Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ГРАЖДАНИН

СИМ. ДРЕЙДЕН.
*

(Сергей Миронович Кировның үтерелүенә 10 ел тулу уңае белән)
«Үсеп килә торган сугыш куркынычы алдында без оборона мәсьәләләренә иң җитди, иң нык игътибар итәргә тиешбез...» — дип Сергей Миронович Киров үзенең соңгы чыгышларының берсендә кабатлап-кабатлап Ленинград партия активының исенә төшерде. Ул фашистик агрессиянең куркынычы турында, «безнең дошманнарыбызның турыдан-турысы, ачыктан-ачыгы булган Гигглерның», «инсафлы гына» итеп Кара диңгез һәм Балтик буйлары белән берлектә Украинаны басып алырга» хыяллануы турында сөйләде, һәм шул вакытта Киров фашистик идеологиягә үтергеч анализ бирде.
«Нәрсә соң ул фашизм? Ул — финанс капиталының иң реакцион, иң шовинистик, иң империалистик булган, ачыктан-ачык төстә, маскасыз төстә уздырыла торган террористик диктатурасы... Германия фашизмы җәмгыятьнең эшчеләр сыйнфын турарга һәм туздырырга хәзер булган һәр төрле ташландыкларын һәм калдык-постык элементларын җыя...»
«Фашизм үзенең программасын ниндидер «теоретик» нигезгә кормакчы була. Безнең илнең эшчеләр сыйныфы бу «теоретик» нигезнең кыйммәтен аеруча яхшы белә, чөнки Германия фашизмы үзенең погром идеологиясе, антисемитизм, югары һәм түбән раса турындагы фикер йөртүләре белән, үз идеяләренең чикләре белән безгә яхшы таныш булган рус кара йөзләр груһы,
Михаил Архангель партиясе белән бер туган һәм шулай ук Герман фашистларының хәзерге көндә радио аша пафос белән бөтен илгә ари расасының өстенлекләре турында сөйләүләре дә — ул чынында иске инде. Без бары бу турыда онытканбыз гына...»
Киров «бездәге һәм алардагы» хәлне чагыштырып, «фәнгә каршы көрәшүне һәм урта гасыр караңгылыгын үзләренең байрагы итеп күтәрүче «арилар» турында...» искә төшереп, үзенең фикерләрен дистәләрчә ачык мисаллар белән бизәп, хаклы грурлык белдереп «... бары та Советлар Союзының гына культура һәм прогрессның чын иясе булуын» күрсәтә. Социалистик төзелешнең уңышлары турында сөйләгәндә ул сәнгать һәм әдәбиятны мисал итеп алырга тәкъдим итә: «Карагыз, бу өлкәләрдә нинди котырып чәчәк атуны күрәбез без. Язучылар, музыкантлар, художниклар, композиторлар эшчеләр сыйныфының гомуми эше өчен көрәшкә көннән-көн активрак кушылалар. Эшче һәм колхоз яшьләре арасыннан яңа талантлар үсә. Бу талантлар башка җәмгыять төзелешендә сытылырлар һәм үлемгә хөкем ителерләр иде. Шулай ук безнең театрларыбыз да, кирәк художество ягыннан, кирәк идеология ягыннан булсын, җитди уңышларга ирештеләр...»
Ялкынлы большевик, бөек гражданин Киров сәнгатьне, әдәбиятны, сүз музыкасын һәм фикер музыкасын, тормыш, көрәш һәм табигать поэзиясен чын күңелдән, ялкынлы итеп ярата иде. Белинский һәм Добролюбовның, Лермонтов һәм Толстойынң, Пушкин һәм Горькийның исемләре аңа яшьтән үк кадерле Һәм якын иделәр. Рус әдәбияты хәзинәсенә ул гомеренең соңгы елларынача яшьлек ялкыны белән мөраҗәгать итте.
Киров Совет язучыларының азмы-күпме әһәмияткә ия булган китапларының барсы белән дә, басылып чыккан
көннәрендә үк, танышып барды диярлек,
ә күпме китапларны ул кулъязма килеш укып, күпме фикерләр Кировның, кайнар уйлары аша җылытылалар!.. Китапларны уку өчен кыска ял сәгатьләрен бирергә туры килә, чөнки зур, чын сәнгать әсәрләре белән ләззәтләнү Кировның тормыш ихтыяҗы булып, аның өчен иң яхшы, кызыклы ял булып тора, һәм ул әдәбият укырга вакыт тапмаучы, утырышлардан башлары чыкмаучы тел бистәләреннән, «телләрен җилкәләрендә» тотучылардан ачы көлеп, «әдәби әсәрләр өчен дә вакыт табарга кирәк, юкса миләр кибәрләр!..» ди.
«Безнең партия оешмаларыбыз хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә «хуҗалар» итеп кенә карамаска тиешләр. Бездә хәзер «Саумы, хуҗа!», «Эшләр ничек?» дигән сүзләр уен-көлке аша еш кына кабатланалар. Ул хуҗа, ә соң без? Бу һич тә ярый торган эш түгел. Без барыбыз да хуҗалар, бары тик безнең дәрәҗәләребез генә төрлечә...»
Киров һәрбер эшкә өлгерә иде. Ул хуҗалык, культура, техника, фән, сәнгать өлкәләрендә булган барлык яңалыкларга да «хуҗаларча» карап, тормышка актив катнашып, яңалыкларның тууын тизләштерергә «бу иске дөньяны селкетергә» тырышты.
Ленинград шәһәр «партия комитетының утырышында, Ленинград кинофабрикасының эше турындагы мәсьәлә буенча Киров:

— Сез безнең бурыч хәзер булган картиналарны караудан гына гыйбарәт дип уйлыйсызмыни? Юк, безгә аларның килеп чыгуларына ук ярдәм итәргә кирәк, алар шул чакта ешрак күренерләр һәм күбрәк булырлар, — дип сөйләде. Шул ук Ленинград кинофабрикасы, Киров җитәкчелеге астында, аның фикерләре белән рухланып. «Вестречный» картинасыннан алып «Чапаев» картинасына чаклы булган уңышлы юлны узды.
Киров М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен укый һәм шунда ук аны партия һәм совет эшчеләренә тәкъдим итә. Шул ук вакытта Госиздатның Ленинград бүлегенә «Күтәрелгән чирәм»не йөз мең тираж белән чыгарырга; А. Толстойның «Петр беренче» исемле романының беренче китабын массовый тираж белән чыгарырга күрсәтмә бирә.
Совет кешеләренең
, көче белән яңача җанланып киткән Төньякның үзгәрүенә шатланып, Киров «фәннәр Академиясеннән алып барлык мәгариф эшчеләрен» Ломонсовның түбәндәге даһи сүзләрен искә алырга чакыра: «Бу бай һәм киң илдә булган нәрсәләрне чыннан да күзләр һәм куллар белән капшарга кирәк». Бер үк вакытта Киров Ленинград обкомы секретариатында «Төньяк край тарихы»н тудыру мәсьәләсен куя. Бу китап эшләнгән эшләрне җанлы итеп тасвирлау белән генә чикләнмичә, кешеләрдә яңалыклар ачу дәртен, яңа җирләрне үзләштерү, табигать белән көрәшү пафосын кабындырырлык булсын, ди.
«Без ирешкән барлык уңышларны да сурәтләгән китапның хәзергә әле юклыгы» турында Киров берничә тапкыр ачынып сөйләде һәм ул язучыларның игътибарын туган ил турындагы темаларга юнәлдерде.
Язучыларның үз-үзләрен узгынчы юлчылар кебек тотарга хаклары юклыгын әйтте:

— «Нәселен белмәүче Иваннар булмагыз! Үзебезнең шәһәр турында, үзебезнең өлкә турында языгыз! Сезнең кул астында темалар, образлар, кешеләр байлыгы — шуларны күрә, сөя белегез, алар турында башкаларга сөйли белегез! Чынлап әйтәм, ялгышмассыз!» диде.
Киров сәнгатьнең гомуми көрәштә тоткан бөек көчен белә иде һәм безнең илдәге сәнгать колачының җәелүенә шатланып яшәде.
Михаил Чумандрин чит илләрдә йөреп кайткач, Сергей Мироновичка Германиядагы очрашулары турында сөйләде. Сүз арасында, мәшһүр Дрезден художество галлериясендә булуын һәм аның киң залларында берничә сәгать йөреп тә
, бик аз кеше очратуын әйтте.
— Ә Сикстин Мадоннасын күрдеңме?
— Күрдем. Ләкин залда шул ук бушлык...
Киров тирән сулады да:

— «Эх, безгә күчерергә иде аны! Бездә кешеләр төннән чиратка басарлар иде, бары тик күреп кенә чыгарга булсын» дип куйды.
Рус классик әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнгән. Киров классикларның әсәрләрен киң массага тартуга аеруча игътибар бирә иде. Пушкинның үлүенә йөз ел тулу көннәре якынаю уңае белән ул, йөзләрчә башка эшләре, булуга карамастан, һәр көн саен Ленинград издательствосының һәм театрларның юбилейга хәзерләнүләрен күзәтеп торды, басыла торган китапларның тиражларын арттыруны таләп итте. Пушкин әсәрләренең Сер томлыгын басканда, Киров типография хаталарын күрен, моны шагыйрьнең истәлегенә хыянәтчел игътибарсызлык һәм укучыларны хөрмәт итмәү итеп карады һәм бу мәсьәлә буенча издательство эшчеләрен шактый гына ачы минутлар кичерергә мәҗбүр итте.
Толстой юбилейена хәзерлек көннәрендә дә шулай ук булды. Путилов (хәзер Киров) заводы тракторлар эшләп чыгару турында сводка биреп барган кебек үк, юбилейгә карата чыгарыла торган Толстой әсәрләрен басучы «Печатный двор» типографиясенең дә томнарның басып чыгаруга хәзерлекләре турында һәрвакыт белдереп торуын таләп итте.
— Бу сезнең тракторларыгыз, культура фронтының тракторлары!
ди иде ул.
Киров Советлар Союзы халыкларының күп томлы әдәби тарихын булдыру эшендә башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Хәзерге көндә бу эшне фәннәр Академиясенең әдәбият институты алып бара. Ленинград әдәбиятчылары әдәбият тарихы бастыруның беренче планнарын Киров һәм Горький белән тикшерделәр, соңыннан — Киров белән сөйләшкәннән соң — Соррентога Горькийга «Бөтен дөнья әдәбиятым редакцияләү эшен җитәкләүне сорап озын хат җибәрделәр.
1936 нчы елның 27 нче январенда ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм СССР Совнаркомы карары буенча тарихи документ игълан ителде. — СССР тарихы һәм яңа тарих дәреслекләре конспектларына карата Сталин, Киров һәм Жданов иптәшләрнең 1934 нче елның августында эшләнгән фикерләре басылып чыкты.
Бу фикерләрнең әһәмияте Совет, тарихчысы, шул исәптән, әдәбият тарихчысы өчен бик зур. Иптәш Сталин һәм аның яраннары үзләренең фикерләрендә «безгә шундый СССР тарихы дәреслеге кирәк ки, кайсында Великороссия тарихы СССР ның башка халыклары тарихыннан аерылмасын» диделәр. Бер группа тарафыннан төзелгән конспектны кискен тәнкыйть итеп, алар түбәндәгечә яздылар: группа «заданиене үтәмәде һәм хәтта заданиенең үзен дә аңлам
ады. Ул СССР тарихы түгел, бәлки рус тарихы конспекты төзеп китерде, ягъни СССР га кергән халыклар тарихыннан аерып Русь тарихын китерде».
Революциягә чаклы булган рус әдәбияты тарихчылары Россия империясына кергән халыкларның алдынгы язучыларының иҗатларын танымадылар, яки аларга бик аз урын бирделәр. Барлык кешелекнең рухи яктылыгы булган рус халкының бөек әдәбияты белән башка милләт язучылары иҗатының әдәби бәйләнеше һәм бер-беренә тәэсир итү мәсьәләләрен өйрәнмәделәр; ватаныбызның бай хәзинәсе — күп милләтнең фольклор үрнәкләрен тикшермәделәр. Хәзер Советлар Союзы культура арсеналына илебезнең барлык халыкларыннан сәнгать энҗеләре кире кайтып, гомуми халык байлыгына әверелә икән, димәк, бу нәрсәдә Ленин-Сталин милли политикасының даһилыгы чагыла. Пушкин һәм Шевченко, Руставели һәм Ахундов, Хетагуров һәм Шолом-Алейхем, «Манас» һәм «Давид Сосунлы» кебек төрле телләрдәге әдәбият классикларын бөтен Союз күләмендә билгеләү һәм тәкъдим итү моның ачык үрнәге булып тора...
Халыклар дуслыгының пропагандисты булган Киров әдәбият тарихының проектлары турындагы беренче утырышта ук әдәбиятчыларның игътибарын эшнең шушы ягына юнәлдерде. Бу бик табигый иде, ул үзенең турыдан-туры әдәби-тәнкыйть эшендә эшләгән вакытында да
(Төньяк Кавказда, яшерен рәвештә большевистик эшне үткәреп йөргәндә, ул «Терек» газетасында языша иде һәм пропаганда эшендә «Терек»не бик оста файдаланды), шулай, ук партия һәм совет эшендә җитәкчелек иткәндә дә Киров безнең туган илнең күп, милләтле культурасының алга баруына актив рәвештә ярдәм итүнең җанлы үрнәген бирде.
1913 нче елның январенда Киров «Терек» газетасы битләрендә М. Горькийның грузин тәрҗемәчеләре җәмгыятенә язган хатыннан матур гына өзек басып чыгарды. Бу җәмгыять Бакуда рус укучылары арасында грузин язучыларыны
ң иҗатын популярлаштыру өчен төзелгән иде. Бу хатта Горький «...төрле халыкларның ирекле ихтияри союзлары кирәклеген» билгеләп, түбәндәгечә яза: «алар үзләренең культура һәм тарихи хокуклары нигезендә берләшергә тиешләр, шуның белән үз милләтләренең язмышларын үзләре хәл кылу өчен булышырлар.
Сезгә мәгълүм булганча, бары тик ирекле халыкларның гына союзлары нык һәм куәтле. Мин публицист түгел, ләкин безнең вакытның зоологик милләтчелегенә каршы утлы көрәш кирәклеге мине бөтенләй көтмәгәндә үзенә тартты. Минем бик күп ватандашларымның үзләрен шушы ук хәл
не сизүләренә тирәннән ышанам...» («Терек» 12 нче январь, 1913,нче ел).
Горькийның бөек ватандашы, «зоологик милләтчелекнең» дошманы,, Горький кебек үк «ирекле халыкларның нык һәм куәтле союзлары» турында хыялланучы, шул союзны хәзерләүгә большевик-подполь
никлыкның тыелгысыз куәтен бирүче Җиров, табигый рәвештә, шул вакытта үзе эшләгән газета битләрен, үзенең туган иленең күп милләтле культурасын пропагандалау трибунасы итәргә тырышты.
Киров, Белинский, Толстой, Лермонтов. Пушкин, Горькийларның иҗатларына багышлап ялкынлы юллар яза. Шул ук вакытта ул Украина халкының мәңге онытылмас шагыйре Т. Шевченко истәлегенә карата газета өчен «Шевченконың тормыш драмасы», «Шевченконың идеаллары», «Явыз язмыш, җырчысы» исемле мәкаләләрне мәхәббәт белән хәзерли.
Яшь осетин егете «Терек» редакциясенә «Коста каберендә» исехмле шигырен китерә. Бу шигырьдә ул бөек милли шагыйрь каберенең кызганыч һәм ташландык хәлдә, булуын сурәтли. Киров бу шигырьне редакцион искәрмә белән баса. Үзеңец искәрмәсендә ул, шагыйрьнең үлүенә ун ел тулу көннәре җитүен искә алып, тиешенчә «халык истәлеген билгеләү һәм үз шагыйреңә хөрмәт күрсәтү» кирәклеген таләп итә һәм: «...Хәзер, безнең көннәрдә бу турыда сөйләргә кирәкмени, диярләр. Әле бер кем дә 1916 нчы елда нәрсә буласын белми, һәм хәзер шагыйрьнең үлүенә ун ел тулу көннәрен алдан ук искә төшерү гаҗәп булмас. Ихтимал, Коста Хетагуров үз иҗатын багышлаган халыкның улы тарафыннан чын күңелдән язылган кайгылы юллар бу турыда ачыграк сөйләрләр...» («Терек» 18 август, 1915 нче ел).
Кавказны «абреклар иле» дип сыйфатлаучы реакцион милли мәтбугат Кировның ачуын кабарта. Ул «Кавказны өйрәнүгә карата» исемле мәкаләсендә, болай
дип язды: — «Кул тимәгән иксез-чиксез Кавказ кырларын мөмкин булганча эшкәртү урынына, ул җирдә культура тормышының таза орлыклары үсүгә мөмкин чаклы ярдәм күрсәтү урынына, Кавказ белән кызыксынучы башкала матбугаты үзенең наян укучыларына «Абреклар илендә» һ. б. кебек киң күләмдәге повест
ьларын тәкъдим итә» («Терек» 18 сентябрь 1910 ел.)|
1921 нче елда партиянең Үзәк Комитеты Кировны Азербайҗан партия оешмасында җитәкчелек итү өчен Азербай- җанга җибәрде. 1924 нче елның язында Ленин-Сталин милли-политикасын тормышка ашыру нәтиҗәләренең уңышлы йомгакларын хисаплаган вакытта, Киров шатлык белән түбәндәгечә сөйләде: «... Биредә, Бакуда, җир шарының төрле почмакларына илтә торган бик күп юлларның бергә төйнәлгән бу урынында, үзебезнең программабызның иң бөек пунктларының берсе булган — халыкара туганлыкны, милләтләрнең «үзара туганлыгын эштә, тормышта, практикада гамәлгә ашырдык». Киров Азербайҗан партия съездының делегатларына мөраҗәгать итеп: «Безнең алдан трибунадан төрек, рус, әрмән, грузин һәм азербайҗанда яшәүче башка халыкларның узганын күрдегез, һәм без барыбызның да йөрәкләребез бердәм тибүен күрдек, һәм, төрле куркытырга тырышуларга карамастан, алар элекке большевистик, Ленинчыл юнәлештә эшлиләр». («Бакинский рабочий» 11 нче май 1924 ел).
Кировның турыдан-туры булышлыгы белән Азербайҗаниың беренче милли опера театры туды, беренче тапкыр «культура дорфалыгы чадрасын» ташлап, Азербайҗан сәхнәсенә хатын-кыз артистлары чыктылар. Киров Наркомпрос эшчеләре белән беренче очрашуда ук Азербайҗанның милли әдәби кадрлары турында сораша, язучыларның эшләре белән һәрвакыт кызыксынып тора. Кировның Бакудагы кабинеты өстәлендә һәрвакыт Азербайҗан милли газета журналларын күрергә була иде. Аның инициативасы буенча яңа милли әдәби журнал чыгарыла башлады. «М
елла Насретдин» исемле сатирик журнал эше өстеннән ул дикъкать белән күзәтеп торды.
Кировка «тулаем җитәкчелек» стиле тирәннән чит иде
, һәр вакыттагыча ул
ялкынланып һәм кызыксынып мәсьәләнең асылына төшенә, милли сәнгать, культура белән танышканда да «тулаем гына» танышмый, аларның барлык үзенчәлекләрен аңлауга җанлы омтылыш күрсәтә.
Азербайҗанда эшләүчеләрнең берсе Киров истәлегенә багышлап түбәндәгечә язды: «Ничектер бер вакыт мине Үзәк Комитетка чакырып алдылар. Иптәш Киров миннән Азәрбайҗанның элекке язучысы Фетхе-Али Ахундовның иҗаты турында җентекләп сорашты. Аның стиле, теле, әсәрләренең эчтәлеге белән кызыксынды. Тургенев белән Ахундов арасында чагыштыру ясады».
Кировның булышлыгы белән, халык шагыйрләре
, җырчылары, ашуг-музыкантлары (сазандәләре)ның беренче җыелышлары, слетлары үткәрелде. Ашукларның көндәлек политик вакыйгаларга тавыш бирә баруның беренче омтылышларын, узганнан бүгенге көнгә күпер салуларын Киров кайнар рәвештә котлап каршы алды. 1924 нче елны Бакуга М. В. Фрунзе килгәч, иң башлап оештырылган кичәләрнең берсен Киров, махсус рәвештә, Фрунзене ашуклар белән очрашуга, аларның иҗатлары белән таныштыруга багышлый.
Тугандаш халыкларның иҗаты белән турыдан-туры җанлы кызыксыну Кировның соңгы сулышына чаклы дәвам итте. Смольныйдагы эш кабинетының язу өстәлендә Кировның сонгы вакытта укыган китаплары калды. Ул китаплар арасында Шота Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» исемле томы һәм аның бит араларында 1934 нче елның 24 нче ноябренда чыккан «Ленинградская правда» газетасы бар. Киров аны аеруча яратып укыган бит арасына салган. Китапның ул бите «йөрәкне яндыра торган үткен сүзләр» сере турында сөйли: «бары шул кеше генә дөньяда билгеләнер, шул гына шагыйрь дип аталыр, кем озын хикәя җырлар». Бөек грузин шагыйренең гасырлар буе сакланган «озын хикәясе» белән мавыкканда, Киров сәнгатьнең гүзәл әсәре белән очрашу шатлыгын үзендә генә асырый торган «бары тик укучы» булып кына калмады һәм калырга теләмәде. Шотаның тууына 750 ел тулу көннәре якынлашын килә иде. Киров иске тәрҗемәсе буенча гына булса да (вакыт көтми!) поэманы яңадан бастыру кирәклеген
издательствоның исенә төшерде һәм шул ук вакытта совет шагыйрьләренең яңа, яхшырак тәрҗемә бирүләре өчен барлык чараларны күрде.
«Искиткеч кеше, партиянең иң яхшы юлбашчыларының берсе, пролетариатның идеаль үрнәге, культура мастеры» С. М. Кировның дошман тарафыннан явыз ният белән үтерелү вакыйгасы белән тирән кайгыдан тетрәгән Горький: «Безнең чынбарлыкның күн кырлы геройлары хәзер үзләреннән бер геройны иҗат
итү мөмкинлеген бирәләр. Сергей Киров иптәш безнең дошманнар, тарафыннан нәкъ менә шундый герой булганлыгы өчен үтерелде дә» — дип язды.
Горький работниклар группасына: «Мин хат алдым. Ул хатта сез, иптәшләр. «Безнең җавап» исемле танк төзәргә карар кылуыгызны белдерәсез, бу Сергей Миронович Кировны, үрнәк булырлык большевикның берсен, иң яхшы кешенең кабәхәт үтерүчеләренә сезнең җавабыгыз»— дип язды, һәм аларның «...барлык кешелек хокукларын бозучыларның, бөтен дөньяны талаучыларның яшәүләре куркынычлы... Моны аңлау — аңар каршы көрәшү дигән сүз» икәнен сизенүләренә
, аңлауларына чың күңелдән шатлануын белдерде.
Кировның үтерелүенә ун ел тулу көннәрен без кешелек дөньясы һәм кеше өчен булган көрәшнең әле тарихта очрамаган яшене һәм давылы эчендә каршылыйбыз. Бу көннәрдә Киров безнең белән: ул — сугыш кырларында да, бербер артлы дәһшәтле танклар чыгаручы завод цехларында да яши. Фашист үтерүчеләрне көйгә әйләндерә торган артиллерия сугышының гүләүләрендә, салютларның яктылык бизәкләрендә, җиңү исемле омтылышлы хәрәкәттә — йөрәкләрендә мәңгелек большевикның җанлы образын һәрвакыт саклаучы миллион көрәштәшләрнең һәм Киров эшен дәвам итүчеләрнең «Безнең җавабы» куәтләнгәннән куәтләнә баручы көч булып ишетелә.