Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН БАЙРАГЫ


Таныш кызыл байрак гадәтчә

Алгы сафта җил-җил очып бара.

Туганнары белән янәшә

Туган татар аны кочып бара.
Иелеп баштан сөйгән күк тә,

Баш турында тагын җәелеп китә,

Байрак шулай балкый биектә,

Батыр күңлен илгә жәлеп итә.
Күренә шунда күңел кыйбласы —

Нурлы ирек назлап торган җир,

Җире-суы, күле, кояшы,

Җанга берегеп торган туган ил.
Күренә шунда безнең тормышка

Тапшырылган ата-баба эше,

Ата-баба озак сугышта

Кан агызып алган жиңү жимеше.
Күренә шунда күкрәү, яшнәүгә
Җавап булып купкан ил, җир, җиһан.

Илгә, җиргә, барлык яшәүгә

Үлем явы булып йөргән дошман...
Баштан сыйпый, дәшкән күк тә,

Баш турында шулай җәелеп китә.
 Байрак һаман балкый биектә

Батыр күңлен алга җәлеп итә.
Батыр шунда изге ант сүзе

Язылганын үренеп күреп ала.

Үренә-үренә изге ал йөзне

Күңле белән тагын үбеп ала.
Шунда тагын янган йөрәккә

Агыла-агыла кодрәт хисе тула.

Безнең белән гадел көрәшкә

Ленин үзе атлап баргандай була!
Әйе, үзе! Ленин әткәбез

Юлыбызны нурлап тора үзе,

Юлбашчыбыз Сталин әйткән сүз,

Шуңа бигрәк рухландыра безне!
Хак, үлемсез эшләр корбаны

Булырга да хәзер тора-тора,

Без барабыз каплап кырларны

Үлем явын үзен кыра-кыра.
Таныш кызыл байрак гадәтчә

Алгы сафта җил-җил очып бара,

Туганнары белән янәшә

Туган татар аны кочып бара.