Логотип Казан Утлары
Хикәя

БУРАНДА

I
— Аннары тагын синең сакалың ни тора, бигрәк тә түгәрәкләп кисеп тә җибәрсәң, диделәр Хафизуллага. Барасың булгач барасын, синнән дә күркәмрәк картыбыз юк, эшең яхшы, җәй буенча сыңар бәрән дә югалтмыйча ферма терлекләрен көттең, хәзер килеп, әнә, фермада каравылда то-расың, берәүнең бер теш агартып яман сүз әйткәне бармы?
Безнең Хафизулла абый дип үлеп торалар, чөнки эшең шулай мактата, әле бер көн райком секретаре иптәш Батталов үзе әйтеп утыра: Көтүче түгел ул сезнең Хафизулла карт, алтын ул ди, берәү дә авызына сугып әйттерми, ишеткән, белә, даның шулай киткән дигән сүз...
Колхоз председателенең бу үгетләү сүзләрен башын иеп тыңлап утырган Хафизулла карт, кыска гына итеп,

— Анысы шулаен шулай да, ә менә ферма малларын кемгә ышанып калдырасың, — дип куйды.

Алар бер тын бернинди сүзсез күзгә-күз карашып утырдылар. Хафизулла картның калын кашлары астына яшеренгән җылтыр күзләрендә ниндидер, тел белән әйтеп биреп булмый торган, нык бер дәлиле бар төсле иде. Ниһаять, авыр һәм басынкы тавыш белән:

— Тирә-якта бүреләр күренгәли, ул малларны малай-шалайга ышанып калдыра алмыйм мин! — дип, кинәт урыннан ук сикереп торды ул.

Хафизулла карт каравыллый торган ферма авылдан өч-дүрт километр җирдә, урман артында, олы юллардан ерак, чокыр- чакырлар арасында, дөрес, анда Хафизулла карттан башка тагын бәрәннәр караучы бер кыз, аннары яшь кенә бер малай да бар, алар янында тагын берсеннән-берсе усалрак зур-зур ике-өч эт тә йөри, Хафизулла карт ул этләрне үзе алып барып үзе ияләштерде, барсы да терәк терәген алар, ләкин алар берсе дә Хафизулла карт җилкәсе түгел инде.

Тик колхоз председателе дә үзсүзлелектә Хафизулла карттан калышмады. Фермага бер-ике көнгә икенче бер кешене биреп торырга вәгъдә итте, тагын бер кат Хафизулла картның яхшы якларын санап чыкты, тагын бер кат райком секретареның сүзләрен искә төшерде аның фикере буенча, районның картлар киңәшмәсендә, иң түрдә, иң хөрмәтле урында, Читәнле күл авылының Хафизулла карт утырырга тиеш иде.
Ничек итсәләр дә иттеләр, аена-ваена куймадылар, Хафизулла картны районга делегат итеп җибәрделәр һәм, әлбәттә, делегат булып китү алдыннан, Хафизулла картка үзенең сакалы белән дә шөгыльләнергә туры килде.
II

Зур гәүдәле, зур башлы, киң җилкәле, яңарак кына чал керә башлаган түгәрәк кара сакаллы Хафизулла әгәр шунда, киңәшмәнең президиумында утырган җиреннән сәхнәгә басса, башы түшәмгә бәрелер төсле булып күренә иде, гүяки эченнән шуны сизенгән күк, ул бөтен мәҗелес буенча утырган урыныннан кымшанып та карамады һәм аның җылтыр күзләрендә көннең көн буе ниндидер бер сәер ут янып торды. Ләкин биредәге кешеләрнең үзләренең шөгыльләре бар иде, алар Хафизулла картның күзләрендә янган сәер очкыннарны укып тора алмадылар һәм әгәр делегатлар төшкән крестьян йортының хуҗасы, күрер күзгә тыйнак кына күренгән аз сүзле яшь кенә бер хатын сакал белән сакалны аера белми торган тупас бер зат булса иде, ихтимал, безнең Хафизулла картыбызның түгәрәк кара сакалы һәм гажәеп утлар белән кабынган күзләре кем тарафыннан да сизелмәгән көйгә бер читтә кала бирерләр иде.
Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, бүген хуҗа хатынның эшләре шулаерак килеп чыкты. Кунаклар, киңәшмәнең беренче мә- җелесеннән кайтып, коридорда чүгәләп тәмәке тартып утырган чакта, ул берничә тапкыр аларның алдыннан пырылдап узып китте, ахырында туктап һәм үзенең мәһабәтлеге белән бүтәннәрдән нык аерылып торган Хафизулла картка туры гына бер караш ташлап,
— Моннан элек, безнең Чокырлы авылында көрәшеп, Тәпән Сабир малаен билсез калдырган кеше ич бу, итәрсең моны карт,
— дип көлеп җибәрде.

Тәмәке тартып утыручылар кинәт телгә килгән бу хатынга дәррәү күтәрелеп карап алдылар. Бары тик Хафизулла карт кына моңа игътибар итмәде, аның үз башында үз уе чуала иде: буранлап тора, яшь-җилкенчәкнең йокысы каты, мал-туарга ул-бу булмаса гына ярый.
Хатын, алар яныннан узып, үз бүлмәсенә кереп киткәч, картлар, бөтенесе бергәләп диярлек, Хафизуллага ташландылар.

— Иманлы авызым белән әйтәм, Хафизулла кордаш, бу карчыга болай бөтерелеп сине тибәргә йөрмиме? — дип, бөтен гәүдәсе белән кеткелдәп көлеп куйды Бәйрәмгали дигәне.

Икенче берсе уты авызына ук килеп җиткән тәмәкесен черт итеп төкереп сүндергәннән соң, инде иркенләп юкны-барны сөйләшеп утырырга ниятләп, аякларын ук сузып җибәрде һәм моңа чаклы берничек тә сүзгә кушылмыйча утыручы Хафизулла картка төрттереп,

— Хафизулла ул үзе дә бик яшәреп килгән, Коры елга чокырында кулы белән сарыклар бәрәнләтеп йөрүче Хафизулла дип әйтмәссең, — дип сөйләнеп алды.
— Сездә дә шулаймы, җәмәгать, бүреләр күбәйде безнең якта,—дип кинәт әйтеп куйды Хафизулла карт. Мона чаклы бер сүзгә дә тартылмыйча кашлары астына качып утыручы Хафизулла картның бу сүзләреннән соң бер тын барсы да сүзсез утырдылар. Бары тик тышта буран улавы, тәрәзә капкачының әллә-нидә бер ачылып-ябылып торуы, морҗаның әллә нинди шомлы тавыш белән сызгыруы гына ишетелгәләп тора иде.
Арадан берсе сузып кына:

— Бүреләрнең болай азу ярулары да, хатын-кызларның дилбегәдән ычкынулары да. барсы да шул сугыш бәләсе, куллырак кешеләр китеп беткәч соң, — дип үзенчә нәтиҗә ясады.

Хафизулладан башкалары, барсы да дип әйтерлек, берьюлы гөрләшергә тотынганнар иде дә, ул арада теге хатын тыгыз итле юан сыйракларын уйнатып килеп керде дә, авыз эченнән ниләрдер мыгырданып түргә үтте, лампаның утын кысты:

— Сезнең сүзләрегез күп булыр ахыры, абзый кешеләр, ә минем керосиным ул чаклы күп түгел шул, — диде ул көлеп һәм бу юлы тагын Хафизуллага бер карап узды.
Барсы да торып үзләренең урыннарына таралыштылар. Хатынның кинаясе хаклы, йокларга вакыт бик җиткән иде.

Хафизулла карт урыныннап иң соңга калып һәм теләр-теләмәс кенә кузгалды. Ятып барыбер йокы тиз генә алмаслыгын ул яхшы белә, ә монда, үзенең кордашлары арасында утыру ярап тора, сүзгә кушылмаса да, эч пошканы ул чаклы сизелми иде.
Кешеләр бүлмәләренә кереп беткәннән соң, утны бөтенләй сүндереп чыгарга дип кергән хуҗа хатын ярым караңгылык эчендә бер үзе торып һәм ничектер оеп калган Хафизулланы күреп, тетрәп киткән төсле булды.

— Йокым килмих нишләптер, әллә нигә эчем поша, — дип авыз эченнән сөйләнеп куйды Хафизулла. Хатын бу юлы аңа берничек тә җавап кайтарып тормыйча, кабаланып үзенең бүлмәсенә ашыкты, ләкин бу кабалану үзе үк анда ниндидер тынычсызлык, ир кешене сагынудан туган һәм ке-шегә әйтеп биреп булмый торган яшерен, эчке тынычсызлык уянганлыгын ачыктан- ачык күрсәтеп тора иде.
Бераздан ул, үзе артыннан ишеген ачык калдырып, кабаттан әйләнеп чыкты.

— Андый-мондый ут кирәк булса, ут минем бүлмәдә булыр, — диде ул әллә нинди кысылган бер тавыш белән, лампаның утын килеп сүндерде һәм, үз тавышыннан үзе оялган төсле, тиз генә борылды да, бүлмәсенә кереп, ишегенең келәсен эчтән төшереп бикләп куйды.
Бүлмәсе Хафизулла картның бүлмәсе белән рәттәй туры килгән шук телле Бәйрәмгали карт, Хафизулла кереп киткәч, бүлмә тактасын шакып,
— Исәнме син, күрше? — дип, беркадәр суктыра төшеп сорау бирде.
I
II
Күршең тынгысыз булса да шәп түгел икән, Бәйрәмгали, таң тишегеннән уянып, • тагын Хафизулланың бүлмә тактасын шакырга тотынды:
— Әй, күрше, уяндыңмы әле син? Синең тәмәкең бик җилле тоелган иде ки- чәгнәк, кая, бер яндырып җибәрик әле булмаса.
Ләкин Хафизулла бүлмәсеннән — нә алай, нә болай — бер җавап та ишетелмәде. Бәйрәмгали шөбһәләнә калды:
бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, белмәссең, әллә югыйсә, кеше аягы басылгач, теге карчыга тибеп алып киткәнме үзен? Һәм үзе мондый уйларга төшә торган яшьтә булмавын искә алып, шунда ук тынды, күңелгә әллә нинди юк-бар шикләр төшерүче вак-вак шайтан балаларын куып җибәрергә теләп, як-ягына төкеренергә тотынды, тәүбә-астәгъфирулласын укыды, ләкин аның яхшырак тәмәке тартасы килү теләге моның белән генә басылмады.
Бераз тыныч ятканнан соң ул:
— Күрше! Хафизулла кордаш! — дип, тыйнак кына итеп тагын Хафизулланың бүлмә тактасын шакырга тотынды.

Бу юлы да бернинди җавап ишетелмәгәч, шук җанлы Һәм өстәвенә тагын яхшы тәмәке тартасы килеп тәкате корган карт, артык сабыр итеп ята алмыйча, күл- мәкчән-ыштанчан көйгә әкрен генә басып күршесенең бүлмәсенә таба атлады.

Хафизулла картның бүлмә ишеге ачык булып, кровате буш икәнлекне күргәч, Бәйрәмгали аптыравыннан чак кына шырылдап кычкырып җибәрмәде.

Шулай да бераздан барыбер бөтен делегатлар уяндылар. Хафизулла картның төн өстеннән каядыр юкка чыгуы бөтен кешене шаккатырган бер вакыйгага әйләнде:
— Менә син, делегат чаклы делегат юкка чыксынчы...
— Килгән чакта ук киләсе килмиче генә чыккан иде, карчыгы янына кайтып китмәдеме икән?
— Китсә, карчыгы янына түгел, фермасына киткән булыр инде ул, фермасы моннан биш кенә чакрым аның,
— дип бөтен кешене билгеле бер карарга китерә торган итеп әйтеп куйды, югалган Хафизулланың авылдашы Сөләйман карт.
Бары тик Бәйрәмгали генә башыннан бер фикерне чыгарып ташлый алмады. Ничек кенә димәсеннәр, аның башында, шайтанын бер коткы булып, теге кызу хәрәкәтле, тулы тәнле хужа хатын чабулап йөри:
“Шул, каһәр төшкән, ябып асрамыймы безнең Хафизулла кордашны?
IV

Шикләнергә беркадәр урын да бар Бәйрәмгалигә.
Көн яктырып бетүгә карамастан, хуҗа хатынның бүлмәсендә әле һаман ут янып тора. Нишләп янып тора соң ул ут?

Кунаклар булып кунаклар әллә кайчан аяк өстендә. Өйдә ыгы да зыгы. Делегат чаклы делегат югалган. Битне-күзне юарга кирәк. Умывальникта бер тамчы су юк, ә хуҗа хатын бүлмәсенең ишеге һаман бикле. Нишләп һаман бикле соң аның ишеге?
Картларның үзара шау-гөр килеп чабулап йөрүләреннән һәм өй эченең, кортлы умарта төсле, гөжләвеннән уянып, күзләрен ачып җибәрсә, хуҗа хатын үзен чишенмәгән көйгә кроватьта яткан хәлендә күреп, аптырап калды — димәк, бернинди дә ишек шакучы булмаган.

Аның җенен чыгарган икенче нәрсә — яктырып бетүгә карамастан өстәлдә лампа янып утыра. Япса тагын бер хәер иде, янмый, төти, керосины әллә кайчан беткән дә, лампа сүнә алмыйча пыскып утыра, ә бит ул аңа әле кичә генә тутырып керосин салып куйган иде.

Хуҗа хатынның кичәге ачыклыгы һәм янып торуы югалган иде, ул әле анысыннан, әле монсыннан канәгатьсезлек күрсәтеп, бер туктаусыз сукранып йөрде.
— Артыгызга кулыгыз җитми, ишекләрне ябып йөрмичә бөтен өйне боз ясап бетергәнсез, — дип, ниһаять, умывальник янында юынырга су көтеп торучы кунакларга бәйләнә башлады ул. һәм, күзләре белән эзләп тә, алар арасыннан түгәрәк кара сакаллы Хафизулланы тапмагач, төрпә генә итеп,
— Теге эче поша торган кара сакалыгыз кайда соң сезнең? — дип куйды.
һич тә көтелмәгән рәвештә үзеннән-үзе җенләнеп йөрүче бу тутакайның кыланышларыннан аптырап, Хафизулланы вакытлыча онытып торган картлар, барсы беравыздан диярлек:
— Төнләтеп әллә кая.. киткән. Юк бит менә, — дип гөрләтергә тотындылар.
— Делегат качкан, — дип шаулап көлеп узды хатын һәм аның рух саулыгы белән тулган бу көлүе берничә секундка бүлмә эчен тутырып торды.

Картлар киңәшмәсенең бу көнге мәҗе- лесен башларга дип кенә торганда, җилкәсенә үтерелгән бүре салып, түгәрәк кара сакаллы, зур гәүдәле Хафизулла карт килеп керде. Президиумдагылар, көн тәртибен куеп торып, үзара нидер сөйләнгәләп алдылар, райком секретаре, аяк үрә басып, Хафизулла картның кулын кысты.

Күршеләре белән гомумән бик нык кы-зыксынучы Бәйрәмгали карт бу урында да чыдап кала алмады, ничек итсә итте, президиум өстәле янына барып, аннан мәсьәләнең нидән гыйбарәт булганлыгын белеп килде: Хафизулла карт төн өстеннән үзенең фермасына кайтып киткән һәм анда бүре белән сугышып йөргән икән.

Бүренең гәүдәсен президиум өстәленнән бераз читкәрәк, сәхнә алдына сузып салдылар һәм райком секретаре киңәшмә беткәнче аны ул урыныннан алдырмады.
Декабрь, 1943 ел.