Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИХАИЛ ЮРЬЕВИЧ ЛЕРМОНТОВ


Юк, мин Байрон түгел, мин — моңарчы

Күрелмәгән, ишетелмәгән бүтән җырчы.

Алың тәсле илдән куылып йөрсәм дә,

Ләкин тибә руслык рухы йөрәгемдә...
Бөек рус әдәбиятының якты йолдызларыннан берсе — ялкынлы һәм рус җиренең чын улы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 15
нче октябрьда 130 ел тулды.
Декабристлар кузгалышы бастырылганнан со
ң, Николай I нче патша реакциясенең коточкыч кысуы астында иҗат иткән һәм В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, үзендә «рус җәмгыятенең тарихи моменты гәүдәләнгән» Михаил Юрьевич Лермонтов бик яшьләй яза башлый. Ул 14 яшендә чагында берничә кечкенә шигырь, «Черкаслар», «Кавказ әсире» һәм «Корсар» дигән поэмаларын, ә 15 яшендә «Демон» исемле очерыгын яза. Ләкин яшь шагыйрьнең әсәрләре берничә ел соң һәм шагыйрьнең үзеннән башка басылалар (1835 нче елда аның «Хаҗи Абрек» поэмасы басыла).
Әдәби иҗат эше
нә гаять зур җаваплылык белән караган поэзия — ул тормышлы матурлык призмасы аша күзәтү түгел, ул — кешегә, бөек халыкка лаеклы булган яшәеш өчен көрәшүнең пц кочле бер торс, днгән фикер белән рухланып эш итә. Аның «Хәнҗәр» дигән шигыре моңар ачык мисал булып тора. Монда ул шагыйрьне — хәнҗәр итеп, ә поэзияне — көрәш итеп ала. һәм бөек Пушкин үтерелгәннән соң ул, хәнҗәрен кыныннан чыгарып, явызлыкка каршы һөҗүм итә — «Шагыйрьнең үлеме» дигән атаклы шигырен яза.
Әй, сез, тәкәббер токым!

Кабәхәт дан

Белән мәшһүр нәсел буыны!
Таптап килүчеләр, бәхеттән

Өлеш алмый калган оруны!
Ярдәм итмәс анда сезгә явыз
Гайбәтегез — алмас юлып
һәм шагыйрьнең изге канын юып

Бетерә алмас кара каныгыз!
дигән юллар белән шагыйрь шул зама
нның хакимнәрен дәһшәтле гаепләү белән тамгалаган бу шигырь, кулдан-кулга күчерелеп, бөтен Россия буйлап меңнәрчә данәләрдә тарала, күпләр тарафыннан күңелдән ятлана һәм ул М. Ю. Лермонтовны кинәт танытып җибәрә. Рус халкының милли кайгысын гәүдәләндерүче һәм патша белән дворяннарның чын йөзләрен фаш итүче яшь шагыйрьне реакция, әлбәттә, бик тиз «күреп» ала. Аның шигыренә «революциягә чакыру» дигән бәя бирәләр һәм шагыйрьнең үзен Кавказга, сөргенгә куалар.
Иҗат мәйданына атылып чыккан, илне, халыкны, аның бөек тарихын чиксез мәхәббәт белән сөйгән М. Ю. Лермонтов рухын төшерми — иҗат эшен өзми. Күп тә үтми, ул үзе
нең «Бородино» дигән әсәрен яза һәм аны үз кулы белән биреп бастыра. Лермонтов бу әсәренең телен — бик гади тел дип билгеләп үтә. Чыннан да, аның саф халыкчанлыгын көчәйтә торган бу солдат хикәясеннән дә садә нәрсә булуы мөмкинме соң! Бу әсәрдә тормыш шундый көчле тибә, ул шигырь булудан уза, аның сүзләренең метрик төзелеше сизелми, ул сөйләм булып кабул ителә. «Бородино» — халыкның сугыш турындагы «хикәясенең» мәңгелек һәм иң гүзәл үрнәге ул. Героик сәнгатьнең тиңсез әсәре булган бу поэмада солдатның бер катлылык белән сөйләвенең эчке куәте гаять зур көчкә ирешә.
М. Ю. Лермонтов 1837
нче елга кадәр булган вакыт эчендә 300 дән артык лирик шигырь, 22 поэма («Үлем фәрештәсе», «Измаил бәй», «Боярин Орша». «Демон»ның беренче сызмаларын һәм башкаларны), биш драма әсәре (шулар арасында «Маскарад» та бар) яза. Шагыйрьнең даны өчен болар артыгы белән җитәрлек. Ләкин Лермонтов аларның барсын да бары тик сынау гына, каралама язмалар гына дпп саный. Бөтен җаны-тәне белән поэтигы иҗатка бирелгән, хаксызлыкка, ирекне, шәхеснең иреген изүгә каршы дәртле көрәш алып барган шагыйрь, коточкыч каршылыклар белән көрәшеп, яңадан-яңа әсәрләр бирә. Ул Кавказда декабристлар белән очрашканнан соң, үзенең «Уйлану» дигән шигырен яза. В. Г. Белинский шагыйрьнең гражданлык Фидакарьлеге дип атаган бу трагик элегия-сатирада героик буынны сагыну шул заман тормышында героик эшләрнең генә түгел, бәлки аларны башкарырга героик чакыру да булмаганга кайгыру искиткеч дәрәҗәгә җитә. «Уйлану»дан соң Лермонтов үзенең «Купец Колашников турында җыр» дигән әсәрен бирә. «Монда шагыйрь үзен канәгатьләндерми торган шул заман рус тормышы дөньясыннан анык үткәненә китә. Аның тамыр тибешен тыңлый, аның рухының иң яшерен һәм иң тирән җирләренә үтеп керә» ди В. Г. Белинский бу әсәр турында. «Җыр»дан соң шагыйрь үтә нечкә реализмның кырыс бер мастерлыгы белән башкарылган «Безнең заман герое» романын яза. Бу роман Николай I нченең караңгы эпохасында әрәм булган бөек фикер, уй, хис һәм ихтыяр көчләре турында сөйли. Романны укучы масса бик зур күтәренкелек белән каршы ала. Николай I нче патша да романны укый һәм болай дип яза: «Мондый китаплар әхлакны, характерны бозалар... Кызганым, бу китап авторның бик нык бозылган икәнлеген күрсәтә... Хәерле Лермонтов әфәнде! Әгәр дә ул үзенең капитанын (Максим Максимичын) тота һәм сурәтли алырга гомумән сәләтле дип фикер йөрткәндә, пул капитанының характеры ахырынача сурәтләр әчеп кешеләр табарлык сферада, әгәр дә бу мөмкин икән, ул үзенең башып тазартсын», һәм Лермонтовны яңадан Кавказга сөргенгә җибәртә. М. Ю. Лермонтовның биографияләренең күбесендә патша Лермонтовны Барапт белән дуэльгә чыкканы өчен җәзалый дип язалар, ә чынында исә патша аны Николай I нче режимы тудыргaн чынбарлык шартларында куәтле уй һәм батыр фикер кешесенең һәлак булганын реалистик ачусызлык беләп күрсәткәне өчен җәзалый.
М. Ю. Лермонтов Кавказга китәр алдыннан үзе
нең соңгы әсәрен поэмасын язып калдыра. 1840 нчы елда басылып чыккан һәм туган илгә мәхәббәт тойгысы искиткеч бер гүзәллек белән гәүдәләнгән бу даһи поэмада шагыйрь ирекле дәртле хис белән, илнең дошманнарына карата чиксез нәфрәт белән бәйләнгән Ватанга бөтен күңелдән мәхәббәт итүне васыять кылып калдыра.
Рус халкының бөек улы
, тиңсез рус поэзиясенең һәм прозасының мәңгелек җәүһәрләрен тудырган М. Ю. Лермонтовны Николай I нче хөкүмәте озак яшәтми — шагыйрьгә нибары 27 яшь тулганда, ялланып җибәрелгән үтерүче даһи җырчының гомерен өзә.
М. Ю. Лермонтовның тууына 130 ел тулуны без кешелек дөньясының явыз дошманы — ләгънәтләнгә
н Фашизмга каршы бөек Вата и сугышы шартларында һәм — бусы аеруча шатлыклы — әлеге сугышның җиңүле очлануы, фашизмның үлем сәгате якынаюы көн кебек ачык булган шартларда каршылыйбыз. Барлык совет халыклары һәм шулай ук бөтен кешелек дөньясы тудырган культура байлыклары белән горурлана торган, ул байлыкларлы тагын да арттыру өчен һәм җир йөзенә кешенең барлык интеллектуаль көчләре үсүе өчен, кешелек дөньясының бәхетле, якты киләчәге өчен көрәшә торган героик совет халкы даһи шагыйрьне тирән хөрмәт һәм мәхәббәт белән искә ала.
А
. Гомәр.