Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕРАКТА, ЕРАКТА


1.
Күк күкри. Яшеннәр

Телгәли һаваны,

Анасы кочаклап,

Юата баланы:
— Курыкма, газизем,

Кыс мине, кочакла.
Ул күкрәү бит бездән

Еракта, еракта...
Тик аның сагышы
Тик минем янымда

Һәрвакыт намусым:

Халкымның язмышы —

Ул минем язмышым,

Һәрвакыт йөрәктә,

Үз җаның кайгысы

Еракта, еракта...


2.
Хәзер мин күкрәүнең

Һәм утның эчендә,

Яшеннәр чәчриләр

Сөңгемнең очында.

Кайгымны бүлешкән,

Назлаган, юаткан

Әнкәм дә, иркәм дә

Еракта, еракта...