Логотип Казан Утлары
Поэма

ФӘРИДӘ


III АКТ
Беренче күренеш
Төн. Агачларга тарттырып бәйләнгән җәтмә ышыгында зур самолетның бер як канаты белән фюзеляже күренә. Аңардан бераз кырыйдарак, радио антенна һәм прожекторлар янында, Ильяс басып тора. Аның колакларында наушниклар, кулында бинокль.

И л ь я с.
Ишетәсезме?

О ч у ч ы л а р.
Таныш бу тавыш.
Як
ынлаша безнең турыга
И л ь я с.
Яктылык бир һава юлына!
Прожектор кабына.
Бер аз гына сулга!
Прожектор яктысы сулга күчә.
Түбәнгә!
Түбәнгерәк төшер тагып да!
Прожектор нуры түбәнәя. Ильяс яктылык сызыгы буенча бинокльдәй карый.
Очучылар.
Оста кунды,
Менә кем батыр.
Ильяс.
Сүндерегез!
(Наушникларны сала.)
Тиздән ай калкыр.
Прожектор сүнә. Искәндәрнең җыры ишетелә.
Искәндәр.
Кем сагынмый:
Сабый чагында
Әбисенең тыңлап әкиятен,
Ярым куркып, ярым елмаеп,

Акрын гына йоклан киткәнен.
Булган, ди, бер батыр.
Сөйгән яры
н
Дию-патша урлан качкан, ди.

Һәм ул егет аның артыннан

Сәмруг кошка менеп очкан, ди...
Кем сагынмый:
Бала чагы
нда
Төш күрүен татлы йокыда.
Очасың, дип имеш, син үзең

Атланып шул сәмруг кошына.

Бик түбәндә, имеш, ялтырап

Күренеп кала күлләр, инешләр...

Кем уйлаган чынга әйләнер дип

Сабый чакта күргән ул төшләр.
(Ильяс каршына басып рапорт бирә)

Үтәп кайттым, иптәш капитан.
(Планшетын кесә фонаре белән яктыртып.)

Елга буйлап чигенеп баручы
Дошман хәзер менә шушында

Көчен туплый...
Олы юл буйлап
Тезелгәннәр туплар, танклар.
Бу авылдан хатын-кызларны

Куып бара немец конвое.
Давыл төсле
Кинәт күтәрелеп
Туздырасы иде оясы
н...
Ильяс.
Рәхмәт, Искәндәр!
Озакламый безнең кошларга

Туры килер анда очарга.
(Сумкасыннан хат алып.)
Өең булса — ул янган.
Малың булса — таланган.
Кызың булса — ул тоткын...

Тормыш түгел, бу упкын.

Кайда бассаң, шунда кан...

Тормыш түгел, бу зиндан.

Тормыш түгел бу, кабер.

 Безнең авыл шул хәзер...
Сездә генә ышаныч.
Сездә ге
нә өметләр.
Коткарыгыз коллыктан!
Коткарыгыз, егетләр!
Безнең авыл — еракта.
Безнең кызлар — йозакта.
Безнең кызларны анда

Исмен тота богауда.

Тиздән менә таң атар...

Ул аларны озатыр

Хур итеп, мыскыл итеп,

 Германиягә кол итеп...

Кызлар китәр еракка...
Шаулап калыр колакта, —

 Гөслә кылы шикелле,

Аккош җыры шикелле,

Шундый моңлы, кызганыч,

Йөрәк өзгеч бер тавыш:

— Сездә иде ышаныч...

Сездә иде өметләр...
Килмәдегез, егетләр...
Кичектегез, егетләр...
(Карт хәлсезләнеп җиргә ава)

Искәндәр (дулкынланып).
Тапшырыгыз миңа!
Үте
нәм...
Тапшырыгыз дуслык хакына.

Багышлыйсым килә бу очуны

Фәридәнең сәлам хатына.
О ч у ч ы л а р.
Җибәрегез безне очарга.
Ирек илтик тоткын кызларга.

Тыныч түгел шунсыз күңелләр.

 Безне көтә анда сеңелләр.
II л ь я с.
Лачыннарым батыр йөрәкле.

Боерыгым шул сезгә,

Тыңлагыз!
Бу изге һәм авыр сәфәргә

Мөмкин түгел очу бер ялгыз.

Сорасагыз миннән сез әгәр:

Кем башкарыр аны, кем үтәр?

Җавабым шул:

Аны башкарыр

Звеносы белән Искәндәр!
Искәндәр.
Мин ант итеп оптом,

Антыма Шаһит — күктә якты йолдызлар.
Чыга язган минем
истән дә...

Фәридәдән сиңа хат килде.

Очучылар

(Искәндәрне уртага алып).

Чыгз язган безнең истән дә...

Биеп җибәр! Бие. Искәндәр!
Кулларыңны таян бөергә!

Син биергә тиеш, биергә.
Искәндәр хатны алып б
ии башлауга, ат тояклары тупылдаган тавыш ишетелә.
О ч у ч ы л а р..

 Кемдер килә. Дага тавышы.

Кемнең дусы? Кемнең танышы?

Бире килә. Төште иярдән.
Тагын кемдер аңар ияргән...
Ильяс. Кем ул анда? Кем килде?
Агачлар арасыннан.

Ерак авылдан илче.

Сезгә, иптәш капитан!

Пакет белән штабтан.
И л ь я с (озын таяк тоткан карт кулыннан пакетны алып, ачып укыгач).

Кем буласыз? Ничек килдегез?

Кайдан болай? Сөйләп бирегез.
Карт.
Безнең авыл шул якта, —

Күргәнсездер еракта —

Көнбатышта — күк читен

Каплап тора күк төтен...

Кипкән аның чишмәсе...

Кипми анда күз яше...

Үсми үлән һәм агач.

Очмый анда карлыгач...

Көл өеме һәм кабер...

Безнең авыл шул хәзер.

Сездә генә ышаныч.

Сездә генә өметләр.

Коткарыгыз, коллыктан!

Коткарыгыз, егетләр!

Безнең авыл еракта...

Богау чыңлый ул якта.

Таулар иңри
Аһ-зардан.

Ташлар Көйри
Пожардай...
Кеше булса — кол анда,

Чылбыр аның кулында.
Фәридәнең сәлам хаты шаһит:

Азат булыр бүген ул кызлар.
Самолет өстендәге җәтмә ачыла.

Мотор тавышына очучылар җыры кушыла.

Сәхнә караңгылана. Музыка дәвам итә.

Көйдә ерактагы һава сугышы, Искәндәрнең таранга баруы, Фәридәнең аны борчылып сагынуы яңгырый.
III АКТ
Икенче күренеш
Музыка дәвам итә. Сәхнәгә кичке кояш яктысы төшә. Беседка эче. Бер кырыйда чыбылдык. Идән уртасында пальма. Ф ә р и д ә төрле төстәге пыялалы тәрәзәләр төбенә гөлләр тезеп йөри.
Фәридә (тәрәзәне ачып).

Күк читендә йөзгән болытларны

Көнбатышка табан куа җил.

Мин яратам синең кояшлы

Җылы яңгырыңны, туган ил.

Мин яратам яшен яшьнәвен,

Мин яратам кыйбла җилеңне,

Мин яратам аяз күгеңне

Һәм бакчада үскән гөлеңне.

Мин кызыгып карыйм зәңгәр күктә

Сайрый-сайрый очкан кошларга.

Алар — бәхетлеләр... Минем генә

Канатларым юк шул очарга...

Үтеп китте тагын бер көнем.

Бүген дә юк аннан һич хәбәр.

Алды микән минем хатымны?

Язды микән җавап Искәндәр?

Аңлармы ул ничек йөрәгемдә

Ачыклана барып тойгылар —

Гомерлеккә сөйгән ярым итеп

Аның исемен язып куйдылар.

Аның якты, тирән мәхәббәте

Буйсындырды минем күңелемне

Һәм йөрәге аша Искәндәрнең

Мин яхшырак күрдем илемне.
Гөлчәчәкләр яңгыр явасын

Ничек сизсә, шулай хис итәм

Ерактагы сугыш һавасын

Һәм тавышын аның ишетәм.

Ял иткәндә сугыш алдыннан

Бер кырыйда шулай сөялеп,

Әйтер идем барып Искәндәргә

Шыпырт кына:
— Сине сөям!—дип.

Китәр идем бергә ияреп

Көнбатышка очкан кошларга.

Бер генә сүз барып кушарга...

Канатларым юк шул очарга...

Тилгәннәрдән арчып күк йөзеп,

Ут дәрьясы аша кичкәндә

Яралансаң әгәр,

Кай юлларга
Чыгып эзлим сине, Искәндәр...

Бәлки инде соңга калганмын...

Кичеккәнмен сиңа очрарга...
Ничек йолыйм сине үлемнән?

Канатларым юк шул очарга...
(Аяк тавышларын ишетеп.)

Кемдер килә...
(Ишек ачып.)
Ильяс!
Син ничек?
Озаккамы?
Ильяс.
Саумы, Фәридә.
Ашыгыч йомыш белән килдем мин. Хәл белергә бары кердем ми
н.
Ф ә р и д ә.
Искәндәр?
Ильяс.
Кайтып җитмәде...
Ф ә р
и д ә. Исәнме ул?.. Сизәм йөзеңнән —

 Син әйтерсең шундый бер хәбәр...

 Түзмәс аңа минем йөрәгем...

Була бирсен!
Сугыш кырында
Искәндәргә калкан булырга

Көч тапмаган йөрәк —

Нигә кирәк?.. Сөйлә, Ильяс!

Сөйлә тизерәк.
И л ь я с.
Авыр миңа...
Авыр, Фәридә...
Якын дусым иде Искәндәр.

Ул кайтмады соңгы сәфәрдән...

Тик әйтте ул анда киткәндә

Бу очуны сиңа багышлавын...

Синең хатың — синең мәхәббәтең

Дәртләндерде аны шул юлга

Һәм китте ул немец коллыгында

Зар елаучы ерак авылга.
Ф ә р и д ә.

Минем хатым?!
Ильяс.

Ләкин ул аңарга

Өлгермәде җавап язарга...
Фәридә.
Өлгермәде... Кайтып җитмәде...

Ни үкенеч!
Авыр җәзага

Хәзерләнгән тоткын шикелле.

 Укыйм хәзер синең күзләрдән

Язмышымның хөкем карарын...
Ильяс.
Алай түгел.
Аны эзләргә һәм табарга өмет бар әле.

Минемчә ул фәкать яралы...

Син елыйсың?
Фәридә.
А. юк. Түзәргә.
Үз-үземне кулга алырга

Кирәк миңа...
Сөйлә. Тыңлыйм мин.
Ильяс.
... Аның самолеты тоткыннарга

Бер могҗиза булып күренгән.

Әкияттәге батыр шикелле

Ул аларны йолган үлемнән.

Сугыш кызу булган.
Конвоирлар
Ярдәм сорап хәбәр биргәннәр.
Үрмәкүчтәй кара тәреле

Самолетлар очып килгәннәр.

 Каушамаган ләкин Искәндәр

Бу тигезсез, авыр сугышта.

Дошман козгыннары дөрләп янган

Әле теге, әле бу очта.
Кинәт аның үзе утырган

Самолетның бензин багына

Килеп тия ядрә кисәге

Һәм канатка ялкын кабына...
Ф ә р и д ә.
Ут кабынды минем йөрәгемә.

Сүндерергә килми хәлемнән...

Ник китмәдем бергә ияреп

Ышыкларга апы үлемнән...
И л ь я с.
Мотор туктый...
Үлем көткәндә
Бер уй төшә килеп акылга:
— Сүнсәм сүнәм — метеор шикелле.

Үлсәм үләм — ошап факелга!
Һәм Искәндәр янган самолетын

Ярсулы бер дәһшәт көч белән

Илтеп бәрә үзен яндырган

Дошман самолеты өстепэ...
Ф ә р и д ә.

Ник мин шунда бергә булмадым?

Ник янмадым бергә янында?
Аңла, Ильяс, минем йөрәгемне:

Кала алмыйм хәзер мин монда.
Ул йөрегә
н яшел сукмаклар.
Ул юынган чишмә сулары.
Ул җылынган соңгы учаклар.
Аның чәчен сыйпап искән җил,

Аяк эзе тиеп үткән җпр, —

Минем өчен изге һәммәсе.
Шунда гына
Минем тормышымның
Бердәнбер һәм соңгы мәгънәсе.
Үтенәм синнән, Ильяс, алып кит

Үзең белән бергә мине дә.
И л ь я с.
Ут эченә?
Фәридә.

Әйе!
Ильяс.
Фәридә!
Йөрәктәге утлы ярсуга
Ирек куйма. . .
Си
ңа биредә
Сердәш булып калыр Мәрфуга.
Ф ә р и д ә.
Үч көйдерә минем йөрәгемне... . .
Үтенәм синнән, дуслык хакына.
Ул сугышкан күкләр һәм җирләр

Үч алырга мине чакыра.
Син кү
рмәсәң,
Сиңа читеп булса,
Мин барыбер анда китәрме
н.
Аяк-кулым әгәр яраланса,

Күкрәк белән шуып җитәрмен.

Сау булыгыз, минем чәчәкләрем.

Сау булыгыз, яшьлек хыялларым.

Сау бул, Казан!
(Кайтып кергән атасын кочаклап.)
Сау бул, әткәем.
Садыйк.
Мин аңламыйм...
Синең бу турыда
Юк бит әле миңа әйткәнең.
Фәридә.
Мин югалттым, әткәй, Искәндәрне...
Мин табарга аны тиешмен.
Ильяс.

Ничек итеп белмим чыгарга

 Очларына барып бу эшнең.
Садыйк.
Авыр булыр миңа, күз алмам.
Әгәр сине җуйсам,
Хәсрәтенә аның түзә алмам...
Фәридә.
Син аңлыйсың минем теләгемне

Һәм син аны кире какмассың.

Мин ышанам сиңа: якларсың.
И л ь я с.
Ут эченә?.
Уйла, Фәридә.
Куян булып куя
нга

Кунар урып юк анда, —

Ядрә тигән агачлар

Шаулап яна урманда.

Әгәр инде шушы юл —

Син саплаган юл икән,

Миннән сиңа теләк шул:

Ук — ядрәдән имин бул.

Исәп йөреп кант, иркәм.
Ф ә р и д ә. Рәхмәт, әткәй.

Яхшы йөрәгеңне

Онытмам мин.

Сау бул, әткәем.
(Атасын үбә.)
Сау булыгыз, минем чәчәкләрем.

Сау булыгыз, яшьлек хыялларым.

 Сау бул, минем үскән шәһәрем.
Искәндәрем,
Сиңа барам мин!
ПӘРДӘ
IV АКТ
Болытлы көн. Җил шаулый.

Еракта яшен яшьни.

Агачлар киселгән, корыган бакча кырыенда сыерчык оясы белән йорт хәрабәсе. Хәзер аның бер почмагы белән җимерек миче генә калган.
Авыл артындагы олы юлдан туп арбалары тартып баручы атлар, машиналар үткәнлеге ишетелә. Аның авызындагы асылмалы казан астында ут яна. Аяклары җиргә беркетелгән бакча өстәле янында чал чәчле карчык басып тора.
Карчык (юл ягына карап).

Күр, ничаклы туплар...
Ходаем,
Барсы да бит болар — безнеке.

Сагындырып килгән бәйрәмне

Картым гына күрә алмады...
(Чыбык-чабык китереп учакка сала. Җырлый.)
Я
н, учагым, ян!
Бир м
иңа дәрман.

Бир миңа син дәрт.

Чакма ташыннан

Картым яндырган,

Үз төсе итеп,

Мирасы итеп

Миңа калдырган

Утыңны дөрләт.

Ян, учагым, ян!
(Чәчләрен төзәтеп, башына чуар яулык бәйли.)

Кичәгенәк әле биредә

Мактанганнар иде немецлар:

— Oныт, әби, совет властен,

Ул гомергә кире кайтмас, дип.
Артларына безнең очучылар

Парашюттан сикереп төшүгә
Сине көтә авыр сынаулар...

Җиңел булмас безнең тирәдә.
Садыйк.

Күгәрченем — Фәридә.

Юанычым идең син,

Куанычым идең син.

Син булмагач бу өйдә

Кызык бетәр, ямь китәр,

Тормышымнан тәм китәр...

Йөрәгемә ук тиде.

Ук тимәде, ут тиде, —

Сүндерергә име юк.

Аккош төсле балам бар, —

Чибәрлектә тиңе юк.

Шул балага юл чыкты.

Кошлар очып җитмәслек

Ерак юлга ул чыкты.

Ак гөл генәм — бер генәм.

Гөлләр үсми ул якта.

Тузып ята көл генә

Иясе юк учакта.
Һәм авылның аргы башыннан

Килеп чыккач безнең танкларга

Качар урып тапмый йөгерделәр

Көнбатышка таба, мәлгуннар.
(Казан астын рәтләп җырлый.)

Ян, учагым, ян!

Калгач бу вәйран

Портта ялгызым,

Мин сине һаман

Килдем ышыклап

Дошман явыннан.

Җилдән — явымнап

Сүндертми саклап

Килдем бер үзем.

Ян, учагым, ян!

Дошмап куылды

Безнең авылдан.

Кызлар котылды

Коллык бавыннан.

Минем карт кына

Кайтмас яныма...

Ирек намепа

Булды ул корбан.

Ян, учагым, яп!

Яп, учагым, яп!
(Өстәлгә табын хәзерли).
Ашым әзер.

Чакырыйм кызларны.

Түбән очта инеш күпереп

Бетерсәләр әгәр төзәтеп.

Тамак ялгап бәлки китәрләр.

Нинди рәхәт азат җирләрдә

Үзең өчен хезмәт итүе.
Тантаналы чырай белән еракка карап, агачлар арасыннан уза. Ул киткән яктан бер ерагаеп, бер якынаеп ниндидер көй ишетелә. Күк күкр
и. Яшен яшьни. Беразга урнашкан тынлыктан соң, коеп яңгыр ява башлый. Бакчаның яр буе читеннән һава десанты сугышчысы формасында Фәридә күренә.
Ф ә р и д
ә.
Т
өнлә белән дошман тылына

Очкан чакта — безнең самолет.

Искәндәрне искә төшереп.

Өч мәртәбә урам әйләнгән

Авыл бит бу.
(Әйләнә-тиргәне күзәтеп.)

Менә нинди ул — Хыялларым,

Яшьлек өметләрем,

Мәхәббәтем. Бәхетем, Хәсрәтем,—

Барсы бергә килеп чикләнгән

Юлларымның соңгы кыйбласы...

Берәү дә юк...
Нинди шомлы тынлык...

Өелеп ята фәкать күмерләр.

Янган калай. Кирпеч ватыгы...
Шулай ук мин сине, Искәндәр,

Төштә күргән төсле җуйдыммы?..

Текә ярга килеп бәрелгән

Язгы ташкын төсле хисләрем

Калдылармы шулай өзелеп?..

Таңы иртә аткай мәхәббәтнең

Шулмы әллә кичке шәфәгы?..

Аһ, син минем ятим мәхәббәтем,

Аһ, син минем байгыш йөрәгем, —

Соңгы тапкыр ярсып, талпынып

Сүнәр өчен монда килдеңме?..

Мин ни сөйлим?.. Кичер, Искәндәр.
Көч та
ң, йөрәк,

Барлык газапларга

Бирешмичә җиңеп чыгарга!

Ант ит, йөрәк, дәвам итәргә

Искәндәрнең данлы гомерен.

Яу син, яңгыр! Йөрәк утымнан

Кипкән инде минем күзләрем.

Яу син, яңгыр минем яшем булып
Бу яралы бакча өстенә.
Шифа табып җылы тамчыңнан,

Яфрак ярсын көйгән агачлар.

Мин ни күрәм? —
(Учак янына килә).
Җимерек учакта

Утлы күмер?

Яшәү уты бу!

 Күз алларын кайгы җәтмәсе

Каплап киткән авыр көннәрдә, —

Җанга рәхәт, җылы көч бирер.

Шулай яна өмет очкыны...
Учакка чыбыклар сала.

Аның уйларына кайтып килүче карчыкның җыры аралаша.
К а р ч ы к.

Кылычлар кыннан

Чыккан чагында,

Корыч ялкында

Чыныккан чорда —

Кабынган утым,

Шаулап яп, әйдә!

Бул син канатым

Якты бәйрәмдә!

Ян, учагым, ян!

Ян, учагым, ян!

Фәридә (үз-үзенә).

Нинди горур җыр:

Корыч һәм ялкын.

Күңелгә бу җыр

Таныш һәм якын.

Корыч һәм ялкын...

Сиңа бу үрнәк.

Сүнәргә хакың

Юк синең, йөрәк!

Карчык (Фәридәне күреп).

Чакырып килгәннең — аты олы,

Үзе килгәннең — хакы олы...

Утыр, кызым.

Кунак булырсың.
Ф ә р и д ә.
Рәхмәт, әбкәй, яхшы сүзеңә.
К а р ч ы к.
Узган төпне авыл өстеннән

Сезме әллә очып үттегез?
Фәридә. Ие, әби.

Безнең десант ул.

Күргәнсездер: ничек без очтык

Бу турыдан түбән әйләнеп.

Бәхилләшеп очу иде ул...
К а р ч ы к.

Нишләп алай?
Ф ә р и д
ә.

Шушы авылда.

Мин югалттым сөйгән кешемне...
һәр минут
Дошманнан!

Үлемгә —
Үлем бар!
Утка-ут!
Капга-кан!
Хәзер инде җырлаучыларның очучылар икәнлеге ачык күренә. Алар бер сафка тезелеп, пилоткаларын кулларына тоткан килеш, салмак һәм мәһабәт атлап киләләр.
Күкрәктә
Кабынсын
Ут булып
Үч җыры.
Күкләрдә
Чагылсын
Үч алу
Хә
нҗәре.
— Бу моңлы һәм дәртле
Кем җыры? —
Дисәләр,
Әйтегез:
— Өйрәтте
Бу җырны
Искәндәр.
К а р ч ы к.
Искәндәр?!
Фәридә.
Искәндәр...
Гомерлеккә мин аны

Җуйдым ахры, иптәшләр...
Ильяс.
Авыр безгә бу хәсрәт...
Ачы безгә бу яшьләр...
Шуңа күрә, Фәридә,

Синең янга без килдек.

Зур кайгыңны бергәләп

Күтәрергә сүз бирдек.
К а р ч ы к.
Кыр казыдай тезелеп

Очып килгән улларым.

Төмбоеклы күлләрдә

Сөйгән ярын югалтып,

Эзләп йөргән аккошым.

Карт әбине тыңлагыз.
(Нәрсәдер әй гергә тели. Ләкин аның сүзен Фәридәнең җыры бүлә.)
Ф ә р
и д ә.
Кара урманнарны кисеп үткәп

Сукмаклардан аны тапмадым...

Күрдем фәкать көчле имәннәрнең

Җиргә авып, янып ятканын.

Очратмадым, дуслар, Искәндәрне

Текә ярлы сулар буенда...
Сез әлбәттә аның януын

Ишеткәнсез яки күргәнсез...
К а р ч ы к.
Белмим, кызым...
Белмим, акыллым, —

Ничек сиңа җавап бирергә.

Күпләр янды безнең авылда...

Мин бары тик шуны хәтерлим...

Бу турыда, хәер, тулырак

Белә торган тагын берәү бар.

Көтик әле, килеп чыкмасмы...
Ерактан җыр ишетелә.
Җ ы р.
Халыкның
Хәсрәтен
Алып кпт
Си
н анда.
Ялкынлы
Нәфрәтен

Салып илт

Бомбага.
Алып бар
Син а
нда
Апалар
Каргышын,

Шул булсын

Дошманга
Иң кайнар

Кургашын.
Үч кайтар,
Үч кайтар һәр минут

Дошманнан!
Үлемгә —
Үлем бар!
Утка-ут!
Ка
нга-кан!
Асылган,
Атылган

Тоткыннар

Гәүдәсе,

Коллыкка
Сатылган
Яшь кызлар
Күз яше —

Чыкмасын

Күңелдән.

Тот аны
Исеңдә.
Үч яусын
Күгеңнән

Дошманың
Өстендә.
Үч кайтар,

Үч кайтар
Күрдем Фәкать ялкын шәүләсен.

Кан шәүләсен дәрья суында.

Колак куеп җиргә тыңладым.

Килмәсме дип аның тавышы...

Ишеттем мин Фәкать ятим калган

Сабыйларның зарын-сагышын.

Күргәннәрем — каплы төеп булып,

Утлы төер булып хәтергә

Җыела барды...

Күзем күргәннәрне

Телем гаҗиз сезгә әйтергә.

Сүз табылмас сөйләп аңлатырга

Ул дәһшәтне сезгә, иптәшләр...

Купсын иде хәзер көчле давыл,

Яусын иде дошман өстенә

Каргыш булып ташлар, кирпечләр!
Очучылар.
Авыр безгә бу хәсрәт...

Ачы безгә бу яшьләр...
Ф ә р
и д ә.

Мин еламыйм.

Кипкән күз яшем.

Керфек очларымда чагыла шулай

Ерактагы яшен шәүләсе.

Яшен түгел,

Минем үчем ул.

Минем генә үчем түгел ул.

Йөрәгемдә дөрләп көйри ул,

Тамырларым буйлап йөри ул.

Яшь бөртеге түгел күзләремдә, —

Ут тамчысы шулай эри ул.

Искәндәрне миннән аерган

Көннәремнең кайгы — ваемы,

Искәндәрдән башка үтелгән

Юлларымның авыр адымы —

Алып килде сезнең арага...

Мин ант итәм:
Дуслар!
Иптәшләр!
Дошманнарга булган үчемдә,

Нәфрәтемдә — яшәр Искәндәр!

Туган илгә тугры эшемдә,

Көрәшемдә — яшәр Искәндәр!

Чишмәдәй саф сөю хисемдә,

Намусымда — Яшәр Искәндәр!
И л ь я с.

Ант итәбез:

Дуслар, иптәшләр!
О ч у ч ы л а р.

Искәндәрнең эшен очларга.

Аның кебек кыю очарга.

Чигенеп барган дошман сафларын

Туфрак ясан җиргә кушарга!
Карчык.

Ялгызлыкта кем ялгыз? —

Картым үлгән мин ялгыз...
Тол карчыкны тыңлагыз.

Яңгырдан соң аяз бар.

Кайгыдан соң шатлык бар.

Ул шатлыкны тыңлагыз.

Моңар чаклы беркемгә

Сиздермичә, күңелдә

Саклап килгән серем ул.

Синең сөйгән егетең,

Эзләп йөргән бөркетең —

Минем Искәндәрем ул!
Ф ә р и д ә.

Искәндәрем...
Очучылар.

 Искәндәр...
Фәридә.

Исәнме ул?
Очучылар.

Исәнме?
Ильяс.

Аңлат, әби, төшендер.

Фәридә.
Өнемме, бу төшемме?..

Карчык.
Тоткы
ннарга кул биреп,

Юлсызларга юл биреп,

Яраланган минутта,

Ялкын сарып канатка,

Үлем көткәп бер чакта —

 Йолдым аны мин уттан.

Алып кайттым куышыма.

Килгәч тә ул һушына,

— Әнкәй! — диде мескенем...

Шатлыгымнан еладым...

Юк икәнен аңладым

Аннан якыг һичкемем...
Ильяс.
Якты сүз бу! Изге сүз: Әнкәй!
Фәридә.
(Карчыкның күкрәгенә сыенып).
Әнкәй...
Кайда ул?..
Карчык.
Балакаем, күз нурым,

Күпкә түздең, азга түз.
Кызлар җыры ишетелә.

Барсы да җыр тавышы килгән якка берничә адым атлап, кызларны кул изәп сәламлиләр.
Кызлар җыры.

Яфрак ярыр алмагачлар

Инеш буенда,

Кояш уйнар чишмәләрнең

Көмеш суында.

Шомырт исеп кырга бөркеп,

Исәр язгы җил.
Фәридә ,
Шул чагында си
н, сөеклем,
Минем янга кил.
Кил си
н, иркәм, ял итәргә
Сугышлар беткәч,
Зәңгәр күкнең тынлыгына
Кошлар күнеккәч.
Чәчәк җыен каршылармын
Сине шул чакта, —
Иртәнге чык елтыраган

Яшел сукмакта.
Бүзтургайлар безгә сөенеп
Очы
п йөрерләр.
Талгын җилләр чәчебезне
Бергә үрерләр.
Җилкәбездән сыйпа
п узар,
Мамык шәлсыма
н,
Болын буйлап күтәрелгән
Күгелҗем томан.
Балык эзе алкаланган
Күлләр өстендә
Таң яктысы төшереп алыр
Безне рәсемгә.
Безнең белән бәйрәм
итәр
Шунда туган
ил.
Шул бәхетле көнне, иркәм,
Тизрәк алып кил!
Көрәкләр, китмәннәр күтәргән хатын
-кызлар төркеме күренә. Уртада, учы белән таяк кисәгенә таянып, Искәндәр килә. Фәридәнең Искәндәрне күрүе белән, җыр кинәт өзелә.
Фәридә (Искәндәрне кочаклап).
Искәндәрем...

Искәндәр.
Фәридәм...
Ильяс (Искәндәрнең иңбашларыннан тотып, үбешеп күрешә.)

Шатландырдың, дускаем...
Карчык.
Нинди бәхет!
Улларым,
Янып көйгән бакчам
Тормыш алып килдегез.
Гомуми шатлык. Бакчага кояш яктысы төшә.
Кызлар.
Рәхмәт сезгә, батырлар!
Янып көйгән урамга
Бәйрәм алып килдегез.
Фәридә.
Ял ит, җаным,
Си
н бит яралы...
И с к ә и д ә р.
Ул чаклы ук түгел зарарлы.
И л ь я с.
Батыр, диләр, булмый ярасыз.
Карчык.
Батыр ирнең, диләр, күкрәге

Кылыч эзе белән бизәлә.
Барысы бергә.
Зыян түгел,
Чөнки ул яра —
Туйга чаклы, диләр, төзәлә.

Искәндәр.
Самолетым дөрләп янга
нда,

Сизмәдем мин эссе ялкынны,

Сиздем фәкать төтен аркылы

Гөл бакчаның ерак хуш исеп

Һәм яшисем килде, Яшисем!
Баш очымда үлем торганда

Мин оныттым кинәт үлемне.

Уйладым тик туган илемне.

Уйладым тик сөйгән халкымны,

Искә төшереп биргән антымны.

Күз алдыма килеп бастың син

һәм яшисем килде, Яшисем!
Кар бөртеге
ничек яз башында,

Акырын гына эри-эри дә,

 Әйләнә бер якты тамчыга.

Шуның төсле мин дә, Фәридә.

Торам хәзер синең каршыда, —

Хисләремнең бөтен сафлыгын

Бүләк итеп сиңа, Шатлыгым!
Фәридә.
Күрсә идең с
ин әгәр,

Ул бакчада минем гөлләрем

Нинди матур булып үскәннәр.

Алар көтә сине, Искәндәр...
Искәндәр.
Төтен төсле куе томанда

Яраланып, аңым җуйганда,

Кулым булды һаман биредә...
(Күкрәк кесәсеннән кәгазь чыгарып бирә).
Килдем аны һаман мин саклан,

Шыпырт кыиа эчтән кабатлан

Синең исемеңне, Фәридә.
Фәридә.
Сиңа булган сөю хисемне
Башлап язган сәлам хатым бу.
(Хатны ачып)
Чү,
нәрсә бу?
С
инең каның бу...
Искәндәр.
Тамгасы ул соңгы очуның һәм шаһиты биргән антымның,
Фәридә.
Си
н үтәдең аны, Искәндәр.
Үтә күренеп балкый аларда

Ерактагы яшен яшьнәве.
Бу — башлана шулай большевикның

Данлы гомер белән яшәве.
Фәр
идә белән Искәндәрнең кулларыннан тотып, халыкка табан атлый. Башкалар аңар иярен, җырга кушылалар.
Терәк булып корыч канатларга

Язгы җилләр шаулап исәрләр

Ирек язын көткән якларга

Безнең белән очар Искәндәр.

Елгаларга бизәк төшереп,

Ал йолдызлар үткән һәр җирдә, —

Җырлан узар,

Вөҗдан кебек саф,

Үлмәс мәхәббәтен Фәридә.
1943, сентябрь — 1944, февраль.