Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЛДАТНЫҢ ДАН ЮЛЫ

КАПИТАН А. АСАДУЛЛИН
ШТУРМ АЛДЫННАН
Бу күннәр мәңгегә истә калырлар. 1943 елның 25 ноябрь иртәсе иде. Үч
иткәндәй, таңнан алып һава бозылып китте. Башта сибәләп кенә, ә тора-бара һамап көчәеп, салкын яңгыр ява башлады. Авыр күгелҗем болытлар түбәнәйгәннән түбәнәя бардылар һәм, ниһаять, алар, очлаеп торган Днепр кыялары өстенә жимерелеп тишәрдәй булып, җепшек карга әверелделәр. Мәгърур Днепрпың киң өстен сөт кебек аксыллык томалап алды.
Нәкъ безнең Себер елгалары кебек, — дпп уйлады сержант Али Абдрезаков. — Кояшлы Украинада тайга көзе, гаҗәп, кайдан килде бу, шайтап алгыры көн?
Аның өстендәге шинеле, гимнастеркасы, чалбары, инәсеннән җебенә кадәр карлы яңгырга чыланып, бозланып каткай иде. Ләкин бу минутта Абдрезаковның сукрануы үзе
өчен түгел, бәлки сугышчылары өчен иде.
Та
ңда штурм. Хәзер бу як ярда кызулык белән шуна хәзерлек бара. Утыз кешелек саперлар группасы теге якка беренче көймәдә чыгарга, пехота өчен юл әрчергә тиеш. Абдрезаков отделение командиры, өстәвенә группаның парторгы да.
Көне буе ул сугышчылар белән булды. Аларга ялкынлы сүзләр сөйләде, киңәшләр бирде.
Бер көймә я
нында алар группа командиры лейтенант Евгений Силаев белән очраштылар. Күптән түгел генә күрешкән булсалар да, тагын да бер очрашуга лейтенант бик шатланды.
— Димәк, бүген теге якка сәфәр тотабыз.— дип сүз башлады лейтенант, дусларча сержантның аркасыннан кагып.
Абдрезаков, котырынып кыяларга бәрелгән дулкыннарга, кызарып күренгән теге як ярга күз ташлады. Төньяк Донец суы, моңа караганда, атлап чыгарлык елгачык кына булга
н икән...
Алар бер-бере
нең уйларын бүлергә кыймый, беразга сүзсез калдылар. Кандайдыр әче давыл күтәрелде, дулкыннар бер-береп куып, тагын да көчлерәк актарыла башладылар.
«Ир егетнең юлдашы — тәвәккәллек» дигәннәр борынгылар. Силаев үзенең ярдәмчесе Али Абдрезаковның тәвәккәл һәм тырышлыгына сокланды. Взводта нинди...ге
нә авыр һәч куркыныч эш булмасын, һәрвакыт үзе теләп ул эшне Абдрезаков башкара иде.
— Бу эш миңа кул,—ди ул командирны күндерергә тырышып. — Андый эштән минем бәхет тә бар.

Һәм, чыннан да, аның бәхете бар шул. Үлем бусагасына басканда да, аны үлем читләтеп үтә. Бер тугайлыкта, дошманның баш очында гына, ул ике төп эчендә 500 минаны зарарсызландырды. Ә аның фронт тормышы тарихында мондый мисаллар санап бетергесез.
«Кызыл
Йолдыз» ордены, «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бер рәттән аның күкрәгендә ялтыраган «Отличный минер» билгесе бер дә юкка гына бирелмәгән шул аңа! Үз эшен ул чын мәгънәсе белән отличнога белә һәм аның бөтен сере дә менә шунда.
Лейтенант Силаев бу минутта да
нәкь менә шул турыда, карап торуга бернәрсә белән дә башкалардан аерылмаган гади сапер Абдрезаков турында уйлый иде. «Абдрезаков бар җирдә — уңышсыз эш булмас».
Ә сержант исә арслан егет Силаев турында фикер йөртә иде. Лейтенант аның күптәнге командиры, өйрәтүчесе һәм тәрбиячесе. Аңа һичшиксез бөтен тормышыңны ышанып тапшырырга мөмкин.
— Гафу итегез, иптәш лейтенант, — дип,
ниһаять, сүз башлады сержант, командиры алдында уйга батуыннан уңайсызланып. — Кичә өйдән хат алган идем. Менә әле дә ирексездән шул хат искә килеп төште.
Һәрбер сугышчысының шәхси тормышы турында бөтен нечкәлекләре белән кызыксынучы командир, «я сөйлә, алайса, мин тыңлыйм» дигәндәй, сержантка мөлаем караш ташлады.
— Ул вакыт Виталий б
ик кечкенә иде әле, — дип башлап алып китте Абдрезаков, ниндидер бер эчке дулкынлану белән. — Мин, «Овощевод» совхозында зоотехник булып эшли идем. Тыныч һәм кызыклы эш. Без Виталий белән дачага, Шилка суы буена ял итәргә чыга торган идек. Нерчинск крае дигән тарихи урынны ишеткәнегез бардыр, әлбәттә. Кайчандыр бу политик сөргенгә куылучылар урыны булган, үз вакытында кыюлыклары белән шөһрәт алган декабристлар монда сөргендә булганнар. Ул вакыт Нерчинск чыннан да зиндан булган. Ә хәзер танымаслык булып үзгәргән инде ул. Мин күптәннән яшим анда һәм бу крайны якын туган илем итеп яратам. Минем өчен ярлары тулып аккан тыныч Шил- ка суы буеннан да матуррак җир беркайда да юктыр кебек...
Абдрезаков, шппелепә сырылган юеш карларны сыпырып ташлады да, очлы чуер таш
өстенә җайлабрак утырды.
— Ул вакыт В
итя бик кечкенә иде әле, — дип кабатлады ул, ашыкмый гына. Хәзер, хәзер шул кечкенә малай зур булып үсеп җиткән. Менә ничек тиз үтә ул фронт көннәре.
Сержант тизлек белән куен кесәсен актара башлады һәм аннан бер «өч почмак» китереп чыгарды.
— Уйлап кына карагыз, малае әтисенең ничек сугышуы турында хисап даулый башлаган. Хатын яза: «Синең эшең сапер, дим мин аңар, күперләр, блиндажлар эшли, дим, ә ул ачулана. Мине тыңларга да теләми.
Ничек сугыша соң ул, шунысын әйт, ди, немецларны ничек кыйный, ди. Ничек итеп башкача аңлатыйм мин аңар. Үзең турында улыңа үзең хат яз». Димәк, мин аңар хисап язарга тиешмен.
Абдрезаков, уңайсызланган сыман, көлемсерәп куйды.
— Чыннан да, синең хәлләр б
ик шәптән түгел икән шул, сержант, — диде лейтенант елмаеп. — Мәсьәлә кабыргасы белән куелган...
— Эш шунда да шул, — дип инде бөтенләй ачылып дәвам итте Абтрезаков. — Энә билдән бозлы су эчендә безнең саперлар эшлиләр. Дөресен әйтергә кирәк, ул эш тә б
ик үк җиңелдән түгел ич. Ләкин Витяга мактанырлык искиткеч батырлык юк шул саперның тормышында. Күп кенә очракларда үзең пехотадан алда буласың, үлемнең нәкъ аяк астында чуаласың, шулай да барыбер саперсың. Менә, әйтик, мин снайпер булсам иде дә, тик ул гына немецны дөмектерсәм иде, ул вакыт эш бөтенләй башкача булыр иде. Ахыры снайпер булырга туры килердер...
— Пожалуй, туры килер дә шул
, — дип Абдрезаковның шаяруыча кушылды Силаев. Аннан җитди кыяфәт белән дәвам итте:
— Кайгырма, парторг, теге як ярда, безнең барыбызга да снайперлар булырга туры киләчәк.
Парторг һәм командир тагы
н да эш турында сөйләштеләр. Аннан, инде хәзерлек эшләрен бетереп, ялга туктаган сугышчылар янына килделәр. Силаев аларга күрсәтмәләр бирде.
Вакыт соң иде инде. Лейтенант сәгатенә карап алды:
— 2 сәгать вакыт кала. Тамак ялга
п алырга да, көймәләргә!.. Хуш, сержант.
Силаев, ашыга-ашыга, кичке караңгылык эчеиә кереп югалды.
ДУЛКЫННАР АРАСЫНДА

Инде бар да әзер. Дулкынланган йөрәкләр тик «көймәләргә!» дигән команданы гына көтәлөр.
Ниһаять, команда! һәм менә
ишетелер-ишетелмәс булып кына шыпырдап Абдразаковның көймәсе беренче булып ярдан кузгала.
Ишкәкчеләр тигез һәм тәвәккәл ишәләр, һәркем үз уена чумган. Тынлык.
Күңелсез тынлыкны Абдрезаковның карлыккан тавышы бозды:
— Үлемнәрен сизенәләр, күрәсең, ничек чабаланалар, каһәр җаннар!
Аргы яктан, фейерверк булып, һавага ракеталар очалар, әле анда, әле монда кыска чират белән пулеметлар такылдыйлар. Куркуны куу өчен Фрицлар төн караңгылыгына аталар.
— Юкса аларны һәр мипутта үлем сагалый ич
,— дпп сүзгә кушылды ефрейтор Абдуллаев.
— Шулай да
, мин әйтәм, немец дигәнең юләр халык, дөнья җимереп чаң суга, ә нәтиҗә нинди... Хәтерегездәме, иптәш сержант, тыныч Донны кичкән төн, акбур тауларын штурмлау. 1942 елның шушындый ук ноябрь төне иде булса кирәк. Никадәр тавыш-гауга куптардылар алар. Ә шулай да берни эш кыра алмадылар. Без немецның бөтен гореф-гадәтенә төшенгән инде...
Уң яктарак су уртасына төшеп ярылган снаряд гөрелдаве Абдрезаковның сүзеп бүлде. Ул
, автоматын тотып тору өчен күршесенә бирде дә, ишкәктә утырып арыган иптәшен алыштырды. Теге урынга тагын, тагын снарядлар төшә башлады. Ургылып күтәрелгән су фонтаны, чиләкләп койгач янгындай, көймә өстенә сибелә иде. Абдрезаков көймәне сулгарак борды һәм җәһәтрәк ишәргә боерды.
Еракта, дошман ракеталары яктылыгында текә яр күренеп кала. «Тизрәк
, йөрәкләрне ашкындыручы шул җиргә аяк басасы иде... Озак үтә дә соң бу көтү минутлары. Әйтерсең үзе бер гомер... Ә дулкыннар, бернәрсә булмагандай, һаман актарылалар, кечкенә көймәне әле бер якка, әле икенче якка ыргыталар.
Көчле дулкыннар белән көрәшеп, су уртасына җиткәндә, нәкъ көймәләр килгә
н юнәлештә дошман ягыннанп ракеталар атылды. Немецлар шул яктылыкта десантчыларны күреп алдылар һәм, күп тә үтми, су өстенә иң башыннан чыелдап пулялар яңгыры ява башлады. Сугышчылар ирексездән бер-беренә сыеныштылар, көймә төбенә иелделәр. Ишкәкләрдә утырган ике сугышчы яраланды, пулялар берничә урыннан көймәне челтәрләп үттеләр.
— Бирешмәгез, егетләр, яр якын инде
,— диде Абдрезаков һәм үзе тиз генә ишкәктәге яралы сугышчыны алыштырды. Алдап әзерләнгән агач чөйләр белән көймәдәге пуля тишекләре ямалды. Ишкәкчеләр ишкәкләрен тагын да җәһәтрәк салдылар һәм көймә тиздән яр читендәге комга килеп терәлде.
САПЕРЛАР ҺӨҖҮМ ИТӘЛӘР
Сугышчылар бер-бер артлы суга сикерделәр
, аннан яшен тизлеге беләп коры җиргә ташландылар. Алда чуер ташлы текә яр, ә аның өстендә берничә рәттән торган чәнечкеле тимер чыбык киртәсе, миналар мәйданы, немецларның ныгытылган позицияләре.
Караңгыда, абына-сөрт
енә, сержант Абдрезаков дошманның каты уты астында яр башына үрмәләде. Өч рәт чәнечкеле тимер чыбык киртәсе кыркылып, 9 метр киңлегендә юл салынды, аяк астындагы дистәләгән миналар алынып ташланды. Дошманның траншеялары янына чыккач, саперлар билләренә асылган гранаталарга, автоматларга сүз бирделәр. Саперлар һөҗүм итәләр. Үлем куркынычын белмәгән парторг Абдрезаков, җиңү даулап, үз сугышчылары белән беренче булып, мәлгун гитлерчыларның «какшамас» «көнчыгыш калын» штурмлый.
Немецлар уң як ярга теш-тырнаклары белән ябышканнар иде. Днепр алар өчен соңгы ышаныч, соңгы сынау. Шуңа күрә дә гитлерчылар һәр адым җир өчен акылдай шашып каршыдык күрсәтәләр. Ләкин Сталинград баһадирларын бу нәрсә әллә ни куркытмый. Бөек Сталинград өчен булган тарихи сугышларда Абдрезаковка һәм аның иптәшләренә сапер көрәген винтовкага алыштырырга туры килде. Димәк, Днепр чыныккан сугышчылар өчен беренче сынау түгел.
Дошманның яр буе тра
ншеяларында башланып киткән кул сугышларын та Абдрезаковның отделенного дистәләрчә немец солдатларын кырып салды. Абдрезаков бер үзе генә берничә гитлерчының башына җитте. Бу минутта батыр егетнең кайнар йөрәге, аның һәм аның кебек миллионнарның бәхетле шат тормышын җимергән вәхши җаннардан аяусыз үч алу теләге белән генә яна иде.
Немецларның флангтан атучы пулеметы алга барырга ирек бирми. Сугышчылар җиргә яталар. Абдрезаков, тавышсыз-ты
нсыз, ут көлтәсе чыккан якка шуыша. Бәлки шул секундта ук, немец пулеметчигы яшәү өчен тамуг утына ташланган каһарман саперны күpeп алыр һәм ләгънәт ут агымын аның өстенә юнәлдерер. Сержантның башына улы Витяның «әти немецларны ничек кыйныйсың?» дигән соравы килеп төшә. Сапер бу сорауга кычкырып җавап кайтара:
— Менә
ничек кыйный ул, синең этнең, — ди һәм
немецлар дзотының амбразурасына ачу бел
ән
җилкенеп бер-бер артлы дүрт граната ыргыта.
Пулемет тына. Хәрабәләр астыннан ыңгырашулар
ишетелә.
Абдрезаков, аркасыннан авыр йөкне алып
ташлагандай, иркен сулыш ала һәм аяк өсте баса.
— Алга, иптәшләр, туган ил, с
өекле Сталин өчен
алга, атакага!
Парторгның тантаналы чакыруын та
ң җилләре
бөтен Днепр буйларына тараталар. Моңа җавап булып
якында һәм бик еракларда көчле «ура» авазы
яңгырый...
Инде җиңел катерларда бу якка чыккан
пехотачылар, саперлар әрчегән юлдан, тимер ташкын
булып дошман өстспә ташланалар. Дәһшәтле һөҗүм
башла
на.
— Днепр геройларына дан!
дип кычкыра
лейтенант Силаев, дошман кулыннан яна гына
сугышып алынган дзот эченә җыйналган
сугышчыларын җиңү белән котлап. Аның кара тиргә
баткан сөйкемле йөзендә чиксез шатлану, каһарман
егетләр белән горурлану сизелә.
— Инде Витяга үзем хат язам. — ди ул
Абдрезаковпы кочаклап. — Язам, һәм күре
п тор,
саперның чын солдат икәненә ышандырам мин аны.
БЕССАРАБИЯ ЖИРЕНДӘ
Али Абдрезако
в белән без Бессарабия җирендә
очраштык. Гүзәл Днестр аръягындагы юллар яз
кояшында иркәләнеп ак, ал чәчкәләргә күмелеп
утыралар. Бу юллардан Суворовның могъҗ
иза-
баһадирлары
Измаилны штурмларга барганнар, бу
юллардан тарихи көннәрне рус гаскәрләре Дунай
аръягына Плевна һәм Шумля астына, Балкан таулары
артына үткәннәр.
Монда бөек Пушкин сәяхәт иткән.
Леге
ндар Котовскийның елдам эскадроннары бу
юллар буйлап үзләренең кыю рейдларын ясаганнар.
Мондагы һәрбер курган, һәрбер калкулык, һәрбер
авыл — безнең Ватаныбызның тарих сәхифәсе!
Бүген бу тарихи урыннарда каты сугышлар бара.
Авыр снарядлар шартлавыннан алма агачларының
күкрәп аткан чәчкәләре вакытыннан элек җиргә
коелалар, бөреләнеп килгән каштаннар фугаскалардаи
тамырлары белән күккә күтәреләләр. Ерткыч немец
бомбардировщиклары тыныч авылларны, җимеш бак-
чаларын бомбага тота. Эш с
өючән молдаваннар, немец
пикировщикларыннан котлары очып, сабый
балаларын җитәкләп, Днестр камышлыкларына,
лиманнар һәм күл буйларындагы таллыкларга
яшеренәләр.
Татар солдаты Али Лбдрезаков Сталинград
кырларыннан башланган данлы походлар, җиңүле
сугышлар белә
н менә шушы тарихи урыннарга —
совет Бсссарабнясе җиренә аяк басты. Атаклы
саперның күкрәген Ленин ордены һәм Советлар
Союзы Герое билгесе «Алтын йолдыз» медале бизи.
Ул хәзер кече лейтенат, совет офицеры һәм батальон
парторгы — тәҗрибәле партия эшчесе.
Т
ынгысыз төн иде бу Бессарабия төне. Кызарып
таң беленгәнгә кадәр баш өстендә немец самолетлары
очтылар. Сөт юлыдай аксыл салават күперләре ясап,
миллионнарча йолдызлар арасындагы караңгылыкны
көчле прожектор нурлары айкады, биеклектә, бүрече
кебек кызыл чаткылар чыгарып, зенит снарядлары
ярылдылар, һавага ун
нарча нокталардан төрле

төстәге пулялар агымы бөркелде. Ә аста, җир
тетрәтеп, әле анда-әле монда снарядлар, миналар
шартлый иде.
— Без
не Днестрга куып төшерергә исәп тота
немец
, —диде Абдрезаков үз-үзенә. Вакыт бик соң
булуга карамастан, без йокламый идек әле.
Өлкән лейтенант Силаевның ротасы яңа гына
алгы кырыйда, зада
ниедә булып кайтты. Парторг Али
Абдрезаков та алар беләп булды. Дошманның борын
төбендә, уң як Днестр болынлыгының аръягындагы
исемсез калкулыкның итәгендә саперлар танкка
каршы миналар мәйданы ясадылар. Бу урында дошман
һөҗүмгә күчәргә хәзерләнә иде. Саперлар таңга кадәр
диярлек эшләделәр һәм гаять дәрәҗәдә җаваплы эшне
гүзәл итеп үтәделәр. Менә алар арып-ал
җып
кайттылар һәм хәзер күкрәп утырг
ан алмагачлары
төбе
нә, Днестр камышыннан бәйләнгән матрапланга
сузылып яты
п, ачык һавада ял итәләр. Аларның
күпләре инде баһадирлар йокысы белән йокыга да
талганнар. Тик Абдрезаков
ны ни эшләптер йокы ала
алмый. Аның башында уйлар чуала, авыл аша алгы
кырыйм үте
п барганда күрергә туры килгән коточкыч
картина әле булса аның күз алдында тора. Өч ел
эчендә солдат немец бандитларның мондый
явызлыкларын аз күрмәде. Ләкин бу вакыйга солдат
йөрәгенең иң төбенә кереп утырды, аны бер генә
минутка да о
ныту мөмкин түгел.
...Саперлар группасы тыкырык буйлап авылга
килеп кергәндә, тавык чебешләре тибәргә йөргән
тилгәндәй, каяндыр бер «Мессершм
идт» килеп
чыкты. Саперлар читән янындагы канауга, үләннәр
ара
сына яшеренделәр. Козгын фриц түбәнәеп, урам
өстеннән выжлап үтте, аннан яшен тизлеге белә
н
биеклеккә күтәрелде дә, сул якка борылып, тагын шул
урам өстенә килә башлады. Урам юлында уйнап
,
комда аунап яткан кечкенә бер бала, самолет
якынлаша башлагач, куркып уры
ныннан торды һәм,
шта
нын күтәрә-күтәрә, елый-елый урам буйлап йөгерә
башлады. Немец самолетын балага юнәлтте һәм озын
бер чират белә
н атып җибәрде. Бала, чырылдап, нәни
кулларын җәеп, ком өеменә егылды. Бу коточкыч
вакыйганың шаһиты булган Үбдрезаков
, үз
күзләренә үзе ышанмый, капаудан сикереп торды һәм
бала янына йөгерде. Ләкин ул килгәндә, күкрәге
пулялар белән челтәрләнгән бала җансыз иде
инде.
Кайдандыр, чәчләрен йолка-
йолка, акылдан шашып
акырып, бер хатын килеп чыкты. Бу кечкенә бала
а
ның, яшь молдаван хатынының, бердәнбер улы
булган икән, ире күптән үк Фро
нтта һәлак булган. Бу
бала ананың соңгы ышанычы, аның бәхете булган.
Бәдбәхет немец бу яшь хатыннан а
ның күз нурын
тартып алды.
Абдрезаков колаксыз бүрек кигән, озын күлмәкле,
яны
п торган кара-коңгыр күзле молдаван малае
урынында үзенең сөекле Витясын, акылдан шашка
н
сөйкемле йөзле яшь молдаванка урынында үзенең
хатыны Мария Яковлевнаны күз алдына китерде. Бу
уйлардан а
ның чәчләре үрә торды, тәннәре эссееле-
суыклы булып китте. А
ның канында кайнаган әче
нәфрәт йокларга ирек б
ирми иде аңар.
— Немец безне Днестрга куы
п төшерергә маташа,
— дип кабатлады ул тагын да, еракта такылдаган
дошман пулеметлары тавышына дикъкать белә
н колак
салып.
Бу сүзләрнең иро
ния беләп әйтелгәнен без аңлый
идек, шуңа күрә дә башта Абдрезаковның сүзе
нә
кушылучы булмады. Ләкин ул моңа игътибар итми
һаман дәвам итте:
— Барыбер баштан аяк сабый куыгы гына ул,
немецның язмышы и
нде хәл ителде.
Ерак к
өнчыгышта кызарып таң беленде. Таң
кошлары, алмагачлар
ның чыклы ак чәчкәләренә
кунып, моңлы к
өйләр көйләделәр, ә немец
батареялары һаман гөрелдәүдә дәвам иттеләр, немец
пулеметлары, берсенең тавышын икенчесе басарга
тырышып, мәхшәр кызулыгы белән, «сөйләшә»
башладылар. Таң кошларының сихри моң
нарына
кушылып көчле калын тавыш белә
н безнең яктан
«катюша» уйнады. Уң як флангтагы безнең бер
подразделение әһәмиятле бер о
перация башлаган иде.
Бу вакыт алмагач төбе
ндәге тирән тынлыкка
урынлашкан саперлар бары да
, шулар арасында
Абдрезаков та, татлы йокыга чумганнар иде инде.
Хәрәкәттәге Армия.