ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ
7 ноябрь 1943 ел № 309 Москва шәһәре
Иптәшләр, кызылармеецлар Һәм кызыл флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизаннар һәм партизанкалар! Советлар Союзының хезмәт ияләре! Совет Хөкүмәте һәм безнең боль[1]шевиклар партиясе исеменнән сезне сәламлим һәм Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 26 еллыгы белән котлыйм. Бөек Социалистик Революциябезнең 26 еллыгын без Кызыл Армиянең Ватаныбыз дошманнарын данлыклы җиңүләре көннәрендә бәйрәм итәбез. Ике елдан артык вакыт буена безнең халкыбыз немец-фашист колбиләүчеләргә каршы азатлык сугышы алып бара. Моннан бер ел элек безнең Ватаныбыз авыр көннәр кичерә иде. Ул вакытта дошман безнең зур территориябезне басып алды. Миллионнарча совет кешеләре немецлар коллыгында тилмерде. Дошман яулары Москваны көнчыгыштан әйләнеп үтү өчен Волгага омтылдылар. Закавказьега килү юлларын камап алдылар. Ләкин Кызыл Армия дошманның юлын үзенең күкрәге белән каплады. Безнең гаскәрләр чит илдән килгән юлбасар ордаларын туктаттылар, ә аннары, аларны Сталинград янында җимереп, омтылышлы рәвештә көнбатышка кудылар. Шул вакыттан бирле Кызыл Армия сугыш хәрәкәтләре инициативасын һәрвакыт үз кулында тотыл килә.
1942—43 нче елның кышында безнең батыр гаскәрләребез немецларның, итальяннарның, румыннарның, венгрларның сайланма армияләрен җимерделәр, бер миллионнан артык дошман солдатларын һәм офицерларын кырдылар һәм плен алдылар, ярты миллион квадрат километрга якын гаять зур территорияне азат иттеләр. 1943 нче елның җәендә Кызыл Армия дошманга яңа җимергеч удар ясады. Безнең гаскәрләр берничә көн эчендә немецларның җәйге һөҗүмен бетерделәр һәм, шулай итеп, Гитлер- ның планын — Кызыл Армиянең төп көчләрен тар-мар итү һәм Москваны Орел — Курск ягыннан әйләнеп үтү планын күмеп куйдылар. Ул гына да түгел, Кызыл Армия үзе кискен һөҗүмгә күчте, дошманның көчле оборона полосаларын җимерде һәм өч ай эчендә аны кайбер урыннарда 400 — 450 километрга көнбатышка алып ташлады. Җәйге кампания вакытында безнең гаскәрләр дошманны сул як Украинадан, Донбасстан, Таманьнан, Орел һәм Смоленск өлкәләреннән кудылар, уң як Украинага барып керделәр, совет Украинасының башкаласын — Киевны алдылар, Белоруссиягә керделәр, Кырымга керү юлларын алдылар, 160 тан артык шәһәрне һәм 38.000 нән артык халык яши торган пунктларны азат иттеләр. Үткән ел эчендә Кызыл Армия элек немецлар тарафыннан басып алынган җиребезнең 2/3 өлешен диярлек немецлардан сугышып алды һәм ун миллионнарча совет кешеләрен немецлар изүеннән коткарды. Үткән ел эчендә СоветГермания фронтында немецлар 4 миллионнан артык солдат һәм офицерларын югалттылар, шулардай кимендә 1.800 000 е үтерелде. Совет — Германия фронтында немец фашистлары армиясенең сайланып алынган кадровый дивизияләре данлыксыз беттеләр. Алар белән берлектә Гитлерның дөньяны яулап алу һәм халыкларны кол итү планнары да мәңгелеккә күмеп куелды. Дөрес, әле хәзер дә немецлар армиясе, һәрбер чиккә ябышып, нык торып сугыша. Ләкин Сталинград янында немец гаскәрләре тар-мар ителгән вакыттан алып алар дучар булган җиңелүләр немец армиясенең сугышчан рухын какшаттылар. Хәзер инде немецлар чолганып калудан уттан курыккан кебек куркалар һәм безнең гаскәрләрнең аларны әйләнеп үтүләре куркынычлы булганда, үзләренең сугыш техникаларын һәм яралы солдатларын сугыш кырында ташлап качалар.
Үткән елгы һөҗүм сугышларында безнең гаскәрләр хәзерге заман сугышын алып бару тәҗрибәсе белән баедылар. Безнең офицерлар һәм генераллар гаскәрләргә оста җитәкчелек итәләр, гаскәрләргә җитәкчелек итү сәнгатен уңышлы үзләштерәләр. Кызыл Армия иң куәтле һәм чыныккан хәзерге заман армиясе булып әверелде. Кызыл Армиянең җиңүләре Советлар Союзының халыкара хәлен тагын да ныгытты. Безнең армиябезнең һөҗүменә союзниклар гаскәрләренең Төньяк Африкадагы, Италия атауларындагы һәм Италиянең көньягындагы сугыш хәрәкәтләре булышлык итте. Безнең союзникларыбыз авиациясе Германиянең промышленность үзәкләрен җитди төстә бомбага тотты. һич шик юк, Кызыл Армиянең көнчыгыштан немец гаскәрләренә ясый торган ударлары, союзникларның төп көчләренең көнбатыштан ясаган ударларының булышлыгы белән, Гитлер Германиясенең хәрби куәте җимерелүгә һәм Гитлерга каршы коалициянең тулы җиңүенә китерерләр. Бөтен халыкның фронтка ярдәме булмаганда Кызыл Армия быелгы зур җиңүләргә ирешә алмаган булыр иде. Совет халкы үз армиясенә булышлык итүгә бөтен көчен бирә. Кораллар, сугыш припаслары, азык һәм кирәк- яраклар фронтка өзлексез агылалар. Урал һәм Кузбасс, Москва һәм Волга буе, Ленинград һәм Баку, Казахстан һәм Үзбәкстан, Грузия һәм Әрмәнстан, безнең барлык республикаларыбыз һәм өлкәләребез Кызыл Армиянең куәтле арсеналы булып әверелделәр. Совет халкы дошманнан сугышып алынган промышленность һәм авыл хуҗалыгы районнарын уңышлы рәвештә аякка бастыра, фабрикаларны, заводларны, шахталарны һәм тимер юлларны ходка җибәрә, совхозларны һәм колхозларны тергезә, азат ителгән районнарның байлыгын фронтка хезмәткә куя. Безнең унышларыбыз чыннан да зур. Ләкин ирешелгән уңышлар белән тынычлану беркатлылык булыр иде.
Хәзер, Кызыл Армия дошманны Днепрның аръягында кыйнаганда һәм илебезнең көнбатыш чикләренә юл салганда, тынычлануга, гамьсезлеккә бирелү һәм алдагы көрәшнең зур кыенлыкларына бәя биреп җиткермәү' аеруча куркыныч булыр иде. Хәзер дошман үзе басып алган территориянең һәрбер кисәге өчен бигрәк тә котырынып сугышачак, чөнки безнең армиябезнең алга атлаган һәрбер адымы безнең җирдә эшләгән җинаятьләре өчен немецлардан үч алу сәгатен якынайта: Немец-фашист илбасарларны тәмам җиңү өчен көрәш армиядән һәм халыктан тагын да күбрәк тырышлык куюны һәм. яңа батырлыкларны сорый. Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, партизаннар һәм партизанкалар! Явыз дошманга каршы бөек сугышларда сез зур җиңүләргә ирешеп, Кызыл Армиянең һәм Хәрби Диңгез Флотының сугышчан байракларын мәңгелек дан белән бизәдегез. Хәзер инде совет җирен немец илбасарлар дан иң якын арада тәмам чистарту өчен Кызыл Армиянең һәм Хәрби Диңгез Флотының бөтен мөмкинлекләре бар. Ватаныбызның немец-фашист ерткычларны жиңүе хакына ПРИКАЗ БИРӘМ:
1. Барлык рядовойлар Һәм сержантлар составына — үзләренең хәрби осталыкларын туктаусыз яхшыртырга, устав һәм наставлениеләр таләпләрен, командирларның һәм начальникларның приказларын бик нык үтәргә, Һәрвакыт һәм һәркайда үрнәк тәртип, ныклы дисциплина һәм югары дәрәҗәдә оешканлык сакларга.
2. Барлык төр гаскәрләрнең офицерларына һәм генералларына—сугыш кырында гаскәргә җитәкчелек итүне һәм барлык төр гаскәрләрнең бергәләшеп хәрәкәт итүен яхшыртырга, һөҗүм уңышларын нык беркетергә, дошман гаскәрләрен омтылышлы төстә куып барырга, тылларны тизрәк якынайтырга, яңа ударлар ясау өчен резервлардан кыюрак файдаланырга.
3. Бөтен Кызыл Армиягә — дошман оборонасын кыюлык һәм кискенлек белән ватарга, дошманны көне-төне куып барырга, аңа ике арадагы чикләрдә ныгырга ирек бирмәскә, оста һәм кыю маневр ясап, дошманның коммуникацияләрен кисәргә, аның гаскәрләрен чолгап алырга һәм таркатырга, дошманның җанлы көчләрен һәм техникасын юк итәргә һәм кулга төшерергә.
4. Партизаннарга һәм партизанкаларга— совет кешеләрен немеиларга каршы кораллы көрәшкә күтәрергә, һөҗүм итүче Кызыл Армиягә булышлыкны һәрьяклап көчәйтергә, дошманның тылларын һәм штабларын туздырырга, совет кешеләрен кырылудан һәм Германиягә каторгага куылудан коткарырга, немец-фашист кабахәтләрне рәхимсез юк итәргә!
КЫЗЫЛ АРМИЯ СУГЫШЧЫЛАРЫ, ПАРТИЗАННАР ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАР! НЕМЕЦ-ФАШИСТ ИЛБАСАРЛАРНЫ ТӘМАМ ТАР- МАР ИТҮ ӨЧЕН АЛГА! ЯШӘСЕН БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 26 ЕЛЛЫГЫ! ЯШӘСЕН ЯСИҢҮЧӘН КЫЗЫЛ АРМИЯБЕЗ! ЯШӘСЕН ҖИҢҮЧӘН ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫБЫЗ! ЯШӘСЕН БАТЫР ПАРТИЗАННАРЫБЫЗ ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАРЫБЫЗ! ЯШӘСЕН БӨЕК ВАТАНЫБЫЗ! ҮЧ ҺӘМ ҮЛЕМ НЕМЕЦ-ФАШИСТ ИЛБАСАРЛАРГА!
Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИН