Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФАТИХ ХӨСНИ ХИКӘЯЛӘРЕ


ЯШЬ ӘТӘЧ
Узган җәйдән элекке җәйне Хәлимнең әнисе бер оя чеб
и үстерде. Чебиләр үсә төшеп, канат, коерык, кикрик күк нәрсәләре беленә башлагач, ул, аларга бармагы белән төртеп, «менә бусы әтәч», «менә бусы тавык» дпп күрсәтеп йөрде. Тагын да үсә-үсә әтәчләр әкеренләп сирәгәя башладылар — чөнки Хәлимнең әнисе аларны, күрше Гарифулла карттан суйдырып алып чыгып, берәм-берәм казанга сала бара иде.
Шулай да арадан берсе сайланып калды. «Бусы әтиең кайткач суярга» диде Хәлимнең әнисе. Уйнап әйттеме, уйлап әйттеме, ләкин әйтүен шулай әйтте, «әтиең кайткач суярга» диде. Шу
ннан соң Хәлим бу яшь, әтәчне үзенә бертөрле якынлык белән карый, аны башкалардан аерып-аерып сыйлый, ашата башлады. Әтәч, көрәеп, тыгызланып кптте, кикриге матурланып, кызарып калды, канатлары, ныгыганнан-ныгый барып, ахырында әтәчкә бер урында гына торырга ирек бирми башлар: бер карыйсың — ул киртә өстендә була, икенче карыйсың — лапас башында. Җитмәсә тагын, башкалар арасында үзенең дә барлыгын белдереп, тырышып-тырышып кычкырып азапланган була. Тик шулай да хәзергә ул чын әтәч исәпләнми, моның өчен ана тагын өч нәрсә: асылынып торган кызыл тамак асты, олы әтәчнеке төсле мәһабәт тавыш һәм тавыкларның аны кабул итүләре җитми иде. Бәлки туклыктандыр, Хәлимнең әнисе дә аны һаман яшь әтәч дип атап йөртә. Бернәрсә булса, «улым, яшь әтәчне ашаттыңмы?», «улым, безнең яшь әтәч кайда икән?» дпп Хәлимнән сорый башлый иде.
Тормышның күп кенә серле якларына зирәклеге җ
итеп бетмәгән Хәлим бу нәрсәгә тыныч карый алмый: әтисенә дигән әтәчне һаман болай «яшь әтәч» дип атап йөртүләренә аның ачуы килә, еш кына хәлләрдә әлеге яшь әтәчне яклап әнисе белен бәхәскә кереп һәм шундый вакытларда аның каршы куя торган бердәнбер дәлиле — яшь әтәчнең тавыклар янында, югарыгы кетәклектә кунаклый башлавы була торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, яшь әтәчнең бая телгә алынган кимчелекләре Хәлимнең әнисе һәм тавыклар тарафыннан тавышсыз-тынсыз гына искә алыналар һәм, нәтиҗәдә, яшь әтәч — яшь әтәч булып йөрүендә дәвам итә иде.
Хәлимнең әтисе ул көзне өметл
е-өметле генә хәбәрләр җибәргәләп торды: «бер кулым яраланып, госпитальгә кердем, госпитальдән чыккач, атна-унбиш көнгә авылга кайтармаслармы дип торам» дип язды ул бер хатында. Икенчесендә тагын да өметләндереп, «Терелеп киләм, врач бик җайлы кеше күренә, ризык булса — белмәссең» дип хәбәр итте. Мондый җылы хәбәрләр килгәләп торгач, Хәлим әтисенә дигән әтәчне симертүдә аеруча дәртләнеп йөри башлаган иде дә, ләкин, өйдәге исән тышка ярамый, дигәндәй, кинәт Хәлимнең әтисеннән — нә алай, нә бодай — бер хәбәр дә килми башлады. Ул арада безнең гаскәрләрнең әле тегендә, әле монда һөҗүмгә күчүләре, дошманның бик нык каршылык күрсәтүе турында сөйләргә тотындылар. Үлүчеләр турында да сүз күбәеп китте, яшь әтәчнең өлгереп-өлгермәве турындагы бәхәс бөтенләй онытылып каллы, Хәлимнең әнисен борчу басты, болай ачыктап-ачык әйтеп бетермәсә дә. күрше хатыннары белән сөйләшкән чагында, аның, сулагай кулын селтәп: «берәр хәл булгандыр, эчендә җаны булган кеше болай тавышсыз-тыпсыз ятмас» дигән өметсез сүзләрен Хәлим еш-еш кына ишетеп калгалый башлады.
Ә шул онытылып торган арада яшь әтәч ченә дигән булып өлгереп җитте. Аның югарыда телгә алынган кимчелекләре бетеп, ул хәзер үзен карт әтәч белән бөтен эштә тигез тота: кычкыра башласа аннан ким кычкыр
мый, табак астындагы кызыл чугы дисәң,
анысы да салынып төшкә
н, ә түш, коерык тирәсенә килгәндә, алары да нәкъ үз урыннарында утырып торалар, җитмәсә тагын коерыгы, кәефле генә булып, кәкрәеп тә килә башлаган иде. Кыскасы, әле кайчан гына яшь әтәчне санга сукмаган тавыклар хәзер инде үзләре үк, нишләргә белмичә, аның тирәсендә әйләнгәләп йөриләр иде.
Хәлимнең әнисе, канчандыр яшь әтәчнең кимчелекле якларын тавышсыз-т
ышсыз гына күреп йөрүче хатын, бүген инде шулай ук тавышсыз-тынсыз гына карт әтәчтән җитешсезлекләр эзли башлады һәм, озак та үтмәде, ул аны Гарифулла картка алып кереп, суйдырып та чыкты.
— Нишләп алай иттең, әни? — дип сорап куйды Хәлим, әнкәсендә кинәт туган бу үзгәрешне төшенеп җитмичә.
— Яшь әтәч бар ич, ике әтәч беләп нишлисең
, — дип җавап кайтарды әнкәсе бер дә аптырамыйча. Аның бу юлы «яшь әтәч» дип әйтүе гадәттәгечә мыскыллап әйтү түгел, киресенчә, яшь әтәчкә бик нык таянып, хәтта аның өчен эченнән беркадәр куанып әйтүе иде. Яшь әтәч, шуны сизенгән кебек, бакча киртәсенә басып, канатларын җилпиилпи, кукраеп кычкырып җибәрде. Нинди хикмәттер, үзе туйдырып, симертеп үстергән мактанчык яшь әтәч менә бу минутта Хәлимгә бик сөйкемсез, коры куык булып күренде, ә инде моңа чаклы үз эшенә ярап әкрен генә гомер иткән мескен карт әтәчнең, суелган муенын сузып, идәндә ятуы кызганыч, бик кызганыч иде...
Бөтен нәрсәне сыйдыра авыл, бары тик яма
н атны гына сыйдыра алмый. Озак та үтмәде, әнкәсе турында икенче төрлерәк сүзләрне дә ишетә башлады Хәлим. Имештер, аның әнисе өйгә икенче бер яшь әти алып кайтырга йөри. Чын сүз идеме бу, гайбәт идеме, — ничек кенә булмасын, Хәлимнең моны ишетәсе килми иде, әгәр берәр җирдә шуңа охшаш сүз ишетсә, хурланып өйгә йөгереп кайта торган иде ул. Әнә шулай хурланып кайткан чакларның берсендә, Хәлим әписенә туп-туры карап,
Әни, кирәкми яшь әти, алып кайтма!— дип кычкырып елап җибәрде. Бу — карт әтәчтән генә котылу түгел, бу — тирән, авыр һәм фаҗигалы иде, ана, баласын кочаклап, үксеп-үксеп еларга тотынды. Елау файда итте, күз яше җилбәзәк күңелнең эченә үтеп керә башлаган шайтанын коткыларны юып төшергән кебек булды, шулай итеп, «яшь әти» кайтмый калды.
Сабыр төбе сары алтын, диләр. А
ның каравы бер дә көтмәгәндә генә Хәлимнең үз әтисе кайтып килде. Дөрес, аякларының берсе ясалма аяк иде аның, ләкин күңеле, йөрәге үзенеке, семьясыныкы иде. Әлбәттә шау-гөр килеп исәпләштеләр, шау-гөр килеп самовар кайнап чыкты, инде түгәрәкләнеп утырып күптән көтелгән чәйне эчәргә дигәндә генә, Хәлим әллә кая юкка чыкты. Ир белән хатын берсе-икенчесенә сораулы карашлар ташладылар: «Малай кайда да, малай кайда?»
Ә малай исә үз эше белә
н, әйтик, әтәч куу белән мәшгуль булган икән. Бераздан ул, ишекне зур итеп ачып, шәһәр алган кеше төсле, йөгереп килеп керде.
— Әт
и, суй!—диде ул, нәрсәдәндер куркынган күк пыр тузып чабаланучы әтәчне әтисенең аяк очына китереп салды.
Бүтән бернинд
и үпкә дә кирәк түгел иде,  хатын, җир тишегенә керерлек булып, кызарды, ә солдат, күзләрен алмыйча, хатынга текәлеп карап торды. Шулай да алар әтәчне суймадылар, чөнки хатынның күптән әзерләп куелган каклаган каз түше бар, ә тавыкларга әтәч кирәк иде.
Декабрь, 1944 ел.

 

ӘНКӘЙ КАБЕРЕ
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы...
(Г. Тукай)
Бер оя бала, арада
иң олыбыз Тәти апа, аңа да күп дигәндә унбер-унике яшь булгандыр — без әнидән ятим калдык. Әллә кайчан, революциядән элек үк булып, узган ул эшләрнең барсын да истә тотып булмый, истә калганнарның берсе: җомга һәм бәйрәм көннәрне әти безне, үзе белән ияртеп, зиратка, әни кабере янына алып йөри торган иде. Бар күк матур киемнәребезне киенеп, әти артыннан тыраклап һәм үзара шаулашып йөгерүче без балалар, зиратка килеп керү белән, кинәт тыныч калабыз, безнең телебезне нәрсәдер бәйләгәндәй була, Тәти апаның күзләре әллә кая, озын керфекләре астына кача, ә әти бөтенләй әллә нишләп кала: биргән сорауны ишетми башлый, чырае караңгылана, сакалы тагын да озыная төшкән кебек булып күренә...
Менә, сезнең әнкәгез шунда ята инде, — ди ул, калкып торган туфракка ымлап күрсәтеп. «Кабер өстенә бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый һәм шулай ук күп сөйләшеп, үлгән кешеләрнең күбәләктәй җаннарын куркытудан сак булырга кирәк» дип, әти безгә алдан ук нык кына сеңдереп куйган булганлыктан, без, һичбер сүзсез, чыпчыклар төсле, кабер яныпа килеп тезеләбез... Әти шунда әкрен тавыш белән көйләп-көйләп коръән укый башлый, без барыбыз да алдыбызда тын гына яткан калку туфрак естенә текәләбез, колакта әтинең һаман бер көй белән агып торган саңгырау тавышы тпрбәлә, ә күңелләребезгә, нәкъ исән чактагы тосле итеп, әиппе кптереп бастырабыз. Ә сонын- иаи, әтн укып бетергәч, без кулларыбызны күтәрәбез, әти беләп Тәти апа мин белми торган итеп әллә нинди догалар укыйлар, мип кабер өстендә укыла торган доганы белмәгәнгә күрә, берәүгә дә ишеттермичә, авыз эчемнән «әни, өйгә кайт», «әни, кайт!» дип пышылдап утырам.
Бер барганда әти безне куркытып кайтарды. Гадәттәгечә, ә
ни кабере янына тезләнеп дога укыганнан соң, ул безне бераз читкәрәк алып китте дә, «мин үлгәч, мине менә шунда күмәрсез» диде. Без балалар, әнисез югалту хәсрәтенә әкренләп күнегеп килгән чагында гына, бу хәбәрне ишетеп, бөтенләй куркышып калдык. «Болай булгач әти дә үләргә җыена икән» дип уйладым мин, чак кына елап җибәрмичә. Ә Тәти апага килгәндә, ул, аптырап, әтинең күзләренә карап калган иде. Шулай да безгә, әтигә ияреп, аның булачак кабер урынын чүп үләннәреннән, сынып төшеп җирдә череп ятучы агач ботакларыннан, ташлардан тазартып йөрергә туры килде.
Бер-беребезгә ләм-мим сүз кушмыйча, әнә шулай ыгы-зыгы килеп йөргәндә, без
нең баш очыбызда гына бер кош, өзгәләнеп кычкыра-кычкыра, пырылдап әйләнергә тотынды. Юкка гына әйләнмәгән икән, озакламыйча без куе үлән арасыннан аның оясын да табып алдык. Коры үлән сабакларыннан матур итеп ясалган кечкенә генә ояда берсеннән-берсе терерәк кош балалары, кечкенә генә томшыкларын сузып, «чеп-чеп» килеп кычкырып яталар иде. Без — балалар — кош оясы өстендә түгәрәкләнеп асылынып калдык. Үлем турында уйлау бетте, без шатланышып тыпырдашырга керештек. «Әти! Әти! Кара әле, авызын ничек ача!» дип чырылдап кычкырып җибәрде энем Фазыл. Әти безгә кош балаларына кул белән кагылмаска кушты, «кул белән кагылсагыз, әнкәләре бизәр» диде. Без, һәрберебез берәр кош баласын учыбызга алып карарга бик теләсәк тә, бу бәләкәй җам ияләрен әнкәләреннән мәхрүм итәсебез килмәде. Кул белән кагылмыйча, өйгә кайтып киттек.
Шуннан соң безнең Тәти апа, көн саен диярлек, зиратка барып, әлеге кош балаларын каран кайта торган булып китте. Без аңа ияреп барырга бик теләсәк тә, «сез тик тора белм
исез» дип ул безне ияртми иде, ә үзебез генә зиратка барып чыгарга батырчылык итә алмый идек.
Якты җәйге көннәрнең берсе
иде, Тәти
апа безгә яңа күлмәкләребезне кидерде, Бүген сезне дә алып барам» диде ул, энем Фазыл аннан «ник киенәбез?» дип сорагач. Без Тәти апаның кинәттән генә болай үзгәреп, йомшап китүенә аптырап калдык, аңа кат-кат сораулар яудыра башладык. Тәти апа башта безнең сорауларга рәтле-башлы җавап бирмичә, әгәр күп лыкылдый башласак, өйдә утыртып калдыру белән авызларыбызны капласа да, юлда аның үзенең дә теле ачылып китте.
— Канат очлары кара. Инде хәзер, авызларын ачып, әнкәләре алып килгәнне генә көтеп ятмыйлар, үзләре дә оча беләләр, — диде ул. Монда и
нде кат-кат сорашып торырга урып калмаган, сүз безнең әнкәй кабере өстендәге кош балалары турында бара иде.
— Бүген инде алар бөтенләй очып китәләр
, бер дә кайтмаска очып китәләр, — дип тора торгач әйтеп куйды Тәти апа. Аның тавышы әллә нинди булып ишетелеп калды, мпн аңа карамас җиремнән карап куйдым. Тәти апаның ни өчен болай йомшавы, ни өчен безне үзе белән ияртеп алып баруы хәзер инде беленде: ул безне кош балалары белән соңгы тапкыр күрештереп калырга дин алып бара иде. Миңа шунда безнең Тәти апа кошлар телен белә торган серле бер кыз булып күренде, мин аңа юл буе исем китеп карап бардым.
Юк
, кошлар телен белмәгән булган икән безнең Тәти апа, без барганда кош оясы бушап, тузгып калган, кош балалары инде әллә кайчан ук очып киткәлиләр иде. Без «әйләнеп кайтмаслармы?» дип озак кына көтеп торсак та, әйләнеп кайтучы булмады.
Юк, әйләнеп кайтты. Җәй узып кыш килгәч
, безнең лапас түбәсенә калып гына кар менеп утыргач, бер көнне шулай безнең Тәти апа тора тартып, «әнә, әнә!» дип кычкырып җибәрде. Ябырылып тәрәзәгә килеп карасак, ни күрик, безнең өй түрендәге тирәктә кызыл түшле, кечкенә генә, матур гына бер кош тирбәлеп утыра иде.
— Та
ныйм, әнкәй кошы килгән, шул, шул, — дип канатланып кычкырып җибәрде Тәти апа. Аның артыннан без дә «Әнкәй кошы да әнкәй кошы!» дип шаулашып, тыпырдашырга тотындык. Әти, авыз чите беләп генә көлеп, «юкка тилермәгез!» дисә дә, бу урында безгә Тәти апаның сүзе ышанычлырак төсле тоелды, шул көннән башлап без әледәй әле безнең тирәккә килеп тирбәлеп утыра торган ул кошны «Әнкәй кошы» дип атап йөртә башладык.
Кыш уртасы җитеп, каты салкыннар башлангач без
нең тәрәзә пыяласы, тоташ бозга капланып, катып калды. Өй түрендәге тирәккә Әнкәй кошы килеп кунганын белү өчен хәзер инде ишек алдына чыгып көтеп торырга кирәк була башлады. Ә моның өчен Фазылның итекләре юк иде. Мин кереп әйткәнгә генә аның ышанып бетәсе килми иде булса кирәк, шуннан соң ул, тәрәзәнең калын бозын теле белән ялап, үзенә «боз күз» ясады да, тәрәзә төбенә басып, сәгатьләр буенча шуннап карап тора башлады. Кай вакытта ул «килде, килде!» дпп куанып кычкырып җибәрә, күп көннәрне, сәгатьләр буенча сагалап торып та, кызыл түшле кошпы күрә алмыйча, нәүмизләнеп читкә китә торган иде.
Ә
нә шулай итеп без, Әнкәй кошын сагалый-сагалый, салкын кышны уздырып, язның җиткәнен сизми дә калдык.
Менә бүге
г, үсеп буйга җиткәч, тормыш һәм табигатьтәге күренешләрне үз күзләрем бүләп күреп танып белә башлагач, мин сабый чакта күңелне тынычландырган ул юанычларның, гәрчә алар бик балаларча булса да, нинди зур мәгънәви көчкә ия булганлыкларын уйлап, аларга сокланып бетә алмыйм, һәм салкын кышларда туңдырмыйча, безгә сандугачлы Язга килеп җитәргә булышкан ана мәхәббәте алдында башымны игән хәлдә, кайчандыр без Әнкәй кошы дип атап йөрткән ул кошның хәзер дә һәм киләчәктә дә безнең тирәкләребездә өзлексез тирбәлеп утыруын күрәсем килеп калам.
Декабрь, 1944.