларны кулына алу белән үк:

— Зөбәйдәдән. Икесе дә Зөбәйдәдән! — дип иркәле генә пышылдады, күзләрендә шатлык очкыннары күренделәр. Ул матур итеп елмайды.

— Хәйбулла Актуганов кайда? Аңа личный экспедитор табарга кирәк булыр. Берьюлы биш хат! дип Зима хатлар өләшүен дәвам итте.

Хәйбулла исемен ишеткәч, Низаминың шатлыгы өреп сүндерелгән шырпы кебек. Йөрәге сүнде. Йөрәге әрнеп китте, әйтерсең искәртмәстән кадалган хәнҗәр сөяккә барып тиде.

Актуганов кайда?—дип кабатлап сорады Зима.

— Бир үземә хатларын, — диде Низами гаҗәп бер Тавыш белән һәм аптырап калган почтальонның кулыннан хатларны тартып алды да, дзоттан ашыгып чыгып китте.

 Башка вакыт булса Низами караңгыда да хатларны уку, бигрәк тә Зөбәйдәсенең рәсемен карау, җаен тапкан булыр иде, бу юлы күңеле күтәрелмәде. Ул траншеяның бозланып туңган стенасына сөялде һәм айның ак нурлары астында җәелеп яткан аппак, хәзер баягыдан да шомлырак булып тоелган «бер кемнеке дә» булмаган сазлык өстенә, сазлык артындагы кара урманга моңланып карый башлады. Аның йөзендә, күз карашларында чиксез авыр кайгы иде.

Кинәт аның башына яңа бер уй килде. Бу уйга ул, суга батучы саламга ябышкан кебек, бөтен көче белән ябышты. «Тагын командирдан бер мәртәбә сорап карыйм: икенче тапкыр эзләргә җибәрсен. Акфиннарның ояларына кадәр үк барып җитәрмен... Иптәшләр дә минем белән барачаклар. Без табарбыз, ә тапмасак, Финнарны кисәрбез... Шулай кисәрбез, балаларның балалары онытмаслар! — дпп уйлады ул. Ләкин Низами үзенең Фикерен тормышка ашыра алмады. Нәкъ шул чакта алда кара шәүләләр селкенде.

Иптәш командир, ориентир бер, ике бармак уңдарак, илле метр бирерәк,— диде ул йотлыгын алга карый-карый, — ике кеше күрәм.

Командир Низами күрсәткән урынга күз ташлады. Ай һәм кар яктысында ике кешенең болай таба килүе ап-ачык күренә иде. Ләкин шунсы гаҗәбрәк: алдагысы кулларын югары күтәргән, арттагысы әледән-әле сөртенә, як-якка чайкала һәм ни өчендер бер кулын алга сузган иде.

— Бу нәрсә? — дпп пышылдады Низами һәм үзе дә сизмәстән килүчеләргә каршы чыгарга хәзерләнә башлады.

— Кая, артка! дип командир ачулы пышылдады һәм тезмә буенча команда бирде. — Отделение, сугышка хәзерләп. Минем командамнан башка ут ачмаска! Барыгызга да күзәтергә. Провокация булуы мөмкин.

Бөтен сугышчылар коралларына тотындылар һәм тын да алмыйча көтә башладылар. Ә ике кеше һаман якынлашты. Арттагысы берничә тапкыр егылды һәм яңадан торып, кулын алга сузган килеш алга атлады. Гүя, бер-бер нәрсәгә тотынырга тели иде ул.

— Стой! дип кычкырды кинәт сержант. Килүчеләр траншеялардан егерме-утыз метрларда туктадылар. Шул ук секундта арттагысы:

— Атмагыз, үзебезнекеләр! дип тавыш бирде.

— Хәйбулла абзый! дип Низами шатлыгыннан ихтыярсыз кычкырып җибәрде дә, траншеядән үрмәләп тә чыкты. Ә бер минуттан соң Хәйбулла да, әсир да траншея эчендә иделәр инде.
— Хәйбулла абзый, исә
н икәнсең, исән! — дип Низами куанып туя алмады. Ә Хәйбулла һаман да әле кулын алга сузган килеш:
— Низами, син кайда? — дип сорады.
— Монда, монда, Хәйбулла абзый.
— Ә командир кайда?
— Ул да монда, синең яныңда.
— Иптәш сержант, — дин Хәйбулла командирга мөрәҗәгать итте, ләкин үзе командирга таба түгел, бөтенләй икенче якка борылды.
— Иптәш сержант... — дип кабатлады Хәйбулла һәм кинәт тукталып калды.
Аннары, — Һичнәрсә күрмим. Шундый караңгы...— диде әкрен генә.
Сержа
нт аны кочаклады.
— Хәйбулла абзый, сиңа нәрсә булды?
— Пленный мондамы?
— Монда, монда.
— Алайса ярый, — д
ип Хәйбулла иркен сулады. Аның җилкәләреннән мең потлык йөк төшкәндәй булды һәм ул, гаеплесыман елмаеп, өстәде:

— Ә мин сукрайдым, бугай, иптәш сержант, һичнәрсә күрмим. Низами, син кайда, бир кулыңны....
1944 ел, январь.
Хәрәкәттәге армия.