Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАТ КҮҢЕЛЛЕ ГАЛЛӘМЕТДИН


I
Безнең бер Галләметд
ин исемле якташыбыз бар иде. Хикәяне шуның турында башлыйк әле.
Чал дулкынлы Иделнең карт нәһлуап имәннәр беләп бизәлгән сулъяк яр ы инан нәкъ унбер километр ераклыкта урнашкан Карамалы авылын беләсезме икән сез? Әгәр белмәсәгез, әйтим: ул авыл Галләметдин туган авыл.
Аның тирә-ягы
нда электә карама агачлары үскән куе урман булган диләр, аның ир-аты игенчелек белән шөгыльләнсә дә, балта эше һәм бигрәк тә чана карамалаучы булулары белән тирә-якта дан казанганнар. Авылның һәр ягыннан урман күренә, ә көнбатыш ягыннан кечкенә инеш ага. Ләкин бу авыл әле хәзергә бары табигать матурлыгы белән генә бизәлгән, чөнки, халык балта осталарыннан торса да, авылның мактанырлык бары өч кенә бинасы бар. Боларның берсе кызыл түбәле зур агач мәктәп, ни өчендер балкон чыгарып салынган клуб, иске ләкин бик тәкәббер рәвештә нәзек кенә манарасын күпкә күтәргән яшел мәчет.
Әгәр сез авылга якынлашсагыз, сезне күңелле кычкыручы әтәчләр хоры каршы алыр. Әгәр сез авылның каз үзәннәре белән түшәлгән киң урамнарын үтсәгез, каңгылдап йөрүче һәм, хәтта, сезгә сызгырып ташланырга жөрьәт итүче ак казларны һәм ала
рның күңелле, сап-сары бәбкәләрен күрерсез. Куш үскән мәһабәт агачлары янына сыенган иртәләрен һәм кичләрен аерата күңелле шыгырдаган чыгырлы коеларын очратырсыз; бер вакытны да үзләренең кыз кеше булу горурлыкларын онытмый торган ак алъяпкычлы сылу кызларына сокланырсыз. Бәлки сезгә бик борчулы кыяфәттә, бер кулын алъяпкычына куеп, бер кулындагы чыбыгын болгый-болгый тәүфиксыз сикергәләгән бозауларны куып узучы берәр карчык та очрар. Сынау өчен аның белән сөйләшеп карагыз, — шул вакытны сез беренче карашка байтак ачулы күренгән бу әбинең никадәр ачык күңелле, яшь йөрәкле, кунакчыл һәм татлы телле икәнен аңларсыз. Карамалыда һәр ел була торган сабан туйларын күрсәгез иде; печән чабу вакытларында аның болыннарында булсагыз иде; урак вакытында басуларына төшсәгез иде; җәйнең иң кызу вакытында Карамалылың базларыннан яңа алып кергән каймаклы катыкны ашап карасагыз иде; ниһаять, озын кышкы төннәрдә, Карамалыны калын кар көртләре күмеп киткән аулак өйләрдә, я аның балконлы клубында булгаласагыз иде. — сез ул вакытны, һичшиксез, Галләметдиннең авылына гашыйк булыр идегез һәм, кайда гына китмәгез, иркен илебезнең кай почмагына бармагыз, бу татар авылы сезнең күз алдыгызда мәңге сүнмәс тылсымлы учактай балкыр иде.
Галләметдин мең дә тугыз йөз алтынчы елның башында, көтмәгәндә дөньяга килде. Көтмәгәндә дип шуңа әйтәм, ул, табигать законнарына буйсынырга теләмәгәндәй, вакытыннан бер атна алда туды.
Бу көтелмәгән кунакны, табигый, аны
ң фәкыйрь семьясында җитәрлек хәзерлек белән каршы алмадылар. Шунысын да әйтергә кирәк, баланың бу кадәр ашыгучан булуы аның атасы Галимуллага бер дә ошамады. Ал үз гомерендә Карамалы гражданнарын бик күп кабул иткән һәм хәзер дә бер дә армый-талмый кулларын сызганып эшкә керешкән тел бистәсе кендек әбисенең тар җилкәләренә өстән генә, хәтта бераз мыскыл аша карагай булса да, бу малай тугач мич каршында сакалын сыпырып уйга калды. Бик күңелсез хәл шул, малай җүнле булып чыкмас, җиде кызга бер малай, ул да җитлекми туды!
Мулланың атасы Сафиулла аякларын салындырып утырган килеш мич башыннан кузгалмады да, — димәк, ул да бу хәлгә риза түгел. Ләкин булачак Галләметдин әдәм актыгы булып тумады. Ул Карамалы һавасын сулый башлау белән дәү авызын ачып чырылдык тавыш белән бөтен җиһанга үзенең тууын белдерде. Аны шул ук минутта чүпрәккә төрделәр дә бабасының кырпусыз бүрегенә салып, сүрән мичкә утырттылар.
Өйдә бола
й да бөркү иде, ләкин бу эшне тәҗрибәле кендек әбисе шул кадәр катгый рәвештә тәкъдим итте, өйдәге хатын-кыз, җитлекмичә туган балага бу эшнең хикмәте бик зур ахыры, дип аңа шунда ук риза булдылар.
— Әдәм чыкмас монна
н, — диде Галимулла, бу эшне күреп, — әле шупдый җитмәгән мохтаҗлыгы бар! Сафиулла карт сабыррак иде, ул улына түбәндәге Фикерне әйтте:
— Я бик җилле кеше чыга моннан, я бер өметсез алла колы була бу.
Булачак Галләметдиннең тууы башка әллә ни зур сүзләр кузгатмады, ләкин ул үсә башлагач апаларының телләреннән бер дә төшмәде. Чөнки бу бала шул кадәр җылак һәм тискәре беткән булып чыкты
, — бу зур авызлы кечкенә Галләметдинне, олыларга сиздермичә генә, һәрбер апасы үз чиратында җитәрлек чеметкәләде. Ләкин еллар үтте, сулар акты һәм, күрше-коланның гаҗәпсенүенә каршы бер заман Галләметдин җылавыннан туктады. Ул, төпсез штан киеп, кәкре аяклары белән идән такталарын саный алырлык дәрәҗәгә җиткәч, кара күзләрен ялтыратып һаман елмая иде инде. Ә зур корсагын балкытып, апаларының ярдәменнән тыш, үзе борынын сөртергә өйрәнгәч Галләметдин гомумән җылауны онытты. Ләкин аның шуклыгы чиксез иде хәзер: күрше тавыгына таш атумы булсын, бичара песи балаларын коерыкларыннан асып йөрүме булсын, апаларының чәчләреннән тартумы булсын, гает ашына килгән берәр хөрмәтле абзыйның артына ярыктан чыбык төртүме булсын, ниһаять, ата казның тәпиенә каеп тузы бәйләп аны хәлдән таеп егылганга кадәр куркытумы булсын, барсын да эшләп күрсәтте. Ул бик шук иде. Хәтта кирәгеннән артык та иде булса кирәк. Шуның аркасында аңа байтак эләкте дә, һәр хәлдә ул ата каздан курыкмау яшенә җиткәндә көн аралаш диярлек әтисенең тез араларына кереп бөр ике каеш эзе алмый калмый иде.
Ләкин еллар үтте, сулар акты, илдә, шул жөмләдә
н Карамалыда бик зур үзгәрешләр булды. Ләкин бу үзгәрешләрдә, дөресен генә әйткәндә, Галләметдиннең ул кадәр эше юк иде. Ул инде хәзер эшкә ярый башлады. Җәйләрен иртәдән кичкә кадәр «шайтан чабулар», таяк атка атланып үрле-кырлы сикергәләүләр, ябага җоныннан туп әвәләп, тун уйнаулар, кышларын сыер тизәгеннән ясалган шугычларда таудан, инеш бозында агач тимераякларда шуулар әле дә Галләметдин каршында үзләренең кызыклыгын югалтмаган булсалар да, арткы планга калдылар. Галләметдиндә бер да сүнмәслек булып хезмәткә хуҗа булу горурлыгы кабынды. Ул хәзер әтисенең беренче ярдәмчесе иде һәм бу хәл аңарга бер төркем аналары каршында аерата плтифат һәм хөрмәт тудыра иде.
Аңа бик яшьләй җир сукаларга туры килде, ул бик яшьләй кулына балта алды, һәм шулай ук бик яшьләй кызлар бел
ән кызыксына башлады. Ләкин бу вакытны аулак өйләрдә көтелгән кунак ул түгел иде. Андагы яшь җилбәзәкләр аны күбрәк «мәскәү күрсәтү», я «кәҗә мае» белән генә сыйладылар. Ул кызларга үзенең мәхәббәтен дә үзенчә аңлатты. Гашыйк булу, яшь җенес белән кызыксынуны күңел төбендә зур оят итеп күрү аркасында, ул үзе яраткан нәзек сыйраклы, чырылдавык кызга мәхәббәтен күбрәк таш ату, я туры килгәндә чәчләреннән тартын җылату белән генә белдерә иде.
Шулай итеп тагып еллар үтте, тагын сулар акты. Галләметдингә сызылып кара мыек чыга башлады. Бу хәл зарыгып көтелгән хәл иде. Чө
нки аның күптән инде тизрәк үсәсе, тормышын үзе хәл итә белә торган сакаллы- мыеклы кеше буласы килә иде. Нәкъ бүтән иптәшләре кебек, yл да яшереп генә үзенең мыегы белән кызыксына башлады. Мыек тизрәк үссен өчен ул аны пыяла кисәге белән кыргалап та карады. Ә мыек, Галләметдин, фикеренчә бик әкерен үсә иде.
Бу вакытта Галләметдиннең
өч класс дәрәҗәсендә белеме бар иде, ул авыл хуҗалыгы эшенең барсын да башкара белә иде, аның хәзер сөйгән кызы бар иде, ул авылда беренче эшлекле егетләрдән санала иде. Аның барлык җире килде, бары бер ягы барып чыкмады — ул җырлый белми иде. Бәлки бу ошамас, ләкин яшереп булмый. Ул җыр җырлауга шул кадәр сәләтсез иде, әгәр аның аулакта җырлавын Салих Сәйдәшев, я Нәҗип Җиһанов ишетсәләр, һичшиксез, йөзләрен чытып, ашыгып колакларына ябышырлар иде. (Ләкин кызыклы хәл: әнә шундый җырлый белмәүче кешеләр җырны бик яратучан булалар. Әгәр алардан көлмәсәләр һәм вакыт-вакыт юри мактап та куйсалар, алар гомерләрен сандугачтай сайранып кына уздырырлар иде).
Галләметдин унсигез яшенә җиткәч өйләнә. Берничә елда
н соң ул җитди семья ире иде инде. Карамалыда колхоз оеша башлагач ул башта тирә-күршегә караштыргалады. Ләкин аерым кыштырдауга анык йөрәге түзми иде, ул, бил-бавын тартыбрак бәйләде дә, күзләрен ялтыратып беренчеләр рәтеннән колхозга керде.
Авылда крсстья
ннарга хас һәрбер нәрсәле озак һәр яктан исәпләү аңарга да хас нәрсә иде. Ләкин ул үзенең күңелле һәм тәвәккәл егет булуы белән шулай да күн авылдашларыннан аерылды.
Кышкы озын кичләрне ир-ат колхоз идарәсендә әңгәмә сатканда, әгәр ул булса, тыңлаучыларның күбрәк елмайган йөзләрен күрергә булыр
иде. Хәер аның сөйләгәннәре һәммәсе дә үз авылы тирәсендәге вакыйгалар, чөнки аңа читкә бер кая да барырга туры килмәде, хәтта армиядә дә хезмәт итмәде ул. Бердәнбер ир бала булуы аны бу хезмәттән ул вакытны азат итте.
Шулай еллар үтте, сулар акты. Уйламаганда бөек Ватан сугышы башла
нды һәм Галләметдингә гомерендә беренче мәртәбә якын Езрамалыны ташлап фронтка китәргә туры килде. Нинди кеше соң ул Галләметдин, һич булчаса аның портреты кайда? Урта буйлы, киң жилкәле, туп-туры сызылган, калын, тара кашлы, бераз гына хәйлә белән ялтыраган кара күзле егет ул Галләметдин: Мин бу Сүз башы» дип аталгап хикәянең баш өлешендә Галләметдиннең үткән тормышын да, эчке һәм тышкы тормышын да язуны бүрыч итеп куймадым. Әйткәннәремнән аның колхозчы икәнлеге, борыны-борынга, авызы-авызга ошавы аңлашылса шул җиткән. Сүз башын язганда һәр башланган юлы саен телем түбәндәгеләрне әйтергә генә кычытып торды: мин бу хикәямдә Галләметдиннең Карамалыдан киткәч ниләр күргәнне язарга булдым. Бары шул гына.
II
Галләметдин сугышка к
итәр алдыннан, хатыны ашык-пошык бер капчык сохари хәстәрләде. Бу вакытны Галләметдиннең күңеле сохари кебек вак-төяк нәрсәләрдә түгел иде әле, ул исерек баш белән дус-ишләре алдында моңлы бала булып кыйланды, ләкин бер капчык сохари Галләметдиннең җилкәсенә менеп утыру белән үзен сиздерде һәм Галләметдин юл буена күбрәк шул бәхетсезлсккә сыкранырга мәҗбүр булды.
— Җүләр, — диделәр аңа иптәшләре, — нигә шул кадәр төяндең?
— Ярый, ярый, күп сөйләшмәгез әле
, егетләр, — диде Галләметдин, маңгаендагы тирләрен сөртеп. Ул үзен хәзер дары исен иснәгән солдат дип уйлый иде: — сохари солдат азыгы ул.
Армиягә китүче егетләр колоннасы яңа гына район хәрби комиссариаты янына килеп туктады. Егетләр, бер катлы таш өй буена таралып, үзләрен озатучылар белән бик иркенләп ял птәргә җыенганнар иде, ләкпп исәп дөрес чыкмады, аларны шул ук арада тезделәр дә, кояшта көеп көлгә әйләнгән тузанлы юлдан алып та киттеләр.
Сохар
и бер җилкәдән икенче җилкәгә күчә иде. Озатучылар да, кояшта ялтырап ерактан аерата матур күренеп калган район шәһәрчеге дә күздән югалды, түгәрәк каен урманлыгы башланды.
Көн шул кадәр кызу
иде — Галләметдиннең йөзеннән тир чишмә булып коелды. Тир күзгә кереп күзне әчеттерә, борын буйлап төшеп авызга керә һәм борын очыннап тама. Биш километр җир үткәч Галләметдин берәр чара күрергә булды, ул борын очындагы тир тамчысына өрә-өрә, ачыткан күзләрен уып, юлдашларын эткәләп, юл читенә чыкты да, капчыкны ачу белән чирәмгә мәтәлдерде, һәм, бераз тирә-ягына каранып, кепка эче белән йөзен сөрткәч, капчыгы янына утырды. Колоннаны алып баручы галифе чалбарлы, хәрби фуражкалы озын егет артта булганга күрә Галләметдингә юл читендә бераз ял итәргә мөмкинлек туды. Ләкин Галләметдин булачак хәлне бер дә күз алдында тотмаган иде. Колоннаны алып баручы егет Галләметдиннең янына җиткәч, үзенең авылдаш икәнлеген бөтенләй онытты булса кирәк, усаллыкта бер дә көтелмәгән сәләт күрсәтеп, Галләметдингә ташланды.
— Сез
, иптәш Галләметдин, нигә колоннадан чыктыгыз? Сезгә кем уставны бозарга право бирде? Чиратсыз наряд аласыгыз киләмени? Я әле, хәзер үк колоннага, шагом марш!
Галләметдин көләргә дә
, сүгенергә дә белмәде, аннан армиядә шулай сөйләшәләрдер ахыры дип унлап, язмышка буйсынды.
— Капчык бик авы
р, Фазлый малай, — диде ул, — син миңа кайда барасын ипләп аңлатып бир, мин үзем әкренләп барып җитәрмен.
Бу сүзләр Фазлыйны ачуландырдылар гы
на, ул бөтенләй күзләрен акайтты.
— Тор диләр сиңа
, — дип кычкырды ул, ләкин нәкъ шул вакыт арттан, тузан болытлары туздырып, йөк автомобиле килеп чыкты, Фазлый юлның икенче ягына ташланды, ә машина узып тузан басылганда. Галләметдин дә, капчык та юк иде инде, Галләметдин хәзер автомобиль кузовыннан бик җитди кыяфәттә Фазлыйга ситца кепкасын болгап нидер кычкыра иде. Фазлый сүгенеп аңа йодрык янады да, ачуын эченә сыйдыра алмый төкергәч, байтак алга киткән колонна артыннан йөгерде…
Бу apa
дa Галләметдин кузовтагы ялгыз шин эчендә утырып, тәмәке төрә иде.
Колонна күп артта калды
инде. Автомобиль зур юлга төште дә, пристаньга таба юнәлде. Галләметдин хәзер бу машинага очравына шатланып бара иде. Ул үзен аз гына да гаепле санамады, чөнки ул «мөмкин булганда һәр эшне ансатрак эшлә» дигән кагыйдә белән яшәүче иде. Шулай да егетләрнең кайсы якка юнәләчәге аны бераз борчыды, ләкин автомобиль пристаньга борылгач ул байтак тынычланды, чөнки армиягә алынучыларның пароходларга утырып Казанга китүе аңа билгеле иде инде. Артык баш ватмыйча, тәмәкесен көйрәтеп, ул кечкенә тәрәзәдән кабинка эчен күзәтү белән шөгыльләнде. Анда яшь кенә шофер белән бер кыз утыра иде. Шофер нидер әйтеп кызны көлдерде һәм кыз сизми дә калды, егет кызның кызыл бит алмасын үпте. Табигый, кыз да әҗәтле булып калмады, аның байтак көчле кулы белән җазаны көтеп пырхылдап читкә борылган егетнең муен тамырына шактый яхшы төште, шулай да Галләметдин күз кысып бармак янамый булдыра алмады. Бу мәзәк беткәч
егет тә, кыз да җитди кыяфәттә сөйләшә башлашлар. Билгесез, сүз егетнең «тыйнаксызлыгына» бәйләнештә идеме, түгелме, тик аларны
ң сүзләрен ишетмичә, мимика үзгәрешләренә карап бару да Галләметдингә байтак кызыклы тоелды. Галләметдин алармы байтак күзәткәннән соң капчыгын ачарга булды, чөнки аныңча хатка кәгазь онытылган иде. Ул капчыктагы әйберләрне никадәр әйләндермәсен, кәгазь капшый алмады. Ә кәгазь сохарилардан да кирәклерәк нәрсә иде. Сагынганда илгә хат язып җибәрү үзе бер гомер дип уйланды ул. Ләкин аның бераз борчылган күңелен туктаусыз үзгәреп торган табигать күренешне тиз юатты. Автомобиль түгәрәк урманчыктан үтте дә, иркен яланга килеп чыкты. Юлдан узучы юк иде, алда яткан тын басулар да, кыргый алма агачлары сибелгән ерактагы урман күренә. Көн тын һәм тымызык, чәчәк ата башлаган арыш басуларында бер генә дә хәрәкәт күренми, бары алар өстеннән чайкалып күгелҗем пар тасмасы гына күтәрелә. Тынып уйга калган табигатьне чикерткәләр сызгыруы гына җанландыра, тургайлар, канатларын кызу хәрәкәтләндереп, һавада асылганнар, әлсерәгән кара каргалар сирәк кенә очын узалар.
Кинәт автомобиль туктады, кабинкадан, ачу белән ишекне ябып, майланып беткән шофер чыкты. Ул, моторын көйли алмый озак маташканнан соң
, кызына кычкырды.
— Наҗия! Син әнә теге алдыңдагы чыбыкны тарт әле.
— Кайсы чыбык, кайсы чыбык? — ди Наҗия. Кабинканың ишеген һич тә ача алмын гаҗиз булып, ачык тәрәзәдән башын күрсәтте.
— Тукта, егет,
диде Галләметдин, — син машинага утыр, минем машина җибәргәнем бар, үзем әйләндерим. Күптәнге талыштай, кулларын чалбар кесәләренә тыгып, үгет-нәсихәт биргән Галләметдинне күргәч, шофер аптырап калды.
— Син кем? — диде ул, ачуланып.
— Галләметдин ич!
— Сине кем машинага утыртты, хәзер үк төш!
— Шуны әйтәм ич үзем дә; мин төшеп әйләндер
им, син чыбыгын тартырсың.
Шофер җавап кайтарырга өлгермәде, Галләметдин сикереп төште дә, бер дә каршы килергә мөмкин булмаган үз итүчә
нлек һәм эшлеклелек белән шул ук арада эшкә дә кереште, шофер ирексез буйсынды. Мотор тырылдап һәм коточкыч шартлап эшли башлагач. Галләметдин кузовка утырыр алдыннан махсус ишекне ачып, шаян елмаю белән, — көпә-көндез үбешмәгез егетләр, — диде, — абзагыз алдында ярый торган эш түгел ул.
Ярты сәгатьтән соң Галләметдин пристаньга җиткән, хәзер капчыгы тирәсендә арлы-бирле йөрен, үзенең иптәшләрен көтә иде.
Идел өстеннән эссе көнне тәнгә рәхәтлек бирә торган җиңелчә җил исә. Кояшта җәйр
әп яткан Идел өстендә вак-вак күңелле дулкынчыклар шаяралар. Армас-талмас акчарлаклар үзләренең үткен канатлары белән аларга тиярдәй түбән төшәләр дә кинәт югарыга ташланып, читкә ыргылалар. Яр буена калык арканнар белән беркетелгән кечкенә сары дебаркадер үзенә җиңел тавышланып бәрелгән дулкыннарда тирбәлә. Аның басмасы янындагы сумалалы каекларда малайлар уйныйлар. Аларның кайберсе кармак белән балык тотарга чамалый, ләкин бераздан бу эш
аларны туйдырды булса кирәк, алар шома ташлар һәм кайнар ком белән түшәлгән ярга шаулашын чыктылар да, Иделдә «коймак пешерә» башладылар. Шома ташлар, дулкыннарда сикерә-сикерә, сызгырып Идел уртасына очтылар.
Дебаркадерда кеше берән-сәрән генә күренә иде
, аның каравы яр өсте халык белән тулы. Армиягә китүче егетләр, төркем-төркем булып, үзара сөйләшеп пароход көтәләр.
Галләметдин капчыгын өстерәде дә, кояш нурларыннан утын әрдәнәләренә ышыкланган егетләр янына китте. Ләкин бу файдасыз иде, чөнки Галләметдин үз иптәшләре турында җүнле бернәрсә дә белә алмады, бары шуны белде: моннан ун километр ераклыктагы яна пристаньнан да армиягә китүчеләрне озаталар икән.
Егетләрнең күбесе пәрвайсыз кыйшаеп, я утырып сүзсез ял итсәләр, бер төркем кеше әңгәмә сата. Араларындагы кара тутлы, чандыр егет аларга булдыра алган кадәр куе буяулар белән үзенең сугышта күргәннәрен. Ләкин тыңлаучыларга аның сүзләре җитәрлек тәэсир итми булса кирәк, алар егетнең сүзләрен, үзләренә һич катнашы булмаган темадагы сүзләрне тыңлагандай, тыныч каршы алалар иде. Егет үзенең Финляндия сугышында күргәннәрен сөйләп бетерде дә
, сүзен чикләп, — сугышны, егетләр, сөйләве генә ансат, — диде.
— Барыйк әле
, күз күрер, — диде, әрдәнәгә башын терәп ятучы сары кашлы сипкелле егет.
Сүзгә бүтәннәр дә катнашты, бер егет, әле сугыш башлануга бары бер атна үтүгә карамастан
, әйтерсең лә кичә генә сугыш эчендә кайнаган фронттагы хәлләрне бик зур кыюлык белән сөйли башлады. Аның хикәясе кылыклырак иде, ләкин шулай да теге сипкелле егет үз сүзен кабатлады.
— Барыйк әле, күз күрер, — диде ул, ниндер бер яшере
н өмет белән елмаеп.
Галләметдин канчыгын өстерәде дә читкә китте һәм, ачлыктан да бигрәк эч пошудан чак кына вакыт капчыгында казынганнан соң сохари кимерә башлады.
Байтак сохари кимереп аның эчәсе килгәч
, ул капчыгын өстерәп дебаркадерга төште, андагы чылбырлы кружкадай калай савытны түнкәреп суы беткәнгә кадәр эчкәч, ул дебаркадерның борып ягына чыкты да, чылбырлар арасындагы бүкәнгә утырып, Иделне күзәтә башлады. Идел өсте тын иде. Акчарлаклар һәм карлыгачлардан тыш дикъкатьне җәлеп итәрлек бернәрсә дә юк иде. Озак вакыт үткәннән соң, дебаркадерны көчле дулкыннар белән яңаклап кечкенә, гайрәтле буксир узды. Галләметдин, кояш нурларыннан ышыкланып капчык астына яшеренде дә, сузылып идәнгә ятты. Якында гына нәрсәдәндер Иделгә су тама иде. Аның бер үзгәрешсез төрле, юаш тавышы гипнозчыдай Галләметдинне йокыга талдырды. Галләметдинне татлы йокыдан колакларны тондырып сызгырткан пароход уятты. Ул, сискәнеп, аякларына басканда, зур теплоход кечкенә дебаркадерны дер селкетеп, ватып-сындырып туктап маташа иде. Эш бик ашыгыч булу аркасында булса кирәк, тирләп-пешеп беткән бер матрос атылып Галләметдин янына килеп чыкты һәм эш арасында кул астына керүе өчен Галләметдинне, сүгеп, пароходтан ташланган бауны тарта башлады. Бу вакытны яр читендә ыгы-зыгы иде. Командирлар кычкыра-кычкыра егетләрне барлыйлар, сафка тезәләр. Үзләреннән зур капчыклар аскан яшел, кызыл, зәңгәр күлмәкле абыстайлар чыр-чу килеп метеордай арлы-бирле очалар. Чиләкләр яңгырый, балалар елый. Ниндидер бер чибәр кыз, бу минутта үзенең көяз кыз тәкъвәлеген онытып. — Сабиржап абый, Сабирҗаи абый, кая олактың, тәре баганасы, — дип күз яшьләре аша тамагы ертылганча акыра иде. Галләмедтин, сохари капчыгын җилкәсенә ташлады да, пароход ишегенә таба йөгерде.
— Син ничек уйлыйсың, малай, — диде ул беренче очраган кешедән сорап, — мин командамнан аерылдым
, сезнең белән китсәм ул-бу булмасмы икән?
Бу кешене ул бая да күргән иде. Чекр
и күзле, кечкенә генә авызлы, тәбәнәк егет, коры гына:
— Бер дә беле
п булмый, иптәш, — диде — хәзер сугыш вакыты, үзенне атып үтермәгәйләре.
Галләметдиннең бу таш йөрәкле карсакка никадәр ачуы килсә дә, җавап кайтарырга хәзер вакыт юк иде. шуңа күрә ул әҗәттә калмау өчен, канчыгып бер җилкәсеннән икенче җилкәсенә күчергән булып, аңа капчыгы белән берне тондырды да
, шуның белән исәп-хисапны төгәлләп, пароходка керә башлаган егетләр арасына чумды.
Галләметдин өченче класс купеларының берсендә өске кат урында сузылып яткан килеш тәмәке чорнаганда, пристаньда һаман шау-шу, ыгы-зыгы иде әле. Галләметдинне хәзер борчыган нәрсә бары шул
иде: ул Казанга җиткәч үзенең иптәшләрен озак эзләүдән курыкты. Пароходның һәрбер кеше утырырга мөмкин булган җире тулы иде инде.
Класс эче тәмәке төтене һәм тавыш-гауга белән тулы, ләкин халык тәмам урнашын күзләр тирә-якка өйрәнә төшкәч, тавыш басылып зәңгәр тәмәке төтене дә тарала башлады. Кинәт тәрәзәләрдән рәхәт Идел җиле исте — пароход, су шапыры
п, парларын бөркеде дә, урыныннан кузгалды. Хәзер класста үзара тыныч кына сөйләшү ишетелә иде. Бераздан сарымсак, пешкән күкәй исе борынга керә башлады. Галләметдин дә урыныннан кузгалып кулын капчык авызына сузды.
Бер минутка гына Галләметдинне калдырыйк. ул үзенең капчыгында казына б
ирсен. Без Галләметдиннең ташлап киткән командасына кайтыйк.
Армиягә баручы егетләр арасында Галләметдиннең качып китүен иң авыр кичерүче Карамалы егете озын Фазлый иде. Ул Галләметдин турында юл буенча баш ватып бар
ды. Башта аны тетеп ташлардай булып ачуланды, аннан Галләметдиннең Кызыл Армиягә яңа баручы икәнен хәтерләп, аңардагы ачу бераз басылды, авылдаш булу хисләре уянды, ул Галләметдингә маршрутны әйтмәвенә үкенә башлады. Ләкин хәсрәт билгеле вакыт үтү белән әкренләп төсен уңдыра һәм соңыннан бөтенләй җилгә оча. Фазлый үзенең егетләре белән пристаньга җиткәч андагы ыгы-зыгы белән мавыгып Галләметдин турында бөтенләй онытты. Егетләрне теплоходның беренче класс палубасына урнаштырып барлый башлагач кына аның борчуы яңа көч белән туды.
Кая китте ул? Нинди автомобильгә утырды ул? Фазлый кичкә кадәр егетләре белән Кызыл Армиядәге тәртип турында сөйләшеп барды. Ул мескен һич тә шул ук пароходный өченче классында Галләметдин тәмәке пыскытып ятадыр д
ип уйламый иде. Ниһаять, аның башына өметле бер уй кплде. Ул палубада яткан кешеләргә абына-сөртенә Галләметдинне эзләп китте. Байтак эзләгәннән сон, ул өченче класста чекри күзле карсак янында иде.
Фазлыйның кайгысын тыңлагач, егет:
— Мин андый кешене күрдем,
— диде. — Син юньләбрәк сөйлә, ниндиерәк иде ул үзе?
— Ниндиерәк дип кечкенә генә бер кеше инде.
Галләметдин дөреслектә урта буйлы туе. Фазлый үзе хәтсез озы
н булгач Галләметдиндәйләрне кече буйлылар исәбенә кертә иде.
— Юк, — диде карсак, — мин күргәне үгездәй бер бәндә иде. Үгез дип үгез дә түге
л, бер мүкләк сыер инде шунда.
Фазлый таркау рәвештә мыгырданып тагып алга китте..
. Ул, тәмле йокыга талган пассажирларны тынычсызлап, озак йөрде. Соңыннан өметен өзеп палубага мепде. Ләкин... Кем сөйләшә анда? Нинди таныш тавыш ул? Фазлый чиксез шатлык белән Галләметдиннең борчылулы тавышын ишетте. Галләметдин, идәндә яткан кемнедер төрткәләп: —Я тор инде, тор, миңа да бераз урып бир. Кара! Әллә кодагыеңа кунакка килдеңме, шул кадәр җәелгәнсең, — дип сөйләнә иде. Фазлый яткан урыныннан сикереп торды.
— Синме ул
, Фазлый малай, диде Галләметдин, — бер дә уйламаганда таптым.
Галләметдиннең шул кадәр тынычлыгына Фазлыйның ачуы кплде.
Иптәш Галимуллин, сез кайда качтыгыз бездән? Син, Карамалы саесканы, нигә доклад ясамыйсың?!
Галләметдин, үлектәй каты йоклаган кеше
дән бераз гына аерылып, үз алдына көлде дә:
— Ачуланма, — диде, — кая монда докладлар ясап тору. Әле берсен уятып булмый, калганнарын уятып президиум сайлаганчы Фронтка да барып җитәрбез.
Ал палубага менеп Иделне карап барырга ният иткән иде, бер дә уйламаганда иптәшләренә очрады.
Хәрәкәттәге Армия