Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАКЛЫ ГАЛИМ ҺӘМ ЯЗУЧЫ КАЮМ НАСЫЙРИ

Татар халкының атаклы галиме, педагог
һәм язучы Каюм Насыйриның тууына киләсе
елның февралендә йөз егерме ел тула. Ярты гасыр
буенча түземле һәм нәтиҗәле ижат итеп:
художество әдәбияты, фольклор, филология,
педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр
(тарих, география, математика, табигать һ. б.)
буенча—барлыгы кырыктан артык әсәр биргән бу
язучы чын мәгънәсе белән патриот була. Бөтен
тормышын, әдәби талантын халыкка хезмәт
эшенә багышлый. Татар халкын аң-белем
ягыннан күтәрү, агарту буенча гаять әһәмиятле
хезмәтләр күрсәтә.

Габделкаюм Габделнасыйр улы — Каюм
Насыйри—1825 нче елның 15 (2) нче февралендә,

элекке Казан губернасы, Зөя өязе
(хәзерге Норлат районы), Олы Шырдан
авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы
үз заманнарының күренекле кешеләре
булалар. Тарих белән кызыксынган Каюм
Насыйри, үзенең гыйльми хезмәтләре
арасында, туган авылы олы Шырданның
тарихына һәм бабаларының кемнәр булуын
ачыклау мәсьәләсенә яхшы ук киң туктала.
Җиденче бабасына кадәр санап, аларның
үзләре һәм эшләре турында киң генә
мәгълүматлар бирә. Менә аның атасы
Габделнасыйр һәм бабасы Хөсәен турында
язганнары:

Хөсәен баба бик озак яшәмәгәндер. Нәхү
гыйльменә бик маһир кеше булгандыр, нәхү
гыйльмендә аның язган китаплары:
Шәрхе
мелла
, Мисбах, Сарфы һаван,
Гавамиль вә дәхи моның кебек китаплары
хәзер дә бардыр. Хөсәен баба язуга оста кеше

1) Пәдәребез — атабыз.

2) Мөбтәла — бәләгә юлык
кан. 3) Әбелхәер — изгелек атасы.

4) Ләкаб — кушамат.

5) Гайяр — гайрәтле, батыр.

6) Кәмаһунә — булганыңча.

7) Галламәсе — иц зур галиме.

8) Садыйк—туры, дөрес.

9) Тәсныйф кылынмыш — үзе язган.

10) Рисалә — китап.

11) Монкариз — беткән.

12) Мәзһәптәдер — юлдадыр.
булгандыр. Үзенең гомерендә берничә йөз
коръән язгандыр. Күп еллар Шырданда имам
булып торган әдәмдер. 1805 нче елларда
вафаттыр вә һәм аның гыйльменең әсәре хәзер
дә балаларының балаларында күренәдер...
Аннан соң аның улы пәдәребез
.
Бик галим кеше хәтта заманының галламәсе.
Гәрчә указный мулла булмаса да, тирә якта Насыйр мулла
дип мәшһүр иде...

Язуга бик оста иде. Хәзер дә егерме бишләп

үз кулыннан чыккан
китаплары бар. Фариси һәм гарәби язуга
маһир иде. Хосусан ахыр көннәрендә күп
китап язды вә һәм тәсныйф кылынмышничә
рисаләтебардыр гарәп телендә...

Иҗтиһат заманы мөнкариз дигән кешене бер дә
яратмас иде. һәр бәндәгә иҗтиһат лазим эш,
дип балаларына һәр даим ишеттерер иде. Бала-
лары һәм хәзер дә шул мәзһәптәдер.
Каюм балалык вакытларын Шырданда уздыра.
Башлангыч белемне үз атасыннан ала. 1841 нче
елда аны Казанның бишенче

Атаклы галим һәм язучы Каюм Насыйри 71
мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. Башта
Шәмсеттин Шәмсуар улы дигән хәлфәдән, соңрак
мәдрәсәнең мөдәррисе Әхмәт мулладан дәресләр
ала. 1855 нче елга кадәр шул мәдрәсәдә укып,
гарәп, фарсы телләрен өйрәнүе өстенә, үзлеген-
нән эшләп, татар телен дә яхшы үзләштерә.
Яшерен рәвештә русча, укый. Шулар
нәтиҗәсендә, мәдрәсәдә хәзерләнгән гади
шәкертләрдән аерылып, тормышка яраклы,
җәмгыятькә файдалы кеше булып җитешә.
1855 нче елда Насыйрины
Духовное
училище
дип аталган башлангыч мәктәпкә,
татар теле укытучысы итеп чакыралар.
Насыйриның беренче практик эше —
укытучылык хезмәте — шуннан, 1855 нче елдан
башлана. Соңырак шул училищеның дәвамы
булган һәм
Духовная семинария дип аталган
урта мәктәптә татар теле могаллиме булып эшли.
Шунда семинария укытучылары белән нык
аралаша. Алардан рус телен һәм башка
фәннәрне тырышып өйрәнә, русча яхшы
аңларлык, дөрес язарлык хәлгә килә. Соңыннан
Казан университетында ирекле тыңлаучы булып
йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта

укуының әһәмияте турында фикер
йөртеп, шәрекны өйрәнүче профессор Григорьев:

Казан университетында алган гыйльме Каюм
Насыйрины исламга битараф карарлык югары
дәрәҗәгә менгергән. Ул бу яктай безнең Россия
мөселманнары арасында беренче кеше
ди.
Семинариядә Насыйр
идан, П. П. Мословский
шикелле, соңыннан татар теленең белгече булып
җитешкән галимнәр укыйлар.
Насыйри үзенең укытучылык эшенә бик җитди
карап, тырышып укыта, күргәзмә мисалларны үзе
хәзерли. Тормышы семинариянең чарлагындагы
бер бүлмәдә була. Материал хәле артык яхшы
булмый. 1857 нче елда аталарына язган бер
хатында:
язасыз запаслы булып тор дип, кайдан
запаслы булыйм: биш йөз сум акчаны өч йөз
алтмыш көнгә тәксим кылсаң, ни каладыр? Бер ай
ач тормак кирәк, яки бурыч итмәк кирәк, икесе дә
минем кулдан килә торган түгел
дип зарланып
яза. Насыйриның семинариядәге укыту эше 1870
нче елга кадәр, ягъни 15 еллар буенча бара. 1871
нч
е елны, Насыйри белән шул семинариядә бергә
укыткан тел галиме Фортунатов үлгәннән соң, ул
анда эшләүдән туктый. Шул көннәрдән башлап
татар балаларына рус теле укыту эшләренә
ныклап керешә. Бу соңгы эшенең башлануы
турында Насыйри ярым художестволы очерк-
рәвешендә язган истәлегендә:

Мин, мин дип мактану, эшең хак булса
урынына күрә ярый. Казан шәһәрендә мөселман
балалары урысча укый торган мәдрәсәнең
иптидасы... ушбу мөгаллимдәйдер. Асыл бу
мәдрәсәнең башлангычы 1871 нче елда булды.
Бәлки бәгъзе бер адәмнәрнең хәтерендә бардыр
1871 нче елгы календарьда министрның бу хосус-
тагы проектын бераз бәян кылып, бу мөгаллим
язган иде... Бу календарь рус галимнәренең
кулларына төшеп, мөселманнарның урысча
укырга мәеле булачакларына календарьда
язылмыш сүзләрне дәлил тоттылар вә һәм бу
хосуста бәгъзе статьялар бастырдылар... Бу
статьялар дәхи правительствоның проектына
тәкъвия (көчәйтү) булып, 71 нче елның ахы-
рында Казан шәһәренә беренче начальник тәгаен
итеп җибәрделәр... Мәзкүр начальник бер
мөгаллимне эзләп тапты... бу мәдрәсәне веҗүдкә
чыгарырга илтимәс кылды ки, зинһар бу эш
гайренең кулыннан киләчәк түгел, әлбәттә син
башласаң кирәк дип, бу эшне аңар, ягъни бер мө-
галлим адәмгә йөкләтү кылды. Бу адәм һәм
әлбәттә мөмкин булмаган эш юк, шәят мин моны
җаена китерермен дип үзенә илтизам кылды
ди.
Шул рәвешчә, татар балаларын, беренче
буларак, русча укыта башлауда һәм аны
популярлаштыруда актив катнашканын язып,
шул эше белән хаклы рәвештә мактанып та куя.
Ләкин Насыйрига бу эшне башкару җиңел генә
булмый. Укыту өчен урын-квартира табу,
балаларны укуга тарту буенча күп тырышлыклар
күрсәтергә, төрле җәфалар күрергә туры килә.
Аягына оулмаудан сабакка йөри алмый торган
фәкыйрь балаларга үз акчасыннан кәвешләр дә
алып бирә. Укучы балалар арасыннан берсе яз
көне җир кипкәч лимон сату эшенә керешә. Аңар
ияреп башка балалар да укырга йөрми
башлыйлар. Шуннан соң Насыйри ул баланың
табыш итеп ала торган акчасын — көндә ун тиен-
не үзеннән биреп бара. Шундый төрле юллар
белән балаларны, үзе әйткәнчә, яхшы сүз белән,
йомшаклык белән сыйлап
укыту
эшләрен дәвам иттерә.
1876 нчы елда Насыйри, Радлов белән
икесе арасында чыккан аңлашылмау нигезендә,
бу русча-татарча башлангыч белем бирү
мәктәбендә мөгаллимлек итү эшеннән туктый.
Калган егерме биш еллык гомерен язучылык
эшенә, тулысы белән иҗат хезмәтенә багышлый.
Аның иҗатының яхшы җимешләре шушы
вакытларда туалар. Ул үзенең барлык көчен
китап язуга, кулына төшкән акчасын аларны
бастыруга сарыф итә. Аның бу вакытлардагы
килере хосуси рәвештә балалар укытудан,
аерым кешеләргә заявлениеләр язып бирүдән,
татарча документларны русчага тәрҗемә итүдән
һәм басылган китапларын сатудан гыйбарәт
була.
Гыйльми әсәрләренең басылып чыга баш-
лавы һәм аларда Насыйриның кыю эшчәнлеге
ул чордагы консерватор байлар, руханилар һәм
алар йогынтысында булган Казан
мещаннарының Насыйрига дошманлыкларын
көчәйтә. Аннан төрлечә мәсхәрәләп көләләр
Базарларда, урамнарда туктатып сүгәләр. Төрле
исемсез хатлар язып хурламакчы, эшеннән
туктатмакчы булалар. Насыйри аларның надан
тел белән язган хатларын, календаренда басты-
рып чыгара, аларның үзләрен көлкегә калдыра.
Шулай да аның фәнни хезмәтләрен үз вакытында
ук танучылар була. Укучы яшьләрнең бер өлеше,
рус галимнәре, беренче нәүбәттә тюркологлар,
Насыйриның хезмәтләрен тәкъдир итәләр. 1885
нче елда аны Казан университеты янындагы
археология җәмгыятенә хәкыйкый
әгъза
(действительный член) итеп сайлыйлар. Шуның
белән ул рәсми яктан да фән эшчесе булып
таныла.
Насыйрига үз гомерендә бик күп мәртәбә
квартира алыштырырга туры килә. Мөгаллим
булып эшләгән вакытларында ул үзе эшләгән
мәктәпләр янында бүлмә алып тора. Мәктәп
урын алыштырганда, Каюм да аның артыннан
бара. Агасы Габделхәй, кардәше Бәдигъ мөәзин
йортларында да берничә мәртәбә торып карый.
Шул рәвешчә, Казанның Черек күл урамыннан
башлап (ул монда Семинариядә укытканда тора)
— Яңа бистәгә кадәр булган урыннарда, берничә
җирдә тора. 1885 нче елда Гайса хаҗи Мусин
йортында (Поперечно-Сенная) торганда, төнлә
белән пожар чыгып (шунда аның бик күп
әйберләре: китаплары, кулъязмалары янып һәлак
була), пожардан соң Шырданга кайтып өч ай
торгач, яңадан Казанга килеп урнаша.
1893 нче елның көзеннән башлап Насыйри
хәзерге Тукай урамына, Сөләйман Аитов дигән
кешенең карамагында булган агач йортка күчеп
тора башлый. Квартирда торганы өчен Сөләйман
Аитовның улы Исмәгыйльне һәм аның
кардәшләреннән Яушевның улын укытып
гимназиягә хәзерләргә тиеш була. Насыйри анда
берничә ел тора. Бай малайлары янына кушып берничә
фәкыйрь баланы да укыта. Ләкин соңра Аитов элекке
фикереннән кайта. Шуннан инде Насыйриның аның
йортында квартира хакы түләми торуы да артык
санала. 75 яшьлек карт язучыга тагын да квартира
алыштырырга туры килә. 1899 нчы елда Бәдигъ
мөәзиннең түбәнге өенә күчә, үлгәнче шунда тора.
Каюм Насыйри үзенең озын гомерен, бөтенләй
дип әйтерлек, Казанда уздыра. Берничә мәртәбә агасы
Габделхәй янына Москвага, Ибраһим Арсланов дигән
бай белән Мәкәрҗә ярмаркасына — Нижний
Новгородка һәм имтихан өчен Уфага баруыннан тыш,
1893 нче елның җәендә, кардәше Бәдигъ мөәзин белән
бергәләп, Оренбургка барып килә. Аның Казаннан
тыш кыска вакытка сәяхәт иткән урыннары шушылар
белән чикләнә. Соңгы сәяхәтенең истәлеге төсендә,
1891 нче ел өчен чыккан календаренда
Сәфәр исеме
белән бер материал урнаштыра. Насыйри анда
Оренбургтагы халыкның, бигрәк тә хатын-кызларның
әдәблелекләренә туктаганнан соң, ахырда килеп үзен
илтифатсыз кабул итүләренә кагыла һәм ул ил-
тифатсызлыкның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата:

Шулай итеп, Оренбург шәһәрендә тукыз көн җыясы
ризкым бар имеш, барып ашап кайтдым. Ләкин нә
мин берәү белән таныштым, нә минем белән берәү
танышты: чөнки миндә юктыр кырык-илле мең тәңкә
акча, таки байлары белән танышыр идем. Яки юк иде
минем башымда зур чалма, таки голамасы белән
танышыр идем. Шүйлә барамыз имеш ки, бара торгач
бер ишеккә маңгаем бәрелеп кире кайтып егылдым
.
Шул рәвешчә, Насыйрига татар буржуасы
тарафыннан Казанда булмаган илтифат Оренбургта
да булмый. Язучы үзенең алар, белән уртак нәрсәсе
бумаганын да төшенә, игътибар итмәүләренең сәбәбен дөрес
күрә. Аңа карап үзенең фәнгә, прогрессив
культурага хезмәт итүеннән туктамый.
Каюм Насыйри бу сәяхәтләреннән тыш, һәр
язны беренче пароход белән Шырданга кайтып
килә торган булган һәм, һәр җәйне дип әйтерлек,
авылларга чыгып, андагы тарихи истәлекләрне
тикшереп, карап йөрергә яраткан. Ул бу сәяхәтлә-
рендә күбрәк энесе Габделкави белән йөреп, халык
белән якыннан аралашкан. Бигрәк тә авыл
картларын сөйләштереп, алардан тарихи
истәлекләрне сораштырып, материаллар
җыйнаган. Шундый тикшеренеп йөрүенең бер
моментын менә ул болан яза:
ушбу җәй көнендә
товарих (тарих) өчен халык авызындагы ривәят-
ләрне табар өчен өязләрдә йөргән вактымда, шул
кое тугрысындан Сәкел башына таба барсак, Сәкел
башында Рысбуга кыры белән Печек авылы
арасында тугыз җирдә кечерәк өй урыны кадәр
түбә сыман тау кебек булып торган урыннарны
күреп, монда ни бар икән дип атны туктатып,
арбадан төшеп, ул түбә сыман җирләрне
һәркайсын як ягыннан яхшылап тикшереп
карадык. Әмма һичбер шөбһәсез үзеннән үзе
булган түбәләр түгелдер. Мәгәр адәм кулыннан
чыккан эшләрдер... Шул җирләрне казып каралса,
бәлки бер-бер төрле иске нәрсәләр вә һәм шул
заманның әсәрләре табылмас микән дип күңел
гуаһылык бирәдер. Шул авыл халкы гәрчә тугыз
түбә дип йөрсәләр дә, ул түбә тугыз гына түгел, без
санадык—уникеләп бардыр һәм бер тирәдәдер
,
ди. Моннан һәм башка материалларыннан
күрүебезчә, Каюм Насыйри өязләргә, авылларга
чыгып йөргәндә гади ял итү, күңел ачу өчен генә
йөрмичә, бәлки фән кешесе булып, һәр нәрсәгә
җентекләп, игътибар белән карап узган.
Каюм Насыйриның тормыш-көнкүрешендә дә
күп кенә үзенчәлекләр бар. Ул, югарыда
язганыбызча, бөтен тормышын беренче нәүбәттә
иҗат эшенә, язучылык эшенә буйсындырган. Күп
вакытта утырып эшләве, гаиләсез ялгыз яшәве дә
аның тормышына тәэсирсез калмаган! 3а-
мандашларына, зиярәт итеп килүчеләргә
кызы Зөһрәгә өйләнгән булган. Бер елдан сон хатыны баладан үлә.
Шуннан сон
Насыйри ялгыз, гаиләсез яши, ошап бетмәгән
үзенчәлекләре дә булган. Ләкин Насыйри эш
процессын оештыра алуы, шул шартларда да
сәламәтлек өчен кирәкле реаль чараларны куллана
белүе белән яхшы эшләгән. Бик күл төрле фәннәр
белән шөгыльләнүе, өстәмә рәвештә, ял
вакытларында, кул һөнәрләре, физик эш куллануы
аны тормышындагы ялгыз бер төрлелектән
котылырга ярдәм иткән. Аның, гадәттә, квартиры
ике бүлмәдән торып, берсендә язу эшләрен алып
барган. Ашау-эчү, йоклау урыны да шунда булган.
Икенчесендә станогы, кирәкле кораллары һәм
юыну өчен кирәк булган әсбаблары (комган,
ләгән) урнаштырылган булган. Ләкин кай
вакытларда бер булмәле квартираларда да
торырга туры килгән. Бу вакытларда ул әйбефләр
барсы да шул бер бүлмәгә сындырылганнар. Ки-
тапларын үзе үк бастырып, үзе үк сатканлыктан,
аның бүлмәсе һәрвакыт күп сандагы китаплар
белән тулы торган. Алар, әлбәттә, шүрлекләргә
генә сыймыйча, идәннән үк өелә торган булганнар.
Кайвакытларда бүлмәсендә йөрер өчен урталыкта
юл гына, сукмак кына була иде, дигән сүзләр дә
йөри.
Каюм Насыйриның акыл эшен физик хезмәт
белән яраштырып баруын искә алдык. Монда
тагын шуны өстәргә кирәк, аның бу эшләре дә
аерым һөнәрчелек характерында була. Ул китап
төпләү, көзге кебек нәрсәләр ясау, крахмал,
суыргыч, лак, кара хәзерләү, электричество
ярдәмендә әйбер көмешләү Һәм слесарьлык эшлә-
рен
— һөнәрләрен яхшы белә. Төрле ашлар
хәзерләүдә дә осталыгы була. Ул бу һөнәрләрнең
теориясен китаплардан укып һәм үзенең
тәҗрибәсендә сынап өйрәнә. Башкаларга булышу,
өйрәтү теләге белән, шул темаларга карата
китаплар да яза (
Сәнаигъ гыйлфания һәм
Кагыйдәгә тәгам хәзерләмәк баянында бер
фәндер
дип утыз төрле аш пешерергә өйрәткән
китабын бастыра). Ул бу һөнәрләрен үзенең
практик кирәкләренә файдалана. Китапларын үзе
төпли. Үзе өчен кирәк булган нәрсәләрне
(урындык, хәтта уен коралларыннан кубыз
шикеллеләрне) барсын да үзе ясаган. Аның физик
эшләрдән иң яратканы агач эше булып, ул бу
эшне ахыр гомеренә кадәр һәрвакытта һәм
системалы рәвештә кулланган.
Һаман утырып язу
ялыктыра, каннар оеша, мин һәр көн бер-ике
сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә
кирәкле әйберләрне ясыйм
ди торган булган ул.
Каюм Насыйри катлаулы һәм нечкәрәк
һөнәрләрдән, карта сызу, рәсем төшерү кебек
эшләргә дә сәләтле була. Ул үз гомерендә күп кенә
карта сызып, аларны үзе чыгарып килгән еллык
календарена урнаштыра бара: 1878 нче ел өчен
чыккан календаренда җир шарының көнчыгыш
яртысының картасын, 1879 нчы елда Россиянең
Европа өлеше картасын һәм 1881 нче ел
календаренда Казан губернасының бөтен
авылларын күрсәткән картасын эшләп бастырган һ.
башкалар. Шулай ук рәсем төшерү буенча чәчәк
һәм бизәк ясаулары, бигрәк тә графика юлы белән
сызып ясаган кайбер эшләре игътибарга ия булып
тора.
Гомумән, Насыйри сәнгать эшендә булдыклы,
аның һәр өлкәсеннән өлешле була. Ул музыка
тыңларгада ярата. Үзенең дә берничә музыка
коралында уйный белүен, стенасында балалайка
һәм скрипка эленеп торганын сөйлиләр. Насыйри
бу соңгы коралларда уйнаганмы, юкмы? Әмм
а
гадирәк музыка коралларыннан — кубыз һәм ку-
райда яхшы һәм матур итеп уйный торган булган.
К. Насыйри табигать күренешләрен дә сөйгән,
бигрәк тә яшел чирәм, агым су белән мавыккан, ул
бу хакта үзенең
Фәвакиһелҗеләсәсендә
башкаларга да киңәш биреп:
Хакимнәр
димешләрдер ки, агар суга карамак, яшел үләнгә
карамак, матур вә күркәм йөзгә карамак, күзнең
нурын вә гакылны артдырадыр, нитакки димеш-
ләр: күңелдән китәрер өч нәрсә кайгы:
Яшел җәмкән
1), гүзәл мәхбуб, агар су дип яза
(341 бит).
Яз һәм җәй көннәрендә Кабан күленең аргы
башына, фермага барып йөри. Кайбер иртәләрдә
Черек күл бакчасына барып чәй эчә торган була.
Өязләргә, авылларга чыккандаболын һәм
урманнарда үлән һәм чәчәкләрне бик игътибар белән җыеп
алып кайта. Аларны киптереп, төрле дарулар да
ясый. Табигый үләннәр белән дәвалану аның
яраткан эшләре рәтеннән саналган.
К. Насыйриның үз вакытында алдырган фото
рәсемен аның хакында язучылар да күрмәгәннәр
һәм безнең дә күргәнебез юк әле. Әдәбият
кабинетларында булган һәм хрестоматия
дәреслекләрендә урнаштырылган рәсем, аны
күрүчеләрнең истәлек-
 Җәмкән — бакча, чәчәкле болын. ләреннән чыгып кына
эшләнгән. Гомеренең соңрак елларында аның
рәсмен сорап килүчеләр булганнар. Ләкин Каюм
аларга,
рәсем алдырганым юк,ә алдырып бирүен
сораучыларга
ач вакытымда хәлемне со-
рамадылар, хәзер соң инде
дигән мәгънәдәрәк
җавап биргән.
Ул физик яктан уртача тазалыкта булган. Бер күзе
кызамык авыруыннан соң кысылып калган. Икенче
күзенә дә бераз ак төшкән булган. Шулай да яшь
вакытта чибәр генә күргән. Картая төшкәч аның
күзләре якыннан гына күрә торган булган. Шуның
өчен дә язу язган вакытта иелеп, күзләрен каләменә
якын ук китереп яза икән. Бала вакытта кызамык,
чәчәк белән авырудан тыш, зурайгач бөтенләй
ятып авырмаган. Бары тик үлеменнән бер-ике ел
гына элек аякларына җиңелчә паралич була.
Оптимист табигатьле Насыйри монда да җиңелергә
теләми, электричество ярдәмендә үзен-үзе
дәвалый. Өй эчендә үзенә тотынып йөрергә бер
озын таяк (колга) хәзерләп, шуңар тотынып йөри
торгач, аяклары яңадан язылып йөрерлек хәлгә
килгән иде, диләр. Соңгы көннәрендә бер ай буе
ятып авырганнан соң, 1902 нче елның 20 нче август
(2 нче сентябренда, 77 яшендә Казанда үлгән.
Таза вакытларында да булышчылары^
караучылары булмаган бу карт язучының соңгы
көннәре, әлбәттә, җиңел булмаган. Врач һәм
медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Тик мө-
хәммәдия мәдрәсәсендә укучы яшь шәкертләр генә
бер кадәр ярдәмгә килгәннәр. Үзара нәүбәтләшеп
авыруны караганнар. 21 нче августта гәүдәсен
озату өчен килүчеләр дә бик аз санда булып, якын-
нары һәм беркадәр укучы яшьләр генә булган.
Кабре Яңа бистә ягындагы каберлектә, Мәрҗәни
кабрениән ерак түгел бер урында.
II.
Насыйриның язучылык эше крепостной строй
яшәгән вакытларда башланып, Россиядә
капитализм урнашып киңәйгән чакларда үсә, чәчәк
ата. Аның беренче әсәрләреннән

Мәҗмәгыләхбар соңрак басылган булса да, 1

859 нчы елда ук язылган.
Беренче басылып чыккан әсәре 1860 елда булып,
русча өйрәнүче татарларны һәм татарча өйрәнүче
башка халыкларны күздә тотып язылган
Нәхү
китабы
була.

Атаклы галим һәм язучы Каюм Насыңри
башлангыч белем алучылар өчен күңелле һәм
популяр гөлдә язылган “Буш вакыт” исемле әсәрен
бастыра.
Бу әсәр татар телендә язылган әдәби-
фәнни популяр әсәрләрнең беренчесе.
1868 нче елда Насыйри бу фәнни популяр
әсәренең II нче вариантын язып
бастыра. 1860 нчы елгы басмасы 12 биттән генә
торса, икенче оасмада ул 87 биткә җитә. Китапның
титул битендә:

Буш вакытларда сүзләр берничә төрле нәрсәләр
хакында. Бу дөньяда ни нәрсәләр бар, ни эшләр
бар, белергә мәел итүчеләрне (теләүчеләрне),
белешләндерср өчен Габделкаюм Габделнасыйр
углы тәэлиф итеп бастырды (1864) дип куелган.
Димәк,
автор укучыларын дөньяда булган нәрсәләр
белән фәнни нигездә таныштыруны бурыч итеп
куя. Китапның 44 битен татарча-русча сүзлек ала.
Калган 43 битендә анатомия, минералогия,
гомумән, табигать күренешләре хакында кызыклы
итеп язылган материалистик мәгълүматлар бирелә.
Каюм Насыйри үлгәннән соң 1909 нчы елда

Мәгариф көтепханәсе бу китапны бйлалар
көтепханәсе сериясе буенча 5 кисәккә бүлеп
бастыра.
К. Насыйри семинариядә эшләвеннән
туктаганнан соң, язучылык эшенә ныграк, тагын да
системалырак рәвештә бирелә. 1871 нче елда ярым
журнал характерындагы еллык өстәл календаре
чыгара башлый. Шул ук елларда газета чыгару фи-
керенә дә төшкән була.
Беренче ел чыккан
календарьның ахырында:
... моңар ошаш дәхи
татар телендә газета бастырырга ният бар. Ләкин
халыкның рәгъбәте ничек булыр. Укырга
завыкланып кул куючылар табылса, тәмам
хәзерләнеп җиткәч, ул газета чыгар алдыннан
халыкка мәгълүм ителер иде
дигән белдерүне
ясый. Икенче материаллар буенча, газетасын
Таң
йолдызы
дип исемләргә теләгәне мәгълүм. Ләкин
рөхсәт ала алмау сәбәпле бу омтылышын
тормышка ашыра алмый. Ул бу теләгенең бер
өлешен әнә шул еллык календаре аркылы үти.
Аның 24 ел (1871—1897 9) буенча чыгып килгән
календарьларында елда каоатлана торган гади
календарь материалларыннан тыш,

1895 нче елларда чыкмый. 1885 нчы елда чыкмавына
бәлки 1885 нче елны квартирында булган пожар сәбәп булгандыр.
күп санда фәнни һәм әдәби мәкаләләр
урнаштырылган. Насыйри шулар аркылы һәм
әдәби брошюралары аркылы киң күпчелеккә аң-
белем тарату эшләрен алып бара1. Димәк,
13 Бу календарьның әһәмияте турында проф. В.

Смирнов 1896 елда .Мусульманские печатанные

издания в России" исеме белән язган
мәкаләсендә: .Каюм Насыйриның төрле,

гомумән файдалы эчтәлекле статьялар белән

өстәлеп һәр елны календаре басылуын шатлыклы
күренеш итен санарга мөмкин дип яза.
Бу китап 1449 нчы елда язылган, Казанда беренче мәртәбә 1845 иче елда басыла.
1623 нче елда язылган, Казанда беренче мәртәбә 1861 нче елда басыла.
татарларда җитешкән беренче журналист-
энциклопедист та була.
Аның тел өлкәсендәге әсәрләре беренче
оригинал хезмәтләр булып торарлар. Ул, беренче
буларак, киң массага аңлаешлы татар әдәби теле
булырга тиешлелекне актив рәвештә яклап чыга.
Ярты гасыр буенча сузылган гыйльми һәм әдәби
эшләрендә шул телне фәнни яктан нигезләргә,
практик тормышка ашырырга омтыла, башка әдәби
телләр рәтенә күтәрергә, үстерергә тырыша.
Шуның өчен татар теленең гыйльми
грамматикасын (
Әнмүзәҗ аңлатма сүзлеген)
Ләһҗәи татари, I һәм II нче кисәкләр), матур һәм
дөрес язу кагыйдәләрен (
Кавагыйде китабәт)
төзеп 1891-1896 нчы еллар арасында бастырып
чыгара. Аның бу әсәрләре күп еллар казынуы һәм
эшләве нәтиҗәсендә мәйданга килгән гыйльми
хезмәтләре булып, татар гыйльми
грамматикасының һәм тулы сүзлеген төзүнең
башлангычы булып торалар.
Насыйриның татар әдәби телен тудыруда булган
эшчәнлеге югарыда әйтелгән гыйльми хезмәтләре
басылып чыгуга кадәр үк — беренче иҗат эшләре
чорында ук башлана. Ул әдәбият мәйданына
чыккан вакытларда һәм аның иҗаты киңәеп үскән
елларда урта Азия һәм госманлы төрке әдәбияты
татарлар арасына күп кенә таралып өлгергән була.

Алты бармак”, “Мөхәммәдия кебек әсәрләр
һәр авылда һәм һәр язу таныган кеше кулында
күренә башлый. Ул китапларның теле татар
укымышлылары, язучылары өчен әдәби тел
үрнәге булып хезмәт итә. Хәтта бу китапларны уку
йогынтысы татар телендә язылган бәетләрдә һәм
кайбер халык җырларында да сизелә. Мәсәлән:

бәнем, сәнең кебек сүзләрне җырларда

кулланулар шул тәэсирне ачык күрсәтәләр.
Икенчедән, 90 нчы елларда күтәрелеп киткән
әдәби хәрәкәттә Муса Акегет кебек язучылар актив
һәм аңлы рәвештә төрекчелекне яклыйлар.
Аларның әсәрләре, тел ягыннан, XIX нчы йөзнең
беренче яртысында иҗат, ителгән Кандалый
әсәрләренә чагыштырганда да, татар хезмәт масса-
сына аңлаешсыз бер телдә язылган булалар.
Насыйри, беренче адымыннан ук, әнә шул
йогынтыдан котылуны бурыч итеп куя. Аның
әсәрләрендә
бән, безем, сезе, вирде, варды,
безләрә. Кырыма, Русияя
кебек төрек
грамматикасы формаларын бөтенләй очратмыйбыз
һәм ул турыдан-туры
Дәгел язмаска кирәк,
түгел язарга кирәк. Ичүнязмаска кирәк өчен
язарга кирәк дип өйрәтә. Каюм Насыйри урта
Азия һәм Төркиядән кергән, һәм шул хәленнән
үзгәртелми Казанда басылган әдәби китапларны
татарчага тәрҗемә итә (
Әбүгалисина һәм
башкалар). Шул юл белән дә ул әлеге йогынты
тәэсиреннән массаны арындыру, аларга якын
торган әдәби телне үстерү буенча эшли. Ачыктан-
ачык, татар халкы һәм татар теле, дип чыга.
Насыйриның башка тармаклар буенча
(математика, табигать, җәграфия) үтәгән
хезмәтләре дә татар фәнни-әдәби телен нигезләүдә
әһәмиятле урынны тотканнар. Ул бу өлкәдә гаять
кыю һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән. Аның
иҗат иткән фәнни атамалары — яңа сүзләре —
күпчелеге татар әдәби теле составына кереп
гражданлык алганнар. Мәсәлән:
хисаблык дигән
китабында ул вакытка кадәр кулланып йөртелгән
гарәпчә терминнар урынына, татарчаның үзеннән
алып исемнәр бирә:
Бу хисаблык дигән
китабымызда истилах сүзләре өчен мөмкин кадәр
үз телемездәге сүзләрне сайладык. Мәсәлән

Хисаблык димәк, бу гәрчә гарәпчә сүз булса да,
аны белмәгән кеше юкдыр. Бу хисаблык дигәнемез
гыйльме хисаб дигән сүз булсын. Вә янә
сан
дидек, гарәп телендәге исме гадәд дигән сүз
урынына булсын. Вә янә гыйльме хисабның бер ка-
гыйдәсен
җию дип әйтдек, гарәпчә җәмгы дип
әйтәләр. Вә янә гыйльме хисабның икенче
кагыйдәсен
аеру дип атадык гарәпчә тәфрыйк
диерләр. Вә янә гыйльме хисабның өченче
кагыйдәсенә
сугу дип исем бирдек, гарәпчә
зарыб диерләр. Янә тагы дүртенче кагыйдәсе
бүлү аталыр, гарәпчә исме таксимдыр ди. Һәм
шул рәвешчә кирәк булган терминнарны татар
теленең үзеннән алып ясый, гарәп сүзләрен
керткәндә дә, халык арасына таралган аңлаешлы
сүз булуына игътибар итә.
Хисаблык сүзен
гарәпчә булса да — алдык, чөнки — аны белмәгән
кеше юкдыр
ди. Бу атамаларның күп өлеше хәзер
инде татар әдәби теленең аерылмас кисәге булып”
әверелгәннәр (сан, җыю, аеру, бүлү һәм башкалар).
Кыскасы, Насыйриның тел өлкәсендәге хезмәтләре
гаять киң һәм универсал хезмәтләр булып торалар.
Ул татар әдәби тел булып яшәргә хакы һәм сәләте
булуын исбат итте. Аның башка культуралы
телләрдән артта булуын фәкать
эшләнмәгәнлегеннән күрә. Аны алга җибәрү,
үстерүгә телнең һәр тармагы (орфография, язу
кагыйдәләре, морфология, синтаксис һәм сүзлек)
буенча эшли — теориясен нигезли: Аның бу өлкә-
дәге хезмәтләреннән:
Ләһҗәи татари,
Кавагыйде китабәт һәм Өнмүзәҗиләре хәзер
дә гыйльми кыйммәтләрен саклыйлар.
Боларда
н тыш Насыйри, беренче буларак,
татарларга рус телен укытуны башлады, 40 еллар
буенча шуның өстендә эшләде. Русчаны үзләштерү
рус китапларын файдалану өчен беренче нәүбәттә
кирәк булган уку китапларын (
Кыйраәте рус)
1889 ел, рус теленең грамматикасы
Нәмүнә яки
өимүзәҗ
(1891 ел) һәм кулланмаларны—
словарьларны
Татарча-русча логать (1879 ел)
Логате рус (1892 ел) төзеп бирә. Ул бу эшләрен
практик укыту процессында сынап, рус телен
тизрәк үзләштерүгә ярдәм иткән бер телне икенче
телгә чагыштыру методын да куллана (рус-татар
грамматикасында булган якынлыклар,
аерымлыклар, үзенчәлекләрне күзәтеп укыта,
шуның аркасында аңлы рәвештә үзләштерүгә
ирешә): Бу Каюм Насыйри керткән яңалык булып
хәзерге көндә дә уңышлы методларның берсе хи-
саплана.
Каюм Насыйри татар халкына, беренче буларак,
аларның үз ана телләрендә фәннәрнең нигезләрен
таныштыра — өйрәтә башлаучы галим. Ул
математика фәне буенча:
Хисаблык (1873),
Гыйльме һәндәсә (геометрия) китаплары—
дәреслекләре язып чыга. Җаграфия фәннәре
буенча:
Истилахат җаграфия (1890 ел), Җагра-
фияи кәбаир
I, II һәм III кисәкләр (1894- 1899
еллар)
басылалар. Календарьларында системалы
рәвештә җаграфиягә караган
Атаклы галим Һәм язучы Каюм Насыйри 77
мәкаләләрен, үзе сызган карталарын бастырып
тора. Табигать
белемнәре буенча “Буш вакыт
(1860 ел), игенчелек өлкәсендә “Гыильме зирагат
(1892 нче ел) ботаникадан Гөлзар вә чәмәназар
ягъни үләнлек вә чәчәклек исеме белән язылган
китабы 1894 нче елларда басыла.
Насыйри теге яки бу фән хакында мәгъ-
лүмат биргәндә, аны ничек тормышта
файдалану якларын өйрәтүгә дә нык игъ-
тибар иткән. Ул үзенең картлык көннәрендә
дә бу эштән туктамый. Календарьларында
технологиягә караган — химик үзгәртүләр
юлы белән төрле нәрсәләр ясау мөмкинлеге
хакында киңәшләр биреп яза.
Сәиаиг
гыйилфания
исемле китабында (1900 нче ел)
электричестводан файдаланып металлны
агарту-
никильләштерү — юлларын өйрәтеп
яза.
К. Насыйриның бу универсал, фәнни
хезмәтләренең әһәмияте үз заманының
яктылыгында алып караганда тагын да ачыграк
күренә.. XIX нчы йөзнең соңгы яртыларында,
схоластиканың иң көчәйгән  бер вакытында, бөтен
мәдрәсәләрдә дин ноктасыннан гына чыгып
яшьләрне агулау дәвам иткән бер вакытта,
тормыш, яшәү өчен һава шикелле кирәк булган
"фәннәрнең нигезләрен өйрәтә башлавы үзе генә дә
К. Насыйри эшчәнлегенең тарихи гаять әһәмиятле
булуын билгели. Насыйри идеалистик
карашлардан, дини ышанулардан бөтенләйгә
котылган язучы түгел. Ул дини вәгазләүләр буенча
да кайбер китаплар язган (
Утыз вәгаз). Ләкин
аның, язучы буларак, күрсәткән көче, массага
ясаган йогынтысы ул әсәрләре аркылы түгел
(андыйларны ул вакыт язучылар күп иде), бәлки
әнә югарыда саналган әдәби-фәнни һәм педагогик
хезмәтләре буенча күренде.
Насыйри бу хезмәтләрендә, реалист язучы
буларак, материализмга хезмәт итте.
Каюм Насыйриның тарих, археология, һәм
этнография фәннәре өлкәсендә дә күренекле
хезмәтләре байтак бар. Ул татар, этнографиясе
материалларын җыючы да.
Насыйри бу китабында үләннәр, чәчәкләр хакында
аңлатма биреп, татарча исемнәрен булдыруга да күп көч куя.
Үләннәр, чәчәкләр белән таныштыр
удан - Практик максатны
да күзәтә .Табибка
хаҗәт төшермәенчә, урманында вә бакчада
да үләннәр белән шифа тапмак өчен гаять мөфнд (фаи
далы) китабдыр
дип кереш өлеше вәгаз-китабы атасы

Габдел Насыйр тарафыннан
языла башланып, ул шуны тәмам итүне
васыять итеп калдыра.
Аның
Казан татарларының, ышанулары һәм
ырымнары
дигән хезмәте, үзенең семинариядә
укыткан шәкерте П. П. Мословский тарафыннан
русчага тәрҗемә ителеп, 1880
нче елны
Петербургта басылган
Записки императорского
Русского географического общества
исемле
мәҗмуганың 243-270 битләрендә
урынлаштырылган. Аның бу хезмәте рус галим-
нәре тарафыннан шул вакытта ук тиешле бәяне
ала. Шәрыкны өйрәнүче проф. Григорьев бу
хезмәткә язган сүз башында Насыйриның бу эшен
түбәндәгечә бәяли:
Казан татары Каюм Насыйри
үзенең бу мәкаләсе белән Казан татарларының
ислам кабул иткәннәре арасында хәзергә кадәр
сакланып калган борынгы мәҗүсигадәт,
горефләре, ышануларны тикшерүдә беренче
тәҗрибә ясый. Русиянең Европа өлешендәге
чуваш, мари, мордвалардагы мәҗүсият
калдыклары хакында рус әдәбиятында байтак
нәрсәләр язылган булса да, бездә татар исеме
белән йөртелә торган бу төрек кабиләсендә ислам
пәрдәсе эчендә яшеренеп калган шамапизмны
ачып бирергә, бу хакта тәҗрибә ясарга берәү дә
уйлаганы юк иде әле; шиксез, бу фән ноктасыннан
бик кызыклы, яхшы ук гыйльми хәзинә бирергә
вәгъдә итә торган эш иде.
Бу хакта Каюм Насыйри кебек тикшерүче,
мөселман татарлар арасында гына түгел, бәлки
бөтен ислам дөньясында да чыкканы юк дисәк
ялгышкан булмабыз
ди.
Насыйриның үзе исән вакытта басылмаган,
кулъязмарәвештәсакланган, 1926 нчы елда гына
игълан ителгән
Татар этнографиясе
материаллары
дигән хезмәте бар. Насыйри бу
хезмәте өчен материалны нигездә Казан һәм аның
якынындагы татарлар этнографиясеннән алган.
Һәм аны Европа этнографиясе фәнендә кабул
ителгән системага салып төзегән. Беренче өлешен-
дә йорт-җир, кием-салым һәм ашау-эчүгә караган
татарлардагы үзенчәлекләрне т
әфсилләп, барлык
детальләре белән яза. Икенче өлешендә бала туу,
өйләнү-кыз бирү һәм үлек күмү уңае белән татар-
ларда кулланыла торган гадәт һәм җолаларны
сөйләп бирә.
Бу материаллар, һичшиксез, татар халкының
XIX нчы йөздәге тормышын, аларның
көнкүрешендәге кайбер үзенчәлекләрен күз
алдына китерү, өйрәнү өчен тарихи документлар
булып торалар. Монда шунсы да характерлы

иешләрне күзәтүче сыйфатында гына сыйфатлап
бирми, урыны туры килгәндә, тәнкыйть
карашларын да үткәрә:
Ирләрдән бик аз булыр ак
штан кигән кеше. Ләкин ишанлык дәгъвәсе
кыйлган бәгъзе ахмаклар— мин аларны әйтәмен
салкын ишан дип — алар ак кәләпүш, ак штан
кияләр. Моның хакында үз алдына бер фасыл язар-
мын әле
ди. Үзе дошман күргән кешеләрнең
киемнәрен язганда да салкын кан белән уза алмый.
Каюм Насыйрины, анарга хатирә язучылар,
киенүе ягыннан бик искечә иде дип ышандырырга
тырышалар. Ул кешеләр, минемчә, Насыйриның
картлык көннәрен генә күргәннәр шуннан гына чы-
гып нәтиҗә ясыйлар булса кирәк. Чөнки
Насыйриның календарьларында киенү дөнья
ләззәтенең берсе, дип фикер йөртүе, башкаларга да
киенергә киңәш бирүе мәгълүм. Аннан соң кием-
салым хакында язган этнографик материалында
үзенең Европача киемнәр киенүдә башкалардан
алдарак барганын түбәндәге сүзләр белән әйтеп
уза:
Чалбар һәм кияләр. Ул чалбар ике төрле була.
Махсус татар чалбары була, урыс чалбарына
башкарак, төбе бик киң була, балак очлары
тарырак, бу чалбарның балагын чыгарып йөреп
булмый. Инде бу заманда рус брюкасы кияләр.
Балакны чыгарып йөри күп кешеләр. Моннан
мөкад- дәм биш-ун еллар балакны чыгарып йөрү
юк иде. Ул заманда миннән көләләр иде. Ул чак
миннән башка балак чыгарып йөргән кеше юк
иде
ди.
Каюм Насыйриның бик күп хезмәтләрендә
тарих язу өчен бай материаллар бирелә. Ул бу
өлкәдә үзенә бурыч итеп ул вакытка кадәр тарих
язучылар тарафыннан кузгатылмаган,
тикшерелмәгән материалларны табып, фән
дөньясына тапшыруны куя.
Безнең максудыбыз
рус историясендә булмаган эшләрне, халык
авызындагы ри- вәятләрне мәйданга
чыгармакдыр
ди.
Шул рәвешчә, Каюм Насыйри тарих өчен
материалларны халык ривәятләреннән җыюны
күздә тота. Аларның тарих битләрендә теркәлеп
калуларына нык игътибар бирә. Икенче чыганак
итеп язма документларны өйрәтүне ала. Болар
кабер ташлары, төрле әдәби һәм тарихи
җыентыклар — кулъязмалар, язма документлар,
тамгалар, договорлар. Ул үз гомерендә күп кенә
кабер ташларын тикшерә, аларны язып ала.
1926 нчы елны игълан ителгән кулъязмалары
арасында Казан тарихына караган материаллар
бар. Ул материаллар гыйльми көтепханәгә
заманында цензор булып торган. И. Г. Готвальд
аркылы килеп кергән. Готвальд күп кенә кулъязма
әсәрләрне бүләк иткән вакытта, Каюм
Насыйриның да дүрт кулъязмасы шулар эчендә
булган. Аларның һәркайсына Насыйри үз каләме
белән түбәндәгечә русча язып куйган:
1) Материалы археологические (65 бит).
2) О Луке Каратуне или о Луке Кана- шевиче,
Пугачеве, об Ишбулат мулле.
3) . Исторические заметки о Казани по устному
преданию (отчасти помещены были в календаре.1882 г.).
4) Некоторые ученые имамы бывшие в Казани
и.других местах.
Насыйри гомумән тарих материаллары җыю
(Казан хакында, Пугачевның Казанны алуы һәм
башка әһәмиятле вакыйгалар турында) белән
беррәттән, тагын да кон- кретырак бурыч итеп
Зөя
өязе яки тау ягы хакында бер тарих язмак
ны
куйган. Зөя өязе һәм Зөя каласы хакында язуы
белән беррәттән, андагы аерым авыллар (Түбән
һәм Югары Шырдан, Норлат, Наратлы, Әҗәл,
Паиау, Мамадыш, Мулла иле, Бакырчы, Тау иле,
Рысбуга, Борындык, Шәгали, Әлмәт һәм
башкалар)ның да тарихын яза. Авылның килеп
чыгуыннан башлап, нинди күренекле кешеләр
булып узганын, нинди тарихи истәлекләр (кабер
ташлары һәм башкалар) сакланганын — барлык
әпәмиятлс детальләре белән күрсәтә.
Татар халкын үз ана телләрендә рус тарихы
белән таныштыручы да Каюм Насыйри була. Аның
1890 нчы елда
Зөбдәте миннә таварихы рус исеме
белән басылып чыккан, рус тарих китапларыннан
сайланып алынган әсәре бу юлда беренче хезмәт
булып тора.
(Дәвамы киләсе санда)

Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре

һәм йөз еллык бәйрәм материаллары исме белән

Казанда басылган китабында.