Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАТРОС ТАЧАНКАСЫ

Я. МАКАРЕНКО

Караңгы төндә көчле давыл белән күтәрелгән Днепр өзлексез үкерә һәм кайнап торган зур-зур дулкыннар шаулашып комлы ярларга сугылалар иде. Карт маякчы Панас Горобец, иңенә явым җиләне салып, ишек алдына чыкты, тәҗрибәле күзләре белән куе караңгылык аша елга өстенә карады да, якындарак кына бер күренеп, бер югалып янган маяк фонарен күргәч яңадан өенә кереп китте. Ул бусага аркылы атлаган вакытта, төн караңгылыгында еш-еш кына атышкан тавышлар ишетелеп калды. Ләкин Горобец, колагыма гына шулай ишетелгәндер, дип уйлап, ишеген нык итеп ябып куйды; Днепр давылы тә-рәзә капкачларына килеп-килеп бәрелә, маякчының кечкенә өе селкенеп-селкенеп куя иде.

Бер сәгать чамасы вакыт узгач, кемдер каты итеп тәрәзә кага башлады. Панас ишеген ачты һәм маякчының акка буялган кечкенә өенә өч кеше килеп керде. Өсләренә кара бушлат эченнән буй-буй күлмәк, башларына яньчелеп беткән козырексыз фуражка кигән, муеннарына автоматлар асканнар иде алар. Яңгыр морякларны бөтенләй җебеткән булып, аларның киемнәреннән җир идәнгә су тамчылары тамып тора иде. Берсенең — озын буйлы, саргылт чәчлесенең аягы яраланган иде. Йөзе ап-ак булган, зур соры күзләренә әрнү билгесе чыккан иде аның. Яраланган аягын күтәргән хәлдә, иптәшләренең иңбашларына таянып тора иде ул.
Алар — Днепр флотилиясе моряклары иде. Горобец, козырексыз фуражкаларның тасмаларына карады һәм, аның өчен бик кадерле булган таныш язуны күргәч, йөрәге җилкенеп тибә башлавын хис итте.

— Минем хезмәттәшләр икәнсез, — диде ул морякларга, — альбатрослар. Мин дә кайчандыр Днепрда матрос булып хезмәт иткән идем.

Кечкенә буйлы, җитез хәрәкәтле, сипкелле матрос, тирә-ягына каранып алды да:

— Нәкъ шулай, без Днепрдан,—дип җавап бирде һәм маякчыга якынрак килеп, тонык тавыш белән болай дип өстәде:
— Менә нәрсә, картлач, без партизаннар янына китәбез. Ә менә Василийны — ул ярачы матросны күрсәтте — сиңа калдырабыз. Син аны дәвала, сәламәтләндер. Ә яз көне без аны килеп алырбыз.

Панас дәшмичә генә ризалык белдереп башын селкеп куйды һәм моряклар саубуллашып чыга башладылар. Бусага аркылы чыкканда гына маякчы янына өченче матрос килде. Монсы базык гәүдәле, киң җилкәле булып, яңагында яра җөе бар иде.
— Минем дә сиңа бер үтенечем бар карт,— диде ул калын тавыш белән.— Мин синдә бер пулемет калдырам. Кирәге чыкканга кадәр йортыңда ята бирсен. Тормышыңнан да, кадерлерәк күреп сакла, ераграк яшер.

Өй алдына чыккач базык тәнле даатрос Горобецка плащ-палаткага төрелгән пулемет тоттырды да, аның кулын кысып, караңгылык эченә кереп югалды.
Василий бөтен көзне ятып үткәрде. Карт маякчы һәм аның хатыны Гарпина морякның аягын һәр көнне печән кибәге парына тоттылар. Ниндидер үләннәр белән удылар һәм Василийның авыру аягы акрынлап хәрәкәткә килә башлады. Маякчының өе нәкъ Днепр ярында булып, авылдан ерак иде, кеше-кара бик сирәк килеп чыга иде анда, ләкин Висилий һәрвакыт үзен сак тота, күбесенчә, сүзсез йөри иде. Маякчы белән аның хатыны Василийны
ң фәкать кайдадыр ерактагы Уграда туган кете булуын һәм аның өйләнмәгән егет икәнлеген генә белә алдылар. Тик кайбер кәефле чакларда гына Василий, мич артында сайраган чикерткә моңына кушылып, үзенең яраткан сагышлы җырын көйләп җибәргәли иде.
Сагынам сине, Траисваль,
Туган илемне
Ялкын алган, ут чолгаган
Бөтен җиреңне...

Кыш җитеп, бөтен сукмакларны кар күмеп киткәч кенә, Василий аякка басты. Яралы аягы белән чатанлап баса-баса, Панас кая барса, аның артыннан шунда бара башлады ул. Төрле эшләрдә булышты ул аңа, һәрнәрсәгә күз салып, танышып йөрде, еракта күгәреп күренгән урманга карап, шуннан үз иптәшләре килеп чыгуын көткән шикелле, озак-озак күзен алмый торган булды. Язга таба өсте тоташ боз булып каткан Днепр читләрендә сослалар чыга башлагач, маякчы белән моряк еш-еш кына елга буена балыкка йөри башладылар. Василий көннәр буенча үзенең яңа дусы белән шунда була, елга өстенә еш-еш кына аның ягымлы күкрәк тавышы белән яңрап чыккан җыр авазы җәелә иде. Үзенең ерактагы туган иле турында сөеп җырлый, торган җырын кабатлый иде ул.

Бер көйне Василий кинәт юкка чыкты.
*
**

Яз көне, карт маякчының бакчасындагы сливалар чәчәк атып, тирә-яктагы дала яшел үлән белән капланган вакытта, бер төнне Панас Горобец өе явына бер олау килеп туктады. Арбадан Василий сикереп төште дә, титаклап өй янына»килде һәм тәрәзә шакый башлады.
— Әй, хуҗа, чык әле бер генә минутка,—диде ул акрын гына.

Панас ишек алдына чыкты һәм ай яктысында Василийны, җитез хәрәкәтле кечкенә матросны һәм әлеге, анарда пулемет калдырып киткән киң җилкәле, җөйле яңаклы кешене күрде.
— Менә, альбатрослар очып килеп тә җитте,
диде киң җилкәле матрос. — Кара әле син, карт, безгә.

Панас, морякларның гәүдәсенә чормалып беткән пулемет тасмаларын һәм каешларына асылган гранаталарны каран: шәп, шәп дип куйды.
— Кая әле, абзый кеше, китер әле монда пулеметны, — дип дәвам итте шул ук җөйле яңаклы матрос.
Аны эшкә җигәр вакыт җитте.
Кечкенә гәүдәле, сипкелле матрос Паласның кулын каты итеп кысты:
Василий өчен кысам кулыңны, диде ул. Аннары, маякчы салам арасыннан пулеметны актарып алган арада, матрос аты тугарылган тачанканы ишек алдына тартып кертте. Тәгәрмәчләре тимерләнгән, канатлары кара лакка буялган, биек козлалы гади кавалеристлар тачанкасы иде ул.

Василий пулеметны тачанкага утыртып, ныклап беркетеп куйды. Иртә белән көн яктыра башлаган вакытта яхшы пар кара җигелгән тачанка дала эченә китеп күздән югалды.

— Син безнең турыда сорашма инде, Панас Тимофеич — диде Василий Горобец белән саубуллашканда. — Безнең турыда ишетсәң — эчтән тын. Ә без сиңа кунакка килгәләрбез...

Һәм матрос тачанкасы Украина җире өстендәге караңгы чокырлар, күзгә күренмәгән дала юллары буйлап авыллардан авылларга очарга тотынды. Немец гарнизоннары урнашкан хуторларга тирән йокыга талган чакларында өермә булып килеп керә иде дә ул, дошман өстенә зәһәр үлем чәчәргә татына: немец солдатларының кунарга туктаган җирләренә һөҗүм итә, юлда баручы фрицларны куып җитеп, иң актыккысын аяк суздырвганчы кургаш белән коендыра иде. Шулай, тотылмас җил шикелле, Днепр буеның чиксез далалары өстендә оча иде тачанка.

Маякчы янына моряклар җәй ахырында гына килеп чыктылар. Бу юлы да төнне килделәр алар. Панас таныш тәгәрмәч тавышын ишетү белән морякларны каршыларга чыкты. Тиз генә атларын тугарып, кунакларны өенә алып керде.
— Исәннәр икәнсез, исән булуыгызга бик шатмын. Айяй, ишетелүенә караганда, борычны сибәсез әй немецка, — дип сөйләнде ул.
— Ие, бурычлы булып калмыйбыз,— диде сипкелле моряк тешләрен елтыратып.
Ут алынды.
— Кара әле бире, карт,—диде моряк һәм итек кунычыннан озын чыбыркы сабы суырып алды. Чыбыркы сабына, ике дистәләп булыр, бакыр һәм көмеш балдаклар кидерелгән һәм бик күп кирт-ләчләр белән сырланып беткәннәр иде.

— Менә бу балдакларга карап,—дип дәвам итте моряк, Гитлерның күпме офицерын югалтуын белерсең, ә менә бу киртләчләр— без юк иткән немец солдатларының исәбе булыр.

Горобец, керосин лампасыннан сибелгән тонык яктылыкта, морякларның өчесе дә ак марлялар белән бәйләнеп беткән булуын күрде. Пулялар морякларны да гел читләтеп кенә үтмәгәннәр дигән сүз.

Василийның кулы бәйләнгән, киң җилкәле матросның муены яраланган, кечкенә буйлы морякның аягына бинт уралган иде. Панас берсенең дә фамилиясен белми иде аларның. Хәтта икесенең исемнәрен дә белми иде, ләкин карт моряк үзенең бу дусларына карата күңлендә шул кадәр тирән хөрмәт саклый иде ки, ул алар өчен көченнән килгәннең барын эшләргә хәзер тора иде.

Иртә белән моряклар тачанкаларына ремонт ясадылар: аның көймәсендәге һәм канатларындагы пуля тишкән урыннарны ямадылар, тәгәрмәчләрен майладылар, аннары пулемет һәм автоматларын чистарттылар. Панас Днепрдан алабуга балыклары тотып кайтты. Хатыны бик тәмле итеп балык шулпасы пешерде, Василий һаман үзенең сөйгән җырын җырлый иде.

Кичен, җир өстенә куе караңгылык төшкәч, тачанка тагын олакты. Аның тәгәрмәчләре астында яңадан дала юллары гүләргә, бөтерелергә тотынды. Бушлат итәкләре, козырексыз фуражкаларга бәйләнгән тасмалар өзлексез җилферди башладылар.

Тәмам җөдәп, башлары чуалып беткән немец комендантлары аны куу өчен махсус отрядлар оештырдылар, дала юллары буйларында, авылларда тачанка үткәнне сагалап карадылар. Ләкин тачанка тоттырмады. Моряклар, әүвәлгечә, юл буйларында хәрәкәт иттеләр. Немецларның марш роталарын туздырдылар, гарнизоннарына һәм каратель отрядларына капыл һөҗүмнәр ясап үзләре, өрәк шикелле, кинәт кенә күздән югала торган булдылар. Немец солдатлары бу тачанканы котчыккыч курку белән искә алалар, аны „кара үлем" дип йөртәләр һәм, иң элек каравыл куймыйча, тынычлык белән йокыга да ята алмый иделәр. Матрос тачанкасы һаман, ут арбасы шикелле, немец йөрәгенә курку һәм дәһшәт салып, Украинаның эченә тирәнрәк утеп керә барды.

Морякларның каяндыр Винница җирләренә барып чыгуы турындагы хәбәр маякчы өенә дә ишетелде.

Көз җитеп, узып китте, тагын кыш башланды, ләкин моряклар һаман әйләнеп кайтмыйлар иде әле. Панас көтә иде алармы, төннәрендә җил кыштырдаткан тавышларга колак салып тора иде ул, ләкин тачанка һаман күренмәде.
Панаска, тачанканың таныш тавышын яз җиткәндә генә яңадан ишетергә туры килде.
Апрель төне караңгылыгы эченнән өйгә өч кеше килеп керде. Маякчы картның иске танышлары иде алар. Моряклар нидәндер авыр хәсрәтле күренәләр һәм бик сак кылыналар иде. Ут алырга да кушмадылар алар. Өй эчендә бер сәгатьләп утыргач, саубуллаштылар да, каядыр билгесез якка китеп югалдылар. Ә иртә белән Го-робец өенә карательләр килеп керде.

— Кайда тачанка? — дип сорады Горобецтан усал тавыш белән шифырт кына бер обер-лейтенант һәм Панасның йөзе алдында пистолетын болгап торды. — Моряклар кая китте?
— Белмим, — дип җавап бирде Панас.
— Ә төнлә нинди арбалылар килде сиңа?
— Хутордагы күрше килгән иде.
—- Ялганлыйсың, синдә партизан моряклар кунып чыкты.

Панас дәшмәде. Аны кыйнадылар. Ә ул дәшмәде, үләргә, ләкин моряклар турында берни дә әйтмәскә карар биреп, яңакларын кыскан иде ул. Горобецны төрмәгә алып киттеләр, анда тагын кыйнадылар аны, аякларыннан түшәмгә астылар, ләкин ул барлык кыйнау һәм азапларга көчле чыдамлык белән түзеп, берни дә әйтмәде. Ике ай үткәннән соң гына ул, кыйналган, тәннәре яраланып, күгәреп беткән хәлдә әйләнеп кайтты. Ләкин немецларның анардан берни дә ала алмауларына шатлана һәм горурлана иде ул.
Хәзер инде Горобец тачанканың яңадан әйләнеп килүен ниндидер яңа бер хис белән түземсезләнеп көтә иде. һәм июль төннәренең берендә тачанка тагын маякчы карт өе янына килеп туктады. Панас морякларга каршы атылды. Тачанкадан иң элек кечкенә буйлы җитез моряк сикереп төште, аның артыннан киң җилкәле матрос күренде. Василий юк иде, Горобец бөтен тәнендә нәрсәдер тетрәп китүен хис итте. Морякларның йөзләре чытык, башлары түбән иелгән иде.

Өйгә кергәч, кечкенә гәүдәле моряк кайгылы тавыш белән:
— һәлак булды Василий,
диде һәм баш киемен салды. — Коростень янында үтерелде.

Панас төн буенча йоклый алмады, ә иртә белән морякларга, үзенең Василий урынына басарга теләвен белдерде.
— Хәзер минем юлым бер генә — сезнең белән генә, немец яшәргә бирмәячәк миңа, — диде ул. — Мин үзем өчен дә, Вася өчен дә ул ләгънәтләрдән үч алырга телим.
Моряклар үзара нидер сөйләшергә то-тындылар. Ләкин тиз генә җавап бирмәделәр. Тик төшке ашка утыргач кына, кечкенә буйлы моряк болай диде:

— Ярый алайса, карт, без сине экипажыбызга алабыз. Пулемет янында икенче номер булырсың.

— Яхшы,—дип җавап бирде Панас шатланып.

Панас бөтен көнен тачанка янында уздырды. Хуҗа күзе белән аның тәгәрмәчләрен, күчәрләрен карап чыкты ул, тәртәсен рәтләде, пулеметны һәм атларны чистартты. Сондыгыннан үзенең күп еллар буенча сакланып яткан иске бушлатын, козырексыз фуражкасын чыгарды. Яңача киенеп җибәргәч бөтенләй егетсы- мак булып китте ул, матрослар аңа карап, шаян елмаеп куйдыдар.

Шул ук төнне Панас кечкенә гәүдәле морякның исеме Федя булуын, ә җөйле яңаклы, киң җилкәле матросның Григорий исемле икәнлеген белде. Беренчесе Херсон ягыннан булып, икенчесе Кама буеннан икәнлеген дә белде. Федор тачанканың командиры булып чыкты.

Кич белән Панас немецларга каршы соңгы тамчы канына кадәр көрәшергә ант бирде. Антында нык тору билгесе итеп, пулемет йозагын упте һәм төнлә матрослар белән бергә чыгып китте.

Матрос тачанкасы тагын Украинаның киң далалары буенча очарга тотынды. Буйсыну белмәс, тотылу белмәс бу тачанка немец йөрәгенә дәһшәт салып, өермә шикелле йөри иде. Әле Җитомир янына, әле Волочинский, әле каядыр Новгород —Волынски — тирәләренә барып чыга иде ул. Аның дәһшәтле даны бөтен Украина җирләренә таралды, аны һәркайда якты өметләр белән көтеп алалар иде.

Панас, ябыштырып куелган шикелле, пулемет янында утыра һәм, үз чираты җиткән чакларда, ярсу белән немецларга ут сибә иде. Карт маякчының куллар нык тота иде пулеметны, аның үткен күзләреннән бернинди дошман да качылып котыла алмый иде.

Һәм әле һаман да Украина буйлап канатлы кош шикелле оча тачанка, аның тәгәрмәчләре астында җир гөрләп тора, пулемет өзлексез тырылдый. Горобец сагышлы җырлар көйли, сипкелле йөзле моряк чыбыркы сабына киртләчләр ясый, аңа балдаклар кидерә һәм җитез кара парны һаман алга әйди...