Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ

Мәрьям әби, акчасын учына йомарлап тотканы хәлендә, вокзал залының билет сату кассасына ошаган күп кенә тәрәзәләрен күзләп чыкса да, билет сатучы табылмады.

— Бәлки, сугыш заманы булгач, безнең кебек карчык-корчыкларга өйдә генә утырырга кирәктер. Билетны военныйларга гына бирә торганнардыр. Алар бит, җан кисәкләрем, тикмәгә генә гизмиләр. Ил башына төшкән кайгыны күтәреп гизәләр, — дип тә уйлап алды Мәрьям әби. Ләкин, ничек кенә уйламасын, аңар бу поездга утырып китү бик-бик кирәк, китмичә калу һич кенә дә ярамый иде. Шуңар күрә ахыры, Мәрьям әби, үзенең китә алмыйча калуын алдан сизгән төсле, пошына башлады. Кемнән генә булса да ярдәм сорарга, үзенең бу поезддан калырга ярамаганлыгын кемгә генә булса да сөйлән аңлатырга теләде ул. Нишләмәк кирәк, вокзал залында әкият тизлеге белән үсә барган хәрәкәт, ыгы-зыгы бу кечкенә генә, көчсез тавышлы карчыкны күмеп ташлады. Дәү-дәү, көчле һәм таза офицерларның, кулларына «Парзан» бутылкаларын, консерва, икмәк, тәмәке тотып ашыкмый атлаган сержантларның, кызылармеецларның күзләре әбине күрмиләр иде.

Аптырагач Мәрьям әби берничә кат кемнәрнедер туктатырга теләп карады, көчсез куллары белән ашыгып узучыларның җиңнәреннән эләктереп туктатмакчы булды. Ләкин кешеләр ашыкканнан ашыга бардылар, ыгы-зыгы үскәннән үсте.

— Ой, раббым,— дип көрсенде Мәрьям әби. — минем кайгыммени кеше башында. Бөтен кеше ил кайгысы белән яна хәзер. Ярый инде, нишлисең, китмәсәм китмәм. Вагоннарын тыгызламыйм. Ичмасам мин утырасы урынга бер кызылармеец утырыр, —дип үзен-үзе юатты.

Кинәт, әлеге хәрәкәт, ыгы-зыгы ут кабынган дары кебек күтәрелеп китте. Кемдер — «По вагонам!» дип кычкырып та бетермәде, вокзал эче, кырмыска оясына әйләнеп шул ук минутыннан бушый барды, әлеге хәрәкәт, ыгы-зыгы вокзал залыннан перронга, перроннан вагоннар янына күчте. Ниһаять, вокзал залында кайнаган су буы белән тәмәкедән калган яшел төтенгә уралып бер ялгызы Мәрьям әби генә басып калды.

Ах, никадәр аның бу поезддан каласы килмәде.
Әби, нишләп торасың, хәзер поезд кузгала бит, — диде кемдер.

Бу — вокзал залын тәртипкә китерү өчен кулына себерке һәм чиләк тотып кергән хезмәтче хатын иде.

Мәрьям әби нәрсә дип тә әйтергә белде, — барыбер эш узган һәм хәзер инде зарлануның файдасыз булуын ул үзе дә яхшы аңлый иде. Шулай да китәсе килү теләгеннән айнып бетмичә, кайгылы тавыш белән:

— Билетым булмады шул, дип җавап бирде.

— Барасы булгач, юлыңнан калма. Нинди билет мондый заманда. Утыра бир. Күңелеңә ошаган вагонга кер дә утыр.

Мәрьям әби җанланып китте. Бу хатынның киңәше аңар бик ошады. Хезмәтче хатын үзе дә шуны сизеп алды булса кирәк, киңәшне сибә генә башлады:

— Кайгырма. Утыра бир. Кем дә билет сорамас. Сорасалар — «Война» диген. Командирлар арасына кер дә утыр. Военныйлар карчыкларны хормәтләүчәп булалар, аларның үзләренең дә синең кебек аналары бар бит. Кабул итәрләр.

Мәрьям әби күңелендә бу киңәшләрдән соң бер генә дә шик калмады. Кечкенә төенчеген рәтләп култыгына кыстырды да «аллага тапшырдым» белән вагоннарга карап атлады.

Әгәр дә сез хәзерге минутларда вагоннар янында кайнаган хәрәкәтне күреп торсагыз, бу кечкенә, төртсәң көчсез карчыкның ул вагоннарга керә алуына һич тә ышанмас идегез... Ләкин Мәрьям әби вагонга керә алды.

Бәлки Мәрьям әби язмышында бу көн — аның кайгысы шатлыкка әйләнгән бәхетле көннәренең берсе булып хисапланыр... Ул турыда Мәрьям әби кайчан да булса бер сөйләп күрсәтер әле, ә хәзер Мәрьям әбинең аяклары вагон ишегенең соңгы баскычына бастылар һәм ул вагон эченә кереп тә өлгерде.

Ничек булып чыкты соң бу? Ничек итеп Мәрьям әби бу вагонга, инә дә сыя алмаслык тыгызлыкны үтеп керә алды соң? Бу сорауларга Мәрьям әби үзе дә җавап таба алмыйча хәйран булып торган чагында, арттан көчле бер тавыш аны уйларыннан айнытып җибәрде.

Тавыш иясен күрергә теләп, Мәрьям әби артына әйләнеп карады. Аның каршысыпда тазалыгы гәүдәсеннән ташып чыгарлык, буе вагон түшәмендәге электрик лампасына җитә язган бер танкист басып торадыр иде.

— Сөбханалла! — диде Мәрьям әби, бу танкистның мәһабәтлегенә хәйран калып, — күз тимәсен. — диде.
Танкист:

— Я, әби, вагонга алып кердем керүен, утырыр урынны үзең эзләп тап. Инициатива хәзер сезнең кулда инде, — диде.

— Рәхмәт, улым, сау бул, — диде Мәрьям әби.

Танкист, вагон эчендәге шау-шуга карамыйча, күкрәүле тавышы белән вакыйганы сөйли-сөйли алга узды:

— Иптәшләрем «берәр әйбер алып кер» дип кушып чыгарганнар иде. Бернәрсә дә алырга өлгерә алмадым. Карасам — әби. Вагонга керә алмыйча аптырап йөри. Буш кул белән вагонга керәсе килмәде, әбине күтәреп алып кердем...

Поезд кузгалды.

Вагоннар балык тутырган мичкә хәленә килгәннәр. Басып торырга да урын юк.

Тыныч вакытта өчәр кеше утырырлык урыннарга сигезәр кеше утырган.

Мәрьям әби вагонның кайсы почмагына барса да, урын таба алмады. «Әби, бу урын буш түгел», «әби, ул урынның кешесе бар», «әби, башка берәр җиргә китегез әле» кебек сүзләр явып кына торды. Утыргыч астына сыеп җитә алмаган бер чемоданның почмагын күреп алып, Мәрьям әби шыпырт кына килеп шуңар утырды.
Поезд кузгалып китүгә берәр сәгать вакыт узгач вагоннарга утыру шау-шуы басыла төште, кешеләр күмәк ният белән төрлечә киңәш итеп урынлаша бардылар, хәзер инде баягы бир: күп урынсыз булган кешеләр урынлашканнар һәм урын турындагы талаш-ызгыш басылган иде.

Хәзер инде вагоннарда, гадәттәгечә, тормыш башланды: бик күпләр ашап-капкалап алырга хәзерләнделәр, кемнәрдер бүгенге газеталардагы «Совинформбюро» хәбәрләрен укырга тотындылар, ә кайберәүләр бу шәһәрдә утырган яңа пассажирлар белән танышуга, танышлык башлануның беренче шарты булган тәмәке көйрәтүгә керештеләр.

— Иптәшләр, сез теләсәгез нишләгез, ә мин ашап алырга тиешмен. Поездда йөргәндә һәр станциядән соң ашап-эчеп алуга мин сугышка кадәр гадәтләнгәнмен һәм бу гадәтемне ташларга һич тә җыенганым юк әле, диде бер өлкән лейтенант.

Калганнар аның бу тәкъдимен бик акыллы һәм вакытлы тәкъдим дип таптылар: өстәл өстендәге планшет, китап, шахмат тактасы, буш шешәләр җыелып алынды һәм «ашап алу» компаниясендә катнашырга теләүче офицерлар икмәк, консерва, сыр, колбаса, вобла һәм тагын да бик күп төрле ашамлык әйберләрен чыгарып тезә башладылар.

— Туктагыз инде алайса, — диде өлкән лейтенант, сугыш — сугыш, ә культура мәсьәләсен һич кенә дә онытырга ярамый. Бу өстәлгә җәяр өчен скәтер булмаса да, менә чиста газета бар, шуны ак скәтер хисаплап фиед итегез, — диде ул көлеп һәм өстәлгә җәю өчен газетаны ачты. Кинәт өлкән лейтенантның күзләре газета битендә бер рәсемне күреп алдылар. Вакытлыча ул эшеннән бүленеп, бу рәсемне карады һәм күтәрелгән кәеф белән:
— Ватан сугышыбыз үзенең батырларын үстергәннән үстерә. Менә аның берсе,— диде.

Газетада рәсеме басылган Советлар Союзы Героеның исемен, фамилиясен укыды һәм рәсемне пптәшләренә күрсәтте.

Вакытлыча «ашап алуга» хәзерлек тукталды, барлык офицерлар газетага текәлделәр.

— Кече лейтенант.

— Киләчәге бай бу батырның.

Ничә яшьтә булыр дип уйлыйсыз — кем әйтә?

Берәүләр 20 белән 25 уртасы булыр диделәр, икенче берәүләр 20 дән узмаган диделәр, өченче берәүләр 25 кә җитмәгән әле диделәр. Батырның ничә яшьтә булуы турында кузгалып та үсә башлаган бу бәхәс, Мәрьям әби дә кушылгач, бөтенләй көчәеп китте.

Мәрьям әби:

— Әнә, күрдегезме, әби дә: 21 дә, ди. Ул ана булып күргән кеше, аның күзләре алдамас.

— Иптәшләр, геройның ничә яшьтә булуы, әбинең безнең бәхәскә кушылуы белән генә хәл ителми. Мин бу турыда Верховный Совет Президиумына хат язып сорарга тәкъдим итәм, — диде көлеп өлкән лейтенант.
— Калининга!—дип өстәде икенче бер офицер.
— Миңа ышанмыйсыгыз икән — языгыз,— диде Мәрьям әби, — 21 дә ул. Шушы елның декабрь аенда аңар 21 яшь тула.

Батырның ничә яшендә булуы турында бу күңелле бәхәс башлаган офицерлар һәм шуны тыңлан торган башка пассажирлар берьюлы гөрләп көлеп җибәрделәр.
Мәрьям әбинең бу сүзләре өлкән лейтенантка аеруча ошады.

— Ай, молодчина әби, үз сүзле карчык икәнсең. Тапкан анасы кебек айларына кадәр әйттең дә бирдең, — диде кәефе күтәрелгән өлкән лейтенант.

— Тапкай апасы шул, бәбкәм, минем балам ул, — диде Мәрьям әби.

Бу хәбәр шундый көтелмәгәннән булып чыкты, — әле генә гөрләп үскән көлке тавышлары ничек кинәт кабынган булсалар, шулай кинәт сүнделәр. Вагондагы поезд тизлегеннән калышмыйча үсеп барган шау-шуларга бай тормыш, әйтерсең лә ниндидер бер аңлашылмас сүзсезлек секундында, асылып калды, беркем дә ничек итеп сүз башларга, нәрсә дип әйтергә дә белмәде...

Ләкин тормышта мондый секундлар кыска гомерле булалар. Мондый секундлар — берсе икенчесен көтмәгән ике вакыйганың кинәт очрашудан бәрелеп тә, берсе икенчесен алмаштыру арасында гына булып узалар, ә аннан соң вакыйга тагы да үз тәртибе белән алга үсә башлый.

Өлкән лейтенант, әле һаман вакыйгага ышанып җитмәгән кеше кебек, бер газета битендәге рәсемгә, бер Мәрьям әбигә карады.

— Сезнең улыгызмы?

— Минем улым. Менә монда аның тагы да бер карточкасы бар. Фронттан җибәргәне.

Мәрьям әби камзолының култык кесәсеннән чыгарып фотография карточкасын сузды. Вагондагылар, өлкән лейтенант кулындагы хәзерге Мәрьям әби биргән карточканы күрергә ашыгып, аңар сырылдылар.
— Үзе.
— Нәкъ үзе.
— Аерма шунда гына: бу карточкада ул кече лейтенант, ә газетадагы рәсемдә Советлар Союзы Герое.

Мәрьям әби күптән түгел генә улыннан хат алуын, хатта улы аңар үзенең Фронтта батырлык күрсәтүе өчен Москвага чакырылуын, Москвада Калининның үз кулы белән аңар Ленин ордены белән Алтын Йолдыз биреп, Советлар Союзы Герое исеме белән тәбрик итүен, Москвада бер 10 көнгә ялга калып та үзе япына кунакка әнкәсен чакырып язуын сөйләде.

Мәрьям әбинең бу хикәясен тыңлаган офицерлар һәм башка пассажирлар бәлки үз тормышларында мондый күңелле вакыйганы беренче тапкыр тыңлый да торганнардыр, ул турыда алар кайчан да бер искә төшереп, үзләре сөйләрләр, ләкин хәзер вагондагыларның бөтен игътибары Мәрьям әбигә генә каратылган иде.

Иң элек бер як полканы бөтепләй бушаттылар. Күршедәге күнәләрдән «бездә урын бар, безнең янга гына урнаштырыйк» диючеләр күн табылса да, ләкин офицерлар Мәрьям әбине үз күзләреннән җибәрмәскә карар иттеләр. Полка өстенә шинельләр, одеяллар түшәп урып ясадылар. Баш астына салырга мендәрләре юк иде, шуңар күрә дә — «мә, алыгыз инде шул мендәрне» дип кыстаучы янәшә пассажирыннан мендәрен алырга булдылар. Мәрьям әби мондый хөрмәтне күреп борчыла башлады, ләкин аны хәзерләнгән буш полкага кыстый-кыстый урнаштырдылар. Ашау өчен чыгарылган ашамлыкларның исемнәре арта башладылар: кемдер кыздырган тавык китереп куйды, конфет, шикәр...

Бик курыккан идем. Билетсыз утырып китәргә курыккан идем. Әле дә билетем юк, гаеп итмәсләрме икән, — дпп сорады Мәрьям әби, ул әле һаман да булса үзенең билетсызлыгып кайгырта иде.

— Менә сиңа билет, — диде өлкән лейтенант һәм аңар баласының рәсеме басылган «Правда»ны бирде. — Бу билет белән сине вагонга гына түгел, теләсәң кая җибәрерләр.

Мәрьям әби күзләре белән вагондагылар арасыннан берәүне эзләсә дә таба алмады. Таба алмагач, «төшеп калгандыр, рәхмәт төшкере» дип уйлады. Бу уйлары аның танкист турында иде.

Ашау-эчү озын сәгатьләр буенча сузылды. Аштан бигрәк Мәрьям әбинең сүзләре тәмле булды. Ул баласының кечкенә вакытларын сөйләп көлдерде, фронтка китүләрен, фронттан язган хатларын күңеленнән укып бирде.

— Сез, әбкәй, арыгансыздыр. Поезд Москвага төнлә белән килә. Хәзер бик һәйбәтләп ятып йоклагыз, вакыты җиткәч, без үзебез сезне уятырбыз һәм адресыгыз буенча балагызның янына ук илтеп куярбыз, — дпделәр аңар.

Мәрьям әби чыннан да арган икән... Бәлки бу арганлык аның шатлыгы авырлыгыннан да булгандыр, бәлки бөтенләй күңеле тынычланып җиткәнгәдер — бик тиз йокыга да китте. Һәркем бу гакылга турында, охшаш вакыйга турында ярым тавыш белән сөйләшеп утырдылар.

Шулай тын гына булган вагон эчен дөрелдәтеп баягы танкист килеп керде.

— Кая бу әби? Мин бит аны вагонга алып керүче. Белмәдем. Белгән булсам, мин аны үзебезнең вагонга алып кергән булыр иде. Кая ул әби?

— Танкист туган, зинһар өчен танкыгыз кебек гөжләмәгез әле, әбине куркытып уятырсыз, — диделәр аңар.

Танкист йоклап яткан Мәрьям әбине күреп алды.

— Я, карагыз... карагыз сез аңар, ә? Кечкенә генә бер карчык. Ә исеме?

— Герой анасы. Кемнең башына килер, шундый кечкенә генә карчык шундый батырны тапкан дип?.. Хотя, иптәшләр, гаҗәпләнерлек урыны да юк, минем үземнең әни дә менә шундый буйлыкта гына, — диде танкист.

— Ә кыяфәтегезгә караганда сезне тау тапкан дип әйтерлек, — диде шаярырга яраткан өлкән лейтенант.

— Шулай, иптәшләр. Ватан сугышыбыз гаҗәеп гүзәл вакыйгаларны тудыра. Менә, примерга алсаң, без офицерлар... күп булса тагы да бер 15—20 көйләп дошманны куып Фронтка керербез, ә арабызда хәзер шул киләчәк көннәрнең яңа батырлары да утыра торгандыр, — диде танкист.

— Молодец, ышанычың көчле икән,— мөһиме — ышанычта, — диделәр аңар калганнар.

Кулына фонарь тотып проводник һәм аңар ияреп главный белән контролер килеп керделәр.

— Иптәшләр, билетларыгызны, документларыгызны хәзерләгез, — дип кисәтү ясады проводник.

Билет, документ тикшерүләр башланды. Контролер полкада йоклап яткан әбине күрсәтеп,

— Уятыгыз үзен, билетын күрсәтсен, — дпде.

— Ул карчык Советлар Союзы Героеның анасы. Баласы аны Москвага чакырып язган. Кунакка бара, — диделәр.

— Шулаймени? Уятмагыз алайса, йокласын, — диде контролер һәм әйләнеп проводникка карады:

— Дәрәҗәле пассажирларны сайлап утырта белгәнсең, молодец. Вагоныңда Советлар Союзы Герое анасы бара, — диде.
— Тыры
шабыз инде, тырышабыз,—дип җавап кайтарды проводник.