Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛТЫН БАЛДАК


Кулымдагы алтын балдак

Сынмый да, бөгелми дә,

Сиңа булган, мәхәббәтем

Сүнми дә, сүрелми дә.
Халык җыры.
Усал командирга туры килдем.
Ул взводлар урнашкан җирдән бер генә үтеп китә, шул арада һәммәсен дә күрергә өлгерә. Менә б
ит шушы траншея буйлап көненә без ничәмә үтеп йөрибез. Шунда окоп көрәге яткан, үзебез шуны күрмәгәнбез. Ә көрәк үзебезгә шундый кирәк!..
Командир көрәк янында туктала. Сабыр гына, әмма усал тавыш белән:
— Кем көрәге? — ди. Безнең һәрберебез: Минеке түгел!» дә минеке түгел!»
дип, үз-үзен акларга ашыга. Юк, болай диюгә генә ул ышанмый әле. Ул безгә, яшен чаткысы төсле, кискен һәм җитез караш ташлый. Үзе иреннәрен чытырдатып кыскан, ике урты гына кабарып тора. Ул бик ачуы чыккай чакларда шулай була. Моны инде без яхшы беләбез, шуның өчен дә, тешләрне кысып тын гына торабыз. Ә ул кинәт:
— Ягез әле
, алыгыз көрәкләрегезне! Тезелегез! — ди. Аның тавышы, арысланныкы кебек, дәһшәтле булып яңгырый. Белмим, көрәкләребезне кайчан барып алганбыздыр да, кайчан тезелгәнбездер. Тик шунысын беләм: бездә Габделбәр исемле таркау бер егет бар иде, шул көрәксез калды бит! Анда чаба, монда чаба бичара. Юк, бернәрсә дә чыкмый. Булмаган көрәкне каян алсын?! Командир аның, читлеккә эләккән кош шикелле, әле анда, әле монда сугылуын астыртын һәм ниндидер карангы бер караш белән, ачулы төстә озак кына күзәтеп торды. Аннан иреннәренең бер кырые белән генә әче итеп елмайды һәм бичараның эләгүенә куанган төсле:
— Ә-ә! Табылмыймы көрәк!
диде. Бичара Габделбәр чабып барышлый тып туктады, төз итеп басты, ике кулын, җайсыз таяк кебек катырып, як-ягына сылап куйды. Аның иңбашлары, бөкере кешенеке төсле, почмакланып югары күтәрелделәр, ә башы, бөтенләй яшеренергә омтылгандай, гәүдәсенә сеңде...
Энекәем! Гаепле һәм югалып калган кеше
ни дәрәҗәдә көлке һәм кызганыч кыяфәткә керә икән! Миңа гына язмасын!
Габделбәр шул кыяфәтендә катып калып.
— Шушында гына
иде, иптәш капитан. Әллә кая киткән, — диде.
— Алдыйсың! Синең көрәгең генә канатлы түгелдер, очмас! Яле
, бас бирегә!
Ул аны безнең каршыга бастырды да, әй тотынды, әй тотынды пешерергә! Пилоткасыннан башлады, төймәләреннән, бил каешларыннан, обмуткалары
на, ботинкаларына кадәр элеп алды, селкен салды.
— Нинди солдат син. Солдат шушындый буламыни! Кызыл Армия солдаты һәр кешегә үрнәк булырга тиеш. Ә син... ал көрәгеңне!..
Габделбәр траншея буенда яткан көрәген йөгереп барып алды да, яңадан урынына кайтып басты.
 — Унбиш минуттан соң көрәгеңдә энә күзе кадәр дә тутык булмасын. Ми
ңа килен доклад бирерсең.
— Була, иптәш капитан!
— Сафка бас!
Габделбәр килеп сафка басты һәм шул заман капитан:
— Таралыгыз!
дип команда бирде дә, взводларны карый-карый, юлында дәвам итте.
Габделбәр урынында мин булсам, мин нишләр идем,
икән? Юк, чыдый алмас идем, җир тишеге табын, җир тишегенә кереп китәр идем. Әйе, бер-бер гаебем чыгып, командир
х
өкеменә эләгә генә күрмәсәм иде. Мин аңардан куркам, һәрвакыт аң булып, итәк-җиңне җыеп йөрим. Бер мин генә түгел, башкалар да шулай. Берәребез аның якынлашуын күреп калса, «капитан кило», «капитан кило», дигән хәбәр яшен тизлеге белән телдән-телгә йөгереп үтә. Шунда ук һәркем өс-башын төзәтеп, коралына күз төшереп ала. Ул килеп җитүгә һәркем шәм кебек катып, аның теләсә генә нинди әмерен дә үтәргә хәзер тора. Ләкин нинди кеше бу? Ул безгә әйләнеп тә карамый. Хәтта, гүяки, ул безне бар дип тә белми, ашыгыч адымнар белән күрше взводка үтеп китә.
Бездә әле миннән дә соңрак килгән егетләр бар. Командир китеп, күздән югалгач, алар безне орышып алалар:
— Куян йөрәк сез. Капитаннан котыгыз очкан. Күрдегез — безгә таба әйләнеп тә карамады. Безне күрми дә үтеп китте!

Әмма зирәгрәк егетләр мондыйларның үзләрен шелтәлиләр.
Һи, сезнең авызыгыз пешмәгән шул әле. Сизмәдегез, ул әйләнеп карамады, мәгәр барсын да күреп үтте, тик сер генә бирмәде.
Теге я
ңа егетләрнең шунда ук авызлары йомыла — дөрес сүзгә җавап юк. Мин дисәгез, мин сүзгә бөтенләй катнашмыйм, эчтән генә сызам: «Әйе, уңмадым, усал командирга туры килдем, уңмадым», — дим...
Безнең хәлдә кинәт үзгәреш туды. Оборонада тора идек, күтәрелеп һөҗүмгә кпттек. Зур бер шәһәр төбенә барып җиткәндә, дошманның каршылыгы көчәйде. Ул безнең өскә
иллешәр-алтмышар танк җибәрә башлады. Танклар килә, танклар артыннан, кара яу булып, немецлар килә.
Безнең капитан тирән бер снаряд чокырына урнашып алган. Ул шуннан командалар биреп тора. Без аның сүзләрен ачык ишетәбез.
— Чигенмәскә!
Ул әйттеме — бетте, аның сүзе — закон: без чигенмәдек. Танклар белән сугыштык. Дөрес, безгә бик авыр туры килде. Шул сугышта мин онытылмаслык бер вакыйганың шаһит
е булдым:
Немец танкларының кайсы яна, кайсы ирлегә, ә кайберләре, этенеп, һаман да килә бара.
Бер танк туп-туры безнең командир өстенә ыргылды. Шул вакыт әлеге Габделбәр әллә кайдан килеп чыкты да, һич көтелмәгән бернәрсә эшләп ташлады: а
ның кулыңда гранаталар бәйләме иде, ул, танкка каршы йөгереп барып, әлеге бәйләмне танк астына ыргытты. Шул заман ук бөтен тирә-як гөрселдәп, бер-ике минут чамасы төтенгә, тузанга чолганып торды. Без, төтен-тузан басылгач, күз алдыбызда өзгәләнгән немец танкасын һәм өер кырыйда аунап яткан Габделбәрне күрдек. Мин, тиз генә шуышып барып, аны чокырга — командир янына китереп салдым. Бичараның кай төше яраланганын да аерырлык түгел, бөтен җире кан, йөзе агарган, күзләре йомылып бара, үзе бизгәк тоткан кебек, калтырый иде.
Капитан, кискен хәрәкәт ясап, а
ның өстенә иелде һәм фамилиясен әйтеп дәште:
— Ха-фи-зов!
Габделбәр со
ңгы кабат ярты гына минутка күзләрен ачып, командирга тутырып карады. Аның бу карашында, ниндидер, сабыйларча бер мөләемлык бар иде. Командир аңа:
— Ватанга гадел хезмәт итте
ң, рәхмәт, туган, — диде дә, әйтер сүзен кинәт оныткан төсле, кулын маңгаена куйды, күзләрен каплады һәм шул хәлендә тынып калды. Мин командирыма текәлеп карадым һәм аның моңар кадәр мин күрмәгән нәрсәсе барлыгына аптырап калдым: аның чәнчә бармагында алтын йөзек, йөзек кашындагы асыл таш, энҗе бөртеге төсле, саф нурлар чәчрәтеп балкый һәм, әйтерсең, тамам-тамам дигәндәй селкенә иде. Тукта, мин ни күрәм? Бу — йөзек түгел, балдак, ә аның кашы дигәнем, энҗе бөртегедәй саф бер тамчы булып чыкты. Ул балдактан сузылып җиргә тамды...
Капитан кулын маңгаеннан, күзеннән кинәт алды да, Габделбәргә тагын да якынрак иелеп, элеккесеннән басынкырак, хәтта шыпырт кына бер тавыш белән кабатлады:
— Рәхмәт, туган!
Ул шулай диде дә, Габделбәрнең балавыз төсе
нә эреп керә башлаган маңгаеннан үбеп алды һәм аз гына ишетелерлек итеп: — Хуш!—дип өстәде; иңендәге плащ-палаткасын салып, Габделбәргә каплады, аннан соң кискен төстә борылып, үзенең әүвәлге урынына басты, сугыш белән идарә итә, командалар бирә башлады...
Әйе,
бу сугыш безнең өчен бик авыр булды. Җир җимереп, ут чәчеп килгән корыч хәшәрәтләре, аларга посып килгән кара немец яулары белән сугыша-сугыша, кан эченнән кара җиргә сузылып ятты безнең күп кенә иптәшләр. Тик безнең командирыбызны гына пуля ала алмый. Ул үз урынында һаман да чайкалусыз нык тора, без аның кискен, көчле авазын һаман ишетәбез. Бу аваз безгә рух кертеп, күз алдыбызны, ничектер, яктыртып җибәрә. Без элеккесеннән дә каныгыбырак сугышабыз...
Озакка тартылган бу көрәштә, ниһаять
, без җиңеп чыктык. Шәһәр алынды, алынды гына түгел, ул инде артта — еракта калды. Без, сугыша-сугыша, һаман алга барабыз. Мин еш-еш кына командирым тирәсендә булгалыйм... Хәзер инде мин вакыт-вакыт аның алтын балдагына күз төшереп ала торган булып киттем. Аның балкуы күңелемә әллә ничектер нур булып килеп кагыла. Мин Габделбәрне, командирның Габделбәр өстенә иелеп, күзен каплап торуын исенә төшерәч: гүяки, балдакта энҗе бөртеге нур чәчеп тора-тора да. акрын гына сузылып, җиргә тамып төшә... Нинди тамчы булды икән ул? Күз яше булды микән? Ир йөрәгенең Мокатдәс хисләре зур кичерешләр минутында шундый бер саф энже бөртекләренә әверелгән иде микән? Мин моны белә алмадым...
Мин балдак хакында командирның үзеннән сорарга уйлап й
өрим. Ләкин ничек сорарга? Тик-томал гына сорасаң, көлке булык чыгар төсле.
Бер төнне, бер авылга туктадык. Өйләр беткән, авыл кырыенда тик бер абзар гына сакланып калган пде. Без шунда кердек тә, уртага ут ягып, ут тирәсенә түгәрәкләнеп утырдык. Яңа боерык көтәбез. Егетләрнең кайсы йокымсырый, кайсы тәмәке тарта. Менә бер казах егет
е, тактага сузылып яткан да, абзар түбәсендәге тишектән күккә карап җыр башлый:
Иделнең ар җагында бер тирәң сай,

Сөйреткен бебек-аркан тил коңырчай...
Казах, йолдызларга карап
, үзенең далаларын сагына. Аның авазы, күңелнең дулкыннарын үзе белән алып, тирән бер моңсулыкта сузылып-сузылып кына тирә-якка тарала. Бүтәннәребез тын.
Командир, кулына чыбык алып, акрын гына утлы күмерләрне болгата һәм, шуларга текәлгән хәл
дә, нидер уйлый. Пилоткасы асыннан тырпаен чыккан бер тотам чәченең маңгаена ишелеп, йөзенә күләгә бирүе аның уйчан торышын серле бер кыяфәткә кертә. Аның да, күрәсең, сагышы бар.
Казах җырын тәмамлады. Эч пошыргыч тынлык урнашып калды. Шундый хәлдә күпме вакыт үткәндер, бер заман колагымда «Зәнгәр күз» көе чагылып калды. Сискәнеп киттем. Карасам, командир көйли икән.
Бездә Хәсән атлы егет бар иде. Кайдандыр, арттагы бер караңгы почмактан, Хәсән күтәрелеп чыкты. Ул, учакның икенче ягыннан урып алып, командир каршына утырды. Аның
йөзендә елмаю күренә:
— Иптәш капитан, — диде ул
, — сез бу җырны тулысынча беләсезме?
Капитан Хәсәнгә җәһәт кенә калкынып карап алды:
— Белә идем...
Ул яңадан утка текәлде. Хәсән, чи
ткәрәк аткан кисәүләрне уртага өеп, учакны дөрләтеп җибәрде, аннан соң тирән сулыш алып, тын торгач, акыртын гына «Зәңгәр күзне» башлады:
Зә
ңгәр лә күүүз-не бигрәк сөөөям...
Хәсән ярсый, әммә ул ярсуын тезгенләп, тавышын акрынайта, бу аның тавышына аеруча бер дулкынлану һәм матурлык бирә дә
, җыр сихерле көч белән синең дә күңел кылларыңа килеп кагыла, синең дә уйларыңны үзе исләп әллә кайларга алып китә...
Җырның:
— А-а-а-х
, бәгърем зәңгәр күүүз, — дигән өлешен көтеп алгач, аңа капитан да кушыла. Аның тавышы, ничектер, тирәннән саф һәм көчле булып яңгырый. Ике тавыш тын һавада бергә кушылгач, гүяки тимгелләнеп, дулкынланып агыла. Без, үзебез җырламасак та, күңелләребез белән җырга кушылып, тын утырабыз. Дөресен әйткәндә, кемнең генә еракта «Зәңгәр күз»е калмаган! Җыр аларгың шәүләсен күз алга китереп бастыра...
Берзаман учак янып бетә, җыр тына. Без бер-беребезнең йөзләрен күрми башлыйбыз. Тик капитан бармагындагы балдак кына, күмерләрнең чаткысын үзенә җыеп, балкып-балкып куя. Хәсәннең җырдан соң йомша
п калган тавышын ишетәм:
— Иптәш капитан, балдагыгыз саф алтын ахыры, караңгыда да балкып к
итә,— ди ул. Капитан кызык кына итеп көлеп туя:
— Әйе, алтын. Тыныч тормыштан калган бердәнбер истәлек.
— Берәр кыз
ның истәлегедер инде иптәш капитан.
Хәсәннең әрсезлеген электән үк белсәм дә, болай укдыр дип уйламый идем: минем кайчаннан бирле әйтергә кыймый йөргән соравымны әйтте дә салды. Әмма капитан җавабында ашыкмый.
— Студент чакта — Шул кыз истәлегеме?
— Әйе
. аның истәлеге.
Капитан башта балдак тарихын тәфсыйльләп сөйләргә теләми. Ләкин сүз артыннан сүз ялгана торГач, вакыйганы яхшы ук җентеклә
П сөйләп ташлаганын ул үзе дә сизми кала.
Институтта кү
п егетләрне үзенә караткан, зәңгәр күзле, айдан ак йөзле бер кыз булган. Ак колонналы зур залларда ука-ука нурлар җемелдәтеп музыка гөрләгәндә, уртада бөтерелеп биючеләр арасында ул, бер күбәләк төсле, очынып йөри булган. Бу залларда аны яратуларын ачыктан-ачык белдерүчеләр дә, яшерен сөеп, яшерен янын йөрүчеләр дә күп була икән. Әмма назлы һәм шаян бу күбәләк, үзенең яшьлек чәчәге итеп, Әдһәм исемле егетне сайлап алган. Алар бик нык яратышканнар. Гөрләгән театрларда, бакчаларда, зур кичәләрдә алар гел бергә булалар; көнләүчеләр, караңгырак почмакларга китеп, болар бәхетен озак-озак яшерен карап торалар, яшереп генә көрсенәләр икән. Ә бу ике яшь йөрәк бәхет диңгезендә йөзәләр, алар инде үзләренең килә-чәкләренә бергәләп карыйлар, тагын да биеклекләргә омтылалар икән. Шул чагында Әдһәмгә хәбәр килгән. Хәбәр килгән, шул хәбәр буенча китәргә кирәк булган. Алар соңгы төнне зур шәһәрнең урамнарында, бакчаларында йөреп үткәргәннәр дә, таң аткач, алма алмагачы төбендә исәпләшкәннәр. Соңгы минутта кыз егеткә: «Син, бәлки, озак йөрерсең, мәгәр күпме генә йөрсәң дә, мин сине күңелемнән чыгармам. Мин сине көтәрмен. Син мине күңелеңнән чыгарма. Менә шушы балдагым сиңа вәгъдәм билгесе булсын, истәлегем булсын», — дип, кулындагы алтын балдагын салып, егетнең чәнчә бармагына киерткән. Егет киткән. Ул киткәч озак та үтмәгән, сугыш башланган...
...
Капитан, кулындагы балдакка карап, озак кына сүзсез утыра да:
— Өч ел инде, балдакны ул кигерткән килеш салганым юк, — ди.
Ул безгә карап елмаеп куя:

— Менә сугышны бетерербез. Өйләргә кайтырбыз. Мин беренче очрашуымда ук кызыма: «Менә балдак. Мин аны сугышның пычрагы аркылы саф килеш алып чыктым, синең истәлегеңә тузан кадәр дә тап төшермәдем диярмен. Шулай диярмен дә, балдакны аның үзенә кайтарып бирермен. Шуннан ул һәммәсен дә аңлар...

Кеше турында никадәр ялгышырга мөмкин. Яшь командирыбызны кискен табигатьле, усал, әмер бирә-бирә җикеренергә генә өйрәнеп беткән кеше дип уйлый идем. Ә ул шәхси тормышында бик гади, йомшак күңелле кеше булып чыкты. Мин аның турында тирән ялгышкан икәнмен. Дөрес, усал булса да, аны электән үк ярата идек, аның кешене үзенә тарта торган ниндидер ягы барлыгын без дә тоя идек, ләкин моның нилектән болай, икәнен беребез дә әйтә алмый идек. Кеше кайвакытта мондый нәрсәләрле тойгысы белән сизә, ләкин акылы белән уйлап җиткерә алмый... Ә бәлки аның хезмәт вакытындагы катылыгы күңеле яхшылыгыннан килә торгандыр. Ул үз күңелендә һичнинди тап, һичнинди гаеп тапмагач, башкаларга да зур таләп белән карый торгандыр.
Әйе
, без аны бик ярата идек. Әмма безнең аңардан аерыласыбыз булган икән.
Без тагын каты һөҗүм сугыш тарына кердек. Сугышның һәрбер сәгате көтелмәгән вакыйгалар белән тулган. Дошман безгә каршы тагын танкларын ташлады. Немецлар безнең ротаның ик
е ягыннан ерып үттеләр. Як-яктан немец автоматчылары ата башладылар. Кочан ир бер төркем сугышчыларны автоматчыларга каршы җибәрде. Шулар арасында мин дә бар идем.
Капитан безгә:
Нык торырга! Бер адым да чигенмәскә! — диде. Ул инде теге төпне ут каршында уйчан кыяфәттә утырган егет түгел, аның йөзендә ачу сөреме, күзләрендә зәһәрле, ялкын, ул тагын арыслан иде. Ул безгә кискен итеп,
— Барыгыз! — диде дә, игътибарын бездән алып, башка бүлемчәләргә боерыклар бирә башлады. Мин, шактый ук ерак киткәч тә әле, аның башка бүлекчәләргә карага әйтелгән шул ук көчле, кискен сүзләрен ишетәм:
— Нык торыгыз!
Бу сүзләр минем күңелдә гомергә яңгырап калдылар. М
ин шуннан соң командирымны күрә дә алмадым, аның тавышын ишетә дә алмадым. Немец таяклары безнең сугышчан тәртипләрне телеп үттеләр.
Безнең рота танклар артыннан килгән дошман, пехотасын аерып калдырды. Ик
е арада бик каты көрәш башланды. Бу көрәш кичкә кадәр тартылды. Төн буе барды.
Без
, дошман автоматчикларыкл каршы җибәрелгән төркемдәге сугышчылар, ротабыздан бер якта аерылып калган идек, без көнен дә, төнен дә ротабызга кушылырга омтылдык, ләкин дошман көчләрен сындыра алмадык, безнең омтылышлар нәтиҗәсез калды. Икенчене таң алдыннан безгә ярдәмче көчләр килеп җиттеләр. Өстенлек безнең якка күчте. Без дошманны куа башладык.
Без дошман чолганышында ике к
өн буе сугыш алып барган иптәшләрен, күрергә ашыктык. Әмма тырышуыбыз бушка булды.
Шул кө
ннән башлап минем күңелемә әлләни ут кабынып калды. Мин өзлексез янып-көеп, гел кискен хәлләр эзләп йөри башладым. Яңа килгән командирларыбыз бер көн:
— Кем разведкага барырга тели? — дигәч
, беренче башлап мин тавыш бирдем. Ахыры башка иптәшләрем дә үзләрен минем кебек тоялар булса кирәк, минем арттан Хәсән, казах егете, украинлы Коваленко тотып бирде. Командир безнең тиз тавыш бирүебез өчен сөенде бугай, вакны-төякне сорашып вакыт уздырып тормады, алтыбызга «тел» алу бурычын куйды да, Коваленконы башлык итеп, төн килүгә безне юлга озатты.
Юлыбыз уңышлы чыкты, без бер oфи
церны эләктердек. Кире кайтканда чик оборонасын ничек үтү турында хәвефләнгән идек, анысы да артта калды — ул-бусы үзебезнең якка чыктык. Без иркен сулап җибәрдек. Өстәвенә болытлар арасыннан ай да карады. Без, Фрицны алга таба җибәреп, аны өч яктан саклап барабыз. Беркем бер сүз дәшми. Тынлык. Минем күнелемә әллә нинди хыяллар килеп уралдылар да, уйларымны үзләренә ияртеп алып киттеләр. Күпме вакыт, күпме җир барганбыздыр — белмим. Бер заман күз алдымда кинәт бер нур балкып китте. Бу кинәт балкыштап күзләрем чагылдылар да, искәрмәстән аларны кинәт йомдым. Ләкин шул ук заман исемә килеп, күзләремне ачтым һәм нәрсә булганын аңларга тырышып алдыма каратым, әмма әле генә балкыгач нур юк иде инде. Мин аптырап калдым: «Ни булды бу? Нәрсә балкыды?» күңелемнән генә үз-үзем белән сөйләшеп алдым һәм: «Бернәрсә дә юк, сиңа гына шулай тоелган», — дип, үз-үземне юатып куйдым. Мин яңадан хыялларга бирелгән идем инде, күзләремә тагын нур бөркелде. Юк, бу юлы чын булмыйча мөмкин түгел иде, мин тизрәк нурның кайдан килүен белергә ашыктым. Ул тагын сүнде...
Күңелемдә, яшен яктысы кебек, к
инәт бер уй яктырып кптте: «Балдак!» «Алтын балдак!»
Үзем уйлыйм, үземнең уйларымнан
үземнең башым әйләнә, йөрәгем дөп-дөп тибә, берничә вакыт телем әйләнмичә торты. Озак газапланганнан соң гына, кинәт телем әйләнеп,
— Балдак! — дип кычкырып җибәрдем. Иптәшләрем минем бу хәлемнән тәмам гаҗәпләнеп,
миңа карап, авызларын ачкан килеш катып калдылар. Мин тагын кабатладым:
— Балдак, фр
иц кулында балдак.
Балдак та, минем сүзне дөресләгән кебек, айга каршы тагы
н балкып куйды. Иптәшләрем дә, эшнең төбен аңлап, немецка ташландылар, Коваленко кесә фонарен чыгарды, һәм, немецның кулыннан алып, аның балдаклы бармагын яктыртты. Мин ашыгып, кабаланып, күзләрем белән балдакка ташландым. Күңелем башта ук бернәрсә сизенгән иде, сизенүем дөрескә чыкты: балдакта йөзек һәм нәфис сызык беләп язылган «Фәйрүзә» сүзе ап-ачык ярылып ята иде...
Шуннан со
ң мин нинди халәттә булганмындыр, хәзер анысын ачык хәтерли алмыйм инде. Башта мин бик ачык итеп, бик каты кычкырдым бугай, кычкырдым да, немец бармагыннан балдакны зур ачу белән тартып алдым. Бу соңгысы хәтеремдә бик ачык сакланып калган.
Әйе, бу балдак безнең командирыбызның балдагы иде. Соңы
ннан, җавап алган чакта, офицер бу балдак турында бик озакка кадәр бернәрсә дә әйтергә теләмәде. Ләкин явызлыкның очы бер чыкса, аны яшереп калырга мөмкинме соң. Офицер вакыйганы сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
Безнең командир, авыр яраланып, сугыш кырында егылып калга
н һәм шул хәлендә немецлар кулына эләккән. Алар аңардан әһәмиятле мәгълүматлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Ләкин ул немецлар белән сөйләшергә дә теләмәгән, теләмәгән генә түгел, дошман кулында да үзен батырларча тоткан, ә аның намусына кагылырлык сүз әйткәч тә, ул немец офицерының йөзенә төкергән.
Аны газаплап үтергәннәр. Без
нең кулга эләккән Фриц командирның соңгы минутларында аның балдаклы бармагын кисеп алган...
Нинди явызлык! Нинди коточкыч явызлык. Без инде немец кабахәтлеген, немец явызлыгын күп күрдек, күп ишеттек. Әмма бу соңгы явызлык турындагы хәбәр безнең йөрәкләргә тагын да тирәнрәк яра булып сызылды. Ул йөрәкне сызландыра, йокы бирми газаплый.
Без балдаклы уртага куябыз да
, түгәрәкләнеп, кайгыда утырабыз. Шулай утыра торгач, Хәсән сүз башлый:
— Егетләр, — д
и ул. Шулай ди дә, күңеленә кинәт бер яңа фикер килгән төсле, тынып кала. Без аның фикерен көтәбез. Ул кабатлап: — Егетләр, — ди, — без бүгеннән командирыбыз өчен үч хисабы ачарга тиеш. Командирыбызның, җаны өчен дистәләрчә, йөзләрчә немец кабахәтләре башлары белән түләргә тиешләр. Кем дә кем немецны күбрәк үтерсә, шул кеше балдакны үз кулында йөртер. Икенче берәү аңардан да күбрәк үтерсә, балдак аңар күчәр. Ул шулай кулдан-кулга күчеп йөрер...
Хәсәннең бу сүзләре безгә бик ошады. Без h
әp яктан:
— Д
өрес!
— Мен
ә, ичмасам, акыл!—дип кычкырыш башладык. Хәсән кулын изәп, «Туктагыз!» дигән ишарәне ясады. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче була. Тыйдык.
— Балдак
, — диде Хәсән, — иясенә кайтарылырга тиеш. Командир өчен үтерелгән немецлар санын без төгәл исәпләп барырбыз. Сугыш бетәр. Исән калганыбыз, илгә кайтып, Фәйрүзәне эзләп табар да, аңар шушы балдакны тапшырыр...
Хәсәннең әрсезлеген белә идем. Ләкин аның бу кадәр акыллы егет икәнен хәзер генә белдем. Ул һәммәбез
нең йөрәгендә сакланган уйларын әйтте дә салды. Без аның бу сүзләрен үзебезнең карар итеп, кабул кылдык һәм беренче сугышта ук дүрт егет унбер кабахәтнең башына җиттек. Коваленко бер үзе дүрт немецны кадалдырды. Балдакны ул киде. Ләкин бу ничек болай булды соң әле? Балдакка ни өчен мин хаклы була алмадым әле! Ә бит командирыбыз өчен иң көчле янган кеше мин дип исәнләп йөри идем, ләкин ялгышканмын, күрәсең. Миннән дә көчлерәк янучылар булган...
Юк, мин үз-үземне кичерә алмыйм. Шул балдак
ны кулымда йөртү хокукын алырлык та егетлегем булмагач, минем ни кирәгем кала аннары. Юк, мин бу килешемдә кала алмыйм. Башкалардан калышуны намусым күтәрә алмый...
Тө
н килде. Без яңадан сугышка керәбез. Күк йөзенә көмеш ай калыкты. Айдан энҗе бөртекләре сибелә. Аларның һәрбер бөртеге командир балдагында күргән тамчыны хәтерләтә. Мин Коваленко ягына күз ташлап алам. Ул миннән өч-дүрт адым алдарак бара. Аның кулындагы алтын балдак вакыт-вакыт ай нурлары астына эләгеп, «гөлт» итеп кабына һәм тирә-якка гаҗәп йомшак ак нурлар бөркеп, берничә секунд балкып тора да, кинәт сүнә... Аның бу балкуы минем хыял дөньямны яктыртын калдыра. Мин күз алдымда, гүяки, командирымны, Габделбәрне, Фәйрүзәне күрәм. Уем ялкынлана, истәлекләрдән-истәлекләргә күчә-күчә әллә кайларга китә. Ул кинәт коточкыч күренешкә килеп чыга: яраланган, канга баткан командирымның, бетмәс-төкәнмәс газаплар чигә-чигә, тормыштан мәңгегә, мәңгегә аерылган соңгы минутларында немец офицеры балдаклы бармагын кисә... Юк, юк! Ул минем йөрәк тамырымны кисә. Минем йөрәгем дуылдый. Мин чыдый алмыйм. Минем бар көчкә кычкырасым килә... Тагын нур балкый. Минем өчен бу нурда командирым яши, Фәйрүзә яши, Габделбәр яши. Алар, шушы нурга әверелеп, әллә кая чакыралар. Хәер, әллә кая түгел, сугышка чакыралар. Менә сугыш башлана да инде. Еракта ашыгып һавага яшел эз сузыла: бу — безнең автоматчылар. Алар дошманның арт ягына барып чыкканнар, сигнал бирәләр. Без күтәреләбез. Без дошман өстенә юнәләбез.
Минем йөрәгем ашкына. Сугыш каты булыр, с
изәм — сугыш бик каты булыр. Минем бу кулларымнан хисапсыз күп дошман үтәр. Әйе, шулай булыр, чөнки минем уйларымны дөресләп, алдымда әнә тагын балдак, нур чәчә!
Мин ант
итәм: әйе, бу сугыштан соң ул минем кулымда балкырга тиеш!
1944 ел.