Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ХИКӘЯ

I
КЫЗЫЛАРМЕЕЦ ГӘРӘЙ САФИУЛЛИН
... Сәламнән соң сүзем шул, балам, командирыңның сүзеннән чыкма. Кулыңнан килгәнне үтәүдән кач
ма. Гайрәтле булырга өйрән. Куркып-каушап каласы булма. Сугыш куркаклар урыны түгел, батырлар урыны. Куркакны әҗәл тиз күреп ала, курыкмаганнан әҗәл үзе куркып кача, дигәннәр. Кем баласы? диеп сөйләгәндә, атаң мәрхүмнең җир астында яткан сөякләрен сыкратырлык итеп сөйләмәсеннәр...

Гәрәй, әнкәсе язган хатны укып бетергәч тә, җавап хатын язуны икенче вакытка калдырырга теләмичә, хат язу өчен хәзерлек күрә башлаганда, сержант Гречкин килеп керде.

— Иптәш Сафиуллин, сезне штаб начальнигы майор Жуков чакыра, — диде Гречкин һәм бу чакыруның дәрәҗәле булуын аңлатырга теләгәндәй итеп Гәрәйгә карады.
Бу хәбәр бер Гәрәй өчен генә түгел, башка кызылармеецлар өчен дә дәрәҗәле булып яңгырады. Штаб начальнигы майор Жуков Гәрәйне чакырган! — Димәк, Гәрәй штаб начальнигына кирәк. Димәк, штаб начальнигының кызылармеец Гәрәй Сафиуллинга йомышы бар.

Гәрәй өстен-башын спайлап төзәтте: бил каешын тагы да кыса төшеп буды, щетка белән итек тузаннарын себерде, көзгегә карады, гимнастерка якасына тегелгән ак яка әле каралмаган иде, — тышкы кыяфәте штаб начальнигының таләбемә туры килүгә тәмам ышангач, штабка китте.

Гәрәй Сафиуллин штаб начальнигының кабинетына килеп кергәндә, майор Жуков, гаять кызыклы бер роман укыган кеше кебек, топография картасы эченә чумып онытылган иде. Ул Гәрәйнең докладын ишетмәдеме, әллә инде ишетсә дә, картадан бу минутларда аерылырга теләмәдеме, Гәрәйне игътибарсыз калдырды.

— Иптәш майор, — диде Гәрәй, докладын кабатлап,— кызылармеец Гәрәй Сафиуллии сезнең приказыгыз буенча килде!
— Бик шәп. Хәзер. Бер генә минут,— диде майор, картадан аерылмыйча. Ул карандашының кызыл очы белән картага түгәрәкләр сызды, тагы да ниндидер билгеләр куйды, ниһаять, кыен бер математик мәсьәләне хәл иткәннән соң була торган канәгатьләнү белән карандашын карта өстенә куйды, урыныннан,
күтәрелде һәм Гәрәйгә карады.

 

дәрәҗәле эш йөкләнә сезгә, — диде майор.

Кичә полкның формирования тәртибендәге соңгы эше тәмамланды: полкка байрак тапшырдылар. Байрак, ул — хәрби частьның бердәмлек һәм көрәш символы булып хисаплана. Байрак даими рәвештә дәрәҗәле сак астыңда сакланырга, нинди генә хәлләр булганда да югалмаска тиеш. Бигрәк тә сугыш мәйданында: байракны актык тамчы каның агып бетеп, йөрәгең тибүдән туктаганга кадәр сакларга кирәк, әгәр дә син байрагыңны кочып җан бирә-сең икән, синең иптәшең аны синең кулыңнан алып күтәрәчәк. Байракны югалткан хәрби часть — хәрби часть булудан туктый, таркатыла һәм яңадан формировать ителә.

Менә шул байракны бүгенге көннән алып саклау эшенә башларга һәм бу эшне дәрәҗәле кызылармеецларга тапшырырга кирәк иде.

Штаб начальнигы майор Жуков байракны саклауның беренче нарядын үзе тикшерергә һәм сакка билгеләгәннәргә беренче инструктажны үзе үткәрергә булып, подразделение командирларыннан байрак саклаучылдр кандидатурасы өчен иң шәп кызылармеецларның исемнәрен сорады. Шул шәпләр арасына Гәрәйнең фамилиясе дә эләкте.

Майорның Гәрәйне чакыртып „зур, җаваплы эш" дигәне, әнә шул, байракны саклау эше турында иде.

Штаб — авылның ике катлы, таштан салынган зур клубы бинасында иде. Байракны штабның ишектән кергәч тә югары катка сузылган киң таш баскычы янына урынлаштырдылар, бу җирдә байрак барлык кешенең күз алдында булачак, барлык офицерлар, сержантлар һәм кызылармеецлар байракны һәм аны саклаучыны хөрмәт белән сәламлап узарга тиешләр.

Полкның бердәмлек һәм көрәш символы хәзерге сәгатьтә кызылармеец Гәрәй Сафиуллин кулында, бу хәл Гәрәйдә тирән канәгатьләнү тудырды һәм шуның нәтиҗәсе булып күңелен үстерде.

Гәрәй байракны саклап бер сәгать вакыт смирно басып торырга тиеш, ә аннан соң смена. Беренче тапкыр булганга һәм аеруча дәрәҗәле пост булганга бер сәгать вакыт Гәрәй өчен бик тиз узып бара төсле сизелде. Ул күзен күтәреп стенадагы зур сәгатькә карады. Алмаш килергә бары биш кенә минут вакыт калган иде.

... Карнач смена хәзерли торгандыр. Озакламыйча килеп тә җитәрләр. Тагы да бер сәгать басып торганда, яхшы булачак икән, әле бит мине күпләр бу постымда күреп тә өлгермәделәр, барсы да күрсеннәр иде, полковник үзе күрсен иде... Әнкәй үзе хәзер мине күрсә, нәрсә әйтер иде икән? дип уйлады Гәрәй, уйларының мондый чуар булуына үзе дә елмайды.

Смена килергә ике минут калды дигәндә, кинәт һава тревогасы башланды. Күз ачып йомганча штаб каридоры шул тревогага буйсынды һәм тревогаларда була торган хәрәкәт көчәйгәннән-көчәйде, үсте, һава тревогасы вакытында һичбер кемгә дә штабта калмаска, барлык кешегә җир асты корылмаларына кереп сакланырга кисәтү ясаган полк командирының приказы һичбер сүзсез үтәлергә тиеш иде. Бу приказга баштарак салкын караучылар да булды. Кемнәрдер аны ялгыш аңларга тырыштылар һәм дошман самолетлары һөҗүме вакытында үзләренең батырлыкларын күрсәтергә теләп, урам уртасына басып кызык караган булып кыландылар. Мондый батырлар турында полк командиры үзенең икенче приказында ...Бу батырлык түгел. Бу дошманга ярдәм итү, аның разведкасына күренү, безнең зениткалардан очкан осколкалар эләгеп ахмак үлем белән үлү, я сафтан чыгу — дип кисәтү ясап узгач, мондый батырларбетте.
Әле генә эш белән кайнаган штаб бөтенләй бушады: бүлмәләр, коридор, баскычлар тавышсыз-тынсыз калдылар, тик буш штаб бинасында полкның бердәмлек һәм көрәш символы булган байрак һәм байракны саклаучы кызылармеец Гәрәй Сафиуллин
смирно басып постта калды.

Безнең зениткалар, пулеметлар дошман самолетларына карап бәрә башладылар: Н авылы дер селкенде.

Нинди әмәлләр булса, шуларны кулланып, күбрәк шау-шу тудырып, эффект казанырга яраткан немец командованиесенең самолетлары Н авылына мондый налет ясаганнары юк иде әле: Н авылы күгендә 48 дошман самолеты очып бомба сибә башладылар. Н авылы бөтенләй кара төтен баганалары арасында күмелеп калды...
Отбой булды. Җир астыннан кешеләр чыга башладылар, һәркем штабка кайтырга ашыкты...

Штаб булган зур ике катлы таш клубның түшәме ишелгән, ишекләре, стенапа- ры, тәрәзә рамнары каерылган, ташлары туздырылып очкан, эчке коридорның калын таш стенасы яртылай гына басып калган иде.
Ләкин...

Бу хәлне күреп хайран булмаган һәм гаҗәпләнмәгән кеше калмады. Җимерелеп сүтелгән баскычларның тимер балкаларына тотылып калган түшәм астында полкның байрагы һәм байракны саклап кызылармеец часовой Гәрәй Сафиуллин басып тора иде...
Майор Жуковның күзендә яшь ялтырады, бу аның мондый вакыйгаларны салкын канлылык белән ишетә һәм карый алмавыннан булган йомшаклыгы иде. Ул, бу минутта, байрак саклаучыга ниндидер бер җылы, көчле, сүз әйтергә теләде, ләкин сүз таба алмады, аңарда байрак саклаучыга булган мәхәббәт үскән- нән-үсеп, уйларын узып китеп, сүзләрен кистеләр, ул аеруча бер хөрмәт белән эре атлап Гәрәй янына килде һәм ике кулы белән аның башын күкрәгенә кысып үпте. Хәзер генә дөньяның астын-өскә китерерлек булып
Н авылы өстендә налет ясап узган дошманның 48 самолеты бөтенләй онытылды, һичбер тәэсир калдырмыйча каядыр эзсез генә китеп югалды. Бер карауга да куркынычлы, дәһшәтле булып күренгән 48 дошман самолетының һөҗүмен, байрак саклаучы Гәрәй Сафиуллинның үз бурычын үтәү юлында күрсәткән ирлеге бөтенләй күмеп китте.

Кешеләр 48 самолет һәм аның һөҗүме турында түгел, часовой, байрак саклаучы кызылармеец Гәрәй Сафиуллин турында гына сөйләделәр.

Кзрнач яңа смена китерде. Гәрәй постын яңа килгән иптәшенә тапшырды. Устав буенча хәзер инде ул сугышчан бурычны үтәүдән бушады: аңар сөйләшергә дә, шаярырга да, көләргә дә мөмкин булганын сизеп алган офицерлар Гәрәйне чорнап алдылар.

Беренче сорауны, дустанә шаярып, майор Жуков бирде:
— Курыкмадыңмы?
— Мин курыкмадым. Минем курыкмаганны күреп булса кирәк, башка берәү куркып качты, — диде Гәрәй,

Майор Жуков Гәрәйнең бу җавабына берьюлы төшенеп җитә алмыйча, аңар карады:
— Кем соң ул —
башка берәү?.
— Әҗәл,—товарищ майор, — диде Гәрәй,—курыкмаганнан әҗәл үзе курка, дигәннәр ич...

Бу җавап майорның кәефен шундый итеп күтәреп җибәрде, ул үзенең:

“Кем өйрәтте сине болай Суворовча җавап бирергә?— дип соравын үзе дә белмичә калды.

Сүз уңаеннан Гәрәй бүген әнкәсеннән хат алганын сөйләп бирде.
— Әйе, без шундый аналар белән, ә аналарыбыз безнең кебек балалар үстерә белүләре белән мактана алалар,—диде майор.

Шул ук кичне полк штабы начальнигы майор Жуков, полк командиры кушуы буенча, Казан арты авылларының берсендә яшәүче Гайниҗамал Сафиуллина дигән бер колхозчы карчыкка хат язды һәм хатын шушылай башлады:

Рәхмәт Сезгә, — Гайниҗамал абыстай!
Сез үзегез тәрбияләп үстергән балагыз белән чын-чыннан мактана аласыз. Без дә, аны хәрби тормышта тәрбияләүчеләр илебезнең бөек сынау көннәрендә аның белән мактана алабыз. Гәрәй Сафиуллин кебек курыкмас егетләрнең киләчәкләре якты һәм матур...


II. ГВАРДИЯЧЕ ЛЕЙТЕНАНТ ХӘСӘНОВ
Зенитчиклар шундый оста итеп ут ачтылар... Куркуның нәрсә икәнен белмәгән булып кыланып очып килгән дошман бом-бардировщиклары, карчыга күргән кошлар кебек, сафларын бозып, төрле якка сибелештеләр.

Бу хәлне күзәтеп торган батарея командиры гвардияче лейтенант Хәсәнов, кәефе килүеннән:
— Молодец, Никитин! — дип кычкырып җибәрде.
Командирыннан мактау ишетергә яраткан гвардияче наводчик Никитин елмаю белән җавап бирде.

Бомбаларга билгеләгән объектларына килеп җитмәстән элек, самолетларның сугышчан сафларын туздырып сибүнең никадәрле әһәмиятле булуын тәҗрибәле командир яхшы аңлый, иде.

— Беренче расчет без дигәнчә булып чыкты. Хәзер инде алар билгеләгән урыннарына оешкан тәртиптә бомба ташлый алмыйлар. Дөресрәге, хәзер инде алар безнең зениткаларның ут киртәсен ничек кенә булса да үтеп чыгып, койрык тайдыру юлларын эзлиләр,—диде Хәсәнов.

Чынлап та шулай иде: тимер юлы станциясен бомбалау өчен очып килгән 12 бомбардировщик, лейтенант Хәсәнов әйтмешли, койрык тайдыру юлларын эзләп, әле бер якка — әле икенче якка ташланып оча башладылар.

Самолетларның хәзерге хәлләрен гвардияче батарея командирының күзләре тиз таный алды.
— Малай-шалай болар. Кадровый фрицлар булмаганлыклары күренеп тора. Әле күрерсез, артлары да юештер.

Батарея командиры лейтенант Хәсәнов өченче елга киткән Ватан сугышы дәверендә. бик күп һава һөҗүмнәренә каршы катнашып килсә дә, бүгенге кебек куркак самрлетларны күргәне юк иде.

Тик флагман самолетының кыланышы Хәсәновка шикле күренде: әлбәттә, флагман самолетында тәҗрибәле карт дошман булырга тиеш дип уйлады ул.
Чынлап та, флагман самолеты зенитканың ярыла барган снарядлары арасында оста сакланып очып, станция янындагы ут киртәсен үтеп чыгу өчен юллар эзләп маневр ясый иде.

Лейтенант Хәсәновның бөтен зиһене шул флагман самолетына төбәлде:
— Никитин, флагманскийга карап авто-матически заряжай!
— Есть, автоматически.
— Огонь!
— Есть, огонь!
Бер-бер артлы ун снаряд очып килеп флагман самолетының әйләнә-тирәсендә ярыла башладылар. Тәҗрибәле карт бүге эшне сизеп алып, һава
түшәменә сикер- мәкче булып вераж ясады... Кинәт күк ярылган кебек булып күкрәде. Алды-артлы көчле шартлаудан соң, флагманский ташкын кебек җәйрәгән кара куе төтенгә уралды.
— Интересно, — диде Никитин.

Бу җиңүне күргән батарея командиры бала кебек сөенде, ләкин ул наводчиклар- дагы хәзерге секундларда үскән сизгерлекне йомшартмаска теләп, шатлыгын эченә яшерде һәм салкын кан белән генә:
— Осколкалар аның бомба йөгенә эләктеләр. Хәзер инде сез ул самолетның һәм экипажының кисәкләрен көндез шәм тотып эзләсәгез дә таба алмассыз... алар моле- кулларга әйләнеп таралдылар, — диде.

Калган бомбардировщиклар флагманский белән булган бу фаҗигане күреп, үзләренең дә шулай очлануларыннан шүрләп, качып киттеләр.

Никитин зениткасы станогының яшел сыртын тырнап сызылган җиде сызык янына тагын бер сызык өстәде: флагманский аның атып яндырган сигезенче самолеты иде.
— һәрвакытта да шулай бәрергә өйрән,— диде Хәсәнов.
— Бәрәбез инде, иптәш лейтенант, өйрәнергә туры килә. Сугыш булгач эшең шул: син бәрмәсәң — сине бәрәләр, — диде Никитин.

Лейтенант Хәсәнов Ватан сугышының беренче көннәреннән алып зениткалар белән командалык итә. Сугышның беренче айларында аны эре промышленность шәһәрләребезне һава һөҗүменнән саклау кебек гаять зур җаваплы эшкә билгеләделәр. Заводларны һәм аларның кыйммәтле станокларын ерак тылга күчерү эшендә, поезд эшелоннарын дошман самолет-ларыннан саклауда лейтенант Хәсәновның күрсәткән эше зур булды. Хөкүмәт аның эшен тиз күреп алды, аның батареясын гвардияче батарея дип исемләп, үзенә Кызыл Йолдыз ордены бирде.

Заводларны күчерү эше тәмамлангач, Хәсәновны командование фронтның иң жа- ваплы урыннарына куйды.

Безнең гаскәрләр һөжүмгә күчкәч, немец командованиесе, әҗәл н күреп котырган эт кебек, явызланды. Нинди генә әмәлләр белән булса да безнең һөҗүмне өзәргә һәм шул теләк белән үзенең барлык самолетларын безнең иң мөһим урыннарны, коммуникацияне туздыру эшенә ташлады. Безнең командование дошман-ның бу мәкерле планын бик тиз сизеп алып, фронтыбызның иң җаваплы урыннарына гвардияче лейтенант Хәсәнов кебек сугыш осталарын куйды.

Лейтенант Хәсәнов күп тәҗрибә алды, дошманның бик күп төрле мәкерле эшләрен өйрәнде. Шунар күрә дә дошман бомбардировщикларының бүгенге һөҗүме хурлыклы рәвештә бетүгә карамастан, аның күңеле тыныч түгел иде.

Бу һөҗүмнең нәтиҗәсе немецларның бугазларына сөяк булып аркылы кадалачак, — ул сөяк Хәсәнов батареясы. Хәзер инде немецлар, соңгы ачуларын җыйнап, Хәсәновны да, аның зенитчикларыи да, батареясын да җир белән бутап ташлау өчен очып килеп җитәргә тиешләр. Хәсәнов моңар яхшы ышанды. Хәзер инде ул бөтен сизгерлеге белән шул минутны кө-теп алырга һәм шуңар хәзер булырга тиеш иде.
Ул минутлар якынлаша да башладылар. Связной - телефонист ашыгып килеп аңар яңа абстановканы тапшырды:

— Иптәш лейтенант! НП дан хәбәр итәләр: 14—25 дә дүрт Миссершмидтбелән бер авыр бомбардировщик очып узган. Координат: 34—18.
— Безнең өскә, — диде Хәсәнов. Яшен тизлеге белән кул сәгатенә күз ташлады һәм бөтен көченә
по местам дип команда бирде.

Командирларының бу команда тавышыннан хәлнең ни кадәр җитдилеген аңлап алган зенитчиклар туплары янына йөгерешә башладылар.

Телефонист обстановканы әйтеп тә бетермәде, Хәсәнов команда биреп тә җиткермәде, зенитчиклар туплары янына барып җитәргә дә өлгермәделәр — ярты чакрым ераклыктагы түбә сыртыннан яшеренеп очып килеп чыккан дүрт миссер-шмидт белән бер авыр бомбардировщик зенит батареяларына карап юнәлеш алдылар.
Кичектек дигән уй шушы секунд эчендә Хәсәновның миенә кызган кадак кебек булып кадалды. Хәсәнов барсын берьюлы — вакытның кулдан ычкындырылуын, хәзер инде вакытның дошман файдасына карап уйнавын, барсын, барсын берьюлы аңлап алды. Хәсәнов бу тапкыр дошманның ничек итеп аны оста алдаганын күрде һәм бу хәл аны бик нык гарьләндерде.

Әгәр дә яраса...

Ни генә эшләмәс иде әгәр дә яраса. Бу секундта аның башында миллион уйлар әй-ләнделәр, ләкин шул миллион уйларьың берсен — кичектек дигәнен Хәсәнов бер ничекгтә башыннан куып чыгара алмады. Бу хәл аны тагын да гарьләндерде һәм гарьләнгән тавышы белән Хәсәнов бөтен көченә ятыгыз! дип кычкырды.
Туплары янына килеп җитә алмаган зенитчиклар, бу команданы кайда ишетсәләр, шул җирдә сузылып яттылар. Чөнки зенитчиклар да, лейтенант Хәсәнов та бөтенләй түбәнәеп пик белән очып килгән авыр бомбардировщикка зениткалардан атуның мәгънәсезлегенә төшенгән иделәр.
Бер секунд! Әнә авыр бомбардировщик зениткаларны изеп-сытып ташлау өчен соңгы әйләнешне ясый башлады...

Бер секунд!... Лейтенант Хәсәнов яшен тизлеге белән блиндажга атылып кереп китте һәм шунда ук тизлек белән атылып та чыкты. Аның кулында гади-рус винтовкасы иде.

Блиндаждан чыгу белән, Хәсәнов вин-товкасының магазин коробкасына дүрт һәм патроннигына бер бронебойный патрон кертте һәм...

Ул артык уйлап тормады. Секундның куп булса 20—30 өлеше кайган иде. Аркасын блиндаж түбәсенә уңайлап терәп, винтовкасын авыр бомбардировщикның койрыгына төбәп, аллы-артлы ике пуля җибәрде. Өч... дүртенче пуляны да атты.
— Шайтан алгыры... изә бит хәзер.

Соңгы бишенче пуляны атты.

Шуннан соң нәрсә булгандыр —ул сизмәде.

Ниндидер көчле бер шартлаган тавыш аның миенә, тимер белән суккан кебек итеп, бәрде һәм көчле һава дулкыны аның кулыннан винтовкасын бәреп, үзен көчле атып ташлады... Лейтенант Хәсәнов акылын җуйды.
Медсестра:
— Зарарсыз. Җиңелчә контузия, — диде.
Хәсәнов күзен ачты: тирә ягында зенит-чиклар басып торалар. Хәсәнов, күзен кире йомды. Күзен йомган килеш, таралган зиһенен җыярга теләде, вакыйганы хәтерләргә тырышты, ләкин булдыра алмады. Аның күзләре тагында ачылдылар.
— Сезгә бераз җиңел булып китте, шулай бит? — дип сорады медсестра.
Хәсәнов:
— Туктагыз әле, аңлатып кына , сөйләгез зинһар, эш нәрсәдә соң? — дип аннан үзе төпченергә тотынды.
— Җиңелчә контузия, — диде медсестра.
— Ах, да... контузия... шулаймени? — диде гаҗәпләнеп Хәсәнов һәм торып утырды.
Аның күзләре 206—300 адым ераклыктагы җирдә бөтен дөньяны капларлык булып җәелгән кара төтен пәрдәсен күрделәр. Лейтенант Хәсәнов үзен вакыйгага төшенә башлаган кебек итеп сизде һәм шуны тикшерергә теләп, наводчик Никитиннан:

— Шулай килеп чыктымыни? — дип сорады.

— Әйе, нәкъ шулай килеп чыкты, — диде Никитин. Хәсәнов һәм аңар ияреп барлык зенитчиклар янып бетеп килә торган авыр бомбардировщик янына киттеләр.

— Беләсезме, иптәшләр, сер нәрсәдә, — диде батарея командиры гвардияче лейтенант Хәсәнов, бомбардировщиклар һичбер вакытта да бомбаларга билгеләнгән объектларына туры курс белән очып килмиләр. Иң элек алар объектны читләп узалар, ә аннан соң, объект өстенә ташланыр өчен, моторларын туктатып, әйләнеш ясыйлар — боевой разворот дип әйтелә— менә шул чагында аларны ычкын-дырмаска кирәк һәм корсагы астындагы бензин савытына бронебойный белән атарга кирәк.

Наводчик Никитин серле елмаю белән Хәсәновка карады. Хәсәнов Никитинның бу карашын сизеп алды, һәм:
— Ә синеңчә ничек? — дип сорады.
— Минемчә, иптәш лейтенант, сез тагын да бер серне әйтми калдырдыгыз.
— Мәсәлән? — дип сорады Хәсәнов.
— Иң мөһиме: курыкмаска кирәк, — диде Никитин.
Хәсәновның җавабы гади булды:
— Әлбәттә шулай. Курыкмау— сугышның беренче законы ул.
Алар шул рәвешчә сөйләшеп килеп җиткәндә, авыр бомбардировщик егылып төшкән җирдә — тимер, аллюмени һәм фриц мәетләренең янып кара күмергә әйләнгән сөякләренең өеме генә калган иде...