Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ АВЫЛДАШ


Кайткан Хәмит туган өйгә

Ватан өчен көрәшеп,

Кич җыйналып авылдашка

Утырабыз сөйләшеп.
Картлар, яшьләр, хөрмәт белән,

Тыңлый аның сөйләвеп,

Нинди шатлык әбисенә

Шундый булгач кияве.
Күп көрәштә булган Хәмит

Ут, давыллар үткән ул,

Байтак кына ләгыйннәрнең

Башларына җиткән ул.
Башкаланы саклаган ул,

Саклагандай йөрәген,

Шашып килгән фашистларның

Биргән Хәмит кирәген.
Карлц кырлар канга баткан,

Дошман башын югалткан;

Шартлап торган Рәсәй кышы

Өермәләр уйнаткан.
Днепрны Хәмит кичкән,

Алдынгылар сафында,

Дошманнарның юлын кискән

Днепр ар ягында.
Эчкә үтеп рота белән

Камап алган юлларын,

Немчурага калган бер юл —

Күтәргәннәр кулларын.
Чура батыр кебек үзе,

Оста булган хәйләгә,

Утта янмас, суда батмае

Чын батырга әйләнгән.
Туп өздергән аның кулын,

Ала язган аягын,

Очып барган зәһәр пуля

Яралаган яңагын.
Алай да ул бирешмәгән

Көрәштә булган батыр,

Булса да яра битендә

Ул әле чибәр, матур.
Күкрәгендә яна аның

Ил егете йөрәге,

Нурлар сибеп балкый тагы

Ордены һәм медале.
Тын да алмый утыра картлар

Тыңлап аның сөйләвен,

Нинди шатлык әбисенә

Батыр булгач кияве.