Логотип Казан Утлары
Очерк

АБ-225

ЗӘКӘРИЯ АХМЕРОВ
Минем снайперлар ротасына яңа гына килгән
көннәремнең берсе иде. Кичке тикшерүдән соң рота
командиры лейте
нант Буров:
— Иртәгә АБ-225 кә багышланган кичә булачак
,
хәзерләнегез, иптәшләр, — диде. Янымда басып
торган иптәшләр һәммәсе бер авыздан:
— Бик яхшы, була ул. Без һө
нәрне күрсәтербез,
— дип җавап бирделәр.
Димәк, кичә булачак.
Нинди көн соң иртәгә? 23
нче июль. Нәрсә соң ул АБ-225? Һөнәрне күрсәтегез,
хәзерләнегез,—ди лейтенант. Димәк, кичә кызыклы,
вакыйгаларга бай булачак. Кичә
нең артистлары да
минем янда ук басып торалар. Шулай да
ни өчен соң
кичә АБ-225 кә багышлана? Полкның да, дивизиянең
дә номеры алай түгел.
Гомумән, ми
не кызыксынулы борчу алды.
Иптәшләрдә
н бу санның һәм кичәнең серен сорыйм, ә
алар, тирән сер саклаган кыяфәттә, хәйләкәр елмаялар
гына.
— Әле син белмисеңмени? Алайса күрерсең
,
кызык ул.
Ми
нем белән беренче көнне үк танышып
өлгергән татар егете Абдуллин да, кара кашларын
сикертеп,
— Ашыкма, якташ, иртәг
ә күрерсең, — дип
шаяртып кына җавап бирде.
Ә икенче көнне иптәшләр хәзерләнә үк
башладылар, һәркем төймәсен ялтырата, итекләрен
чистарта. Абдуллин әллә кайчан итеген дә,
төймәләрен дә чистартып өлгергән, ак якачыгы аңа
аеруча матурлык биреп тора. Ул спа
й гына йөри.
Гарьмо
нчы егет баянны ыңгыраштыра, бер төркем
егетләр аңа кушылып яңа бер көйне өйрәнәләр.
Музыка тавышы күңелләрне кузгата, солдатлы
казармалардан тышка, кояш я
нына чакыра кебек,
көнне озак итеп тыңлыйсы килә, уйлар еракка, авыл
урамына, саба
н туенда кызларны биетеп утырган
чакларга к
итә...
Димәк, бүген концерт була. М
ин дә, итекнең
«җанын алганчы» сукно белән ышкып, кояш нурлары
итеккә төшкән чакта туры почмак яса
п, икенче бер
караңгы урынга шәүләсен җибәрерлек иттем. Көтеп
йори
м. Биеп ташларга да ният юк түгел. Югарыдан
кунаклар да килергә тиешлеген ишеттем.
Көтелмәгән минутлар килеп җитте, без ял иткән
район үзәгенең клубында кичә башланды. Мпп ни
күрәм? Президиумда Абдуллин да утыра, ниндидер
полковник аның бел
ән нәрсә турындадыр сөйләшә,
алар көлешәләр.
Ә стенада Абдуллинның рәсеме.
Безнең рота
ның командиры кичәне ача һәм
һәркемгә ишетелерлек итеп:

АБ-225
— Данлыклы снайперыбыз гвардияче өлкән
сержант Абдуллин Бәхетгәрәй
нең 225 немецны
үтерүенә һәм аның икенче дәрәҗәле Дан ордены
белән бүләкләнүенә багышланган кичәне ачык дип
саныйм, иптәшләр, — диде.
Залда «ура» тавышлары һәм «Рәхмәт сиңа, батыр
Абдуллин», «Батыр снайперга кайнар сәлам!» —
дигән сүзләр яңгырады.
Абдуллинның сугышчан дуслары, бер-бер артлы
сүз алып, аны тәбрик иттеләр һәм котладылар. Мин
дә, серле санның ачылуын күреп, якташымны
тәбрик иттем, уңыш теләдем.
Билгесез полковник, Абдуллин
ны икенче
дәрә
җәле Дан ордены белән бүләкләү турындагы
приказны укыды һәм залдагы кул чабулар, тәбрик
тавышлары астында, үз кулы бел
ән орденны атаклы
снайперның күкрәгенә кадады. Абдуллин
полковникның кулын кысып:
— Рәхмәт бөек ватаныма, бу соңгы орден булмас,
— дип, елмаеп җавап бирде.
Аның сүзләре тагы
н залга ыргытылган девиз
булып яңгырадылар, залдагылар аны тагы
н
алкышладылар. Абдуллинның күкрәгендә балкыган
Кызыл Байрак, Кызыл
Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан
орденнары һәм «Батырлык өчен», «Сталинград
оборо
насы өчен» медальләре янына тагын бер орден
артты. Аның күкрәгендә
сугышчан юлы.
«Гвардия» һәм «Отличный спайпер» значоклары,
яралану билгеләре...
Абдуллин үзе ч
ибәр генә егет. Урта буйлы, калку
күкрәкле, кара бөдрә чәчле. Үткен шомырт кара
күзләре өстендәге кыйгач, кара кашлары аз кызлар
сагы
нып җырламый торгандыр.
Абдулл
ин аяк өстендә, елмаеп залга карый, уң
кулын күтәрен, үзен тәбрикләүчеләргә рәхмәт
белдерә.
Менә аның тавышы зал
ны яңгыратты:
— Сталинград
өчен каты көрәшләр башланган
вакытта мин снайперлар мәктәбе
н тәмамлап, фронтка
килдем. Безнең командир ми
ңа снайперлар
винтовкасын биреп,
— Кара апы, иптәш Абдуллин, винтовканың
сериясе синең ппи
цпалга бик килешле АБ саны 225,
сиңа тик 225 неме
цны үтереп инициал янына өстәргә
генә кала, — диде. Бу сүзләр мине, чыннан да,
ашкындырдылар, беренче көнне м
ин өч немецны
үтердем, икенче «ау»да тагы
н биш немец дөмекте.
Янган таш: эчендә
өч көнгә сузылган «авымда» без-
нең якка үрмәләгән немецларны чүпләп яттым. Тик
санбатка алып барга
н чакта гына,  28 немецны
үтерүемне исәпләп, яра газларын онытып, чын
күңелемнән шатландым.
Кыскасы, түбәндәгечә: Сталинград далаларында—
61 немец, Орел өлкәсендә
114, Белоруссиядә 38,
Польшада
12.
Ничек сугышканымны күрдегез, арагызда
үстем. Бирелгән бурычны намус белән үтәү өчен
тырышуым. Ватан алдында үзем
не җаваплы сизүем
нәтиҗәсендә, илемнең хөрмәтләвенә ирештем, моның
өчен мине үстергән Вата
ным, Бөек Сталинга
рәхмәт!
Һәрвакыт миндә шушы АБ серияле, саны 225
ле винтовка булды, һәрвакыт АБ инициаллы с
найпер
охотага йөрде һәм 225 не тигезләде.
Залда күңелле көлү, алкышлар.
М
ин дә 225 нең серен тәмам аңладым. Кичә бик
күңелле үтте, сынатмаска тырышып, кичәдә бик
яхшылап биеп тә ташладым. Казармаларга кайтканда
м
ин Абдуллин белән бергә кайттым.
— Дус булып йөрисең тагы
н, ә миңа моңа чаклы
сөйләгәнең дә юк иде, — диюемә, ул шаркылдап
көлде:
— Мактанып булмый инде ул, үзең кы-
зыксынып сорамагач, — диде.
Мин
, үземнең гаепле булуымны сизеп,
— Мин кайда
н белим синең бөтен фронтка
данлыклы булуыңны, — дип куйдым.
Кайча
ндыр Мипзәлә районында гади колхозчы
булып эшләп йөргә
н Татарстан егете, хәзер Висла
елгасын узып, Польша җирендә сугышчан юлы
н
дәвам итә.
А
ның винтовкасы 225 номерлы булып калса да,
үтерелгән немецлар саны күптән үк артып китте
инде.
К
илер көннәр, сугышып үткән юллары аша
Абдуллин, сөекле Идел буена ашыгыр. А
ны поляклар
озатып,
— Без
не азат итүче ул, — диярләр. Белорусе
халкы а
ңа:
— Та
ныш егет, безнең герой ул, — дип
ихтирамлап озатып калырлар.
Орел җирендә ул үзе узган җирләрн
ең «үзе
куганын» тагы
н татып, халыкның рәхмәтен алыр.
Сталинград урамнары аша горур атлап үтәр.
Сталинград халкы аңа хөрмәт белә
н карар.
Татарста
н аны олылап каршы алыр, түрдәге иң
кадерле урынын күрсәтер, сыен-хөрмәте
н куяр,
әнкәсе ике күзе
н талдырып көткән бердәнбер улын
каршына утыртып, туйганчы карар һәм:
— Я улым, сөйлә,
ниләр күрдең, ничек
сугыштың? — дигәч
, Бәхетгәрәй шушы, гади татар
егетенә багышланган шатлыклы кичә турында да
сөйләр.