Логотип Казан Утлары
Нәсер

ИДРИС ТУКТАРОВ НӘСЕРЛӘРЕ


САКТА
Дөм караңгы көзге төн.
Җилгер жил шинель чабуларын тарткалый.
— Уяу бул, сакчы! — ди дә ул, яфраклар белән пышын-пышын сөйләшә, битләремне салкын учлары белән сыйпый, сөя...
Күпмедер вакыт үтә.
Шикләндерерлек бернәрсә дә күренми, ишетелми кебек. Тик жил генә урман белән тарткалашуын дәвам итә...
Сакчы дошманы — йокы үзенең күзәтчесен — черемне җибәрә. Черем, сиздермәстән килеп, җылы кочагына тарта.
— Килче, беразга гына тынып, черем итеп алчы! — ди ул.
Черем чигенә. Шулай да сак булырга кирәк: тагын Җилмәсен!
Эз калдыручан пулялар, фейерверкларны хәзерләтеп, күкне сызгалыйлар. Үртәнеп кычкырган дуңгыз балаларыдай чыелдап, миналар ярылалар. Снарядлар, гөрелтеләре белән күк итәкләрен яндырып, ыжгыра-ыжгыра, шыңшый-шыңшый килеп гөрселдиләр. Кайдадыр пулемет такылдап ала. Пуля (сыбызгы!) агачны шакып үтә...

Ниндидер шәүләләр, ара-тирә күренгә- ләп, йөрәккә шик-курку салмакчылар.
Ләкин мин — сакчы, мин бөтен ихтыярым белән шик-куркуларга да каршы торам.
Арыта. Күңел ял тели. Берсеннән-берсс татлы хыяллардан да өстен чыгам. Чөнки җиңелү — үлемнән яман, җиңү яшәүдән кадерле...

Тирә-як кинәт тынып кала.

Тынгысыз җил дә, аның белән тарткалашып арыган урман да, шомлы төн дә гүя үз-үзләрен генә тыңлап, тыналар төсле.
— Тынлыкны да тыңларга кирәк,— димен дә, мин винтовкамны тагы да ныграк кысып тотам...

Чү! Көр баскан аяк тавышлары ишетеләләр.
— Тукта! Кем килә?
— Алмаш килә.
Сизелә: таң сызыла башлый.
Декабрь, 1943 сл.


ЧАКЫРУ КӘГАЗЕ КИЛГӘЧ
Мине Кызыл Армия сафына чакыру кәгазе килде.
— Дошманга каршы мин дә юнәлдем..
.

Тәвәккәл! — дидем мин горурлык белән.
Ләкин шушы вакытка кадәр яшеренеп, носып, күренергә шикләнеп яткан борчулы уй-тойгылар һич көтелмәгәндә калкып чыктылар да, горурлык белән әйтелгән сүзләремне йоттылар.

Башым иелде. Йөрәгем кысылып, әрни башлады.
Диңгез упкынына чумарга дучар булган, ватыла, җимерелә барган, сыкранган корабны рәхимсез көчле дулкыннар баскандай-изгәндәй, күмгәндәй, мине дә кара уй-тойгылар күмә, изә, сыкрата башладылар.

Мин бата, мин күмелә бардым.

Үземә дә, кешеләргә дә һич кирәксез, әлегә кадәр тирән-тирән яшеренгән гореф-гадәтләрем һәм тойгы-хисләрем минем өчен гәүһәрдән бәяле, кояштан якты булып күренделәр...

Рәхәтен дә; михнәтен дә еллар буе бергә татып яшәгән семьямнан аерылдым. Гөрләшеп гомер иткән дусларым ерагайдылар. Көн дә сөеп, рәхәтләнеп актарган китапларым ябылды. Мин яраткан музыка тынды. Мин өзгән чәчәкләр шиңделәр.
Туктагызчы! Шулмы мин, шундыймы мин — сугышчы?

Көтелмәгән кадерсез кунак кебек, ябырылып килгән бу кара тойгы-уйлар дошманның пуля снарядларыннан да зәһәрлерәк түгелме?..

Сискәнеп китеп, як-ягыма карандым.

Вакытсыз картайган балалар, намуслары тапталган хатын-кызлар, изге нәфрәт һәм мәхәббәт утларында янган аналар, кешелек дөньясы өчен үтәлгән бөек корбаннар күз алдыма килделәр.
— Кала миннән, аерыла миннән!—дип аһ орган семьям тагы да якынрак, кешеләр тагы да кадерлерәк, дусларым тагы да күбрәк, музыка тагы да дәртлерәк, китапларым тагы да мәгънәлерәк, чәчәкләрем тагы да матуррак, хуш ислерәк, мәңге шиңмәс булдылар.
Беркайда да, берничек тә .югалмас кызыл сугышчы дип хис иттем мин үземне чын горурлык белән. Дошманны җиңү минем өчен дә яшәүдән татлы булып тоелды.

Мин үз-үземне таптым.

Хәзер, кара уй-тойгылар килә калсалар, мин аларны күзчән, сизгер снайпер кебек юк итә киләм, юк итә киләм!

Хәрәкәттәге Армия.