Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИҢҮ

Туплар гөрли Мәскәү каласында,

Туплар гөрли кичке салкында,

Ике йөздән артык туп берьюлы

Салют бирә Ватан алдында.

Ил өстенә алтын ялкын бөркеп,

Алар сөйли жиңү шатлыгын,

Алар сөйли бөек тантанасын

Мәңге үлмәс совет халкының.

Җиңү — Нинди тиңсез кыйммәт хәбәр,

Күкрәкләргә сыймас өлкән сүз.

Кан эчендә туып канатланган

Лачын кош ул — җиңү дигән сүз.

Туры килде безгә күп түзәргә,

Мең әрнүләр белән чигәргә.

Үлем белән яшәү арасыннан

Баш төшерми горур кичәргә.

Һәм килде көн... Авыр сугышларда

Без тиендек тимер җегәргә.

Тимер көчле солдат кулы белән

Без өйрәндек хәзер җиңәргә.

Немец инде, беркайчан да бүтән

Ашкыналмас кабат котырып,

Ул сөйрәлә хәзер канга батып,

 Кабер якасына тотынып.

Иң-иң татлы алтын шәрабтан да,

Дошманыңны җиңү — татлы ул.

 Тиң бәхетле гомер кебек татлы,

Чын мәхәббәт кебек якты ул.

Туплар гөрли Мәскәү каласында,

Туплар гөрли кичке салкында,

 Гөрселдәтеп җиңү шатлыкларын

Салют бирә илем халкына.

Хәрәкәттәге Армия.