Логотип Казан Утлары
Хикәя

Дошман тылында

Июнь төннәренең берендә күк йөзеннән тырылдап „У-2“ очкычы үтте. Бөек ватан сугышында катнашучылар бу гади һәм кечкенә очкычның немецларга никадәр зур бәлә- ләр ясавын яхшы беләләр. Шуңа күрә, немец гарнизоннарын саклаучы төнге патрульләр кинәт тынып, соңгы дәрәҗәдә куркынган хәлдә, үзләренең „өннәреннән4 * бу „Ната- шаи ны күрергә тырышуларын язсам, бер дә гаҗәп булмас. Ләкин очкыч, немец солдатларының шатлыгына каршы, мотор тавышын да басмады, гадәттәгечә тирә- якны балкытып, ракеталарда асмады, немецларның башларына ук гранаталар да атмады, авыллар, чокырлар, елгачыклар белән чуарланган ачык кырларны тыныч кына үтте дә, очсыз-кырыйсыз урман ӨС: тенә килеп чыкты. Очкыч артык эчкә үтмәде, урманга таба төшә башлады. Бер минуттан соң аның урман эчендәге алан өстендә әйләнеп йөрүен күрергә булыр иде инде. Очкыч ике тапкыр әйләнгәннән соң, бер канатын күтәрә төште, алан өстенә парашютлы кеше сикерде. . Очкыч курска ятып төньякка юнәлгәндә, парашютлы кеше җиргә җиткән иде инде. Аның аяклары куе һәм биек балтырган көпшәләре белән капланган җиргә тиюгә ул авып китте, ләкин шул ук арада җитез басты да, үзен өстерәгән парашютны җыя башлады. Кеше штат киемнәреннән иде. Аның өстендә таушалган пиджак, формасыз чалбар, башында кепка. Ул парашютын җыйгач, сикергәндә итекләре төшеп калмасын өчен кунычларына бәйләнгән резин тасмаларны салып, парашютын күмү белән мәшгуль булды, һәм, бу эш тә башкарылгач, башта сәгатенә карады, аннары—компаска, аннан куаклыклар белән башланып, эчкә үткән саен куерган, шомлы, кара урманга кереп китте. Дошманның тирән тылына төшүче кеше подполковник Ниязов Фатих иде. Табигый, аны хәзер зур кыенлык белән генә танырга булыр иде. Аның һәрбер нәрсәне дикъкать белән карарга өйрәнгән коңгыр күзләре, чигәләрендә агара башлаган чәчләре һәм уң яңагындагы яра эзе генә, аерым билгеләр булып аның Фатих икәнлеген сөйлиләр иде. Ниязов урман куелыгына үтеп, андагы тар сукмакка төшкәч, бөтенләй тынычланды, хәзер артык сакланырга урын юк иде инде, аның фикеренчә. Ул, тыныч юлчы булып, үзенең уйларына чумды. Аяк астында чартлап сынган чыбыкчабыклар тавышы, аяк очында ук пырхылдап очкан кошчыклар гына аның уйларын бүлдереп сирәк-мирәк дикъкатен җәлеп итәләр. Ялгыз вакытта ниләр генә уйланг мыйсың. Фатих башта генерал-лейтенант белән мәшгуль булды. Генерал-лейтенант Фатихның рейдка үзе чыгуына башта каршы төшкән иде... 72 А. Расик Фатихка аны күндерү өчен байтак көч сарыф итәргә туры килде. Ниһаять, генерал риза булды. — Онытмагыз, — диде ул,—Сезнең бурычыгыз рейдка йөрү түгел, ә Армия контрразведкасын оештыру. Сез үзегезнең бәягезне белеп эш итегез. Чыннан да, алдагы бурыч бик җаваплы иде. Шуңа күрә дә Фатих, ни кадәр генә булмасын, бу эшне берәүгә дә тапшырырга батырчылык итмәде. Хәзер исә Фатих күңеленнән генерал белән сөйләшүен дәвам итә иде. Ләкин тора-бара бу уйлары да аны туйдырдылар, ялыктырдылар, ул үз уйларыннан үзе качып, бүтән мәсьәләләр турында уйлый башлады... Нәкъ шундый төннәрнең берсе иде. Дошман Фатих яшәгән көнбатыш шәһәрләренең берсен бомбага тотты. Сугыш башланды. Күк йөзендә улап миссершмидтлар оча, прожектор нурлары һавага биек күтәрелеп туктаусыз чайкалалар. Бомба һәм зенит снарядлары шартлавы өйләрне калтырата, тәрәзәләр ■ чылтырап коелалар. Шул көнне Фатих семьясын калдырып фронтка китте. Ә бер ел үткәч шул шәһәрнең харабала- рында йөрергә туры килде аңа, һәм шул вакытны җимерелгән өй урынында— таш, кирпеч, чүп-чар арасыннан ул кызының таш курчагын тапты. Бу курчак Фатих квартирасыннан исән калган ялгыз бер әйбер иде. Фатих курчакны пөхтәләп кул яулыгына төрде, аннан куен кесәсенә яшерде, ә рейдтан кайткач командование каршында . үзенең яңадан фронтка китү мәсьәләсен куйды. Сәбәбен сорадылар. Фатихның явыз дошманны үз куллары белән үтерәсе килә иде. Генерал-майор Фатихның янына ук килеп аның җилкәләрен кысты да, күзләренә туп-туры карап: — Фатих дус, иптәш Ниязов, әйдәгез мәсьәләгә аеграк карыйк,— диде. — Контрразведкасыз без дошманны җиңә алмыйбыз. Безгә дошманнан өйрәнергә вакыт җитте булса кирәк инде. Фатих җавапсыз чыгарга рөхсәт сорады, һәм үзенең кызылармеецларын чираттагы рейдка хәзерли башлады. Дошманның тылын өйрәнү сугышта иң кирәкле нәрсәләрнең берсе икәнен Фатих яхшы белә иде. Бу эш авыр, чиксез батырлык һәм сәламәтлек таләп итә. Бу эш уйлаганнан һәм романтикадан көчлерәк авыр чынбарлыктан тора. Көзге, пычрак, яңгырлы төннәр; кара кыргый урманнар, күз ача алмаслык буранлы кышкы төннәр генә сиңа юлаучы. Тәүлек буена ут эчендә яту; тирә- якта миналар, немец окоплары,.разведчик йөзен чирәмгә тырнатып> пластунча шуыша — фронт сызыгын үтә. Ул,- көне буе чирәм арасында ята, төннәрен шуыша. Ә фронт сызыгын үтеп, көзгедән үзенә караса, үзенең кан һәм тузан белән капланганын күрә. Ләкин сугыш ансыз мөмкин түгел. Миллионнарның бәхете өчен бу кичерүләр бары данлы хезмәт. Көннәрдән бер көнне Фатих әнисеннән хат алды. Ул хатында кече улы Хәмитнең сугыш башыннан бирле хәбәрсез югалуын язган иде. Ул үзенең тыл кешесе икәнен бик ачык күрсәтеп, „улым, син аны эзлә әле, һич булмаса каберен бел мәрхүмнең" дип язган. Фатих кинәт моны хәтерләде дә, сөекле энесенен яшь йөзе анын күз алдына килеп басты. Ул зур, файдалы һәм талантлы кеше булырга тиеш иде, Фатих фикереңчә. Фатих никадәр реалист булса да, аның үлеменә ышана алмады. Фатих „юкка кырык беренче елның язында отпуска алмадым, командование отпускага әз генә дә 'каршы түгел иде бит, һич булмаса әниләрне бер күреп китәр идем" дип пошынып уйланды. Фатих, туктаусыз өч сәгать барганнан соң, ял итәргә булды. Яшен сугып ауган карт имән өсте ана жайлы урын иде. Бераз тамак ялгап алу да урынсыз түгел хәзер, чөнки озакламый урман бетеп, урман артындагы авылда Фатих аерата сак эш итәргә тиеш булачак. Фатих колбаса белән икмәк ашап утырганда, каршыдагы тар сукмак Дошман тылында 73 өстендә яфраклар шыбырдады. Бу хәерле хәл түгел иде. Шулай да Фатих салкын канлылыгын югалтмады, бу хәлгә әз генә дә әһәмият бирмәс- тән, кырын күз белән генә шул якка карап алды. Ярым яктылыкта агачлар арасында гади крестьян киемендә бер кеше күренә иде. Фатих урыныннан да кузгалмастай, терсәге белән пистолетын капшады да, ашавын дәвам иттерде. Фатих ашап бетергәнче кеше сүзсез һәм урыныннан кузгалмый торды. /Ашап бетереп кесәсеннән янчык чыгарып тәмәке, кабызгач кына ул кеше агачлар арасыннан чыкты, шыпырт кына Фатих янына килде. — Минем кебек бродягалар монда юктыр дип уйлаган идем, бар икән,— дине ул, яңгыравыклы яшь тавыш белән. Фатих аның тавышын ишетү белән, сизмәстән урыныннан кузгалды. Бәхеткә каршы таң яңа ата, урманда әле караңгы, Ниязов бу яшь кешенең тавышыннан шул кадәр үзгәрде, моны үзе генә белә иде. „Мөмкин түгел“ дип уйланды ул үзен тынычландыру нияте белән „мөмкин түгел'4 . — Мин бу якта беренче тапкыр,— диде егет, Фатихтагы үзгәрешне әз генә дә сизмәстән, — мин күрше шәһәрдән, әле менә төнгә калдым да, яктырганчы урманда көтәргә булдым. Егетнең тавышы Фатихның энесе Хәмитне хәтерләтә иде. — /Алайса төнне бергә уздырыйк,— диде Фатих, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. Ләкин бу юлы егет кинәт тынып калды. Ул никадәр яшерсә дә, Фатихка сиздереп, Фатихның йөзен күрергә тырыша иде. Нлар икесе дә сүзсез калдылар. „Шулай ук шул үзе микәнни? Булмас. Бәлки чыннан да шулдыр? Кем белә, булуы да мөмкин* дип уйлана иде Фатих. Саран гына сирпелгән таң алды яктылыгында егетнең ач яңаклары, нечкә, сөякчел борыны, дикъкать белән тулы ачылган күзләре Фатихка ачык күренәләр. „Шул, шул, — Хәмит“, дип уйланды Фатих, „тик миңа үземне ничек белдерергә? Мин үземне бер ничек тә белдерә алмыйм бит, — хәтта ул мине таныса да“. Егет, аны таныгандай, кинәт елмайды да, читкә борылды. Хәзер аның ян күренеше — маңгай, борын, иреннәр һәм ияк сызыклары Фатихка бик якын таныш булып күренәләр иде. Фатих егеттән күзләрен алды да, „Хәмит үзе булса, нинди шатлык* дип уйланды һәм егетнең кем булуын анык белү планнарын кора башлады. Ул егетнең Хәмит булуына ышана да, шул ук вакытны ышанмый да иде. Ләкин егет борылып, аларның күзләре тагы бер мәртәбә очрашканда, Фатих аның йөзеннән кинәт ят сызыклар тапты. Егетнең карашы бөтенләй чит, бу юлы әһәмиятсез, хәтта бераз гына ачулы да иде хәзер. — Тәмәке тартып җибәр, — диде Фатих, нәрсә әйтергә һәм нәрсә юрарга белмәгәч. — Кая бир булмаса, — диде егет, әһәмиятсез генә. Сузылган янчыктан кыю рәвештә тәмәке алды да, зур итеп төрә башлады. Фатих егетнең һәрбер хәрәкәтен күзәтә иде. „Шул кадәр дә ошаш булыр икән" дип уйланды ул. Егетнең кем икәнлеген анык белү теләге аның күңелен өзлексез кытыклый иде. Егет исә хәзер бөтенләй тыныч, ул үзенең моннан ерак булмаган бер авылга барып икмәк табарга булуын сөйләде дә, имән өстенә кыйшаеп чыраен сыта- сыта авызының бер почмагындагы тәмәкесен көйрәтә башлады. — Ярый әле төннәр салкын түгел,— диде ул, бераз ;.ткач. Яннан тынып калды. Яның Фатихка сирәк- сирәк күз ташлавы булмаса, ул бөтенләй хәрәкәтсез иде инде. Ниһаять, ул Фатихның барлыгын да онытты булса кирәк, тәмәкесен, төкереп ташлады да хулиганнарча әдәпсез жыр җырлый башлады. Фатих тагы бер тәмәке төреп кабызды. Озак тынлыктан соң: — Син кайдан киләсең үзен, бродяга,— диде егет, сүз башлап. — Сиңа аның ни өчен кирәге булды,— диде Фатих. — Бик ул кадәр кирәге юк та, фулай да беләсем килә. Безнең авылда бер оберлейтенант тора иде. Ул А. Расих немец офицеры, ләкин русча яхшы сөйләшә. Бик яхшы кеше үзе: ачуы килгәндә бер сугуда бер кешене үтерә ала. Хатын-кызларны кыш көнендә урамда ялангач йөртергә бик ярата. Аннан имчәк балаларын бик кызыклы итеп үтерә тагын. Бер аягыннан эләктереп ала да. берничә мәртәбә тегермән канаты кебек әйләндергәч, таш коймага китереп суга. Теге баланың башыннан юеш тап кына кала. Сине күргәч әллә шул үземе югыйсә дип уйлаган идем, нәкъ шуңа ошыйсыз. Чөнки аның искемоскылар киеп, тирә-як урманнарга чыгып китә торган гадәтебезнең ише үткен күзлеләргә билгеле. Тик ул бу кадәр эчкә керми иде. — Син дә миңа күрүгә бер таныш кешене хәтерләттең, — диде Фатих, — ләкин ул син әйткән- кадәр ,,яхшы“ кеше түгел иде. /Аның кеше сөю, укырга омтылу кебек „кимчелекләреи бар иде. Минем аны'күрмәвемә күп вакытлар үтте инде. Ләкин аның якын кешесе шушы якларда тора иде һәм ул миңа аның Казан университетында укыганын сөйләде. Ул студентның соңгы фотографиясен күрдем, нәкъ сиңа ошый. — Фотография дигәннән, бу базардагы фотографларның кесәләренә күп кергәләде,—диде егет. — Ялайса синең белән юлдаш булу куркынычлырак икән. — Курыкма,— диде егет, елмаеп,— синең бетләреңнән башка бернинди дә байлыгың юк шикелле. Фатих аңа шикле караш ташлады. Ул егетнең сүзләренә ышанычсыз карый һәм егет кылана дип уйлый иде. Бераз тынлыктан соң: — Кара әле, егет,—диде ул — шәһәрнең үзендә туып үстеңме? — Әйтәм ич — әйе—дип, нәрсә кирәк сиңа тагы? — Кайсы урамда тордың? Егет борчылып Фатихка борылды. — Ях, син миннән тулы допрос ала башладың. Урядник та миннән ул кадәресен сорашмый. — Мин бары шуңа күрә генә со^ рыйм: минем анда таныш-белеш- ләрем бар иде Бәлки син аларны белә торгансыңдыр әле. — Я сорап кара, кемнәр сине кызыксындыра икән. Егет һәм Фатих сөйләгән шәһәрчек Фатихка байтак таныш иде. — Соловьевны беләсеңме,— диде ул, бераз уйланып торгач. Соловьев дигән кеше немецларга сатылган бер эчкече иде. — Соловьев? — диде егет, җәһәт кенә серле караш ташлап. Яннан кинәт шаркылдап көлде дә — нигә белмәскә, бик беләм,—диде, — Бик яхшы кеше иде, өйләрне немецлар белән бергә арчып йөрде. Тик аны үтерделәр шикелле. — Шулаймени? — диде Фатих, бик кайгырган кыяфәт белән.—Кем үтерде соң аны? — Кем үтергәнен белеп бетерер хәл юк хәзер,—диде егет. — Әрәм- булган мәрхүм,—диде Фатих. — Кайсы урамда тора идеәле ул? — Базар тыкрыгында. — Йорт номеры хәтереңдә юктыр? — Ни эшләп булмасын — 82. Шул шәһәрнең шул ук урамында туып үс тә, белмә имеш. Мин бит сина ху-хру түгел, артына чыбык кадаган дунгыз да түгел. Мин Соловьев Андрей Павловичның кайсы йортта торуын түгел, аның барлык тугантумачаларына кадәр беләм. Әгәр кирәк икән, хәзер үк санап чыга алам. Минем әти Егоров Сидор Петрович, минем исмем Гриша. Минем әтинең абыйсы Степан Петрович шул Яндрей Павловичның торган йортның хужасы иде. Ә хәзер Соловьевның тркымы һәм кайсы ни хәлдә икәнлеген сөйләп бирим. Егет имән өстеннән төште дә,^Фатихның алдында яткан чыбык-чабыкларга утырып, Соловьевның туган- тумачаларын сөйли башлады. Хәзер көн тәмам яктырган иде инде. Яна чыгып килгән кояш үзенең нурларын урман эченә ташлады. Урман эче җанланып, чиксез күп кошчыклар тавышы белән тулды, аяк астындагы яфраклар, аланчык- лардагы үләннәр чык тамчыларын ялтыраталар иде. Дошман тылында 75 — Әнә, күрәсеңме безгә өченче юлдаш килә, — диде Фатих, читкә карап. — Ул минем иске дус, — диде егет, елмаеп. Агачлар арасында тыныч кына кырмыска ояларын туздырып аю йөри иде. Аю бер өем янына тукталды да, алдындагы кырмыска оясына алгы тәпиен сузып бераз тотканнан сон, аягына үрмәләгән кырмыскаларны ялый башлады. Аннан салмак юыртып күздән югалды. Хәзер егетнең йөзе Фатихка бик ачык күренә иде инде. „Юк, — дип уйланды Фатих, егеткә карап,—син минем энем түгел". Ул урыныннан торып, аяк астындагы бер чыбыкны алды да, егеткә: — Я хуш алайса, урман шүрәлесе,— диде, — Син — үз юлың белән, мин — үз юлым белән китик бул- маса. — Син кай якка? — диде егет. — Мин Леоновога, анда минем апа ■булырга тиеш. — Бар, тизрәк бар, — диде егет, — Леоновоны өченче көн немецлар яндырдылар. Апаң утлы кисәүләрдә бәлки пирог пешергәндер. — Барыйм әле, ни булса шул булыр, — диде Фатих. — Бер төрерлек тәмәке калдыр,— диде егет, Фатих кузгалгач. Аннан Фатих биргән тәмәкене янчыгына салып, горур елмайган хәлдә, Фатихны озатып калды. II Рейдка чыгуының 12 нче көнендә Ниязов Дубки исемле бер авылга килеп керде. Урманнан 5 километр арада елгачык янына урнашкан авыл сугышка кадәр зур авыллардан санала иде. Хәзер исә дикъкать бёлән карагач кына аның кайчандыр зур авыл булуына ышанырга булыр иде. Чөнки авылның бер ягындагы җимерелеп, янып беткән йортлар урыны хәзер инде алабута, әрем, шайтан таягы үләннәренә күмелеп, күзгә ташланмас бер хәлгә килгәннәр. Авылга килеп керү белән Фатихка уң җиңенә ак тасма таккан поли- цей очрады. Фатих аңа үзенең ясалма документларын күрсәтте дә, старостаны күрү нияте белән авыл урамы буйлап китте. Ялгыз бер урамнан торган бу авылның бер очыннан икенче очы күренә иде. Фатихның дикъкатен җәлеп иткән нәрсә авыл уртасын- дарак урнашкан бер өйнең алдындагы халык төркеме булды. Халык бөтен урамны тутырып, тавышсыз өйгә текәлгән иде. Фатих төркем янына җиткәч кенә эшнен нәрсәдә икәнлеген аңлады. Өй ишеге яныннан кемнеңдер сыкрануы, аннан сыек чыбык сызгыруы ишетелде. „Димәк, экзекуция" дип уйланды Фатих. Ул төркем арасына кереп эчкәрәк үткәч түбәндәге күренешне күрде: ишек янындагы зур өстәл өстендә йөз түбән ялангач кеше ята, өстәлнең артында кара сакаллы,тәбәнәк, ялан башлы кеше, каты кизәнеп, әлеге кешенең артына суга. Ул суккан саен кечкенә ялтыр күзләрен күтәреп халыкка карый да, тамак кырып кулларына төкерә, сыек чыбыкның сызгырып тәнгә төшүеннән сискәнгән халык өстәлдә ятучының сыкрануына ихтыярсыз чыраен сыта. Фатих өстәлдә ятучының йөзен күрергә тырышты, күргәч, артык карый алмый, читкә борылды. Өстәлдә ятучы кимендә алтмыш яшьлек бер карчык иде. Аның чал чәчләре таралып өстәл читеннән аска төшкәннәр, чәч араларыннан күренгән йөзе кан белән капланган. — Ни өчен? — диде Фатих, шы-. пырт кына, янында торган кара тутлы хатыннан сорады. Хатын бер генә секундка аерылып Фатихка ачу һәм рәнҗү белән тулган күзләрен ташлады да, җавап бирмәстән тагы өстәлгә текәлде. Өстәл артында кара сакаллы кешедән башка вакыт-вакыт аны төрткәләп торучы юан немец офицеры,, дүрт солдат һәм тәрҗемәче торалар иде. Фатих аларны күрү белән һәрберсен аерып белә алды. Кара сакаллы— староста, офицер, шиксез, 76 Л. Расих хәрби комендант күрше авылдан килгән булырга тиеш, ә тәрҗемәчене Фатих иң элек таныды, чөнки Фатих төркемгә якынлашканда ук аның русча сөйләшүен ишеткән иде. Бер төрлелекне бозып немецча сүгенү ишетелде. Комендант кинәт ачуланып старостаны читкә этте. Күзләрен кан баскан староста һич нәрсә аңламый тузган чәчләре арасыннан комендантка карый иде. Комендант аяк астында яткан чыбыклардан берсен сайлап алды да, картның ялкаулыгын сүгеп карчыкны үзе кыйный башлады. Ул кулларына төкерми, еш-еш, ләкин бөтен көченә кизәнеп суга иде. Фатих аның суккан саен мыгырданып нидер сөйләшүенә колак салды. Немец үз телендә: — Икенче йөрмәссең, карт дуңгыз, пропускасыз йөрмәссең, сабак булыр. сабак булыр, — ди иде. Комендант үз-үзен онытып, кыйнау белән тәмам исерде. Хәзер ул бер урынга гына сукмый, кайда туры килсә шунда суга, карчыкның ябык тәнендә зәңгәрсу-кызыл юллар шунда ук чабырылып чыгалар. Фатих бу вакытны үзен зур көч белән генә тота, аның уң кулы туктаусыз яшерелгән пистолетын капшый иде. Карчык табигый булмаган рәвештә хәрәкәтләнә башлады. Ул өстәл читенә нык ябышкан бармакларын тырпайтып башын күтәрергә азапланды, нечкә зәңгәрсу аякларын бөкте һәм кинәт хәлсезләнеп өстәл- гә сузылды, аның тире һәм сөякләрдән генә торган куллары җансыз аска салындылар. Халык арасыннан бер хатын ачы тавыш белән — үлде! Яй, раббым, үлде! — дип кычкырды. Немец аның тавышын ишеткәч, йокысыннан уянгандай, кинәт тукталып калды. Ул хәзер эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, таркау рәвештә әле халыкка, әле мәеткә карана иде. Ләкин ул үзен кулга тиз ала алды, башын чайкап елмайды да, — Матка капут! —диде. Халык таш койма кебек хәрәкәтсез тора иде. Тирән тынлыкны бозып хатынның йөрәк әрнеткеч үкенүе генә ишетелә. Горур тынлыкны немецның боерыгы һәм полицейларның ашыгып мәетне өстәлдән алулары гына бозды. Мәетне чирәмгә куеп өстенә сәләмә күлмәген капладылар. Бу арада ике солдат өй янындагы баздан яшь бер кыз алып чыктылар. Экзекуция дәвам итә иде әле. Караңгы баздан кинәт яктылыкка чыккан кызның күзләре чагыла иде, ул күзләрен уып халыкка карады чда,, танышларын күреп сөйкемле рәвештә елмаеп куйды. Ләкин шул ук минутта аның саф зәңгәр ‘ күзләре янында торган солдатка төшү белән, ул үз хәлен хәтерләп, кинәт үзгәрде. Яның хәзер кашлары җыерылган, күзләре ачу уты белән яналар, бу күп булса уналты яшьлек кыз кинәт яшьлек матурлыгын югалтып, кыргый бер кыяфәткә керде. Комендант кызны өстәлгә яткырырга кушты. Кыз бу хәлне үзгәрешсез каршы алды, кулларына тотынган солдатларны читкә этте дә менеп, өстәлгә йөз түбән ятты. Офицер тәрҗемәче аркылы халыкка: — Бу кыз немец солдатын урамда очратып сәламләмәгән өчен җәзалана,— диде — аңа шуның өчен ун таяк. Староста сыек чыбык белән коралланып, экзекуциягә хәзерләнде. Ләкин комендант кызның күлмәкчән ятуына бер дә рази түгел иде. Ул оятсыз рәвештә кызның күлмәк итәген кайтарды. Кыз шунда ук урыныннан сикереп торды. — Мин кыз кеше, — диде ул,— оялыгыз бераз. — Нәрсә әйтә?—диде комендантТәрҗемәчене тыңлагач, ул: — Кызны чишендерергә, ә каршы килгәне өчен яңадан егерме таяк өстәргә, — диде. Кыз хәзер өстәлдә басып тора иде инде. Ул тәрҗемәченең әйтеп бетерүен дә көтмәде, ялан аягы белән комендантның симез йөзенә типте. Яннан өстәлдән сикереп төште дә, комендант һәм аның ярдәмчеләре хәлне аңлаганчы яшелчә бакчалары артындагы куак Дошман тылында 77 лыкларга таба йөгереп, күздән югалды. Комендант бер кулы белән ишек яңагына бәрелгән башын уа-уа, икенче кулына пистолетын алды. /Ачуыннан нәрсә эшләргә белми аяк астында торган чиләк һәм табуретканы тибеп очырды. Аннан пистолетыннан һавага өч мәртәбә атты Да, — Партизаннар, партизаннар сез. Барыгызны да атарга сезне!*—дип кычкырды. Халык бу хәлдән үзе дә аптырауда иде. Ләкин дикъкать белән караганда аларның барсында да кызның бу егетлегенә соклану һәм коменданттан мәсхәрәле көлү чаткылары табарга булыр иде. Кызны куа киткән ике солдат һәм ике полицей йөгереп кире килделәр, алар чыннан да комендантка ышанып, партизаннар килүеннән курыкканнар булса кирәк. Комендант шунда ук халыкны урам уртасына алтышар кешедән тезәргә кушты. Бу эш солдат һәм полицейлар ярдәме белән тиз башкарылды. Комендант халык торган юлның •алдындагы калку урында аякларын киң аерып баскан хәлдә тора иде. Ул пистолетын һавада болгады да: — Сез барыгыз да партизан булсагыз кирәк, — диде. Ул хәзер бераз тынычланган, һәр хәлдә сүзләрен аерып әйтә алыр эсәлгә килгән иде инде. — Сезгә ярты сәгать — диде ул озак уйланганнан соң, — әгәр ярты сәгатьтә качкан кыз кире кайтып үзе өстәлгә ятмаса шушы алты сафның беренчесе атылачак. Комендант ихтирам йөзеннән үзеннән читтәрәк торган старостага борылды да: — Кемнең кызы ул? — диде. — Ул кыз эвакуация буенча фронт яныннан килгән кыз, комендант әфәнде, — диде староста ашыгып.— Яның апасы гына бар иде, ул ачлыктан үлде. Кыш көне үк инде, юл тазартырга йөргәндә. — Андыйларның үлүе яхшы,— диде комендант. Аннан сәгатенә карады да халыкка борылып, ясалма* тыныч тон белән: — Ярты сәгать сезгә — диде, ихтыяр үзегездә: — Я кыз, я беренче саф. Халык арасында кинәт шау-шу купты. Халык бу хәлдән шашып калды. Бу шау-шу белән тулы халык төркемен немец солдатлары штык һәм прикладлар белән генә шәкелен үзгәртмәскә мәҗбүр итәләр, комендантка якынлашырга теләүчеләрне рәхимсез рәвештә кыйнап кире урыннарына бастыралар иде. Урамны хатын-кыз һәм балалар елавы тутырды. — Шаулашмагыз!—диде староста кулларын һавада болгап. Немец солдатлары аны читкә эттеләр дә, халык алдына тезелделәр. Халык бераз тына төшкәч, староста тәрҗемәче янына килде. — Бу халыкта мәгънә юк,—диде ул, ишетелерлек тавышын күтәреп, — комендант әфәнде рөхсәт итсә кызны эзләргә баручы кешеләрне мин үзем билгеләр идем. Комендант моңа риза булды. Староста кемнәрнедер эзләп халык алдында йөри башлады. — Староста әфәнде,—диде кемдер арттагы сафтан — мине җибәрүегезне үтенәм, мин халыкны шиксез коткарачакмын. Староста бу ят тавышка гаҗәпсенеп әйтүчегә текәлде. Бу ят кеше Фатих иде. Фатихның башыннан аягына кадәр күзләрен йөрткәннән соң ышанычсыз: — Син кем соң? — диде староста. — Мин узып баручы. — Кайдан, ниш сәбәптән, пропускай бармы соң? Старостадан соң Фатихның документларын караган комендант кинәт елмайды да: — Сезне нәрсә мәҗбүр итә торгандыр кызны эзләүгә,—диде, елмаеп,— Һич аңлый алмыйм, сез юлыгызны дәвам итә аласыз. — Яхшы, мин китәргә дә риза- мын, — диде Фатих, алга чыгып. Комендант, Фатихның йөзенә туп- туры карады да, кинәт ачу белән: 78 Л. Расих — Әйдәгез шаярмыйк, инженер әфәнде — диде. Асыл кош үзе килеп эләкте. Әгәр сез, инженер әфәнде, кызны табуыгызга ышанасыз икән, сез ул кызның кайда китүен беләсез, ә ул кыз партизан булырга тиеш. Димәк, сез дә партизан. Комендант башын итагать белән бөгеп торган Фатихның йөзеннән күзләрен алып күрше өй алдындагы усакка текәлде һәм: — Мин фон-фур үзе кул куеп язылган кәгазьгә карамам, әгәр кыз үзе килеп өстәлгә ятмаса, сез ярты сәгатьтән соң шул агачта чайкалып торачаксыз. Аңлашыламы?— диде. — Аңлыйм, — диде Фатих. Комендант Фатихның кәгазьләрен кесәсенә салды да, сәгатенә карап: — Барыгыз, — диде, — ә документларыгыз миндә кала. Халык шаулаша башлады. Фатих комендант белән немец телендә сөйләшсә дә, халык нидер сизенә, аңлый иде. — Без аны белмибез, — диделәр алар, — шуңа күрә язмышыбызны аңа тапшыра алмыйбыз. — Я, ходай, — диде бер карчык,— күз яшьләрем белән дога кылып сорыйм, бу кеше син җибәргән коткаручы изге булса иде. — Мин үз естемә алам,— диде Фа-- тих, саңгырау тавыш белән, — мин үземә ышанам. — Әгәр булдыра алмасаң ятим сабыйларның, тол калучыларның каргышы әстеңә ут булып яусын,— диде чал сакаллы карт. — Барыгыз, барыгыз, — диде комендант үз-үзен тота алмый, кызып. Фатих кызу адымнар белән кыз йөгергән юлдан куаклыкка таба китте. Фатих куаклыклар артындагы суы корыган елгачык аркылы йөгереп узды да, уңга борылып, яшь имәнлеккә кереп китте. Анын башында хәзер бернәрсә генә әйләнә иде, ул да булса рация һәм аның яшерел- гән урыны. Үзенең булдыруына ышанып эш итәргә өйрәнгән бу тәвәккәл кеше ничек кенә булса да урманда яшерелгән рациягә унбиш минутта барып житеп безнең аэродромнарның беренә хәбәр итәргә ашыга иде. Ул бар көченә йөгерә, агачларга сөртенә, егыла, тагы тора, тагы йөгерә. Бу юл гаҗәп авыр һәм йөрәкне әрнеткеч озак булып тоела Фатихка. Ниһаять, ул кечкенә генә аланчыкка килеп чыкты.* „Адаштым" дигән шомлы фикер Фатихның бөтен гәүдәсен тетрәтте. Ул ашыгып кесәсеннән компасын чыгарды, ләкин ул адашмаган иде. Рация яшеренгән аланчыкка моннан биш йөз метрлап булырга тиеш. Фатих тиешле аланчыкка җиткәндә тәмам хәлдән тайган иде инде. Ул таныш аланчыкка чыгып хәлсез ауды һәм шуышып куллары белән җирдәге саргайган яфракларны актара башлады. Аның фикеренчә озакламый куллары калай белән тышланган тартмага тияргә тиеш иде. Ләкин бу хәл булмады. Фатих ашыгып урынында сикереп торды. „Ялгыштым ахыры“ дип уйланды ул. Бу юлы мондый фикер аны юатты гына. Үз фикеренә үзе ышану нияте белән ул тирә-якта карана башлады, һәм аның йөрәге кинәт кысылгандай булды. Хәл ачык — рация юкка чыккан иде. Фатихның башыннан яшен тизлеге белән рациягә бәйләнештә булган бөтен вакыйгалар үттеләр. Фатих бу рейдта рация белән файдаланырга тиеш түгел иде, ләкин рациянең урынын белүче бары ике генә кеше бит. Берсе — Фатих, икенчесе— безнең тылда капцы. Фатих аланчыкның уртасында баскан килеш ни эшләргә белмәстән чигәләрен уа һәм үзен кулга алырга, аек фикер йөртергә мәҗбүр итәргә тырыша иде. Бик күп вакыт • үтте, ләкин ул бернәрсә дә уйлап чыгара алмады, артында яфраклар шыгырдавы аны кинәт уяттылар. Ул артына борылып елмайган йөзле бер кешене күрде. Фатих каршында өстенә ярым хәрби форма кигән яшь егет басып тора иде. Фатих аны дикъкать белән- рәк карады, һәм бу егетне рейдка Дошман тылында 79 чыккан көнне урманда очратканын хәтерләде. — Тапмадыгызмени?— диде егет һаман елмаюын дәвам* итеп. Фатих күзләрен зур ачып аңа текәлде. — Нәрсә турында сөйлисең син? — Рацияне мин әйтәм тапмадыгызмени,— диде егет тыныч кына. Фатих шул ук минутта егеткә ташланды да, аның якасыннан эләктерде, бер кулы белән аның маңгаена пистолет терәде. — Fix син, кесә карагы, әйт, рация кайда? — Әйдәгез бераз корректный булыйк, — диде егет,— мин кесә карагы түгел, мин партизан. Ул вакытта миңа урманда сезнең белән бераз шаярырга туры килде, чөнки мин разведкада идем, аннан сезнең дә нинди кеше икәнлегегезне белмәдем. Сезнең бит маңгаегызда язылмаган — кем булуыгыз. Фатих аны ычкындырды да, сәгатен тартып чыгарды. — Дубкида 15 минуттан немец 60 кешене атачак. Сез партизаннар, халык үчен алучылар, нигә бу кадәр тыныч сез? — Экзекуциядән качкан кыз безгә хәбәр итте инде, — диде егет. — Дәһшәтле ярты сәгать турында да беләбез. Сез халык арасыннан чыкканда мин өй янында идем инде. Миңа сезне куып җитәр өчен байтак көч куярга туры килде. — Шунда да рация кая? — «Зур җир“ аны безгә бүләк итте, — диде партизан. — Әйдәгез, — диде егет, бераз тынлыктан соң, — партизаннар авылга кергәннәрдер инде. Алар авылга таба борылдылар. Күп тә үтмәде, атыш тавышлары ишетелде. — Әнә ишетәсезме,-—диде егет. Фатих тукталып дикъкать белән тыңлап торды. Ул чиксез шат иде. — Сез минем рациягә баруымны кайдан белдегез соң? — диде-Фатих, авылга якынлашкач. — Сезнең кем икәнлегегезне отрядта бары өч кенә кеше белә, шу- ларның берсе мин,— диде егет. — Ләкин мин сезне урманда очратканда белми идем әле, ул серне миңа сезне бер авылда очраткан отряд командиры әйтте. Чөнки сезнең рацияне эзләп килү бик мөмкин хәл иде. Фатих артык җентекләмәде. — Сез кем? — диде ул, — мин сезне беренче күрүемдә- энемне күрәм- ме дип торам. — Мин үзем бу як кешесе түгел,— диде егет, — мин ерактан. — Шунда да сез минем энемне бик хәтерләтәсез. Егет кинәт хәтерләп иркен елмайды да, — Кызганычка каршы мин Казан университетында укымадым, мин Киевта укыдым, — диде. Алар авылга җиткәннәр иде инде. Фатихтукталып партизаннарның тавышланып урамда йөгерүләрен күрде. — Хәзер миңа китәргәлә була,— диде ул. — Ә документларыгыз? — Аларның хәзер миңа кирәге юк инде. Егет җилкәсеннән немец автоматын салып кулына алды да, Фатих” ның кулын кысты. Аның ашыгып өйләргә таба йөгерүен карап торган Фатих, „Барыбер бу минем энем“ дип уйлана иде. Аңа хәзер ничек кенә исбат итәргә тырышсаң да, ул бу партизан егетнең энесе булмавына ышанмас иде. Хәрәкәттәге армңя. 1943.