Логотип Казан Утлары
Публицистика

КРЫЛОВ ҺӘМ ГАФУРИ

СӘЙФИ КУДАШ
*

Мәҗит Гафур
и татар һәм башкырт әдә-
биятларында мәсәл жанры
н башлап җибәрүче һәм
нигезләүче шагыйрьләрнең берсе булып тора. Әгәр
дә ул, башка һичбер әсәр язмыйча, тик үзе
нең шушы,
безгә мәгълүм булган мәсәлләре бел
ән генә
чикләнеп калса да
, татар һәм башкырт
әдәбиятларының тарихларында үзе
нә лаек, хөрмәтле
урынны алган булыр иде.
Татар шигыренең атасы Габдулла Тукай, рус
халкының бөек мәсәлчесе П. Крылов йогынтысы
астында, шул ук Крылов һәм башка шагыйрьләрнең
үз завекы
на ошаган мәсәлләреннән файдаланып,
«Сөткә төшкә
н тычкан», «Төлке һәм йөзем
җимеше», «Өч хакыйкать» һәм «Тәмыл» кебек,
мәсәл жанрының энҗедәй үрнәкләрен бирде.
Татар һәм башкырт әдәбиятларының аерым
язучылары үзләренең иҗади эшчәнлеклрендә рус
халкының аерым өлкән язучыларын үзләренә үрнәк

итеп тоттылар. Бу гүзәл традиция әле дә шулай
дәвам итә һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Бу яктан Г. Тукай, Мәҗит Гафури һәм Шәриф
Камаллар, барыннан бигрәк, характерлы мисал
булып торалар. Мәсәлән
, Тукай үзенең беренче
әдәби адымнарын — бөек Пушкинга
, Мәҗит Гафури
— мәсәлләр язучылыкта — Крыловка, ә Шәриф
Камал — Горьк
ийга тотынып, авулардан үрнәк алып
үстеләр.
Мәҗит Гафури мәсәл жанры
ның тиңдәшсез
мастеры булган Иван Андреевич Крылов белән бик
иртә
1906-1907 елларда ук — кызыксына
башлый. Гафурины
ң үз әйтүенә караганда, ул инде
бу вакытларда, гарәп телендә язылган һәм XVI-IXIX
гасырларда ук рус һәм Европа телләренә
тәрҗемә ителгән билгеле мәсәл җыентыкларыннан
булган «Кәаплә вә димнә» кебек китапларны
укыган булган. Ләкин ул җыентыклар әле бу чакта
Гафурига иҗат материалы булып та, һәм
шул жанрда язарга юнәлеш бирүче булып та хезмәт
итмәгәннәр.
Тик Крылов мәсәлләре белән танышу һәм
өйрәнү г
енә Гафуриның бу жанр буенча булган иҗат
эшчә
нлеген кузгатып җибәргән һәм нәтиҗәдә
«Әмсал» җыентыгы мәйданга килгән.
Мәҗит Гафур
и үзенең мәсәлләре турында 1934
ел
ның 4 нче августында, Аксаков исемендәге
са
наториядән шушы юлларны сызучыга язган бер
хатында:
— «Омсал»га кергә
н мәсәлләрнең исемлеге
кулымда бу
лмаганлыктан, аларның һәрберсе
туры
нда тәфсилле җавап бирә алмыйм. Хәтеремдә
нык саклануга караганда, андагы мәсәлләрнең
мә
нбәгъләре (чыганаклары — С. К.) түбәндәгечә:
1. Кайсыбер мәсәлләр, мәсәлән, «Җанварларга
килгән үләт», «Карт һәм әҗәл», «Маймыл һәм
күзлекләр» турыда
н-туры Крыловтан тәрҗемәләр.
2. «Казлар һәм кысла» Б
идәйбәнең «Кәлп-лә вә
димнә» җыентыгыннан. Моңарда
н башка берничә
мәсәлне дә шушындый китапларда
н файдаланып
яздым.
3. Калган мәсәлләр турыда
н-туры үз иҗатым.
Мәсәлән, «Үрдәк белән тавык», «Әтәч белән
тавыклар» һәм башкалар үз тарафымнан язылганнар.
Болардан башка тагын берничә мәсәл үз
тарафымнан язылган булса да, хәзергә исемнәрен
әйтә алмыйм. Аннан соң
, минем «Әмсал» га
кермәгән мәсәлләрем дә бар бугай, алар
ны үзем
кайткач табып б
ирермен» дип белдерә.
Гафурины
ң үзе тарафыннан бирелгән аң-
латмалар да без
нең югарыдагы куешыбызны
дөреслиләр һәм Гафурины
ң үз мәсәлләрен Крылов
мәктәбе нигезендә иҗат
итүен аныклыйлар. Димәк,
Гафури, мәсәл язуда иң элек Крыловтан өйрәнгән.
Гафур
и мәсәлләренең техник төзелешләре Крылов
мәсәлләре белән бер төсле булулары да безнең бу
куелышны
куәтлиләр. Мәсәлән, Гафури да башлап, Крылов
кебек үк
, вакыйганы бирә, азактан кыйссадан —
х
исса чыгара. Аннан соң, Крылов мәсәлләре белән
Гафури мәсәлләренең тематикасы да бер-берләренә
бик якыннар. Гафури да үзенең мәсәлләрендә
,
Крылов кебек үк, җанварлар, кошлар тормышын
чагылдыру аркылы бик нык зурайтылган рәвештә
кешелек җәмгыятендәге үзара мөнәсәбәтләрне ачы
п
сала. Җанварлар һәм кошларның үзара мөнә-
сәбәтләрен гиперболик рәвештә кешеләр тор-
мышына күчереп, ул чордагы чынбарлыкны, шул
замандагы әхлакны
, карашларны, холыкларны
тәнкыйтьләүне максат итеп куя.
Ләкин, ачык әйтергә кирәк
, Мәҗит Гафури
мәсәл язуда Крыловка коры иярүче булып кына
калмады, бәлки үзенчәлекле бер мәсәл мастеры
булып үсте. Дөрес
, Гафуриның баштарак язган
мәсәлләре арасында Крыловның Әтәч һәм энҗе
бөртеге» яки «Патша сораучы бакалар
» кебек
мәсәлләренә бик нык ошаган
, хәтта ясаган
нәтиҗәләре дә бер үк төсле булган
, «Алмаз ташы»
һәм «Патша санлау» исемле мәсәлләре бар. Өстән
караганда болар
Крыловка ияреп язылган сымак бу-
лып торалар. Ләкин, төбендә, алар оригинал һәм
оста кул тарафыннан язылганлыкларын әйтеп
торалар.
Рус халкының мәсәл мастеры Иван Крыловтан
үрнәк алып үскән Мәҗ
ит Гафуриның «Үгез белән
бүре», «Сарыкны кем ашаган»
, «Җанварларга
килгән үләт» һәм «Әтәч белән сандугач» кебек
мәсәлләре татар һәм башкырт әдәбиятларында бу
жанрга язылган әсәрләр арасында гүзәлләрнең берсе
булып яшиләр. Болар арасында «Әтәч белән
сандугач» мәсәле аерым бер урынны тота. Мо
нда
Гафури:
— «Тук яшәп тә кол булып торудан
Ач булса да хөр булып тору артык»
, дип
азатлык идеяләрен ачыкта
н-ачык яклап чыга һәм
объектив рәвештә кешеләрне шул азатлык өчен
көрәшкә чакыра.
Мәҗ
ит Гафури, бик актив булмаса да, го-
меренең соңгы елларына чаклы мәсәл язуын дәвам
иттерде. Аның Октябрь Социалистик
революциясеннән соң язга
н мәсәлләре арасында
«Урак белән чүкеч» һәм «Күз бәйләш — сукыр
тәкә» исемле мәсәлләре аерым урын тоталар.
Татар һәм башкырт әдәбиятында Мәҗит
Гафури мәсәл жанрын үстерүч
еләрнең берсе һәм
аның бу хезмәте мәсәл жанры мастеры Крыловның
үлүенә 100 ел тулуны искә алуда аеруча характерлы
бер күренеш итеп каралырга тиеш.