Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНА ЙӨРӘГЕ

МӘХМУД МАКСУД
(
Әгәр мине сөйсәң циклыннан икенче шигырь)
Газиз* углым, бәгырь парам!

Кил, колак сал, тыңла, бала!

Тыңла, ниләр сөйләр икән

Күңле зарлы карчык ана.
Тыңла. Бәлкем яшеренгәндер

 Гади сүзләрендә аның

Серле сулышы җир-ананың

Син шат йөзгән саф суларның...
Күпне күргән хәлсез ана

Фатиха бирә улына,

 Уңыш теләп аның авыр,

Мөкатдәс көрәш юлында.
рин бәхетле үстең, балам

Коллык нәрсә? — син белмәдең,

Атаң-бабаң күргән михнәт,

Хурлыкларны син күрмәдең.
Бишегеңнән бирле сине

Совет кояшы назлады,

Гамьсез көлеп каршы алдың

Син гөлле, ямьле язларны.
Мин дә бергә рәхәт көлдем,

Юлларыңда ак нур күрдем,

Ана кеше, тыныч көлеп

Бала биләү бәхтен белдем.
Ә бер вакыт безнең тормыш

Шомлы төннән кара иде,

Баһадир халык гәүдәсен

Кара сөлек сарган иде.
Шул чакта да килмешәкләр

Пычратмады безнең җирне,

Сынау көне килсә әгәр,

Турайтты да көчле билне.
Күтәрелде ирләребез

Изге, зур Ватан намена,

Безгә тырнак сузган ерткыч

Гарык булды үз канына.
Халык якты көн теләде,

Көч җыйды ул, яшерен үсте,

Гыйфритләрдән өстен чыкты,

Әкияттәге батыр төсле.
Акыллары якты булган,

Йөрәкләргә шәфкать тулган

Ике даһи үсте. Шулар

Халыкларны авыр юлдан
Китерделәр нурлы таңга,

Матурланды минем көнем.

Карт тарихта беренче кат

Чын бәхетне шунда белдем.
Ана сөте белән бергә
Зар һәм хәсрәт имгән идем,

Ул заман бик ерак калды,

Мин сиңа тик шатлык бирдем.
Кем уйлаган шул тормышка

Ирешермен дип бу гомердә.

Сталинның үзен күрдем

Москвада, Кремльдә.
Миңа карап елмайды ул,

Күптән бирле белгән төсле,

Яшәргәнсең, Гөлзар апа,

Шулай кирәк... дигән төсле.
...Тыныч иде картлык көнем.

Күктә туды кара болыт,

Дошман явы өстебезгә

Килде мәэҗүз-мәэжүз булып.
Ләкин кояш нурларыннан

Көч һәм шатлык алган халык,

 Кара төнгә кайтырмы ул,

Тәнгә коллык мөһре салып?..
Якты көнне биргән даһи,

Бергә җыеп илнең көчен,

Җитәкләде зур көрәшкә,

Бәхетебезне саклар өчен.
Син дә чыктың ерак юлга,

Таянычым, бәгърем, минем...
Сыкранмадым
ник киттең?.. дип,

— Җиңү юлдаш булсын! —дидем.
Тугыз углым булса, тугызын

Ил саклауга бирер идем, —

 Барыгыз, җиңү китерегез!

Я... кайтмагыз! —диер идем.
Аягымның җегәре булса,

Мин үзем дә китәр идем.

Ул бик эре кылана немец.

Алар гына кеше имеш.
Мин бер гади татар хатыны,

Өйрәтер идем акылны —

Үзем бик күп нәҗесләрнең

Башларына җитәр идем...
Кулларымның хәле булса,

Мин аларны буар идем.

Алар аткан балаларны,

Мыскылланган аналарны

Бергә җыеп, Бу кем эше?
Кем эше? —дип явызларга,

Хәшәрәт син! Нинди ана

Сине тапкан, йөзең кара,

Дөмек шунда! Бет, мәлгун! — дип

Тиреләрен тунар идем.
Мин бер гади татар хатыны.

Мин аларга әйтер идем:

 Гөлләремә үрелмә син,

Күзләремә күренмә син.
Кара елан! Кыймылдама..

Тончык шунда. Шыелдама.

Елан сарсын өчен түгел

Чәчәк атты минем илем! —

Данлы бишегем Татарстан,

Күршем-дустым Чувашстан,

Гөлләр иле Үзбәкстан,

Әзербайҗан, Әрмәнстан,

Алар барсы да нур алган

Кояш-шәһәр Москвадан,

 А, нинди киң, иксез-чиксез

Минем изге совет җирем...
Мин бер хәлсез, карчык ана

Мин аларга әйтер идем:

Җир бит! Оятсыз! Күземә кара!

Анда горур уты яна,—

Мин үстергән батыр уллар

Кичәр авыр, канлы юллар

Хаклык өчен еланнардан

Алырга дип халык үчен.
Шул баһадирлар барында

Кол булсынмы минем илем?

Мин бер гади татар хатыны.

Мин аларга әйтер идем:

Берлинында йөрмәсәм дә,

Гамбургны күрмәсәм дә,

Күз алдына китерә алам,

Анаң фрау бүләк алган Синнән.

Улыннан... Чит илдән...

Бүләкне ул бүлеп биргән,

Симез көлеп һәм шатланып,

Улым уңгандип мактанып...
Сеңлең кигән матур күлмәк,

Төрле уенчык — балаңа,

Хатыныңа — ак ботинка,

Һәм йон шәл тигән анаңа.
Ул күлмәктә бар кан табы

Салдырып алдың син аны,

Мыскыл иткәннән соң атып

Унбиш яшьлек кыз баланы.
Оныттыңмы: син бер көнне

Кунарга дип кергән өйдә,

Тартып анасы куеныннан

Яшь баланы бәрдең җиргә.

Уенчыкта — бала мие.

Шомлы шыгырдый туфлиләр.

Оятсыз анаң кәперәя

Үзенең бандит улы белән.
Җирәнгеч син! Нәләт сиңа!

 Сине тудырган анаңа.

Шундый хәшәрәт үрчеткән

Унҗиде буын бабаңа!
Газиз углым! Якты өметем!

Кил, колак сал, тыңла, бала.

Яшьнә көчле яшен булып,

Күкрә илнең ачуын җыеп,

Арсландай сугышырга

Боера сиңа карчык ана.
Әгәр мине сөйсәң, углым, —

Ишетәм, әнкәм! — дисәң иде.
Үтер! Үтер! шул немецны.

Күрешү тизрәк килсә иде.
Шатлык тагын гөрләп торсын

Анабыз Идел буенда,

Мин сөйләрмен мул табында

Баһадир улым турында...
1943 июль-август.

Хәрәкәттәге Армия.
4. .С; ә.- №1.