Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН — СТАЛИН БАЙРАГЫ АСТЫНДА

А. С. ЩЕРБАКОВ

СОВЕТ ХАЛКЫ ҖИҢҮГӘ БАРА
1S44 нче елның 21 нче январенда В. И. Ленинның үлүенә XX ел тулуга багышлаган тантаналы — траур утырышында сөйләгән доклад
.


ЛЕНИН ЮЛЫ БЕЛӘН
Иптәшләр! Менә 20 ел инде Советлар Союзы халыклары Лениннан башка, аның мәңгелек бөек идеяләре белән рухланып, эшлиләр һәм көрәшәләр. Безнең партиябезне һәм Совет дәүләтен төзүченең идеяләре дөрес һәм яшәүчән икәнлекне үткән һәрбер ел раслый килде.
Безнең илебез Ленин үлүгә 20 ел тулу көнен Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләргә каршы һөҗүме көннәрендә искә ала. Бу данлыклы сугышларда безнең халкыбыз, безнең армиябез Ленин — Сталин байрагы астында җиңүгә ирешеп киләләр.
Хәзер, фашист дәүләтләрнең берләшкән кораллы көчләренә каршы сугышта безнең дәүләтебез авыр сыналулардан үткәч, бөек Ленин образы безнен алдыбызга тагын да ачыграк булып килеп баса.
Иске Россиянең тарихы, шуннан гыйбарәт булды ки, аны хәрби артталык өчен, хуҗалык артталыгы өчен, культура артталыгы өчен, дәүләт артталыгы өчен кыйнадылар.
Ленин һәм Сталин безнең илебезнең гасырлар буена килгән артталыгын бетерү һәм дәүләтебезнең бәйсезлеген ныгыту өчен юллар һәм чаралар күрсәттеләр. Мәгълүм ки, патша Россиясе үзенең үсешендә дөньядагы экономик яктан алдынгы булган илләрдән һаман артта калып килде һәм шунлыктан торган саен чит ил дәүләтләренә коллыкка төшә барды. Ил шундый юл белән барды ки, бу юл котылгысыз, аның дәүләт булу ягыннан мөстәкыйльлеген югалтуга китергән булыр иде. Мондый хурлыктан безнең илебезне большевиклар партиясе коткарып калды. Артта калган патша Россиясе беренче бөтен дөнья сугышы барышында һәлакәт алдында булып чыкты, менә шул сугышның тәҗрибәсен искә алып, Октябрь Революциясеннән аз гына алдарак, Ленин болай диде:
Сугыш рәхимсез, ул мәсьәләне шәфкатьсез кискенлек белән куя: я һәлак булырга, яки алдынгы илләрне экономик яктан да куып җитәргә һәм узып китәргә... Һәлак булырга, яки бөтен көч белән алга омтылырга” (Ленин, 21 том, 191 нче бит).
Бөек Октябрь Социалистик Революциясе һәм Ленин
Сталин политикасын эзлекле рәвештә тормышка ашыру нәтиҗәсендә Советлар иле куәтле индустрия һәм колхоз державасы булып әверелде. Совет власте елларында бөтен дөньяга безнең илебез күрсәткән шундый көчле экономик һәм культура үсеше мисалларын тарих белми.
Совет халкының бөтен көче иң кыскй вакыт эчендә куәтле хәзерге заман промышленносте төзүгә юнәлдерелде. Бу эшне озакка сузарга ярамый иде. Балтикадан алып Тын океанга кадәр, Боз океаныннан алып Кара диңгезгә кадәр сузылган гаять зур мәйданда предприятиеләрнең гигант төзелеше җәелеп китте, яңа шәһәрләр һәм промышленность үзәкләре үсеп чыкты.
Илебездә станок төзелеше, самолет төзелеше, автомобиль, трактор һәм химия промышленносте кебек ил оборонасы өчен бик зур әһәмияте булган промышленность тармаклары төзелде. Электр энергиясе, нефть продуктлары һәм күмер җитеш-терү күп тапкырлар үсте. Кара металлургия гаять дәрәҗәдә үсеп китте. Көнчыгышта куәтле яңа күмер-металлургия базасы тудырылды.
Мәгълүм ки, үткән бөтен дөнья сугышында патша Россиясе, экономик яктан артталыгы аркасында, хәрби яктан тар- мар ителү куркынычы алдына килеп баскан иде. Промышленность армияне самолетлар һәм танклар шикелле яңа корал белән генә түгел, бәлки ул заман өчен гади булган сугыш техникасы белән дә тәэмин итеп тора алмады. Рус армиясендә авыр артиллерия бөтенләй диярлек юк иде, җинел артиллерия, пулеметлар һәм хәтта винтовкалар да җитәрлек түгел иде. Каты сугышлар чорларында армия снарядсыз һәм патронсыз калды.
Хәзерге сугышта безнең армиябез коралларга һәм сугыш припасларына мохтаҗлык сизми, Кызыл Армиянең сугыш техникасы һаман яхшыра бара. Бу — Россиянең гасырлар буена килгән техник артталыгын бетерү турында Ленин һәм Сталинның алдан ук билгеләп куйган бөек планнарын тормышка ашыруның нәтиҗәсе.
Шуның белән бергә, 1914—1917 нче елгы сугышта Россия — Германия фронтында немецларның һәм аларның союзникларының дивизияләре 127 дән артык булмаганлыкны онытмаска кирәк. Хәзер, икенче бөтен дөнья сугышында, Германия һәм аның вассаллары СССР га каршы кимендә 260 дивизия куйдылар. Димәк, хәзер Совет—Германия фронтында немецларның һәм аларның вассалларының армиясе беренче бөтен дөнья сугышында булганнан ике тапкыр артыграк.
Үзенең күләмнәре ягыннан да, дошман армияләренең характеры ягыннан да, сугышта катнашучы иң соңгы техниканың саны ягыннан да дөньяда тиңдәше булмаган бу сугышны сталиичыл бишьеллыкларда төзелгән куәтле индустриядән башка алып бару мөмкин булмаган булыр иде. Аннан да бигрәк, мондый сугышта җиңүләр мөмкин булмаган булыр иде.
Советлар Союзының куәтле промыш-ленносте Кызыл Армиянең хәрби уңышларының материаль техник базасы булып тора.
Партия, халыкның бөтен көчен хәзерге заман промышленностен төзүгә туплагач, шартлар өлгереп җитү белән үк, авыл хуҗалыгын тамырыннан үзгәртеп коруга кереште. Коллективлаштыру политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә социалис
тик җәмгыять төзеп җиткерү өчен кирәк булган яңа, хәлиткеч шартлар тудырылды. Халык хуҗалыгының иң артта калган өлкәсе үзгәртеп корылды. Борынгы заман техникасы белән эш иткән һәм консерватив тормышта яшәгән таркау крестьян хуҗалыклары урынына безнең илебездә алдынгы техника белән коралланган эре социалистик авыл хуҗалыгы төзелде. Шуның белән социализм авылда да җиңде.
Авыл хуҗалыгын социалистик нигездә үзгәртеп кору турында Ленин һәм Сталинның алдан билгеләгән бөек планнары тормышка ашырылды. Һәркемгә ачык, тылда артта калган, таркау, индивидуаль крестьян хуҗалыгы яшәп килгәндә хәзерге сугыш кебек зур сугышны алып бару бөтенләй мөмкин булмас иде.
Хәзер инде кыен сугыш шартларында армиягә һәм илгә азык, ә промышленностька чимал әкрипештерүне тәэмин итүче колхозлар фронтның һәм Кызыл Армиянең хәрби уңышларының ныклы таянычы булып торалар.
Большевиклар партиясе җитәкчелегендә безнең илебездә яңа, социалистик экономика тудырылып кына калмады, бәлки техниканы алга алып барырлык, аны ходка җибәрерлек кадрлар да үстерелде.
Кадрлар хәзерләү эше хуҗалык төзелеше шикелле үк кызу темплар белән җәелеп китте. Берничә елдан безнең илебездә промышленностьта һәм транспортта күп санлы инженерлар, техниклар, квалификацияле эшчеләр, авыл хуҗалыгында тракторчылар, комбайнчылар һәм агрономнар кадрлары үсеп чыкты. Техник белемле шундый кадрлар булу, үз чиратында, күп санлы хәрби кадрлар — артиллеристлар, танкистлар, очучылар, элемтәчеләр һәм саперлар хәзерләргә дә мөмкинлек бирде. Мондый кадрлар бары тик техник һәм экономик яктан алдынгы булган илдә генә күп санда килеп чыга алалар.
Шулай итеп, Ленин һәм Сталинның эш-челәрдән һәм крестьяннардан Ватан инте-ресларына чын күңелдән бирелгән интел-лигенция хәзерләү турындагы күрсәтмәләре тормышка ашырылды. Интеллигенция булмаганда, техник белемле кадрлар булмаганда хәзерге заман сугышын алып бару мөмкин булмас иде. Мондый кадрларның булуы безнең партиябезгә сугыш шартларында иң кыен бурычны хәл итәргә — промышленностьны тизлек белән кораллар жрипештерүгә күчерергә һәм кыска вакыт эчендә күп миллионлы армия, төзәргә мөмкинлек бирде.
Гитлерчылар, СССР га каршы үзләренең җинаятьчел сугышларын башлаган чакта, совет җәмгыятендә ярыклар һәм тишекләр табарга уйладылар, аның бердәмлеген җимерүгә исәп тоттылар. Алар эшчеләр белән колхозчылар арасына чөй кагарга, аларны талаштырырга исәп тоттылар. Ләкин гитлерчыларның бу өметләре җимерелгәнлеге хәзер инде кемгә генә билгеле түгел икән? Эшчеләр һәм крестьяннар союзы сугыш кырларында чыныкты, тылда тырышып эшләүдә ныгыды һәм хәзер беркайчан да булмаганча нык булып тора.
Партиянең Ленин — Сталин политикасы барлык хезмәт ияләрен бердәм итеп туплады, эшчеләр сыйныфы, крестьяннар һәм интеллигенция союзын төзеде һәм ныгытты, халыклар арасында булган элекке милли дошманлыкны бетерде. Безнең азат ватаныбыз халыклар дуслыгының ышанычлы таянычы булып әверелде. Хәзер безнең илебездәге барлык халыклар, бөек рус халкы җитәкчелегендә, кулларына корал тотып, үз ватаннарының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта үз-үзләрен аямыйча катнашалар. Советлар Союзын-дагы барлык халыкларның туганнарча хез-мәттәшлеген тәэмин иткән Ленин—Сталин милли политикасының көче һәм яшәүчән- леге шунда күренде.
Шулай итеп, Совет дәүләтендәге халыклар арасында дуслыкны ныгыту турында, этчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция союзын ныгыту турында Ленин һәм Сталинның алдан билгеләгән бөек планнары тормышка ашырылды.
Фашист урдалар безнең илебезгә юлба-сарларча һөҗүм башлаганнан бирле ике ел ярымнан артыграк вакыт үтте. Ленин тарафыннан төзелгән һәм иптәш Сталин җитәкчелегендә какшамас крепостька әйләндерелгән Совет дәүләте фашистлар яуларының һөҗүменә каршы торып кына калмады, бәлки бу һөҗүмне шундый көчле ударлар белән кире кайтарды ки, бу ударлар астында Гитлер коалициясе җимерелә, фашистларның „Европада яңа тәртйп“ бинасы шатырдап ярыла. Буыннарның язмышын хәл итә торган хәзерге сугышта совет халкы бөек җиңүләргә ирешә икән, моның өчен без партиябезнең иптәш Сталин җитәкчелегендә Ленин 10ЛЫ белән баруына һәм Ленин васыятьләРен тайпылышсыз тормышка ашыра баруына бурычлыбыз. (Озакка сузылган көчле алкышлар.)


КЫЗЫЛ АРМИЯНЕҢ БӨЕК ҖИҢҮЛӘРЕ
Владимир Ильич Ленин үлүгә 19 ел тулганнан соң үткән бер ел Ватан сугышы барышында борылыш елы булды. Бу ел Кызыл Армиянең хәрби унышлары һәм немец илбасарлар армиясенең зур җиңелүләре билгесе астында үтте. Бу ел Ленинның түбәндәге сүзләрендә булган бөек хакыйкатьне тагын да яңа көч белән раслады:
Үзенең күпчелек эшчеләре һәм крестьяннары үз властьларын, Совет властен— хезмәт ияләре властен саклауларын, җиңеп чыкканнан соң үзләренә һәм үзләренең балаларына барлык культура байлыкларыннан, кеше хезмәте тудырган барлык нәрсәләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итәчәк эшне саклауларын белгән, хис иткән һәм күргән халыкны беркайчан да җиңә алмаячаклар (Ленин, 24 том, 258—259 нчы бит).
Бөтен сугыш барышында немец-фашист илбасарлар Кызыл Армияне җимерү һәм безнең Ватаныбызны кол итү өчен чиксез күп тырышлык куйдылар, сугышка үзләренең бөтен көчләрен ташладылар. Ләкин гитлерчыларның Советлар Союзын басып алуга исәпләнгән авантюристлык планнары бер-бер артлы җимерелә килде.
Сугышның беренче айларында гитлерчылар гына түгел, бәлки, союздаш илләрдәге политик һәм дәүләт эшлеклеләренең дә күпчелеге Кызыл Армиянең вакытлы уңышсызлыкларын Совет дәүләтенең хәрби һәм экономик көчсезлек күренеше дип карадылар дисәк, бер дә арттырып әйткән булмабыз. Алар, Совет — Германия фронтында да гитлерчы урдалар көнбатышта — Польшада, Бельгиядә, Франциядә һ. б. илләрдә ирешкән кебек үк җиңел һәм яшендәй тиз җиңүгә ирешерләр дип уйладылар.
Мин үземнең сүзләремне раслау өчен ике генә факт китереп үтәм. Хәер, аларны теләгән кадәр китерергә мөмкин.
Америка журналы журналисты Кэссидиның
Москва язмалары дигән китабында белдерүенчә, сугыш башланганда, Россия эшләре буенча союзниклар лагерендагы экспертлар, Советлар Союзы тиздән һәлак булачак, дип алдан ук әйтеп куйганнар. Кэссиди болай дип яза: Барлык экспертларның гомуми фикереичә, Россиядә
Ленин
Сталин байрагы астында совет халкы җиңүгә бара
сугыш өч атнадан өч айга кадәр дәвам итәргә тиеш. Әгәр дә шул вакытта аларга, сугышның өченче елы килеп җитәр һәм Кызыл Армия Германиянең кораллы көчләренә каты ударлар ясар дип әйткән булсалар иде, алар бик гаҗәпләнгән булырлар иде
.
Американың мәгълүм дәүләт эшлеклесе Стеттиниус китабында да шундый ук сүзләр бар. Ул болай дип яза:
Мин күп кенә дискуссияләрне хәтерлим. Бу дискуссияләр вакытында, Россиядә сугыш 1 нче августка тәмам булыр дигәннәр иде (билгеле, сүз 1941 нче елның 1 нче августы турында бара. — А. Щ.). Мондый карашны яклаучылар, без Россиягә җибәрәчәк барлык кораллар, мөгаен, Гитлер кулына эләгер дип уйладылар. Ул көннәрдә совет халкының бердәмлегенә һәм Кызыл Армиянең көченә Берлинда гына түгел, бәлки Вашингтонда һәм Лондонда да бәя биреп җиткермәделәр
Инде совет халкына килсәк, көрәшнең иң авыр көннәрендә дә ул үзенең җиңәчәгенә ышанычын бер минутка да югалтмады, чөнки ул безнең Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә үзгәртеп корылган социалистик илебезнең көчле һәм куәтле икәнлеген, немец-фашист илбасарларның һәм аларның союзникларының безнең Совет дәүләтенең ныклыгын какшата аямаячакларын белде.
Халыкка һәрвакытта да дөресен һәм бары тик дөресен генә сөйләргә дигән ныклы кагыйдәне кулланып, безнең партиябез һәм иптәш Сталин, сугыш башланганда ук инде, фашист юлбасарлар тарафыннан Ватаныбыз өстеиә килгән гаять зур куркыныч турында хезмәт ияләренә ачык итеп әйтеп бирделәр. Шунын белән бергә, шул чагында ук, сугышның беренче көннәрендә үк инде, безнең юлбашчыбыз иптәш Сталинның даһилыгы сугышның перспективаларын яктыртты, армияне һәм халыкны илебез өстенә килгән үлем куркынычын җиңеп чыгуга туплады. Ул чагында ук иптәш Сталин немецларның Совет — Германия фронтындагы уңышларының вакытлы уңышлар икәнлеге, Наполеон һәм Вильһельм армияләре ничек тар-мар ителгән булсалар Гитлер армиясенең дә шулар кебек үк алып ташланачагы һәм тар-мар ителәчәге турында әйткән иде. Хәзер инде иптәш Сталин сүзләренең дөрес булып чыкканлыгы һәркемгә ачык.
Үткән ел хәрби яктан Кызыл Армиянең гаять зур җиңүләре елы булды. Ватан сугышының барышында тамырдан борылыш ясалды. Сталинград сугышы шушы тамырдан булган борылышның башы булды. Гитлерчылар әле үзләрен авыр кризистан чыгу өмете белән юаталар иде һәм бу өметне алар җәйге һөҗүмгә бәйләгәннәр иде. Ләкин үткән елның җәендә инде немецлар хәтта вакытлы уңышларга да ирешә алмадылар.
Үзләренең кичеккән җәйге һөҗүмнәрен башлаган чакта гитлерчылар, бу — Германияне тулысынча җиңүгә китерәчәк хәлиткеч поход булыр, дип игълан иткәннәр иде. Ләкин Кызыл Армия немецларның җәйге һөҗүмен юкка чыгарды. Курск янында Кызыл Армия немец-фашист гаскәрләрне тагын бик каты кыйнап ташлады. Курскига һөҗүмгә ташланган немец гаскәрләре тар-мар ителделәр, Һәм инде җәйге һөҗүмне уңышлы рәвештә җәеп җибәргән безнең гаскәрләребезнең басымына гитлерчылар түзә алмадылар. Иптәш Сталин болай диде: „Сталинград янындагы сугыш немец фашистлары армиясенең көне бөтүен күрсәткән булса, Курск янындагы сугыш аны һәлакәт алдына китереп куйды
.
Үткән елның бөтен җәе һәм көзе буена безнең гаскәрләр немецларны бер туктаусыз көнбатышка таба кудылар, дошманның озак вакытка исәпләнгән оборона корылмаларын ваттылар, гаять зур су киртәләрен үттеләр, дошманның бик каты каршылык күрсәтүен бастырдылар һәм алга атлаган саен совет җирен Ватаныбызның явыз дошманнарыннан чистарта бардылар.
Германия командованиесе Днепр линиясен ничек кенә булса да үз кулында тотып калырга тырышты. Сентябрь ахырында Гитлер командованиесе үз армиясенә артык бер карыш җирне дә бирмәскә боерды. I итлер немецларны Днепр ике армияне бер-берсеннән аерып тора торган чик булыр дип, Днепрдагы кышкы позицияләр яхшы ныгытылган һәм аларны алынмаслык дип санарга мөмкин дип ышандырды. Берлин радиосы Днепрның киңлеге һәм тирәнлеге, аның көнбатыш ярының биеклеге, немецларның Днепр ярлары биеклек- ләрепдәге команда позицияләренең уңайлы һәм алынмаслык булулары турында сайрады. Днепр позицияләрендә гитлерчылар нык торырга уйлаганнар иде. Ләкин бия тәртәгә тотынган да, барыбер егылган, диләр бит. (Залда көлү һәм җанлану)
Октябрь башында ук совет гаскәрләре Днепрны кичеп чыктылар һәм аның уң як ярында берничә плацдарм төзеделәр. Ә бер ай үткәннән соң Украинаның азат ителгән башкаласы өстендә совет байрагы җилферди башлады. Немецларны Киевтан куганнан соң Германиянең Днепр линиясенә тотынып калу планнары тәмам җимерелде. Ул гына да түгел, безнең гаскәрләр Киевны алганнан соң Уң як Украина өчен сугыш башланды.
Үткән борылыш елы сабаклары немецлар армиясенең, барлык
тоталь мобилизацияләргә дә карамастан, һаман зәгыйфьләнә баруы, ә Кызыл Армиянең көче үсә баруы турында сөйлиләр. Моның шулай икәнлеге безнең гаскәрләрнең елдан артык вакыт буена инде сугыш хәрәкәтләре инициативасын үз кулларында тотып килүләрендә күренә. Шулай ук бу немецларның инициативаны Кызыл Армия кулыннан тартып алырга маташуларының барсының да җимерелү белән тәмам булуларында күренә. Немецларның контратакалары хәтта фронтның тар гына участокларында да алар көткән нәтиҗәләрне бирмиләр һәм безнең гаскәрләр тарафыннан уңышлы рәвештә кире кайтарылалар. Үткән ел эчендә Кызыл Армиянең кайбер урыннарда немец гаскәрләрен көнбатышка таба 1.500 километрга кадәр куып ташлавы очраклы хәл түгел. Немецлар Кубаньның, Донның, Сул як Украинаның гаять әһәмиятле авыл хуҗалыгы районнарын, иң зур промышленность үзәкләрен — Донбассны, Запорожьены, Днепропетровскины, Кировоградны һәм башкаларны бер дә үз теләкләре белән ташлап чыкмадылар. Аларны аннан безнең Кызыл Армиябез бәреп чыгарды. Хәзер Кызыл Армия Ленинград янында данлыклы җиңүләр казана.
Туп-туры әйтергә кирәк, үзләренең ял-ганнарында тәмам буталып беткән гитлерчы җүләрләр немецлар армиясенең чигенү сәбәпләрен ахмакларча аңлаталар. Сталинград янында немец гаскәрләре тар-мар ителгәннән соң гитлерчылар болай диделәр:
Сталинградны югалтуның зур әһәмияте юк. Менә әгәр дә совет гаскәрләре Дон яки Кубань районнарын алсалар иде, — ул чагында эш башкача булыр иде.

Немец гаскәрләре Дон һәм Кубань район-нарыннан куылганнан соң да әле немецлар әтәчләнүләрендә дәвам иттеләр һәм болай диделәр: Донны һәм Кубаньны югалту бернәрсә дә түгел. Менә әгәр дә совет гаскәрләре Донбассны алсалар, — ул чагында эш башкача булыр иде. Немец гаскәрләре Донбасста тар-мар ителгәннән соң гитлерчылар болай дип мыгырдандылар: Донбасста позицияләр уңайсыз иде. Менә әгәр дә совет гаскәрләре Днепр аръягына күчсәләр иде, — ул чагында-эш башкача булыр иде.
1941 нче елның кышында немецлар Кызыл Армия ударлары астында фронт линиясен
кыскарттылар, 1942 нче ел кышында да, 1943 нче ел җәендә дә фронтны кыскартуны дәвам иттерделәр һәм хәзер 1944 нче ел кышында да шул ук эш белән шөгыльләнәләр. Ләкин, халык мәкалендә әйтелгәнчә, кыскарттың — югалттың. Әйдә, кыскартабирсеннәр. Гитлерчылар шул кадәр кыскарачаклар ки, фронтның немецлар армиясе өчен иң кыска линиясе Берлин шәһәре утырган Шпрее елгасы буйлап кына үтәчәк. Безнең армиябез һәм халкыбыз моңа нык ышаналар. (Шаулы алкышлар.)
Совет стратегиясенең һәм тактикасының өстенлеге, безнең гаскәрләребезнең сугыш осталыгының һәм мораль рухының өстенлеге сугышның бөтен барышы белән тулысынча исбат ителде. Совет — Германия фронтында Кызыл Армиянең Верховный Баш Командованиесе тарафыннан эшләнгән гаять зур операцияләрне тормышка ашырганда безнең генераллар һәм офицерлар оператив осталыкның күренекле үрнәкләрен, ә Кызыл Армия солдатлары геройлык һәм сугыша белү үрнәкләрен бирделәр.
Советлар иле данлыклы сталинчыл ге-нераллар белән, совет армияләренең гаскәри башлыклары белән горурлана.
Советлар иле Кызыл Армиянең хәрби сәнгатьнең сталинчыл гүзәл мәктәбен үткән сугышчан офицерлары белән горурлана.
Советлар иле үз армиясенең рус сугышчыларының гасырлар буена килгән данын арттыручы солдатлары белән горурлана.
Хәзер бөтен эш —
ирешелгәннәр белән тынычланмауда. Дошманның да бер урында гына тормавын, фашистлар армиясенең соңгы һәлакәтен кичектерергә омтылып, немецлар командованиесенең көрәштә яңа адымнар һәм яңа әмәлләр уйлап табарга тырышуын һәрвакыт истә тотарга кирәк. Менә шуңа күрә дә Верховный Баш Командующий иптәш Сталинның хәрби осталыкны туктаусыз яхшырту турындагы приказларын тайпылышсыз үтәү, аның хәрби сәнгатьне яхшырту эшендә көннән-көн югары баскычка күтәрелергә дигән таләпләрен үтәү совет гаскәри башлыклары өчен ныклы закон булып тора.
Һич шик юк, Кызыл Армия һәм аның командирлары Сталин приказларын тайпылышсыз үтәрләр, өзлексез һәм туктаусыз өйрәнерләр, үзләренең сугыш осталыкларын яхшыртырлар, ирешелгәннәр белән генә тынычланып калмаслар.
Кызыл Армиянең җиңүләре — алар, канлы фашизм режимын совет строеның җиңүләре. Кызыл Армиягә, аның оешуында, аның стратегик доктринасында, җитез тактикасында, искиткеч коралларында, югары мораль рухында совет дәүләт системасының камиллеге, Советлар Союзының Гитлер Германиясеннән өстенлеге чагыла.
Иптәшләр! Кызыл Армия Верховный Баш Командованиесенең сугыш хәрәкәтләренә җитәкчелеге дошманның барлык исәпләрен аударып ташлады һәм сугышның барышын безнең файдага борып җибәрде. Сугышның башта бер як өчен шул кадәр уңайсыз булган барышы шундый осталык белән борылу, ә ныклы хәрби даһи кулы белән алып барыла торган армиянең шундый җиңүләргә ирешү үрнәкләре сугышлар тарихында әле булганы юк иде. Немец ерткычларга каршы совет халкының иптәш Сталин юнәлеш бирә торган һәм рухландыра торган бөек ватан сугышы гаскәрләргә җитәкчелек итүнең, сугышны алып баруда югары дәрәҗәдәге осталыкның искиткеч үрнәге булып тарихка керер. (Көчле алкышлар.)


БЕЗНЕҢ КӨЧЛӘРЕБЕЗ ҮСӘ ҺӘМ НЫГЫЙ
Иптәш Сталин безне, үзләренең көчләре сугыш барышында үсә торган дәүләтләр һәм армияләр сугышта җиңәләр, ә үзләренең көчләре сугыш барышында бетә һәм кими барган дәүләтләр һәм армияләр җиңеләләр, дип өйрәтә. Гитлерчы илбасарларга каршы сугыш башланганда ук иптәш Сталин бу сугыш барышында, күп кенә өлкәләрне һәм шәһәрләрне вакытлыча югалтуга да карамастан, безнең көчләребезнең үсәчәген һәм җиңүнең безнең якта булачагын алдан ук күрде. Бу алдан күрүне сугышның бөтен барышы тулысымча раслады.
Сугышның башында безнең халкыбыз алдына һәм беренче чиратта эшчеләр сыйныфы алдына, промышленностьның ипже- нер-техник работниклары алдына кораллар эшләп чыгаруны җәелдерү һәм танклар, самолетлар, минометлар, автоматлар саны ягыннан немецларның өстенлеген бетерү бурычы килеп баскан иде. Бу бик авыр бурыч иде. Мәсьәлә болай торды: сугыш заманындагы авыр шартларда Совет дәүләте халык хуҗалыгы көчләрен үстерүне, хәрби индустрияне тизлек белән үстерүне тәэмин итә алырмы? Мондый бурычны, хәтта чагыштырмаслык кечкенә булган күләмнәрдә дә, беренче бөтен дөнья сугышы елларында патша Россиясе дә, Вильһельм Германиясе дә хәл итә алмады. Сугыш барышында аларның экономикасы артка китте, җимерелде. Безнең совет экономикасында да гитлерчылар шундый ук язмыш булыр дигәннәр иде. Ләкин аларның әйткәннәре бушка чыкты. Совет хуҗалыгы авыр сугыш шартларында да үсүендә һәм үзенең куәтен арттыруында дәвам итте.
Безнең героик халкыбыз һәм беренче чиратта безнең промышленность һәм транспорт эшчеләре, инженер-техник работниклар белән бергәләп, бу бурычны уңышлы хәл иттеләр.
Хәзер эшчеләр сыйныфының, инженерларның һәм техникларның сугышчан бурычы
— кораллар, сугыш припаслары, сугыш кирәк-яраклары эшләп чыгаруны, металл коюны, күмер чыгаруны, электр энергиясе җитештерүне тагын да арттырудан, ә транспорт работникларының бурычы— кирәк-яракларны фронтка тизрәк илтүдән гыйбарәт.
Кызыл Армияне һәм илебезнең халкын азык белән, ә промышленностьны чимал белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы районнары булган Украина, Дон һәм Кубаньның вакытлыча югалуы сәбәпле авыл хуҗалыгында килеп чыккан тиңдәшсез кыенлыкларны җиңәргә, көнчыгыш районнарда авыл хуҗалыгын үстерү исәбенә бу югалтуларның бер өлешен генә булса да кайтарырга кирәк иде.
Советлар иленең колхозчы крестьяннары сугыш заманындагы бу гаять авыр бурычны хәл итә алдылар, Кызыл Армияне һәм илне азык Һәм чимал белән тәэмин итә алдылар.
Хәзер безнең колхозчыларыбызның һәм колхозчы хатын-кызларыбызның, совхоз һәм МТС работникларының бурычы — фронт һәм ил өчен авыл хуҗалыгы продукциясе эшләп чыгаруны арттырудан гыйбарәт.
Сугышның өченче елында бездә җайга салынган һәм тизлек белән үсә торган хәрби хуҗалык бар. Шулай итеп, совет хуҗалыгы сугыш барышында үзенең көчләрен арттыра алырлык булып чыкты һәм шуның белән немец фашистларының коллык-крепостнойлык экономикасыннан үзенең өстен икәнлеген исбат итте.
Оккупантлардан азат ителгән районнарда җәелеп киткән төзү эше безнең хуҗалыгыбызны ныгытуның яңа өстәмә чыганагы булып тора.
Электә гөрләп торган һәм вакытлыча оккупантлар табаны астында калган про-мышленность һәм авыл хуҗалыгы районнарын немецлар таладылар Һәм җимерделәр. Бу районнарга тормыш Кызыл Армия белән бергә килде. Донбассны азат итүгә әле нибары берничә ай гына үтте, ә инде Донбасс күмере исә тимер юлларга, фабрикаларга һәм заводларга килә башлады. Шахталарны, металлургия заводларын Һәм башка заводларны торгызу эшләре киң фронт белән алып барыла. Бу әле бөтен ил катнаша торган торгызу эшләренең башлангычы гына.
Немец оккупациясеннән азат ителгән халыкка кешечә нормаль яшәү өчен кирәкле барлык шартларны булдыру турында партия һәм хөкүмәт хәзер үк инде, сугыш шартларында ук даими рәвештә кайгырталар. Партия һәм хөкүмәт безнең фронтовикларыбыз семьялары турында аеруча кайгырталар.
Элекке сугышларда солдатларның семьялары язмыш иркенә ташлана иде, алар бөләләр һәм хәерчелеккә төшәләр иде.
Кызыл Армия сугышчылары үз семьяларын Совет дәүләтенең ташламавын күрәләр. Алар Совет властеның үз властьлары, туган властьлары икәнлеген, аның аларның хатыннарына һәм балаларына, аталарына һәм аналарына ярдәм итәчәген, немец ерткычлар җимергән хуҗалыкны торгызуда ярдәм итәчәген беләләр. Безнең гаскәрләребезнең мораль-сугышчан рухының югары булуының бер чыганагы әнә шунда.
Немец ерткычлар үзләренең котырган канлы җинаятьләре белән, террор белән, дар агачлары белән,
үлем арбалары белән безнең халкыбызның ихтыярын һәм ныклыгын сындырырга маташтылар. Кызыл Армия һөҗүменең һәрбер көне туган саен фашист юлбасарларның коточкыч җинаятьләре ачылганнан ачыла бара. Немец илбасарлар, кеше ашаучыларда гына була торган салкын канлылык белән, йөз меңнәрчә совет кешеләрен газапладылар һәм астылар, суйдылар һәм яндырдылар, үлем арбалары нда агулап үтерделәр. Милләтнең иң яхшы өлешен, совет халкының иң актив, иң эшлекле өлешен юк итәргә, ә калганнарын куркуга төшерергә һәм телсез колларга әйләндерергә, — гитлерчыларның канлы политикасы әнә шул. Ләкин совет патриотлары немец юлбасарларның бу исәпләрен дә өзделәр. Кызыл Армия миллион-нарча совет кешеләрен фашистлар коллыгыннан коткарып калды. Немецларның ерткычлыклары совет халкының көчен җимерә алмадылар, бәлки немец илбасарларга карата ачуны һәм дошманлыкны тагын да арттыра гына төштеләр. Немец җинаятьчеләргә үч һәм үлем! — гитлерчы кеше ашаучыларга безнең җавабыбыз менә шул. (Озакка сузылган кул чабулар.)
Сугыш барышында Гитлер Германиясенә каршы көрәшүче барлык халыклар алдында Советлар Союзының авторитеты үсте, аның тышкы политик элемтәләре көчәйде һәм ныгыды.
Гитлерның демократик илләрне аеруга исәпләнгән планнары җимерелде. Гитлерга каршы коалиция илләре арасында ышаныч һәм бердәмлек ныгыды. Моны, барыннан да элек, Москва һәм Таһран конференцияләренең карарлары раслый. Москва һәм Таһран конференцияләре нәтиҗәсендә Гитлер Германиясен тәмам тар-мар итүгә исәпләнгән план төзелде, өч союздаш держава тарафыннан планлаштырылган хәрби операцияләрнең сроклары, юнәлешләре һәм күләмнәре турында килешүгә ирешелде.
* * *
Иптәшләр! Үткән ел эчендә совет халкы Гитлер Германиясен тәмам җиңүне якынайту өчен бик күп һәм тырышып эшләде. Хәзер инде эшнең Гитлер Германиясен тар- мар итүгә таба баруы ачык. Немецлар армиясе һәлакәт алдында тора. Ләкин ул үзлегеннән җимерелмәячәк. Әгәр дә без, большевиклар, тынычланып калсак, бу гафу ителмәслек ялгышлык булыр иде.
Безнең партиябезне Ленин һәм Сталин

Ленин—Сталин байрагы астында совет халкы жинүгә бара
тәрбияләде, тынычлануга түзә алмаучы, партияне уңышлар белән мавыкмаска өйрәтүче юлбашчыларыбыз тәрбияләде. Ленин һәм Сталин безне болай дип өйрәтәләр: — яулап алынган җиңүләр, яңа җиңүләргә, яңа уңышларга ирешү өчен нигез булып, фундамент булып хезмәт итәргә тиешләр. Уңышлар һәм казанышлар еш кына башны әйләндерәләр, гамьсезлекне, үз көчләреңә тиешеннән артык бәя бирүне һәм дошман көчләренә бәя биреп җиткермәүне, үз-үзеңә тиешеннән артык ышануны һәм масаюны тудыралар. Бу настроениеләр һәрвакытта да зур куркыныч булып килделәр, сугыш шартларында алар бигрәк тә куркынычлы. Әгәр дә безнең сафларыбызда тынычлану настроениеләре өстен урын алса иде, без җиңү эшен һәлак иткән булыр идек.
Җиңү тантана казансын өчен безнең хал-кыбызга, безнең партиябезгә әле күп һәм тырышып эшләргә туры киләчәк. Фашист илбасарларны кыйнап бетерү өчен без ха-лыкның бөтен көчен, армиябезнең бөтен куәтен һәм осталыгын тупларга тиешбез, чөнки, иптәш Сталин әйткәнчә, көрәштән башка һәм көчне җигүдән башка җиңү юк — ул сугышып алына. Бу соңгы җиңү көнен якынайту өчен Кызыл Армия, совет тылы, безнең бөтен халкыбыз барсын да эшлиләр.
Безнең илебездә, безнең халкыбызда җитәкче һәм оештыручы көч булып большевиклар партиясе һәм юлбашчыбыз иптәш Сталин тора. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)
Большевиклар партиясе безнең илебезнең хезмәт ияләрен куәтле һәм азат социалистик дәүләт төзүгә китерде, ә Ватаныбыз алдына дәһшәтле куркыныч килеп баскач, совет халкын явыз немец илбасарларга каршы изге ватан сугышына күтәрде.
Ленин — Сталин партиясе Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең казанышларын, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен халыкның көчләрен бердәм максатка юнәлдерде һәм оештырды.
Ленин — Сталин партиясе халыкны һәрвакытта да совет патриотизмы рухында, үз Ватанына кайнар мәхәббәт рухында, сугышта куркусызлык һәм Совет дәүләте дошманнарына карата рәхимсезлек рухында тәрбияләде. Хәзер инде большевиклар партиясе, бик хаклы рәвештә, үзенең күп еллык эшенең яхшы нәтиҗәләр биргәнлеген әйтә ала.
Ватан сугышында безнең халкыбыз ныклы бердәмлек күрсәтте. Бөтен ил үзенең акыл иясе булган бөек юлбашчысы тирәсенә тупланды. Ленинның бөек көрәштәше, аның үлмәс эшен дәвам иттерүче, безнең Верховный Баш Командующиебыз иптәш Сталин армияне һәм халыкны тәмам җинү- гә, хак эшебезнең тантанасына алып бара. (Көчле алкышлар.)
Яшәсен ленинизм, сугышларда сыналган ышанычлы байрагыбыз. Бу байрак астында без җиңеп килдек һәм җиңәрбез! (Алкышлар.)
Яшәсен совет халкы, герой халык, сугышчы халык! (Алкышлар.)
Яшәсен Кызыл Армия һәм Хәрби Диңгез Флоты! (Алкышлар.)
Яшәсен безне тәмам җиңүгә алып баручы иптәш СТАЛИН!
(Бөтен залда көчле алкышлар. Утырышта катнашучылар барсы да, аяк үрә басып, партия гимны
И н т е р н а ц и о н а лны җырлыйлар.)