Логотип Казан Утлары
Шигърият

С. УРАЙСКИЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ

КИЛДЕМ СИҢА
Килдем сиңа —
Иске мәхәббәтне
Яңартырга диеп килдем мин.
Килдем шуңа:
Си
не барлык, барлык
Якыннардан якын күрдем мин.
Килдем сиңа —
Керсез мәхәббәтем
Тиңсез к
өчле, көчле булганга.
Килдем шуңа:

Йөрәгемә ялкын,
Уйларыма сагыну тулганга.
Килдем сина — һаман, һаман мине
Уйларыңда изге сакладың —
Еракларда
н
Хәтта чикләр үтеп
К
илеп торды җылы хатларың.
Килдем си
ңа —
Фашист кабахәтне
Өзгәл
әгән кырлар ягыннан
Килдем шуңа:
Синең мәхәббәтнең
Сүнмәс булып уты кабынган.
Килдем сина —
Сугыш кырларында
Күргән дәһшәтләрне сөйләргә.
Килдем шуна:
Соңгы җиңүләрнең
Арт
ык шатлыкларын бүләргә.
Килдем сина —
Сугыш бездән ерак
Көнбатышка күчкән чагында.
Килдем шуңа:
Соңгы җиңүләргә
Рухландыр син мине тагын да!


ПАРТИЗАН КЫЗ
Үтерделәр аны таң атканда,

Чулпан йолдыз чыккан чагында,

Сорау алу, хурлау, газаплау да

Кабатланмас инде тагын да.
Үтерделәр аны таң алдында,

Яшьнәгәндә соңгы яшеннәр...

Дала җиле соңгы кабат шунда

Сыйнап үтте кызның чәченнән.
Яндырылган авыл чатлыгына

Ташладылар зифа гәүдәне.

Фашистларның канлы штыгыннан

Теткәләнгән иде тәннәре.
Ил язмышы өчен гомерен бирде,

Бурычын үтәп халкы каршында.

Шулай үлде безнең батыр сеңел,

Җир кочагын аннан тарсынмас.
Явызларның соңгы минутлары

Якынлашып килгән таңнарда,

Без күтәреп алдык батыр кызны,

Уртак хөрмәт саклап аңарга.
Зур ихтирам белән күмдек аны

Коткарылган иркен далага,

Легендалар, җырлар саклар дөнья

Мәгърур һәйкәл булып аңарга.
Матур җыр күк матур булды гомере,

Батыр кызының туган илемнең;
Эх,
Шул гомергә тиңдәш була торган

Җырлар яза алса идем мин!
1944.


КЫЗ ҺӘМ АНА
(М. М
аяковскийдан)
— Киче
н утлы давылларны

Данлы гаскәр алга бара,

Кисеп, туран явызларны

Көнбатышка юллар сала!
1943


ЯЗГЫ ХИСЛӘР
Көн яклардан җылы җилләр исә.

Беләм, тиздән матур яз килер.

Язгы таңда сиңа, Гөлнәфисә,

Минем сагынып язган хат килер.
Сагындырып килгән сандугачкай

Язны котлап канат кагыныр.

Минем күңелем, шушы гүзәл коштай,

Ерактагы дустын сагыныр.
Тәр
әзәңне ачып язгы таңда
Тыңла сандугачның җырларын,

Һәм хәтерлә синнән аерылганда

Күзләремә яшьләр тулганын.
Канатына язып язгы җилнең

Кошлар очып җитмәс җирләрдән,

Мин хәзергә сиңа бары, бәгърем.

Сагыну сәламнәре җибәрәм.
Көн кыздыра, таулар, кырлар тынган.

Сугыш давылы үткән урыннан

Ана эзли сөйгән баласын —

Күз карасын, йөрәк парәсын.
— Кайда минем, кайда
назлы кызым.

Кая кйттең якты йолдызым,

Ник дәшмисең, иркәм, ник дәшмисең.

Ниләр булды, нигә әйтмисең?
Илебезне азат иткәндә
,

Еланнарның башын кискәндә,

Алмаз кылычың әллә сындымы,

Күкрәгеңдә тормыш тындымы?
Мин к
итердем чишмәләрнең, җаным.

Саф суларын, ширбәт сыманын.
Ә с
ин мине каршы алмадың,

Кулларыңны иңемә салмадың.
Кызы дәшми, йоклый канлы комда

Эссе кояш нуры астында.

Йоклый туктап барыр юлыннан

Автоматын кыскан кулына.
Күлмәкләре аның ерткаланган.

Толымнары җилгә таралган.

Серле күзләр җансыз булып калган һәм каядыр...
Еракларга алар караган.
Бала, бала, шул чак якын була,

Үз тоела ата-анага.
Кайгыларың сыймый киң д
өньяга

Бәхетсезлек килсә аңарга.
Кабре
н казып яшел әрәмәгә

Күмде ана сөйгән баласын,

Тик күзендә яшьләр күренмәде,

Югалтса да йөрәк парәсын.
Түзде ана авыр кайгыларга,

Күкрәгенә сыймас хәсрәтен

Илгә булган мәхәббәте җиңде,

Һәм дошманга үсте нәфрәте.
Яңа кабер, бу кабергә илнең

Батыр җанлы кызы күмелгән,

Бу кабердә ята сеңелем минем

Курка белми торган үлемнән.
Таш утыртты ана баш очына

Шул кабердә яткан кызының,

Автоматын алды һәм истәлек өчен

Алды аның бөдрә толымын.
Иркен кырлар, канлы комнар аша,

Җимерек юллар буйлап карт ана,

Китте иле, туган халкы белән

Изге җиребезне сакларга.
Китте ана туган илен яклап,

Бәхетен яклап китте тауларга,

Көрәгендә ачу-нәфрәт саклап

Кушылып батыр кызыл яуларга.
Йөрәк елый, йөрәк кайгы кичерә,

Йөрәк яна нәфрәт утында.
Ачу даулый йөрәк һәм шушында

Көчлеләрнең җырына кушыла.
1944.