Логотип Казан Утлары
Поэма

ТУУ СУЛЫШЫ

Патетик поэма
Шәм шикелле тотып алдына
Яшәү утын, шомлы төннәр аша

Сүндерәм! — дип искән жилләр аша

Алып чыккай кеше, дан, сиңа.

Тугыз йөз көн дошман каһәрле

Ачлык белән буды шәһәрне,

Тугыз йөз көн бикле, камалган

Шәһәрне ул ярсып, шашынып

Утка тотты җирдән, һавадан.

Бер минутка мәгърур каршылык

Сынган кебек булды. Тыңлап дошман

 Күзен алмый шәһәр капкасыннан

Көтеп торды, — менә, менә шәһәр

Килеп чыгар төсле тоелды... Менә чыкты...

Менә-аяу сорап

Аягына моның егылды,

А! Ул басты аның өстенә

Ленинград! Ул шундый биеклек,

Җиңүчене аннан дөнья күрер

Берлиныннан хәтта үзе фюрер

Аны күзләр, чөеп бүреген,

Искәндәр һәм Цезарь ул бүген!

...Тыңлап торды исереп хыялына,

Чү! Нәрсә бу? Гүя колагына

Чәчрәп керде ялкын очкыны, —

Ул ишетте аннан, кычкырып,

Яшәү тавышын сынап алганын

Яңа гына туган баланың.

Ничек? Бала?! Нинди анадан ул.

Сусап көтте аннан, каладан ул

Ишетергә үлем тавышын,

Ул ишетте туу сулышын.
Ям-ям үрә торды. Ачуыннан

Кыймылдады җирән чәчләре.

Ярсып чалышайган авызыннан

Боерык булып агу чәчрәде:

Тевтоннармы, сез кем? Кеше?

Анда һаман басып торалар

Һәм, үч итеп безгә, яшиләр,

Хурлык безгә: хәтта туалар.
Очкычларга тизрәк! Һавага!

Котылмасын уттан бер бала!

Һәм... урын юк монда артык сүзгә,

Без— Везувий! Менә Помпея сезгә!
Шәһәр үрә торды: шомлы болыт

Үлем булып килде яварга,

Туп һәм ядрә кинәт ләгънәт булып,

Нәфрәт булып бәрде һавага.
һәм җирдәге ачу шәүләсеннән

Күк кызарды янган ут булып,

Һәрбер йөрәк типте, җәясеннән

Ычкынырга торган ук булып.

Кешеләрнең хисе, акылы,

Явып торган үлем аркылы

Күтәрелеп күккә бәрелде,

Помпей... янар тауга әверелде.

Ә Везувий? Борылып кирегә

Кабаланды чыккан җиренә...
Ләкин әле аның ташланмаган

Үлем йөге - чигенү үче бар,

Менә Нева... Ачык, сакланмаган

Боз өстендә көчсез кеше бар.

Ул бер хатын. Тутырып чиләгенә

Су алган ул шушы бәкедән,

Һәм чанасын хәлсез терсәгенә

Калын сүс бау белән ләктергән.

Бау нык, әмма көче хатынның

Өзелергә тора ачлыктан,

Камалуның утын, салкынын

Кирәгеннән артык татыган.

Чиләк белән рәттән, чанада

Хәлсез кулы белән чайкаган

Бала күлмәкләре, биләүсәләр...

Карамыйча хатын бернәрсәгә:

Киеме юкка, зәһәр салкынга,

Явып торган утлы шаукымга,

Өстерәмәс иде чанасын,

Һичшиксез ул бала анасы.
Һичшиксез ул бала хакына

Көч чүмерә йөрәк дәртеннән,

Каты үлемнән дә катырак

Баласына мәхәббәтеннән...
Укучы, мин беләм син түзмәссең,

Синең күңелең монда чарасыз,

Син кулыннан аның чанасын

Алып өскә, ярга меңгезәсең,

Җылы сүзләр белән аны шунда

Озатасың суын илтешеп;
Син герой да түгел, джентельмен да,

Син бик гади генә бер кеше.
Дошман кеше түгел, ул — ерткыч,

Гади ерткыч түгел, коточкыч

Явыз, шомлы фикере бар аның,

Интеграллар белән исәпләнгән

Кеше үтерү мәкере бар аның.

Кеше канын күрү тәменнән

Рәхәт көзән йөгерә тәненнән,—

Ул кан аңа тәмле исерткеч,

Челем кебек аңа искиткеч,

Тереләй янган кеше төтене

Буылганның соңгы гырылдавы

Өчен әзер, әзер сатарга ул

Бетховенны, бөтен Гетене.
Һәм козгынның кара шәүләсе

Атылып төште, ядрә сибелде,

Боз өстендә кискән шикелле

Авып калды ана гәүдәсе.
Тантанасын итте ерткычлык.

Блиндажына кайтып немец тынды,

Ятты, киерелде, күзен йомды:

Яулап алды бүген тынычлык,

Чөнки бала хәзер — анасыз,

Ул үләргә мәхрүм чарасыз,

Хәл ителде бала язмышы.
Әмма уеның шушы җирендә

Сикереп тора немец тиз генә,

Ишетеп тагын бала тавышын...

Шуннан ям-ям шушы сәгатьтән

Гомеренең соңгы чигенә хәтле

Мәхрүм була тынлык, рәхәттән,

Оныта йокы дигән ләззәтне.
Тәүге минутында ук йокының,

Җанны игәп, таныш өн боза,

Ашаганда тәүге йотымын

Йоттырмыйча, сикереп торгыза.
Кайчагында шәһәр өстеннән

Давыл белән бергә исә ул,

Бетон стеналар эчендә

Котылып булмый, аны кисә ул.

Я ул яңгырый, көлә, томырылып,

Очып килгән тупның тавышында,

Я юл чабып килә сызгырып,

Совет очкычының алдында,

Һәр йолдызы күкнең һәм ае

Чагылдыра бала чыраен.
...Вандал түзми, ыргый, шашына

Һәм мендәрен каплый башына.
Бала булып туды, әмма үсте

Еллап түгел, көнләп, сәгатьләп,

Телен ачты, башлап кара көчне

Дошман күреп, аны нәләтләп.

Мәгърур кеше аңа үзенең

Йөрәк канын имезеп үстерде,

Азатлыкны сөю хисенең

Ялкыныннан аңа көч бирде,

Күкрәгенең үзәгендә аны

Горурлыгы итеп асрады,

Исем кушты аңа, аның атын

Үч тойгысы диеп атады.

Кеше ачыгып тәмам егылганда

Тотып калды шушы тойгысы,

Эш өстендә калгып сыгылганда

Оныттырды аның йокысын,

Шушы тойгы белән хатыннар

Баррикадаларга чыктылар,

Җирне казып, казык суктылар,

Казыкларга чыбык тарттылар.

Алар чыкты, онытып ачлыкларын

Исәпләшми зәһәр кыш белән,

Кулның көче бетсә, чыбыкларны

Каердылар алар теш белән.
Алар чыкты... Авыр ярадан

Хәле бетеп ауган сугышчы

Шушы тойгы белән яңадан

Күтәрелеп, актык сулышы

Киселгәнче алга, алга барды,

 Тешен кысып, кысып йодырыкны...
Шушы тойгы давыл, кәрдапсымап,

Кан дошманны шәһәр капкасыннан

Себереп алып читкә ыргытты.
Ахырында дошман калага
Килеп керде, әмма аргамаксыз,

Келәм җәймәделәр, икмәк һәм тоз

Тәкъдим итмәделәр аңарга
Керә алмады мәгърур тевтон булып,
Керде җәяү, гарип тоткын, булып,

Җилкәләрен җыерып, каңгырып,

Шәһәр биләү фантазияләрен,

Тау-тау үлек дивизияләрен

Шәһәр капкасында калдырып.
Бар да бетте... Шайтан каргаган күк

Зур хыяллар чыкты тирескә,

Зоопаркта ерткыч караган күк

Төртеп күрсәтәләр немецка

Бер-берсеннән кече балалар, .
Хәлсез картлар, яшьләр, хатыннар

Кеше дошманының артыннан

Җирәнешеп, төкереп калалар.

Кеше генә түгел, атлавыннан

Урамдагы һәр таш җирәнә,

Җинаяте аның артларыннан

Күләгәсе булып сөйрәлә.
Чынлап тамы болай борылды эш?.

Ул шәһәрне, хәтта бөтен илне

Яулау уе белән шашкан ерткыч,

Хәзер инде шуңа риза иде...

Ничек кенә төшми кабергә,

Аның читенә ләгеп калырга?

Тик бер генә яшәү очкыны

Өчен әзер иде мыскылны,

Җирәнүне, бөтен хурлыкны

Күтәрергә үзенең җилкәсенә...

Күмеп ташласыннар төкереп,

Ташламасыннар тик бетереп...

 Әмма шунда үлем хөкеме

Булып ишетелде колагына

Таныш бала тавышы! Як-ягына

Күзен йөртте маңгай астыннан,

Күзе төште таныш хатынга

Ул! Әйе ул! Аның корбаны!
Әйе! Үтерәлмәгән ул аны.

Маңгаенда тирән ярасы,

Кулындагы нәни баласын,

Шәм шикелле тотып алдыннан,

Кулы белән аны ышыклап,

Саклап бара һаман давылдан.

Каһәрле ут, зәһәр салкыннар

Куркынычын ерып, этәреп,

Җимерек, кисәү һәм көл астыннан,

Яшәү уты итеп күтәреп,

Алып чыкты аны горурлы,

Һәм баласы белән берьюлы
Алып чыкты гүя дөньясын...

Җуймый һаман якты кыйбласын.

Чыкты гүя кеше ашауның,

Һәм үлемнең даулап киресен,

Ул — җирдәге туу яшәүнең

Тере сыны, тере билгесе.

Дошман күрә: менә биеклек,

Ул биләде аны уе белән,

Тик җитмәде аңа, буе белән,

Хәзер монда якты тереклек

Хөкем итәр үзе үлемне,

Биеклектә хәким урынында

Ул утырмас мәгърур, күңелле,

Анда шушы хатын утырыр,

Кечкенәсен тотып кулында.

Ана теле белән үлемгә

Кешелекнең хөкеме укылыр,

Шул хатынга текәп күзләрен,

Ям-ямларның бөтен токымы,

Бөтен Германия тезләнеп,

Тетрәп көтәр аның хөкемен.
Волхов. Апрель. 1943 ел.