Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МОСТАМ КӘРИМ

Ләкин күгәрчен күзләре

Ачыла көнгә таба,

Зәңгәрсу керфекләреннән

Яшь түгел, яшәү тама.
Ә солдат өчен сугышта

Йончу көн сирәк түгел,

Тик саргаюсыз сагынам,

Саргаю кирәк түгел.
Чөнки зәңгәр чәчкә үсә

Окобым чирәмендә,

Күгәрчен -күзе күзле кыз

Саклана йөрәгемдә.
Гөрләп үтте тәүге күкрәү,

Шаулады тәүге яңгыр,

Күгәрчен күзе күгәртте

Окобым тирә-ягын.
Яу яланы. Монда улап

Өзлексез кургаш ява,

 Күк читендә шәфәкъ түгел,

Болытлар ялкынлана.