Логотип Казан Утлары
Поэма

ФӘРИДӘ

Драматик поэма
Катнашалар
.

Фәридә, бакчачы кызы.

Садыйк, аның атасы.

Искәндәр, очучы.
Ильяс, эскадрилья командиры.
Мәрфуга, студентка.
Авыл карты.
Карчык.
Укучы яшьләр, очучылар, кунаклар, оза
тучылар һәм авыл кызлары.

Вакыйга — бөек Ватан сугышы көннәрендәЖазанда һәм фронтта бара.
I АКТ
Кояшлы көн. Кабан күле буендагы ботаника бакчасы. Тирәкләр арасыннан аргы якта диңгез флаглары белән бизәлгән су спорты станциясе күренә. Күл өстендә көймәләр узышалар. Садыйк бабай чәчәк түтәлләренә су сибеп йөри. Фәридә чәчәк җыя. Тирәк ышыгындагы басмада Искәндәр кемнедер сабырсызланып көтә.
Яңа бөреләнеп,

Чәчәк атып килгән гөл төсле...
Фәридә (чәчәккә үрелеп). А, юк. Өзмим... Өзми түзә алмыйм.
А, юк. Өзмим... Өзми түзә алмыйм.

Аннан башка букет тезә алмыйм...
(Чәчәкне өзә.)
Садыйк. Иртә өздең, кызым, гөлеңне...

Хәерлегә булсын ашыгу.

Нәрсә билгесе бу?
Кай дәрьяга

Кушылачак чишмә башы бу?..
Искәндәр (үз-үзенә). Картның эше тизме бетәр икән?

Кызы белән калсак аулакта,

Икәү бергә утырып көймәгә,

Китәр идек, бәлки, аръякка.

Күрсен иде якын дусларым

Мәхәббәтнең асыл җимешен.

Аһ, син бәхетем.
Фәридә (чәчәккә үрелеп).
Күрәсезме, Нинди матур гөл

Үсеп килә безнең бакчада.

А, юк! Өзмим! Үссен... Чәчәк аткач,
Бирә күрмә миннән башкага.
Садыйк.

Күз тимәсен.
Нинди матур гөл
Үскән икән безнең бакчада,

Өзмә! Үссен... Безнең бакчада
Чәчәкләр күп аннан башка да.
Фәридә.

Бигрәк зифа,

Матур чәчәк бу.

Шундый нәфис,

Шундый хуш исле...
С а д ы й к.
Аһ, син киләчәгем.
Гөлбакчада үскән чәчәгем...

Садыйк.
Ул чәчәкне өздең кем өчен?

Фәридә.
Рөхсәт итсәң бүләк итәр идем

Намуслы һәм батыр егеткә,—

Күктә яраланып, вакытлыча

Җир өстенә кунган бөркеткә.

Садыйк.
Син ашыкма, кызым, ашыкма!

Һәрбер эшнең җае-вакыты бар.

Фәридә.
Һәр йөрәкнең фәкать бердәнбер

Сайлап ала торган бәхте бар.
Искәндәр (үз-үзенә).
Аһ, син бәхтем,

Аһ, син киләчәгем.

Бер карауга — якын,

Бер карауга —

Кояш кебек ерак өметем...
Фәридә (күлгә табан атлап).

Мин ни күрәм.

Терелеп чыккан ул.
Бу ул уйный.

Аның гармоны.

Садыйк.
Гаҗәп көй бу.
Аның һәр моңын
Йотылып тыңлый бөтен яр буе.

Искәндәр (үз-үзенә).
Аһ, син бәхтем.
Аһ, син киләчәгем.
Гөлбакчада үскән чәчәгем.
Ф ә р и дә.
Мин киенеп чыгам.
Ә син, әткәй,

Кунакларны каршы ала тор.

Әнә теге алгы көймәдә

Иң беренче килә ул батыр.
(Беседкага кереп китә.)

Искәндәр.
Ильяс бит бу! —

Минем якын дусым!

Элемтәче булыр менә кем...

Ах нишләп соң бодай ярсып тибә,

Ник ашкына минем йөрәгем?

Нинди сүзләр табыйм аңлатырга?

Ник күз алдым болай күк төтен?..

Бер карауга якын, Бер карауга —
Кояш кебек ерак өметем...
Жыр тавышы якынлаша.
Җыр башлаучы.
Диңгез өсте ак күбек:
Җил-давылдан ул хәбәр.

Сугыш бара бик хәтәр.

Ныгытыгыз җилкәннәрне! —

Ерак безнең юл-сәфәр.
Хор.
Сугыш бара бик хәтәр.
Ныгытыгыз җилкәннәрне! —

 Ерак безнең юл-сәфәр.
Җыр башлаучы.
Чал дулкынлы диңгезне
Кисеп үткән корабтан
Җил тапшырсын сәлам хат —

 

Безнең өзелеп яраткан

Чибәрләргә ерактан.
Хор.
Җил тапшырсын сәлам хат —

Безнең өзелеп яраткан

Чибәрләргә ерактан.
Җыр башлаучы.

Борчылмагыз, җир тетрәп,

Күкләр күкрәсә әгәр.

Димәк — шатлык ул хәбәр,

Димәк — безгә салют бирә

Яр тупларыннан шәһәр.
Хор.
Димәк — шатлык ул хәбәр.
Димәк — безгә салют бирә

Яр тупларыннан шәһәр.
Садыйк (басма кырыена килеп туктаган көймәләрне каршылап).
Хуш, киләсез, кызлар-егетләр!
Котлы булсын
Диңгез бәйрәме!

Яуның күрке, диләр, батыр егет.

Уңган кызлар, диләр, ил яме.
(Яшьләрне ияртеп.)
Ял итегез.
Бире күләгәдә
Хәл җыярга рәхәт кызуда.

Озакламый сезнең яныгызга

Килеп җитәр минем кызым да.
Китәләр.

Ильяс.
Рәхмәт, бабай.
Саумы, Искәндәр.
Син биредә нишләп бер ялгыз?

Көтелмәгән ярга көймәңне
Китереп куйдымы әллә җил ялгыш.
Мәрфуга (Искәндәргә).
Шулмы дуслык, иптәшлек.
Ә без сине эзләдек.
Бер каян да тапмагач
Утырып киттек, түзмәдек.
Искәндәр.
Ничек итеп сезгә аңлатырга?

Ничек соң мин чыктым бу ярга?
Хәзер әйтәм...
Рөхсәт итегез
Бу турыда бераз уйларга.
Мәрфуга.
Бел шуны: мондый хәлгә

Артык һич юл куелмас.

Ярый, уйла...
Ә сиңа
Бүләгем бар бит, Ильяс.

(Җырлый-җырлый чәчәкләр адыя башлый. Искәндәр белән Ильяс үзара акрын гына сөйләшеп, аның удырып тыңлыйлар.)

Үлем утларына бирешмичә,

Ялгыз үскән чәчәк хакында
Язган идең — сугыш кырыннан

Сагындырып килгән хатыңда.
Ай, ул чәчәк...
Ай, ул миләүшә...
Үсә микән әле һаман да
Җилләр белән сөйләшә-сөйләшә...
Янып көйгән имән төбендә
Бер ялгызы исән-сау калган.
Кем саклаган үлем чалгысыннан?

Туфрагына кемнәр су салган?
Ай, ул чәчәк...
Ай, ул миләүшә...
Үсә микән әле һаман да
Җилләр белән сөйләшә-сөйләшә...
Кайдан алган яшәү көчен ул?

Ничек шулай җиңгән үлемне?

 Сугарганмы аны батыр каны

Саклаганда туган илемне?
Ай, ул чәчәк...
Ай, ул миләүшә...
Үсә микән әле һаман да
Җилләр белән сөйләшә-сөйләшә...
Ничек аны сугыш арбасы

Таптатмаган утлы көпчәккә?

Коткарганмы аны мәхәббәт

Үзе төсле гүзәл чәчәккә?
Ай, ул чәчәк...
Ай, ул миләүшә...
Үсә микән әле һаман да
,
Җилләр белән сөйләшә-сөйләшә...
Ут давылы эссе сулышын

Җибәрсә дә аның өстенә,

Ул барыбер үсәр баш имичә,

Элеккечә мәгърур төс белән.
Ай, ул чәчәк...
Ай, ул миләүшә...
Үссен шулай, үссен урманда
Җилләр белән сөйләшә-сөйләшә...
Искәндәр (Ильяска).
Син әйт, Фәридәгә.
Синең сүзне

Тыңлар бәлки...
Син бит сугыштан

Яраланып кайткан лачын-кош.

Ильяс.
Мәгънә чыгармы соң ул коштан.
Очарга мин оста булсам да,

Кызлар белән бергә йөргәндә —

Иң кирәкле сүзне таба алмый

Аптыраучы гаҗиз бер бәндә.

Искәндәр.
Син әйт аңар:
— Сине сөя, — диген,—
Минем якын дусым Искәндәр.
Сине эзли, диген, иртәнге җил

Күл өсләрен сыйпап искәндә...

Син әйт аңар...
И л ь я с.
Хәтерең калмасын.
Мондый хәлне күрәм сирәк мин.
Минем аңлавымча: мәхәббәткә
Тылмач белән яучы кирәкми.
Фәридә (беседкадан чәчәк тотып чыга).
Нинди кызык.
Нинди күңелле.
Ничек болай килә белдегез.
Әйтерсең лә: әкият урманы бу.
Әйтерсең лә: Кабан күл — диңгез.
И л ь я с.
Син гаепле аңа, Фәридә.
Искәндәр.
Син гаепле моңа, Фәридә.
Икәү бергә.
Фәридә!
Шатлык йөри ияреп
Синең белән һәр җирдә.
Фәридә.
Нинди кызык.
Нинди күңелле.
Әйтерсең лә: яшел аланга
Сунарчылар килгән җәядән

Ук атарга яшь бер боланга.
Ильяс.
Син гаепле аңа, Фәридә.
Искәндәр.
Син гаепле моңа, Фәридә.
Икәү бергә.
Фәридә!
Шатлык йөри ияреп

Синең беләң һәр җирдә.
Фәридә.
Оялтмагыз мине, дусларым.

Макталырга алай юк хакым.

 Рәхмәт сезгә — гади бакчачыны

Күргән өчен шулай дус-якын.
Ильяс.
Син гаепле аңа, Фәридә.
Искәндәр.
Син гаепле моңа, Фәридә.

Икәү бергә.
Фәридә!
Шатлык йөри ияреп

Синең белән һәр җирдә.
Мәрфуга
(Ильяс янына килен).
Әйтче, Ильяс.
Шунымы
Син мактадың көймәдә? —

Чәчәк ташлап китә, дип,

Госпитальгә килгәндә.

Шулмы инде Фәридә?

Шул үземе?
Кит, зинһар.
Гади бер кыз...
Мактарлык,
Искитәрлек ние бар?.

(Фәридә кулындагы чәчәкне күреп).

Ах, кайда үсте бу?

Мин ничек тапмадым

Бу матур чәчәкне?

Бир миңа, аппагым.
Фәридә.
Юк, сорый күрмәгез.
Аңардан башка да

Һәр төрле чәчәкләр

Күп безнең бакчада.
Мәрфуга.
Аларның берсе дә

Тиң түгел һич моңа.

Бир инде, акыллым.

Бир аны син миңа.
Фәридә.
Ай, җаным, нишлим соң?
Бирергә ярамас...

Мин аны сезгә дип

Өзгән идем, Ильяс.
(Чәчәкне Ильяска бирә.)

Ильяс.
Рәхмәт, сеңлем.
Миңа чәчәкләрнең
Син сайлыйсың һаман әйбәтен.
Хәтерләтә алар әнкәемнең

Абелхәят дигән әкиятен.

Шул чишмәнең якты тамчылары

Яши ахры синең гөлләрдә.

Син дәрт бирдең миңа,

Дәрман бирдең
Яраланып кайткан көннәрдә.

Рәхмәт, сеңлем.
Мәрфуга.
Нинди авыр жиңелү!
Нинди хурлык!

Ничек түзәм мин?

Кем өчен соң шулай тырыша-тырыша

Чәчәк сайлап букет төзәм мин?...

(Чәчәкләрен агачлар арасына ташлап яр буена китә)
Фәридә.
Мин нишләдем?
Мин соң нишләдем?
Рәнҗемәгез миңа...
Мин бары...

(Тирәккә таянып елый.)

Ильяс (үз-үзенә).
Мондый хәлгә һичбер калганым юк

Очкан чакта күктә — югары.

Искәндәр (үз-үзенә).
Корт уйный, ди, тымзык күлләрдә...

Ник сизмәдем алдан хәйләңне?
Мин алдандым ахры,

Моңар хәтле

Күреп фәкать тышкы шәүләңне.
Ильяс.
Нәрсә булды сезгә?
Күкне болыт
Каплавына минме гаепле?
Я әйтегез:
Киләп чуалганда
Кайдан башлап сүтәләр җепне?

(Мәрфуга янына китә.)
Ф ә р и д ә.

Мин нишләдем?
Мин соң нишләдем?...
Бармы бер көч?
Бармы бер чара?..
Эх, син йөрәк.
Эх, син яшь күбәләк,

Канатларың көйде очарга...
Искәндәр
(Фәридә янына килеп).

Канатларым көйде, дисезме?

Дөрес түгел.
Сезнең канатлар

Ныгый бара.

Фәкать аларга

 Очар өчен монда һава тар.
Фәридә.
Зиһеннәрем минем таралды...
Искәндәр.
Бер генә сүз...
Фәридә.
Үтенәм, дәшмәгез.
Искәндәр.
Сөям сине, сөям, Фәридә.
Хәтерлимсең: сине очраттым мин

Яз башының айлы кичендә.
Аргы яктан кайткып килә идең

Тирән хәсрәт, кайгы эчендә.

Мин сорадым, ләкин, әйтмәдең

Ни бер җавап миңа, ни бер сүз...

Сәбәп нәрсә?
Ильяс турында
Хәбәр алган идем күңелсез.

Госпитальдә таныш бер доктор

Әйткән иде миңа ул көнне:
— Көчләр тигезсез, дип...
Көрәш — авыр...
Ә ул җиңде. Җиңде үлемне.

(Ильяс янына килә.)

И с к ә н д ә р.
Менә ничек сүнде өметләр...

Барысы бетте...
А, ни аяныч.
Мәхәббәтем — минем һәлакәтем...

Кайда терәк, кайда таяныч?..

Яңгырлы төн үткәч, гадәттә

Ни өчен соң аяз таң ата?

Су өстенә төшкән томанны

Ни өчен соң кояш тарата?

Ә, ни өчен минем күзләремә

Томан иңгәч, чыкмый кояшым?..

Ут эченә китәр көннәремдә

Кем булыр соң якын юлдашым?..

Кем хат язар сагынып көтә-көтә:
— Тиздән иркәм, тиздән, дип, кайта..

Мәхәббәтем — яшьлек канатым.

Мин югалттым сине...
Син кайда?.. Сугыш бетәр.

Кайтыр батырлар.

Бәйрәм булыр ул көй һәр өйдә.

Тик мин генә...
А, юк!
Алай булмас.
Сөям сине, сөям, Фәридә!
Самолетлар тавышы якынлаша.

Барысы да башларын югары күтәреп карыйлар.
Ильяс.
Самолетлар оча көнбатышка.
Мәрфуга.
Самолётлар оча сугышка.

Искәндәр.
Чакыру ишетәм мин бу тавышта.

Фәридә.
Нинди рәхәт күктә аккошка...
Ильяс.
Болытларга язып сәламен,

Канат манчып кояш нурына,

Иптәшләрем миңа юл сызалар

Көнбатышка — Сугыш кырына.
Агачлар арасыннан Садыйк б а б а й белән яшьләр килеп чыга.
Барысы бергә.
Самолетлар оча.
Самолетлар.
Күк шаулатып гөрли моторлар. Искәндәр.
Бу тавышта — чакыру яңгырый.

Бу тавышта—йөрәк уты бар.
Ильяс.
Җирдә генә шуып йөрергә

Мәхкүм булсаң әгәр тумыштан,

— Ни кызык бар алай яшәүдә?
Ни мәгънә бар андый тормышта?
Мәрфуга.
Сусаганнар алар һөҗүмгә.

Фәридә.
Очсаң икән шулай гегары...
Садыйк
(түбәтәй изәп).
Ут эченнән имнн узыгыз.

Ак юл сезгә, газиз улларым!
Барысы бергә.
Самолетлар оча.
Самолетлар.
Күк шаулатып гөрли моторлар.
Намус өчен,
Азат тормыш өчен,

Ватан өчен алга, батырлар!
Ильяс.
Сабырларым минем түгәнде.

Йөрәгемдә дөрләп яна ут.

Мин ашыгам...
Сагынып аэродромда

Күптән көтә мине самолет.
Фәридә.
Канат кагып күктә — югарыда

Ай, очасым килә, Очасым...
Садыйк.
Сау бул, лачын!
Очкан юлларыңда
Хозыр-Ильяс булсын юлдашың!
Барысы бергә.
Канатыгыз арып талмасын.

Тутыкмасын сезнең моторлар.

Якты кояш сезне ташл

амасын. Алда көтә: — җиңү! —батырлар.

Самолетлар оча көнбатышка,

Юл күрсәтеп алга —уңышка.

Самолетлар оча күк шаулатып,

Самолетлар оча сугышка...
ПӘРДӘ,

II-АКТ
Беренче күренеш
Авиация мәктәбенең залы. Колонналар арасына самолет модельләре эленгән. Түр стенада иптәш Сталинның Чкаловны каршылавын күрсәткән зур рәсем. Түтәмдә төрле төстәге бәләкәй парашютларга ошатып ясалган кандильләр. Ян стеналар буенда банкет өстәлләре. Бүген монда институтны бетерен чыгучылар хөрмәтенә мәҗлес бара. Уртада бер төркем яшьләр
шәйли камышуйныйлар. Өстәл янындагы кунаклар, үзара сөйләшеп, уенны күзәтәләр.
Кунаклар. Ишеттегезме?
Ишеттегезме?
Күңелле хәбәр.
Азат ителгән

Тагын бер шәһәр.

Азат ителгән

Тагын бер шәһәр.
Бер-берсен котлап сыйлыйлар.

 Кызлар (зал уртасына тезелеп, уң кулларын маңгайга куеп, түргә карыйлар).
Кара урман аркылы

Каралып килә кодалар.

Яшел урман аркылы

Яшәреп килә кодалар.
Егетләр (сафка тезелеп кызлар каршына киләләр).

Кодачалар саумы сез?
Кунаклар көтәмсез?

Атыбыз алтын дагалы.

Атабыз — бала-чагалы.
Кызлар. Кайдан-кайдан буласыз?

Егетләр.
Урманлыктан булабыз.
Кызлар.
Ни сорарга киләсез?

Егетләр.
Кыз сорарга киләбез.
Барысы бергә (биеп-әйләнеп).
Шали, шали шайкамыш,

Шайлатырбыз кызыгызны.

Шали, шали шайкамыш...
Кунаклар.
Бик зур шатлык бу!
Бик зур жиңү бу.
Кайсы генерал?
— Минем адаш, дип,

Безнең якташ, дип

Әйткән ди Һилал.

Булып чыкты ул,

Аның күршесе.
— Димәк ул безнең

Казан кешесе?
— Ийе, ул безнең

Якташ генерал.
— Алайса, әйдә

Тагын берне сал!

Тагын берне сал!
Егетләр,

Айга каршы алкагызны

Алтынларбыз, кызлар.

Көнгә каршы алкагызны

 Көмешләрбез, кызлар.

Кара ефәк чәчегезне

Укаларбыз, кызлар.

Без сайлаган бикәчне

Яшермәгез, кызлар.
Кызлар.
И, егетләр, егетләр!

Яз да бире киләсез,

Көз дә бире киләсез.

Кызны димли белмисез.

Җырлап бии белмисез.

Сез сайлаган бикәчне

Кояш күрде, ай алды.

Суга төшкән тәнкәдәй

Арабыздан югалды.
Барысы бергә (биеп-әйләнеп).

Шали, шали шайкамыш

Шайлатырбыз кызыгызны...
Мәрфуга (уеннан чыгып).

Нәрсә булды минем Ильяска?

Кызык тапмыйм ансыз биредә.

Мин борчылам бүген...

Мин шикләнәм...
Мин көнләшәм синнән, Фәридә.

Мәктәп бетереп чыгу көнемдә

Ник килми ул минем яныма?

Шатлыгымны шулай кем боза?

Кем тоз сала минем каныма?

Утырамы ул мине онытып

Бакча буендагы түр өйдә?

Ә мин көтәм аны...
Мин шикләнәм...
Мин көнләшәм синнән, Фәридә.

Ни өчен соң, — киләм, — дип әйтте?

Мөмкин иде вәгъдә куймаска.

Алдаумы «бу?
Юк... юк...
Урынсыз

Бәйләнәм мин ахры Ильяска.
Фәридә.
Болай гына бәлки кичеккәндер.
Юктыр бәлки монда берни дә...
Ә сон нигә болай эчем поша?
Ник көнләшәм синнән, Фәридә?
(Ишектән килеп кергән Искәндәргә.)
Син бер үзең?..
Искәндәр.
Ийе бер үзем.
Мәрфуга.
Ә Фәридә?
Искәндәр.
Ничек диергә?
Мин бит ялгыз..?
һәм шул ялгызлык
Хәсрәтен мин тиеш җиңәргә.
Мәрфуга.
Дөрес түгел.
Син бит сөясең
Фәридәне...
Асыл егеткә
Мөмкинме соң артка чигәргә.
Искәндәр.
Мин җиңәргә тиеш.
Гафу ит, .
Онытканмын: бүген бәйрәм бит.
Мәктәп бетереп чыгу хөрмәтенә,

Бир кулыңны!
Бергә әйләник.
Мәрфуга.
Син бик сәер.
Туры әйткәнгә
Ачуланма: бүген бәйрәм бит.
Ләкин никтер килми биисем.
Эчем поша бүген әллә ник,..
(Теләми генә бии башлый.

Башкалар аяарга иярәләр.)
Кунаклар.
Ишеттегезме?
Ишеттегезме?
Безнең Искәндәр
Аэроклубта
Беренче чыккан
Алдынгылыкта.
Хәйран булдык без
Аның эшеннән.
Очып үтте ул Казан өстеннән.
Очып үтте ул
Яңа бистәдән...
— Синең саулыкка!
Яшә, Искәндәр!
Садыйк белән Фәридә бизәкле кәрзин күтәреп керәләр. Икесе дә борынгы мода буенча киенгәннәр. Садыйк кунаклар табынына юнәлә, Фәридә, кемнедер эзләгән позада төрле якка карангалап, кәрзин янында кала.
Садыйк.
Мәҗлес ямьле булсын.
Аш-су тәмле булсын.
Кунаклар.
Бергә-бергә булсын.
Тулсын кадәхләр.
Менә кем әйтер
Кызыклы хәбәр.
Сөйләп бирер ул
Безгә барын да...
— Әйдүк, кунаклар.
— Әйдүк табынга.
Садыйкны сыйлыйлар. Искәндәр белән Мәрфуга бии-бии Фәридә каршыннан узын китәләр. Мәрфуганың биюендә
Фәридәне үзеннән көнләштерергә һәм шулай итеп аны Искәндәргә якынлаштырырга тырышу, ә Искәндәрнең биюендә — үз йөрәгендәге тойгыларны кулга алырга омтылу, Фәридә каршына барып ялынмау теләге чагыла.
Фәридә (үзенә-үзенә).
Нишләп алар шундый илтифатсыз,

Ниндидер бер үпкә барсыман,

Күрмәмешкә салышып үттеләр

Икәү бергә биеп каршымнан?
Бүләк итеп чәчәк өзүем

Гаеп эшме әллә?
Аңламыйм.
Ә ни өчен сайлап чәчәкләрнең

Иң матурын бирдем аңар мин?

Ничек шулай килеп чыкты соң?..

Госпитальгә барган көнемдә

Утыра иде Ильяс, Кемнедер

Көткән төсле, тәрәзә төбендә.

Күкрәгенә куеп яралы

Кулларын ул, моңлы бер көйгә

Җырлый иде —

Ничек кошларның

Очканлыгын күктә — иркендә.
Өйгә кайттым аның моңлы җырын

Акрын гына көйләп эчемнән

Һәм ул миңа якын тоелды

Дөньядагы барлык кешедән.
Ник шулайдыр? —
Белмим үзем дә.
Аңлап җитмим йөрәк хисемне.
Сөюме бу?
Әллә яратумы —
Яраткандай якын дусымны?..
Садыйк (залның икенче башына киткән биюче яшьләрне чакырып').
Әй, егетләр!
Әй, кызлар!
Әйтегез:
Кем сынауда
Дөрес әйтте җавабын
Барлык куйган сорауга?
Күрсәтегез! —
Дөрестән
Кайсыгыз барды алда?
Аңар булсын күчтәнәч.
Аңар булсын бу алма.

(Кәрзиннән алмалар чыгара.) Мәрфуга.
Минемчә — ул сине сагынып,

Сине эзләп килгән бирегә.

Тыңла минем әйткән киңәшемне:

Фәридәне чакыр биергә.
Искәндәр.
Рөхсәт итми миңа намусым

Түбәнсенеп башым ияргә.

Мин бит ялгыз...
һәм шул ялгызлык
Хәсрәтен мин тиеш җиңәргә.
Яшьләр
(Мәрфуганы күрсәтеп).
Менә кем барды алда.
Аңар насыйп баг алма.
Мәрфуга төсле зирәк

Безнең арада сирәк.

Аңар бирергә кирәк,

Аңар булсын баг алма.
Мәрфуга.
Рәхмәт, бабай.
Рәхмәт, Фәридә.

(Алмага сузыла.)
Садыйк
(алмаларны кәрзингә салып).
Сабыр төбе — сары алтын.
Иң элек тыңла картның
Өч соравын — өч шартын.
Кунаклар.
Ишеттегезме? Ишеттегезме?
Гаҗәп карт икән.
Ниткән шарт икән?
Садыйк
(Мәрфугага).
Зирәк булсаң шуны әйт:

Татлыдан татлы ни татлы?
Мәрфуга.
Сусаганда су татлы.
С а д ы й к.
Дөрес түгел бу җавап.
Сусамасаң әгәр дә...

Һәрвакытта, һәр җирдә

Нәрсә татлы, шуны тап.
Мәрфуга.
Йокы татлы арыганда.
Садыйк.
Бар аңардан татлырак.
Кунаклар.
Менә сиңа баг алма.
Яшьләр.
Менә кайда
аптырат.
Садыйк.
Көтәм. Җавап бирегез.
Барысы бергә.
Беребез дә белмибез.
И с к ә н д ә р. Рөхсәт итегез миңа.

Яшьләр (юл ачып).
Әйтсен әйдә, Бирик юл.

Әйтсен әйдә, Бирик юл.
И с к ә н д ә р.
Исеңдә тот, Фәридә.
Татлыдан татлы — ирек ул.
С а д ы й к.
Дөрес, энем.
Кунаклар.
Бик дөрес.
Яшьләр.
Кыен икән бу дөрес.
Сады й к.
Бер соравым бар тагы:

Ачыдан ачы ни ачы?
Барысы бергә.
Ачыдан ачы ни ачы?
Мәрфуга. Үлгән чактагы азап!—

 Минемчә шул ачырак.
С а д ы й к.
Дөрес түгел бу җавап.
Уйлап кара яхшырак:

Батырларча үлем бар.

Үлем түгел ул, — сәвап!

 Батыр йөрәкле ирнең

Яшәве ул, оланнар.
Иң кызыклы, гомернең

Баш көне ул, туганнар.

Батырларча үлем ул —

Мәңгелекнең юлдашы.
Шулай булгач кем әйтә:
— Ачыдан ачы ни ачы?
Барысы бергә.

Җитми моңа зиһнебез.
Беребез дә белмибез.
Искәндәр.
Рөхсәт итегез миңа.
Аның җавабы ачык:

Коллык богавы кисәң —

Ачыдан ачы шул ачы.
С а д ы й к.
Дөрес әйттең.
К у н а к л а р.
Бик дөрес.
Яшьләр.
Сабак безгә бу дөрес.
Садыйк
(Искәндәргә).

Инде соңгы соравым.
Җавабын тап син аның:

Мәңгедән мәңге ни мәңге?

Ямьледән ямьле ни ямьле?
Барысы бергә.
Ямьледән ямьле ни ямьле?

Мәңгедән мәңге ни мәңге?

Җитми моңа зиһнебез,

Беребез дә белмибез.
Искәндәр.
Бирегез миңа рөхсәт.
Фәридә.
Әйт, Искәндәр.
М ә р ф у г а.

Унлап әйт.
Искәндәр.
Туган илгә мәхәббәт.
С а д ы й к.
Афәрин, энем. Рәхмәт!
Искә и д ә р.
Туган илне ярату

Мәңге үлмәс тойгы бу.

Мәңгедән мәңге шул мәңге —

Туып үскән ил ямьле.
Кунаклар.
Дөрес җавап.
Бик дөрес.
Яшьләр.
Яхшы булды бу дәрес.
Садыйк.
Күпне күргән бабаңны

Калдырдың, энем, таңга.

Сиңа булсын күчтәнәч.

 Сиңа булсын баг алма.
(Алмаларны Искәндәргә суза.

Ләкин Искәндәр алмый.)
Барысы бергә.
Сиңа насыйп икәннәр.

Ал син аны, Искәндәр.

Ал син аны, оялма.

Сиңа насыйп баг алма.
(Алма кәрзинын күтәрен

Искәндәр картына китерәләр.)
Искәндәр.
Кыстамагыз, дусларым.

(Фәридәгә күрсәтеп.)

Әгәр белсәм мин аның

Миңа бүләк итүен,

Әгәр сизсәм мин аның

Ничек йөрәк тибүен,

Әгәр күрсәм мин аның

Минем белән биюен

Һәм шуннан соң әгәр дә

Тәкъдим итсә Фәридә
Үзе өзкән алманы,

Алыр идем мин аны.
Садыйк.
Миннән рөхсәт, Фәридә.
Биеп күрсәт, Фәридә.
Хәерле кич, туганнар.
Кайтыйм инде.

Хушыгыз.
Садыйк китә.

Бию башлана.

И с к ә н д ә р.

Фәридәгә үзенең мәхәббәтен аңлатырга тели.

Фәридәнең биюендә аптырау, карарсызлык чагыла.
Кунаклар.

Ишеттегезме? Ишеттегезме?
Фәридә белән

Безнең Искәндәр

Күптән үк инде

Таныш икәннәр.

Ул аны күргән

Кабан күлендә,

Шуннан бирле ул

Аның телендә.

Тик бу мәхәббәт —

Сәер һәм серле.
— Алайса әйдә

Сал тагын берне.

Искәндәр белән

Фәридәнең биюе дә зам итә.
Искәндәр.
Хисләремне синнән һичберсен

Яшермичә әйттем дөресен.
Фәридә.
Нишләтим соң?
Вакыт җитмичә
Гөл дә ачмый чәчәк бөресен.

Мин дә көтәм —

Язгы яңгырны

Көткән кебек һәрбер гөлчәчәк...
Искәндәр.
Ах, ул гөлләр...
Миңа аларны
Онытырга туры киләчәк...
Фәридә.
Ачуланма миңа, Искәндәр.
Синең белән без бит — якын дус...

Искәндәр.
... Ут астында калган жирләргә

Чакыра мине вөҗдан һәм намус.
Кичер мине,

Әгәр вакытсыз

Искән җилдәй сине борчысам.
Рәнҗер калма,

Үтеп барышлый,

Гөлбакчаңа кергән юлчыга.
Яшь йөрәкнең артык ашкынулы

Тойгыларын җиңә алмасам,

Читкә кагылсам да,

Айный алмый
Һаман сиңа өмет багласам,

Шәүләң барса татлы хыял булып

Аяк эзем тигән һәр җирдә,

Барысы өчен, барысы өчен дә

Кичер мине, Кичер, Фәридә.
Вакыт җитте.
Көтә мине юл.
Сау булыгыз, дуслар!
Хушыгыз Хуш, Фәридә.
Сау бул, бәхил бул.
Китә.
Фәридә.
(Каушап, аптырап.)

Хәзер миңа нәрсә дияргә?

Әйт, йөрәгем! — Нишлим?
Әйт зинһар.
(Кәрзиннэн алмалар алып.)

Чү, Искәндәр!
Сиңа сүзем бар...
(Искәндәр артыннан атлый.

Бераздан кире әйләнеп кайта.)

Өлгермәдем...
(Алмаларны берәмләп кәрзингә төшерә.)

...Шулай өзелеп
Алма төшә давыл искәндә...
Мәрфуга.
Син бер үзең?
Кайда Искәндәр?
Фәридә.
Китте.
Мәрфуга.
Китте?!
Нигә ияреп
Озатырга аны чыкмадың?
Бер атладың, тагын туктадың...
Син көтәсең ахры Ильясны?
Ялгышасың...
Шуны бел яхшы:
Аның белән минем араны

Суытырлык чара табылмас.

Имән кебек көчле тамырларын

Йөрәгемә җәйгән ул Ильяс.
Фәридә.
Ышан миңа.
Тузан хәтле дә,
Синең юлга — синең бәхетеңә
Аркылыга төшү теләге
Килгәне юк минем хәтеремә...

Мин бары тик

Дөрләп кабынган

Хисләремә хисап бирергә

Һәм аңларга теләп аларны

Килгән идем бүген бирегә.
Мәрфуга.
Син яшь әле.

Һәм син белмисең

Газабын һәм тәмен ул хиснең.
Бу сугышта — сөю тойгысы

Кичә авыр, каты сынаудан,

Кичкән төсле батыр сугышчы

Ут астында тирән сулардан.
Мәхәббәт ул сорый:
Хисләрдә
Бер-береңә тиңдәш саф йөрәк.
Мәхәббәт ул — уттан эссерәк

Һәм үлемнән хәтта көчлерәк.
Фәридә.
Мин оялам...
Миңа уңайсыз...
Нәрсә булды миңа? — ут янам...
Шулай ахры, шулай уяна йөрәгемдә минем мәхәббәт...

(Ашкынып атлый. Көтелмәгәндә килеп кергән Ильясны күреп, колонна артына туктый. Мәрфуга Ильяс янына бара.)
Кунаклар.
Хуш килдең, Ильяс!
Әйдүк табынга!
Дан һәм ихтирам Кыю лачынга!
Дан һәм ихтирам Безнең батырга!
Мәрфуга.
Шундый озак...
Нишләп бик озак?
Зарыгып көтәм сине кайчаннан...
Ильяс.
Аэродромда булдым.
Очарга
Хәзерләнеп йөрим Казаннан.
Мәрфуга.
Ничек бик тиз?
Ничек болай тиз?
Шундый кызык иде, күңелле...
Ильяс.
Аучы өендәге бөркет төсле

Көтеп алдым очу көнемне.
Мәрфуга.
Мин көтәрмен.
Сагынып көтәрмен
Йолдызларга карап күктәге...
Ильяс.
Ут аркылы очып үткәндә
Мин онытмам сине — иркәмне.

(Фәридә янына килә.)
Күрми торам:
Саумы, Фәридә.
Нишләп болай бүген син читтә?

Фәридә.
Ничек читтә?

Һаман мин бергә.
Ильяс.
Бергә булгач әйдә бирегә.
(Фәридә белән Мәрфуганы, ике яктан култыклап кунаклар янына килә.)

Танышыгыз!
(Фәридәне күрсәтеп.)
Бусы — якын дусым.
Дуслык өчен тулсын кадәхләр.
Кунаклар.
Дуслык өчен тулсын кадәхләр!
Ильяс
.
(Мәрфуганы күрсәтеп).
Бусы минем гомер юлдашым.

Сөйгән ярлар өчен һәм аларның
Бәхете өчен тулсын кадәхләр.
Кунаклар.
Бәхет өчен тулсын кадәхләр!
Ильяс (тост күтәреп).
Тамыр җәеп назлы җирләргә,

Иркәләнеп язгы җилләрдә,

Ләззәт алып ләйсән суыннан,

Гайрәт алып яшен утыннан,

Таң нурыннан алсу төс алып,

Кояш яктысыннан көч алып,

Хәтерләтеп янтар теземен —
Бу шәрапның үскән йөземе.

Безне шулай назлап үстергән,

Безгә шундый бетмәс көч биргән
Ирекле ил, туган җир өчен,

Аңар тамган хәләл тир өчен,

Кояш кебек якты бәхеткә

Алып чыккан даһи ир өчен

Күтәрелсен безнең кадәхләр!

Кунаклар.
Ирек өчен,

Туган ил өчен,

Кояш өчен,

Даһи ир өчен

Күтәрелсен безнең кадәхләр!
Ильяс (Фәридәгә).

Син һаман да читтә бер ялгыз.

Фәридә.
Ничек ялгыз?.

Һаман мин бергә.
Ильяс.
Бергә булгач әйдә биергә.

Бию башлана.
Башкалар (биюгә кушылып).

Әйдә бергә.
Әйдә биергә.
Әйдә бергә. Әйдә биергә.
Бию кызулана бара.

Пәрдә акрын гына төшә.
II АКТ
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Таң атый килә. Бакчаның уң ягындагы челтәр капкадан күрше урам, сул ягында — күл буе күренә.
Садыйк карт, ишкәкләргә таянып, яр кырындагы басмада Фәридәне көтә.
Садыйк.

Көн яктырды.
Ә ул — күренми...
(Җырлый.)
Көнбатышта — еракта,

Сугыш барган районда —

Минем кебек карт бардыр

Камышлы күл ярында.
Минем кебек аның да

Кызыбардыр.
Тик аны Германиягә кол итеп

Озаткандырдошманы.

Ул үстергән бакчаны
Немец килеп яндырган:
Алмагачлар урынында

Кисәү генә калдырган...
(Аргы якка карап.)
Озаклады минем Фәридә...
(Җырлый.)

Ул карт хәзер көймәдә,

Ышыкланып томанга,

Су аркылы кичәдер,
Сиздермичә дошманга.

Тиздән һава тетрәтеп

Шартлау тавышы
яңгырар. Иңгән кабер шикелле
Ишелеп төшәр аргы яр...
(Борчылып.)
Юллар ябык миңа кызымның
Йөрәгендә яткан серләргә.

Әнкәң юк шул бергә сөйләргә.,..
(Җырлый.)
Әйләндерер күмергә

Дошманны кайнар тузан.
— Син кем? — дисәң, ул әйтер:
— Мин тотылмас партизан.
Гомер җитеп ул картны

Күрсәм әгәр,

Тагын да
Бакча үстерер идек

Камышлы күл ярында.
Урам як капкадан Искәндәр керә. Аның җилкәсендә юл капчыгы.
Искәндәр.
Хәерле көн.
Садыйк.
Ничек бик иртә?
Искәндәр (капчыгын басмага куеп).

Туры килде шулай юл өсте...
Садыйк.
Сугышкамы әллә җыендың?
Искәндәр.
Теләк шундый.
С а д ы й к.
Яхшы ният бу.
Озатырга үзем төшәрмен.
Искәндәр.
Рәхмәт, бабай.
Тиздән иптәшләрем

Килеп җитәр.
С а д ы й к.
Бераз көтеп тор.
Алып кайтыйм әле кызымны.
(Ишкәкләрен күтәреп яр астына төтә.)
Искәндәр (ялгыз).
Оныта алмыйм...
Булмый онытып...
Көтәм сине, көтәм ут йотып...
Күрсә идең ничек йөрәгем

Яна бүген...
Соңгы теләгем —
Синең белән күрешү...
Аннан соң —
Әйдә янсын!
Янсын гомергә.
Алып барсын
Мине ул ялкын
Сугышка һәм данлы үлемгә.
Карлыгачлар Идел ярында,

Яшьнәп килгән көчле явымда,

Ничек көтсә ал таң атканын,
Шулай көтәм сине, аппагым.

Көтәм сине...
Бәлки соң тапкыр
Мин күрермен сине бу сәгать...
Мин барыбер аңар канәгать.
Мин шат аңа, иркәм, барыбер.
Алда мине нәрсә көтсә дә,

Ялкын аша кичкән юлымда

Сукмакларым кайдан үтсә дә,

Син булырсың һаман уемда.
Син китмәссең минем күз алдымнан.

Син торырсың балкып хыялда,—

Сәхрадагы ерак учак төсле,

Ашкындырып мине гел алга.
Әлбәттәмени миңа хат язмассың...

Килмәс миңа синең рәсемең...

Сагынмалык булып җырларымда

Кабатланыр фәкать исемең.
Бәлки шулай мәңге ялгыз калыр

Бу җавапсыз, сәер мәхәббәт.

Ә шулай да миңа сине сөю —

Бик күңелле булыр һәм рәхәт.

Ут табылмас аны көйдерерлек!

Аны күргәч чигәр кирегә.

Үлем җилләре дә,

Онытылыр

Ярам әрнүе дә, Фәридә!
Поход марышы ишетелә,

Искәндәр юл капчыгын җилкәсенә асып, урамга чыга. Алар килә.
Минем иптәшләрем.

Хуш, Фәридә! Сау бул, өметем.

Сине күрмәсәм дә,

Күргән төсле

Якты уйлар белән мин киттем.
Урамнан фронтка китүчеләр һәм алариы озатучылар җырлап
узалар.
Җыр башлаучы.
Сабан туйда көрәштә

Мәйдан тоткан
батырлар!

Һәрбер эштә,

Ярышта

Алдан чыккан батырлар!
Барысы бергә.
Кулда чүкеч урынында

Кылыч уйнар көн килде:

Изге сугыш кырында

Көчләр сынар көн килде.
Җыр башлаучы.
Сабан туйда көрәшеп,

Бил бирмәгән егетләр!
Батырлыкта тиңдәшен

Ил күрмәгән егетләр!
Барысы бергә.

Идел-Йортка ант биреп,

Яуга китәр көн килде.

Ал байракны күтәреп,

Алга китәр көн килде.

Җыр башлаучы.
Ат — сыналыр чабышта:

Батыр — яуда сыналыр.

Кем сугышта иң оста —

Ил рәхмәтен шул алыр.
Барысы бергә.
Батыр егет —яу күрке!
Бездән сиңа фатиха.
Азат итеп җир күкне,

Дан шаулатып кайт илгә!
Җ ы р б а ш л а у ч ы
Васыятен әткәңнең

Ашыр, егет, тормышка!
Хәлал сөте әнкәңнең

Калкан булсын сугышта!
Барсы бергә
Батыр ирне туктатмас
Дошман аткай ядрә-укъ.
Ир егетне ут алмас!
Батырларга үлем юкъ!
Җыр тавышы ераклаша барып тына.

Бераздан челтәр капкадан
әлеге алмалы кәрзшшс күтәреп

Фәридә керә.
Фәридә.
Ничек әйтим?
Ничек аңлатыйм?
Җиңел миңа канат үскәндәй.

Мин аңладым хәзер йөрәгемне.
Мин сайладым сине, Искәндәр.
Бу алмалар сиңа насыйп иде.
Тик син генә никтер алмадың...
Мин гаепле, бәгырем...
Мин кичектем...
Соңга калып сине аңладым...
Мәкерсез һәм керсез йөрәгеңдә

Хисләремә тиңдәш хис таптым.

Мин белмәдем фәкать кәдереңне...

Табу белән шундук югалттым...
Алай түгел...
Юк, юк...
Алай түгел.
Очрашырбыз әле без бергә

Һәм кушылыр безнең сукмаклар

Аерылмаслык, булып гомергә.
Садыйк (яр буеннан ишкәкләр күтәреп килә
).
Минем төсле карт бардыр

Камышлы күл ярында.
Фәридә күк бердәнбер

Кызы бардыр аның да.
ПӘРДӘ
(Дәвамы киләсе санда.)