Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАНЛЫ ОБРАЗНЫ ЯКЛАП


«Совет әдәбияты» журналының узган санында Л. Җәләй иптәшнең бер мәкаләсе басылып чыкты. Мәкалә А. Расих иптәшнең «Сагынылган мәхәббәт» дигән хикәясен тикшерүне төп максат итеп алса да, анда безнең әдәбиятыбызның башка күренешләре дә чагылалар, байтак кына кешеләр теге яки бу яктан телгә алына, татар совет әдәбиятының кайбер гомуми яклары турында фикер кузгатыла, әдәби образ, тел мәсьәләләре күтәрелә. Шулай ук редакциянең бу мәкаләгә карата үзенең искәрмәсен биреп, иптәшләрне әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышырга чакыруы да бу турыда сөйләшү өчен вакыт бик җиткәнне күрсәтә. Югыйсә, дөресен әйтергә кирәк, соңгы вакытта бездә тәнкыйть мәсьәләсе аеруча йомшап китте, ә инде югарыда кузгатылган әдәби образ яки тел мәсьәләләре турында аерым сөйләшеп торуны әйткән дә юк. Без, күбесенчә, әдәбиятның тар практикасына кысылып калдык, язабыз, җае чыкканда кайбер китапларга карата ашыгыч кына фикерләр әйтеп китәбез, ә әдәби иҗатның катлаулы процесслары, әсәрнең идея-политик ягы, әсәрдә куелган проблемаларның иҗтимагый әһәмияте яки әһәмпятсезлеге, осталык мәсьәләләре, әдәби хакыйкать белән тормыш хакыйкате арасындагы мөнәсәбәт, җанлы һәм катлаулы образлар тудыру мәсьәләсе, тел һәм, ниһаять, әдәби әсәрне бизәкли торган бүтән тасвирлау чаралары турында фикер кузгатучы, шушы яклар турында уйландырырга мәҗбүр итүче мәкаләләр, тәнкыйть материаллары бездә бөтенләй юк диярлек. Анализ өчен алынган төп материалы ул чаклы зур булмаса да, мәсьәләләрне күтәрә белү чаклысы белән Л. Җәләй иптәш яхшы эш эшләгән.
Ә инде теманың асылына кайтып, күтәрелгән проблемаларның чишелүенә һәм ни дәрәҗәдә дөрес чишелүенә килсәк, Л. Җәләй иптәшнең мәсьәләләрне куешында байтак кына бәхәсле яклар, төгәлләнеп, чарланып җитмәгән фикерләр бар. Без биредә, күбесенчә, әнә шулар турында сүз алып барачакбыз.
Әдәби әсәрнең иҗтимагый
юнәлешен билгели торган, төп күрсәткечләрнең берсе һәм иң әһәмиятлесс — әсәрнең идея юнәлеше, авторның әйтергә теләгән төп фикеренең зурлыгы, кешелек дөньясының гомуми прогрессы алдындагы әһәмияте, халыкның иҗтимагый изрәшенә ятышып торуы һәм ул көрәшне туктырырга булыша алуы. Бу нәрсә бөтен заманнар һәм Формацияләр өчен шулай булып килде, безнең заманыбыз өчен бигрәк тә шулай. Чөнки безнең халкыбызның төп интереслары гомуми прогрессның төп интересларына уңай туры киләләр һәм аларны алга этәрәләр. Шунлыктан, безнең совет художнигы өчен совет халкының төп интересларына, димәк ки, гомуми прогресс интересларына хезмәт итүдән дә шәрәфле эшнең булуы мөмкин дә түгел.
Бу турыда сүз чыкканда Бел
инскийның әлеге мәсьәләгә карата булган ачык билгеләвен укып киткәндә дә зарар итмәс. Гогольнең «Үлек җаннар» дигән әсәре уңае белән язылган тәнкыйть мәкаләсендә Белинский, К. Аксаков дигән кешенең бер яклы һәм күбесенчә коры соклануга гына корылган фикерләрен аударып ташлап, сәнгать әсәренең бөек әһәмияте — аның кешелек юнгасы өчен уртак мәсьәләләрле күтәрә һәм чишә алуы белән билгеләнгәнлекне, димәк ки, әсәрнең рухи зурлыгына, эчтәлегенә карап билгеләнгәнлекле әйтеп үтә.
«...Бөек шагыйрьне аның ике ягы бөек итә: табигый таланты һәм рухы, ягъни эчтәлеге. Бер шагыйрьне икенчесе белән чагыштырганда да эчтәлектән чыгып эш итәргә кирәк. Бары тик эчтәлек кенә шагыйрьне дөнья күләмендә әһәмиятле шагыйрь итә: — иң югары нокта, шагыйрьлек шөһрәтенең зениты әнә шул!».
Сүз дә юк, эчтәлек д
игәннән Белинский сәнгать әсәрендә әйтергә теләнгән төп фикернең кешелек тарихы алдындагы әһәмиятен күз алдында тота. Димәк, Белинскийча да художество әсәренең төп күркәмлеге — аның эчтәлеге, иҗтимагый әһәмияте, идея-политик юнәлеше.
Кызганычка каршы, Л. Җәләй
иптәшнең мәкаләсендә менә бу төп күрсәткечкә җитәрлек әһәмият бирелмәүне күрәбез. Ул әдәби әсәрнең «тере, үтемле, тойгылы» булуын, күбесенчә аның форма күрсәткечләренә генә кайтарып калдыра. Сүз уңаенда «тере, үтемле, тойгылы» булу турында. Билгеле бер әсәрнең аерым бер образы турында сүз алып барганда аның тере яки җитәрлек тере булмавы, укучының тойгыларына үтемле яки җитәрлек үтемле булмавы турында сөйләргә мөмкин, ә инде бөтен бер әсәргә характеристика биргәндә, аның тере яки үтемле булуы турында гына сөйләп калу җитми, югарыда әйтелгәнчә, барыннан да элек, әсәрнең идея-политик юнәлешен дөрес билгеләргә, әсәрнең халык өчен файдалылык коэффициентын ачарга һәм шуннан соң, бары тик шуннан соң гына әсәрдәге әдәби чараларның үтемле булып, булмаулары турында сүз йөртергә мөмкин. Югыйсә челтәрле бер бинаны күреп тә, аның кем өчен эшләнгәнлеге һәм анда кемнәрнең торуы белән кызыксынмыйча, бары тик әлеге бинаның челтәрле карнизлары, балконнары, ялтыравыклы ишек тоткалары белән генә кызыксыну төслерәк бернәрсә килеп чыга. Әдәби әсәрнең төп күрсәткечләреннән берсе — әсәрдәге идея-эчтәлек икәнлекне бик ачык күрсәтеп, В. Гюго: «Яхшы уйланылган идея һәрвакыт шпгырь формасын китереп чыгара» дип билгеләп үтә.
Әйткәнебезчә, Л. Жәләй иптәш А. Расих хикәясенең ме
нә бу ягын җитәрлек дәрәҗәдә ачмаган. Ул әсәрнең идея-политик ягын әсәрнең төп персонажларыннан берсе булгап Наилә Ихсанованың мәхәббәтенә кайтарып калдырган һәм бу урында биологик мәхәббәт белән туган илгә булган мәхәббәтне бергә бутау да килеп чыккан.
«Наилә Ихсанова кебек 17-18 яшьлек кызларны сугыш сафына алып барган һәм аларны оста күзәтүче, дөньяда ти
ңе булмаган батыр солдат итеп үстергән көч тә әнә шул мәхәббәт, тик хайвани мәхәббәт түгел*.
ди Л. Жәләй иптәш.
Биредә биологик мәхәббәт белән хәйвани мәхәббәт арасы
нда тигезләмә билгесе кую төслерәк бер җитешсезлекне искә алмаганда, Наилә тәнкыйтьчедән үзенең өлешен һәм бәясен алган төсле.
Ләкин б
ит Наилә хикәядәге персонажларның бары тик берсе генә. Наилә ул бөтен хикәяне һәм хикәянең эчтәлеген тәшкил итә алмый. Шулай булгач хикәянең бер персонажы турында сөйләү, бер персонажның гына иҗтимагый әһәмиятен табу белән чикләнеп, хикәянең, бөтен әсәр буларак, идея-политик ягын ачмый калдыру һич тә ярый торган эш түгел.
«Сагы
нылган мәхәббәт» әсәренең төп политик каймагы нәрсәгә кайтып кала соң? Кыска гына итеп әйткәндә, авторның төп фәлсәфәсе — безнең кешеләрнең, шул җөмләдән, безнең сугышчыларның мәхәббәт-дуслык мөнәсәбәтләре эштә, көрәштә ныгый һәм бары тик шунда гына раслана, дигән фикерне укучыларга тагын бер кат әдәби чаралар аша әйтеп бирүдән тора.
«Генерал яныннан ротага кайтышлый. Наилә, Ильясның хәзер генә үзенә аерата дикъкать белән каравын, тәмле тел белән сөйләшүен күреп, «бу фронт шул, монда син кем булсаң да
, эш күрсәтсәң генә сине яраталар» дип уйлады».
Ме
нә авторның йомгаклау аккорды һәм бу аккордта язучы, художник булып әйтеп бетерә алмаган теләген, публпцистик чаралар ярдәме белән әйтеп бирергә тырышкан.
Иске я
исә кирәкмәс идеяме бу? Һич түгел. Моны безнең укучыларыбызга сеңдерергә кирәкме? Әлбәттә, кирәк. Димәк, яшь язучы менә шул кирәкле идеяне көченнән килгән чаклы әдәби формаларга төреп, сәнгать әсәре итеп әйтергә тырышкан икән, тәнкыйтьче аның бу тырышлыгын күрергә тиеш иде. Икнпче мәсьәлә — ул әлеге идеяне ни дәрәҗәдә киендерә алган. Менә монда инде язучының осталыгы, әсәрнең аерым өлешләре, аерым персонажлар һәм тел турында сөйләргә кирәк. Э Л. Жәләй иптәш әсәрнең төп күрсәткечен җитәрлек дәрәҗәдә ачмыйча, аның аерым өлешләрен анализлау белән канәгатьләнгән.
Л. Жәләй иптәш, барыннан да элек, әсәрдә чагылга
н персонажлар белән кызыксына. Барыннан да бигрәк, Наилә Ихсанова һәм өлкән лейтенант Ильяс Сабиров кызыктык аны, һәм, дөресен әйтергә кирәк, Л. Жәләй иптәш биредә, Наилә образының, үз хәрәкәтләренә үзе хисап бирмичә, борып җибәрелгән машина төсле йөрүен, гомумән, бу кешенең эчке хиссияте җитмәвен, аның әдәби образ буларак, эшләнеп бетмәгәнлеген дөрес тәнкыйть итеп, матур-матур гына фикерләп әйтә.
Сүз яңа әдәбиятның яңа образын тудыру турында ачылган икән, аңа без дә кушылып китик.
Ничек булырга тиеш соң ул совет кешесенчә әдәбиятта чагылгап яңа образы? Бөтен язучылар өчен стандартлашкан, димәк ки, кайнар иҗат җимеше булудан ерак торган
салкын кагыйдә бирүдән бик нык сакланганыбыз хәлдә, шулай да я
ңа образның кайбер утрак сызыклары турында сүз алып барырга, фикер туплашырга мөмкиндер дип уйлыйм мин.
Без
нең җәмгыятебез — социалистик җәмгыять. Шулай буларак, ул, барыннан да элек, акыллы һәм төзек тәгълимат принципына корылган булуы белән характерлы. Димәк ки, бу җәмгыятьтә үзен тулы хокуклы кеше, шушы җәмгыятьнең үз кешесе итеп санаган айлы кеше, барыннан да элек, үзенең практик эшен аңлы, акыллы рәвештә алып баруы белән характерлы. Инде шуннан ныгый, безнең әдәбиятыбызның уңай образына килсәк, ул, шулай ук, барыннан да элек, үзенең эшен, хәрәкәтен аңлы рәвештә алып баруы белән төсмерләнергә тиеш. Әдәби образның эчке-интеллектуаль дөньясы ачылып җитмәү мәсьәләсенә без образның эчке бизәге салынып җитмәгән дип кенә карый алмыйбыз. Бу нәрсә, югарыда әйткәнебезчә, образның безнең җәмгыятькә гармонияле рәвештә туры килеп яки туры килмәвен ачуда төп критерий булып хезмәт итә.
Без борып җибәрелгән автомат кешеләрне без
нең җәмгыятьнең уңай кешесе, димәк ки, безнең әдәбиятның уңай образы дип кабул итә алмыйбыз. Л. Җәләй иптәш А. Расихның бу ягын дөрес тәнкыйтьли. А. Расих иптәшнең югарыда телгә алынган хикәясендә уңай итеп күрсәтелергә тырышылган Наилә Ихсанованың эчке дөньясы бөтенләй диярлек ачылмаган. Ул бары тик хәрәкәт кенә итә.
Ләки
н Л. Җәләй иптәш образның эчке дөньясын үзенчәрәк һәм бик тар итеп аңлый. Аңынча образның эчке дөньясы төбендә бернәрсәгә— геройның үз-үзен анализлый белү сәләтенә кайтып кала. Кеше үз элендә үзе казына аламы? Әгәр алса, шул җиткән. Аның эчке дөньясы ачык, образны укучы үтәли күрә башлады, димәкче Л. Җәләй. Үзе һәм эше турында берничек тә уйламыйча, коры хәрәкәт кенә итүче Наилә Ихсановага каршы итеп журналның шул ук санында басылган И. Гази хикәясенең төп каһарманы лейтенант Сөләйманов образы куела, һәм тәнкыйтьче Ибрай Гази иптәшнең «Мондый минутларда (ягъни куркыныч, җаваплы минутларда — Ф. X.) кешеләр күбрәк үзләре турында уйлаучан булалар. Кичерик без аларны моның өчен...» дигән лирик чигенешеп ала да, лейтенант Сөләймановның бөтен сөйкемлелеген аның үзе турында уйлый белүенә кайтарып калдыра.
«Әйтергә кирәк, авторның объектив була алуы аркасында, ягъни геройларның үзләре турында уйлауларын кичерә белүе аркасында, «Алар өчәү иде» әдәби төгәлләшкән һәм укучыга тулысы белән җитә торган әсәр булып чыккан да» дип
нәтиҗә ясый Л. Җәләй.
Чынлыкта
ничек соң? Лейтенант Сөләйманов образын сөйкемле итә торган төп сәбәпләр аның үз-үзен анализлый алуында гынамы һич түгел. Лейтенант Сөләймановның һәм аның дуслары Неплюйко беләпн Конепкопы яраттыра торган, сөйкемле итә торган төп сәбәпләр — бер яктан, аларның сугыш кырында кан белән беркетелгән дуслыклары булса, икенче яктан бу өч кешенең туган ил туфрагына тугрылыклы булып кала белүләрендә. Бу хыянәтсезлек һәм дошманнан курка белмәү аларга матур бер нур сибә һәм ул өч егет, оста кулы белән эшләнгән барельефлар төсле булып, хәтердә утырып калалар. Ә инде аларның эчке дөньялары — берсенең сүзсез һәм үз эченә бикләнгән булуы, икенчесенең «кара кашлы, бер кысып кочакласаң, дөрләп яна башлавыңны сизми дә» калдыра торган сөйгән кызын сагынып, аны әледән-әле искә алуы, өченчесенең авылда калган кое турында уйлап, әгәр коеның өстен япмыйча йөрсәләр анда баласының төшеп хәрап булу мөмкинлеге турында хафалана белүе, нур өстенә яуган нур булып, алаңны матурлый гына. Ә төбендә бу өч кешенең иҗтимагый кыйммәтен һәм, әдәби персонажлар буларак, укучы алдындагы сөйкемлелеген тудырган нәрсәләр, һичшиксез, аларның беренче сыйфатлары — куркуны белмичә, ахыргы чиккә чаклы тугрылыклы булып калулары. Беренче очракта, ягъни А. Расих хикәясендә фидакарьлек коры Фидакарьлек кенә булып, кеше аңында үлчәнмәгән һәм художникның йөрәк җылысында тиешенчә тотылмаганлыктан, укучыга килеп җитмәсә, икенчесендә, ягъни И. Гази хикәясендә фидакарьлек, билгеле бер дәрәҗәдә эчке кешелек нурында тотылып чыныктырылган булганлыктан, укучыга килеп җитә ала. Ләкин, Л. Җәләй әйткәнчә, мәсьәлә «геройларның үзләре турында уйлый белүләренә» генә кайтып калмый.
А
ннан соң Л. Җәләй иптәш И. Газиның лирик чигенешендәге икенче җөмләнең асылына төшенеп тә җитмәгән булса кирәк. «Мондый минутларда кешеләр күбрәк үзләре турында уйлаучан булалар» ди И. Гази һәм шунда ук: «Кичерик без аларны моның өчен» дип өсти. Әгәр геройларның мондый чакта күбрәк үзләре турында уйлаулары бик асыл бер сыйфат булып, геройның укучы алдындагы сөйкемлелеген тәэмин итсә, язучы ни өчен укучының кичерүен сорап торсын иде икән? Бөтен мәсьәлә дә шунда, язучы героеның бу хасиятен, ягъни һәр яктан тупланганлык сорала торган куркыныч минутларда «күбрәк үзе турында уйлавын» үзе дә ошатып җиткерде, ләкин, художник буларак, ул кешенең табигатенә каршы килә алмый, ничек бар, шулай яза, һәм менә шушы объективлык аны бәхетле нәтиҗәгә алып килә.
Әдәби образ турында сүз ачылганда, безнең әдәбиятта күптән түгел генә булып узган күңелле бер вакыйганы искә алмыйча китеп булмый. Бу — Мирсәй Әмир иптәш
нең Миңлекамал образы. Бу турыда Л. Җәләй иптәш тә кагылып уза, ләкин бары тик кагылып кына уза. Шулай ук матбугатта булган башка мәкаләләр дә бу образның теге яки бу ягын гына яктыртып киттеләр. Чынлыкта исә Миңлекамал образы безнең татар әдәбиятында бу ел булып узган иң якты күренешләрнең берсе ул. Бигрәк тә яңа кеше образы әдәбиятта ничек чагылырга тиеш дигән мәсьәлә турында сүз ачканда, без Миңлекамал образын читләтеп уза алмыйбыз.
Нәрсә хәрәкәткә китерә соң Миңлекамалны? Гази Кашшаф
иптәш моның бөтен асылын Миңлекамалның патриот булуына китереп бәйли. Сүз дә юк. Миңлекамал патриот ул. Үз колхозының артта калуы өчен пошыну аны райком секретаре Гыйльманов кабинетына алып бара, һәртөрле ихтималларга барын, председательлек вазыйфасын үз өстенә алырга мәҗбүр итә. Ләкин бу аның бер ягы гына. Патриот буларак, менә шушы каһарманлыгы, ягъни үзе теләп иң артта калган колхозда җитәкчелек итәргә алынуы белән ул үзен әсәрнең башында ук күрсәтте инде. Ә бит әле эшкә алыну белән генә мәсьәлә хәл кылынмый, эшне аклап та чыгарга кирәк. Менә шунда инде Миңлекамалның, кеше буларак, бөтен эчке һәм тышкы хасиятьләре ачылалар. Ул чыдам — кайгыга бирешми. Ут хатын кеше — иренең үлгән хәбәре килү аны бик нык тетрәтә. Ул сизгер — колхозчылардан кемнәрнең эшкә ничек караганлыгын белә һәм аларга үзенең мөнәсәбәтен билгели. Боларда гынамы Миңлекамал? Түгел. Миңлекамал — күпмедер өлеше белән йомшаклыкта да ул. Мәсәлән, сукачы малай киреләнә. Алай итеп карый, болай итеп карый Миңлекамал, аннары бик әйбәтләп малайның яңагына чалтыратып җибәрә. Яхшы эшлиме? Урнына күрә, кирелегенә күрә яхшы. Ләкин абсолют яхшылык түгел. Мондый чаралар белән колхозчы массаны тәрбияләп булмавын төшенә ул, ләкин соңыннан Мирсәй Әмир, аңлы художник буларак, Миңлекамалның бу хәрәкәтен үзе дә бөтенләй үк аклап бетерми, соңыннан, Миңлекамалның рухи уяну минутында, ул аны үзеннән-үзен елатып, «гөнаһларын» күз яше белән юарга мәҗбүр итә. Ләкин, художник буларак, ул Миңлекамалдагы бу берьяклылыкны күрмичә һәм күрсәтмичә кала алмаган.
Бу объективлык нәтиҗәдә а
ны да шулай ук бәхетле финалга алып килә. Миңлекамалның эчке каршылыкларын сылап-сыйпап калдырмыйча, намуслы рәвештә ачып килгәнгә күрә дә, аның Миңлекамалы әсәрнең соңында публиканың кайнар мәхәббәтенә ирешә.
Со
циалистик реализм методы художникка тормышны аның бөтен перспективасы белән күрергә кирәк дип әйтә икән, бу хакыйкать әдәби образлар тудыру мәсьәләсенә аеруча нык кагыла. Безнең укучы тышкы ялтырауга мохтаҗ түгел. Без, безнең кешеләрдә булган барлык уңай якларны белгән төслә, аларның тискәре якларын да беләбез. Әгәр дә ул тискәре яклар бар икән, аларны яшерен куеп булмый. Алар ачылалар һәм ачылырга тиешләр. Безнең чор һәм безнең кешеләр өчен боек хакыйкать шунда ки, без ул тискәре яклардан арына киләбез. Язучы, яңа кеше образын тудырган вакытта, менә шушы гүзәл тенденцияне һәрвакыт истә тотып эш итәргә тиеш. Югыйсә, А. Луначарский әйтмешли, я «художестволы протоколлар, безнең революциябезнең арткы ишек алдыннан төшереп алынган художестволы фотографияләр», я булмаса сылап-сыйпап, майлап-катырып куйган таш курчаклар килеп чыгачак.
Күренә ки, без биредә кемне булса да яклап, я булмаса кемнедер аяктан егарга теләп эш итмәдек. Безнең яклага
н нәрсәбез — тулы канлы образ. Совет халкы гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм фаҗигале вакыйгалар кичерде, совет дәүләте, бөтен сынауларда чыдамлылыгын күрсәтеп, дөнья күләмендә кыя таштай басып тора. Менә шушы кичерелгән, кичереп киленә торган көннәрнең драмасын һәм героикасын үз җилкәсендә алып чыгучы киң эрудицияле һәм югары рухлы совет кешесенең катлаулы образын җырлау, үрнәк көч булырлык әдәби типлар тудыру — бүген безнең алдыбызда торган боек бурыч әнә шул.
Л. Жәләй иптәш тел мәсьәләсендә дә байтак кына уртак мәсьәләләр күтәрә. Телне ясалма рәвештә катлауландыруга каршы куелган тезислары һәм язучыны халык телендәге барлык сипопимик байлыктан файдаланырга чакыруы, әлбәттә, файдалы һәм безпец язучылар өчен кирәкле киңәшләр. Ләк
ин бу мәсьәләдә дә Л. Җәләй иптәш кайбер формаль кимчелекләрдән арынып җитә алмаган. Мәсәлән, эчтәлек белән бәйләмичә, бары тик үзең җыйнаклык яратканың өчен генә катлаулы җөмләләргә каршы төшү, «катлаулы фразаларга тыкшындырылган салмаклы сүзләр, билгеле, әдәби әсәрне укучыга җиткерә алмыйлар» дип гомумиләштереп кую дөрес түгел. Сүзләрне алар алып торган эчке мәгънәдән аерып карау — формалистлыкның бер төре — һәр хәлдә без көткәп нәтиҗәгә алып килми. Әгәр дә Расих җиңел фикерне ясалма рәвештә катлауландырып әйтә икән, аны тәнкыйть ит, аңа киңәшләреңне бир, бу нәрсә яшь иптәшкә файда китерер. Ләкин «тыкшындырылган җөмләләр» дип бөтен катлаулы җөмләләрне җимереп ташлама. Икенче бер язучының катлаулы мәгънәсе син әйткән җиңел фраза эченә сыеп бетмәскә мөмкин, ул чагында әле язучы нишләргә тиеш ди? Гомумән, әгәр Л. Җәләй иптәш биргән рецепт буенча барсак, катлаулы психологик-кичерешләрне катлаулы тел белән язучы Лев Толстойны кая куябыз?
Аннан соң әдәби алымнар мәсьәләсендә
Л. Җәләй пптәш шулай ук тар карашлылык күрсәтмичә булдыра алмаган. Ул әдәби алымнарда, стильдә үзенә ошаганнарын яклап, ошамаганнарын кире кагу юлына баскай. Югыйсә аның: «мәгълүм ки, язучы художникның эше сөйләп бирү, хәбәр бирү түгел, тел чаралары ярдәмендә күрсәтү, сурәтләрдә тәгъбирләү. Расих иптәшнең фразасы әйтеп бирү стиленә салынган. Шунлыктан ул сәнгатьчә игътибар итүгә караганда, рәсми рапортка тартым төс алган» дигән юлларын ничек аңларга кирәк? Алымнарны сайлау язучының үз ихтыярында, һәм бу нәрсә шулай ук эчтәлекнең, әсәрдә бирелә торган вакыйганың, ниһаять, кичерешләрнең төреннән аерым карала алмый. Тел язучының бик зур коралы булганы хәлдә, объектив тормышны дөрес чагылдыруга хезмәт итәргә тиешле ул. Әгәр язучы объектив чынбарлыкка карата фальш җибәрә икән, аны инде бер төрле дә тел, стиль чаралары коткарып кала алмый. Аннан соң без .1. Җәләй иптәшнең «язучы художникның эше сөйләп бирү, хәбәр бирү түгел» дигән фикерен бөтенләй аңлый алмадык. Нәрсә дигән сүз бу? Ахырысы пптәш фактларны коры теркәү белән калмыйча, картиналар, образлар аша, ягъни сәнгатьчә тасвирлау беләп сурәтләп бирергә кирәк димәкче бугай. Әгәр шулай уйлаган булса, укучыга табышмак белән шөгыльләнергә калдырмыйча, шулай дип язарга да кирәк иде. Димәк, Л. Җәләй пптәш сәнгать теле ягында. Ләкин язучының үз авызыннан сөйләп бирү алымы белән язылган әсәр бервакытта да художество әсәре була алмый дип расларга безнең нинди хакыбыз бар соң. Язучының үз авызыннан сөйләп бирү алымы беләп язылып та бик образлы һәм бик сәнгатьчә булган әсәрләрне күпләп-күпләп китерергә мөмкин түгелмени! Нигә монда образлы телне, образсыз тел белән бутарга. Ачык итеп әйтергә кирәк, язучы әсәрен образлы тел һәм дөрес әдәби тел беләп язарга тиеш. Алымнарның биредә катнашы юк.
Л. Җәләй пптәш тел чараларын әдәб
и әсәрнең башка факторларыннан аерып карап кына калмый, хәтта аңа субстанцияле бернәрсә, ягъни үзенә аерым яши торган, хәтта кайвакытта әдипне аның идеясезлегеннән, форма хәерчелегеннән коткарып кала ала торган бер фактор итеп алуга чаклы барып җитә.
«... Шулай, эчтәлекнең төсмерсез, форманың аһәңсез булуыннан котылу өчен, югарыда әйткәнебезчә, телдәге чараларны эшкә куша белергә кирәк».
ди Л. Җәләй
иптәш. Менә кайда икән котылу юлы! Эчтәлеге буш, формасы эшләнмәгән чиле-пешле бер әсәрне, әгәр ул матур тел белән язылса, рәхәтләнеп аклап һәм укучының каты тәнкыйтеннән саклап алып калып була имеш! Нәрсәдер биредә очы очка ялганмый, Җәләй ага. Әдәби әсәрдә тел үзеннән үзе яши алмаганы төсле, шулай ук ул үзеннән-үзе генә матур да була алмый. Әдәби әсәр бик күп кисәкләрдән торган бөтен бер организм ул.
Кыскасы, Л. Җәләй пптәш тел мәсьәләсендә дә таякны бер якка бөкмичә котыла алмаган.

Йомгаклыйк. Безнең язучыларыбызның һәр яктан тулып пешкән әдәби әсәрләр тудыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Һәм бездә игътибарга лаеклы әсәрләр бөтенләй юк дип әйтеп тә булмый. Алар бар һәм туып яталар. Әдәбиятыбызны тагын да баета төшү өчен язучыларыбызның гомуми культура һәм белем дәрәҗәләрен күтәрү белән бергә, аларның сәнгать мастерлыкларын үстерергә кирәк. Әнә шуннан чыгып, әдәби әсәрләрнең идея-эчтәлек, тел, образ якларын өйрәнү көн тәртибендә торган мөһим мәсьәләләрнең берсе булсын.
Редакциядән: Журнал редакц
иясе Л. Җәләй һәм Ф. Хөсни иптәшләр күтәргән мәсьәләләр буенча әле төп йомгак ясалмаганлыгын белдереп, язучыларны, әдәбият укытучыларын һәм башка кызыксынучы иптәшләрне фикер алышырга чакыра.