"ТУПЧЫ ВАҺАП" ҺӘМ МИЛЛИ ГОРУРЛЫК ТУРЫНДА
(Шәрәф Мөдәррискә ачык хат)
Иптәш Мөдәррис Сезнең миңа адресланган соңгы ике хатыгыз, башлыча, ике зур сораудан тора. Аларның берсендә “Тупчы Ваһап”ка карата бер-ике авыз сүз әйтүне, икенчесендә исә “Татар халкының милли горурлыгын күрсәткән тарихи фактлар” турында мәгълүмат бирүне сорагансыз. Әйе, сорауларыгыз бик салмаклар һәм боларга җавап бирү җаваплылыгын өстеңә йөкләү дә җиңел түгел. Шулай да мин, сезнең — бөек Ватан сугышы фидакарьларының сорауларын илтифатсыз калдырмас өчен көчем җиткән чаклы, җавап бирмәкче булдым.
Иң элек шуны әйтергә кирәк: Сезнең бу сорауларыгыз субъективлык кысасына гына сыймыйлар, объектив һәм гомуми күләм алалар. Әйтергә теләгәнем: бу сорауларның гомуми әһәмиятләре зур.
Бу сораулар, барыннан да элек, бөек әдип — философ В. Гогольнең „Презренна жизнь народов и человека без громких подвигов” (“Жизнь” 1831 ел) дигән афористик тезисын хәтерләтәләр. Шулай шул, үзенең исемен тарих битләренә теркәп калдырырдай батырлык, дан, җегәр күрсәтә алмаган халыкның да һәм аерым кешенең дә тормыш, яшәеше карганган була. Бу — бик дөрес сүз. Яшәүнең бит ике ягы бар: хайвани һәм иҗтимагый. Чын яшәү менә шулар- ның синтезыннан тора һәм боларның беренчесе икенчесенә буйсынган булырга тиеш. Үзләренең яшәешләрен, хосусый тормышларын иҗтимагый дөньяга, кешелекнең гомуми тарихына, иленә — суына, туган халкына хезмәт итүгә багышланган һәм яшәүдән максат —- бөтен кешелек өчен файдалы булу дигән аң белән коралланган милләтләр, халыклар һәм кешеләр генә күркәм гомер, чын гомер кичергәннәр. “Тупчы Ваһап” та әнә шундый гүзәл гомер, күркәм тормыш, абруйлы яшәеш кичергән — совет кешеләренә генә лаеклы тормыш белән яшәгән кеше образы гәүдәләнә. Ул үлә, ләкин аның үлеме гадәти көндәлек үлем түгел, бәлки айларга, елларга, заманнарга ядкар булып кала торган һәм мең-миллионнарны тергезә, ватанчыл фидакарьлык, тугрылык, дөреслек, намус өчен сугышчанлык белән рухландыра, дошманга каршы аяусыз нәфрәт белән коралландыра торган үлем, — яшәүле үлем. “Язганың булса бәкалы, ул бәкага тарта ла...” ди Г. Тукай. Сезне дә, һичшиксез, менә шундый бәкалы, мәңгелекле әсәрләрегез кешелек тарихында озак яшәтәчәкләр.
“Тупчы Ваһап”ның композициясе дөрес итеп, аның эчтәлеген укучыга тулы һәм җиңел ирештерә алырлык итеп төзелгән. Вакыйгаларның кем тарафыннан һәм ничек кичерешләрен сурәтләргә салып бирү генә җитми, аларның урын һәм вакытларын да күрсәтергә кирәк.
“Тупчы Ваһап”ның кереш өлеше, гадәттә байтак әсәрләрдә очрый торган әнә шушы кимчелекне каплый, Совет тупчысының батырларча һәлакәте кайда, нинди географик әйләнәдә булганлыгын һәм ул урыннарның тарихи әһәмиятләрен поэманың кереш өлеше шигъри бизәкләргә салып сурәтли. Бу адым әсәрне абстрактлыктан, җирсез, урынсыз һәм замансызлыктан коткара, аның дидактик, тәрбияви ягын көчәйтә. Поэмадагы вакыйгалар шагыйрьнең лирик кичеренешләре белән типчелеп баралар. Болай итү әсәрнең хисчәнлеген арттыра, андагы образларны тулы гәүдәләндерергә ярдәм итә. Поэма — сюжетлы әсәр.
Димәк, монда язучының гади хикәяләү, вакыйгаларны булганымча тезеп бару белән генә дә чикләнергә хакы бар. Ләкин бу хокуктан файдалану артык пассивлыкка, язучының үзен артык салкын канлылыкка алып барыр һәм, шул җирлектә, әсәрнең укучыга йогынтысын, үтешен киметер иде. “Тупчы Ваһап”ның авторы көчле кичеренеш, вакыйгаларның эченә керү белән генә дә калмый, бәлки тирән мохәкәмәле йомгак та ясый.
Аның
“Ал гөл сулса, горур басып сабак калыр,
Сабак кипсә, төпкә качып, тамыр калыр,
Сип шунда су — ул тагын да сабакланыр,
Бөтен жирен чуклы-чуклы чәчәк сарыр,” – дигән строфасы әнә шундый йомгак булып тора. Шуның белән бергә, бу йомгак әсәрнең авторы һәм герое арасында уртак та. Чөнки батыр тупчы да үзенең иле, ватаны, халкының беркайчан да җиңелмәячәгенә, аның бөтен дөньяны чәчәк белән күмә алачагына ышана, һәм шушы ышанычы аны үлемнән курыкмый торган көчле рух белән коралландырган да. Язучының таланты үзе сурәтләгән образның идеясен дөрес ача алуы белән үлчәнә. “Тупчы Ваһап”, Мөдәррис иптәш, Сездәге талантның бизмәне шактый зураеп килгәнен күрсәтә. “Тупчы Ваһап” тагы иңзур җитешсезлек итеп, минемчә, бик әһәмиятле бер моментка караган абстракцияне санарга кирәк. Сез, шагыйрь иптәш,
— Җырладылар мәңге тугры, сабыр, чыдам
Тимер йөрәк татар халкы батырларын..."
дигәнсез. Ләкин бит Сезнең әсәрегездә татар халкының “мәңге тугры...” икәнен таныклый алырлык бер сүз, бер мәгълүмат та юк. Укучы сезнең “мәңге” дигән эпитетыгызга ышанмаска мөмкин. Менә шушы мәсьәлә тирәсендә бераз чокчына башласак, сез сораган “милли горурлык” һәм аны аңлау проблемасына барып чыгабыз. Әсәрнең кереш бүлегендә Невский турында әйтеп киткәнсез.
Бу — бик урынлы һәм рус халкының милли горурлыгын раслый торган тарихи дәлил. Ни өчен соң сез шул ук кереш бүлегендә татар халкының да, үзенең ватандашы рус халкы белән берлектә, Ливония сугышына катнашып (XVI йөзнең соңгы яртысына чаклы) күрсәткән батырлыгы, немет бандаларын кыйнауда тарих битеннән, уңмый торган дан калдырганлыгы турында бер сүз дә әйтмәдегез? Күп милләтле Россия төзелү көннәрендә чит җирдән килгән илбасарлар —немецлар белән булган сугышларның, иң зурларыннан берсе санала бу Ливон сугышы. Бу сугышның иң зур узаманы Шаһгали хан булганлыгын да рус һәм немец кулъязмалары ачык әйтеп торалар ич. Татар халкының мәңге тугры, мәңге батыр, тимер йөрәкле икәнлеген кешеышанырлык итеп әйтергә теләсәң, әнә шундый тарихи фактлар белән беркетергә кирәк. Дәлилсез фраза, нинди генә матур калыпка салынмасын, ул ышандыргыч, сеңешле һәм яшәешле була алмый. Дәлиллелек исә ул үзе. милли горурлык. Бөек Россия — безнең иң бөек максатыбыз булган хөр Россия өчен җанын фида итүче беренче татар тупчы Ваһап түгел.
Аның үлеме ничәмә йөз, хәтта мең еллардан бирле безнең халкыбыз тарихын бизәп килгән изге традициянең дәвамы һәм үсеше генә ич. Ни өчен сез — язучылар, менә шушы реаль тарихны үзегезнең матур телегез белән әйтеп бирмисез. Ни өчен сез һаман да абстракт җөмләләр тезүне ташламыйсыз, дип әйтәсе килә. Әйе, аңлашыла, сезнең икенче сорауны бирүегез, төбендә, әнә шушындый абстракция һәм дәлилсезлектән килеп чыккан, һәм бу бик табигый дә, чөнки бөек Ватан сугышы һәр мәсьәләдә аныклык, дәлиллелек, тарихилык булырга тиеш дигән кискен таләп куйды безнең алга. Татар халкының, Шәрәф иптәшь милли горурлыгы беренче чиратта. “Тупчы Ваһап” һәм милли горурлык турында аның күп милләтле Россия тарихында тоткан урыны, ватанчыл хезмәте нидән гыйбарәт булу белән билгеләнә, чөнки ул, бер милләт буларак, Россия күге астында формалашкан, үскән, ватанчыл намус белән тәрбияләнгән һәм, рус халкы белән бер җепкә тезелеп, үз ватанының бөтенлеге өчен көрәшкән.
Россия тарихында булып үткән сугышларның кайсын гына алып карасаң да, сез анда татар халкының актив катнашканлыгын, иле өчен, ватаны өчен малын һәм канын фида кылганлыгын күрәсез. Булдыклы халыклар үзләренең милли горурлыкларын әдәби тормышлары, культура байлыклары һәм җәмәгатьчелек фикерләре белән беркеткәннәр. Татар халкы да, кайберәүләр әйткәнчә, алай бик үк булдыксыз, үз тарихын төзи алмаган халыклардан булмаган. Аның да шактый борыннан тупланып килгән әдәби тормышы — язма һәм авыз әдәбияты, ул әдәбиятка беркетелгән тарихи образлары, геройлары бар. Аның да, озак заман-. нардан бирле сузылып килгән куль- п турасы, җәмәгатьчелек фикере һәм тормышы тәҗрибәсе шулай ук үзенә махсус яшәеш, көнкүреш алымнары бар. Ул да, бүтәннәр кебек үк, икенче бер халыклар белән культура, көнкүреш, гадәт-гореф, әхлак һәм тел-әдәбият, кан-нәсел алмашуда киң багланышка, тирән мөнәсәбәтләргә кергән, алынмада булынган. Татар халкы, үзенең әдәби тормышын, җәмәгатьчелек фикерен, дөньяга карашын төзегәндә, һәм көнчыгыш һәм көнбатыш халыклары барлыкка китергән прогрессив идеяләр, алдынгы карашлардан бик нык файдаланган, бик күп җим алган.
XIV йөз татар шагыйре Котби үзенең классик одасы “Хөсрәү вә Ширин” (1340 еллар) дип аталган әсәренә керештә “Низами балыдин хальвә пешердем” дип, бөек шагыйрь, көнчыгыш әдәбиятының йолдызы Низами Ганҗәвидән “бал” — идея юнәлеше һәм поэтик стиль алганлыгы турында ачыктан ачык әйтеп калдыра. Рус әдәбияты рус культурасыннан җим алу, рус җәмәгатьчелек фикере, аның көнкүреш тәҗрибәләрен үзләштерү, ягъни рус халкы белән киң мәгънәдә алынмада булу — бу татар халкы формалашу тарихының иң ерак баскычыннан башланган тарихи күренеш. Безнең ерак бабаларыбыз болгарлар һәм кыпчаклар белән рус халкы арасындагы экономик һәм культура багланышы VIII — IX йөзләрдән үк башлана. Бу — бик ышанычлы дәлилләр белән расланган факт.
Без, әлбәттә, мондый тарихи күренешләрнең барлыгын да татар халкы формалашу, бер милләт булып камилләшү процессының мактаулы, күркәм, мәгърур яклары итеп саныйбыз. Чөнки боларның барсы бердән, татар халкының, үз кабыгы эченә капланып, үз шулпасында кайнап яткан бер халык түгел, киресенчә, дөнья культурасына омтылучан, алдынгы халыклар артыннан җитәргә, алар белән элемтәдә булу теләген күптәннән үк аңлаган бер милләт икәнлеге турында сөйлиләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1906 елны “Фикер” газетасына язган тарихи мәкаләсендә татар халкының милли хисе, милли аңы, милли максаты алдынгы милләтләр — беренче чиратта, рус милләте артыннан куып җитү һәм алар белән бергәләшеп киң демократияне, гомумән кешелек дөньясын богаулап яткан барлык киртәләрне җимереп ташлауга нигезләнгән икәнлеген әйткән иде. Аның бу билгеләмәсе татар халкы, татар милләте формалашу тарихының төп эчтәлеген чагылдыра. Югарыда әйтелгән сүзләр — болар әле киң бер тарих тасмасы буенча йөгереп үтү генә булып тоелырга мөмкин. Татар тарихының милли горурлыгын раслый торган конкрет дәлилләрне бәйнә-бәйнә күз алдына бастыру өчен, аның авыз иҗатын, язма әдәбиятын, культура һәм җәмәгатьчелек фикере формалашу тарихын җентекләп чыгарга кирәк. Татар халкының милли горурлыгы, югарыда әйткәнебезчә, аның ватанчыл, үз иле, үз ватаны каршында намуслы, тугрылыклы булуы белән билгеләнә, һәм менә шушы хәл аның бөтен тарихы буенча кызыл җеп булып типчелә.
Ал син аның фольклорын, тикшер син андагы образларны. Алар ни белән характерлылар? Аларның төп сыйфатлары, төп әхлаклары үз иле, үз халкы өчен корбан булу һәм нинди генә шартларда булса да, дошманга бирелмәү, ничек кенә булса да аны җиңәргә, аңардан үч алырга тырышу чанлы к принципына корылган. Менә сезгә “Болгар кызы Алтынчәч”. Бу — 1230—40 елларга караган эпослардан берсе. Монда татар-монголларның Болгар илен җимерүләре белән бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнәләр. Алтынчәч — болгар кызы буларак, Урал аръягыннан килгән, кысык күзле, табак битле, киң борынлы дошманга, каршы соңгы угын атып бетергәнче сугыша һәм ахыр чиктә дә ятлар кулына бирелми, акбүз атына атланган килеш, Идел ярыннан суга атыла. Менә шушы образның характеры белән “Тупчы Ваһап” характеры арасында бәйләнеш юкмы?
Минемчә, болар, аралары бик ерак булуга карамастан, бер-берсенең анык копиясе санала алалар. Димәк, Ваһаплардагы ватанчыллык, мең дошманга килгән, нәсел, халык, милләт канына сеңгән моральдән гыйбарәт була. Шул ук чорга, шундый ук ерак тарихка караган икенче эпос — “Түләк батыр”. Бу әсәрдә дә татар халкының ватанчыллыгы шундый бай образлар аркылы гәүдәләндерелә, “Идете” Һәм “Гыйса углы Әмәт” дастаннарында татар халкының принципиаллыгы, изүчеләргә каршы аяусызлыгы, нәфрәтчән булуы, гаделлек, туганлык өчен көрәшүче булуы чагыла. Бу дастаннардагы образлар Разин, Пугачев сугышларында актив катнашкан татар халкы эшчеләрендә бик ачык кабатландылар; шулай ук бу образлар бүгенге көнне Ватан сугышы сафларында батырлык күрсәткән меңнәрчә татар егетләрендә дә кабатланалар. Әмәт батыр үзен тотарга килгән 300 кешегә каршы бер ялгызы сугыша һәм җиңеп чыга, Советлар Союзы Герое исемен алган Илдар Маннанов күрсәткән батырлыклар әнә шушы эпик геройларны хәтерләтәләр булса кирәк.
Әйе, хәтерләтәләр генә дә түгел, без мактанырга хаклыбыз ки, татар халкының батыр егетләре бүгенге көнне бөек Ватан сугышы сафларында күрсәткән могъҗизалары белән, эпос, легенда, тарихи җырларыбызда сакланган баһадирлар, каһарманнарның образларын раслыйлар. Дөресрәге, бөек Ватан сугышы геройларыбыз безгә эпосларыбызны тагын да тирәнрәк аңларга, тагында үзсенә төшеп укырга ярдәм итәләр. Иранлыларның “Мең дә бер кичә”се, итальяннарның “Декамерон” дөнья әдәбиятында классик әсәрләр булып танылганнар. Шулар белән янәшә торырлык, бер үк шүрлектән урын алырлык әсәр татарда да бар. Ул — Ф. Халидинең “Мең дә бер сәхәр”е. Уйлыйм, сез бу әсәр белән танышсыздыр.
Шушы “Мең дә бер сәхәр” нең башка һарманы Азак патшасының улы Гарун. (Азак Азов диңгезенең борынгы исеме).
Бу образда безнең борынгы бабаларыбыз кыпчаклар тормышы яки алар тарафыннан иҗат ителгән эпик тормыш чагыла. Шунысы характерлы Гарун Каф тавы гыйфритләрен җыеп, алар кулында тоткын булган ничәмә төрле халыкларның вәкилләрен коткара. Шулай итеп бу образ хәзерге көндә бөтен дөнья халкын фашизм коллыгыннан коткаручы совет халкы белән зур элемтәгә керә. Ләкин шунысы кызганыч, без әле бу әсәрне тиешле күләмдә өйрәнеп җиткергәнебез юк. Асылда бу документ безнең милли горурлыгыбызны тутыра, ачыклый һәм бүтәннәр алдына куярлык бер таныклама булып тора. Менә шушындый фактлар белән очрашасың да, Габделкаюм бабаның татар теленә карата әйткән җөмләсен алып, татар әдәбияты да шактый бай, тик ул әле һаман да урыныннан кузгалмаган дип куясың. Әйе, татар әдәбиятының тезгененнән тотып, әйдәп баручы Белиискийлары тумаганнар шул. Бөтен бәла дә шунда. Рус әдәбияты тарихында 60 нчы еллар дип аталган бер дәвер була. Моны кайберәүләр, хаклы рәвештә, “рус әдәбиятының алтын гасыры” дип атыйлар. Дөрес, бу дәверне алтын. “Тупчы Ваһап” һәм милли горурлык турында гына да түгел, хәтта җәүһәр дип атасаң да аз.
Бу дәвер—рус әдәбиятын дөнья әдәбияты күләмендә иң югары баскычка күтәргән һәм аның милли мәгъруриятен мәңгеләштергән дәвер була. һичшиксез, рус җәмәгатьчелек фикере тудырган мәгърифәтчеләрнең татар милли әдәбиятына да зур йогынтысы булган, ягъни рус милли әдәбиятының горурлыгы татар милли әдәбиятын горурландыруга да зур ярдәм иткән һәм без моның Утыз Имәниләр чорында ук акрынлап башланганлыгын күрәбез. Аның — “Егет булсаң, егетлек күргәз илгә, Мәхәббәтлек путасын багла билгә”, — дип чакыруы ил өчен, ватан бәхете өчен көрәшүне кешелекнең төп бурычы итеп тануга нигезләнгән. Хөсәен Фәезханов, Шиһап Мәрҗәни, Каюм Насыйриларның татар милли культурасына зур реформа кертүләре — бу бит, асылда рус мәгърифәтчеләреннән үрнәк алып, чын-чыннан ватанчыл принципка корылган мәгърифәтчеләр эшчәнлеге.
Шул ук 70—80 нче елларда Акъегет Задә, Габдрахман Ильяси, Фатыйх Халиди, Заһир Бигиев һәм Галиәсгар Камалларның татар художестволы әсәрләрен реалистик нигезгә салып җибәрүләре, мәгърифәт-культурага, рус халкы артыңнан барырга, тормышка карашта үрнәкне руслардан алырга чакырулары — болар барсы да татар халкының милли формалашу тарихының якты сәхифәләре мәгърурияте булып торалар. Муса Акъегет Заданың “Хисаметдин мөнла”сы татар милләтен культура белән сугару эшендә Бөек Петрдан үрнәк алырга чакыра. Ф. Халиди әсәрләрендә рус, Европа культурасы белән коралланган кешеләр идеаллаштырылалар. Хөсәен Фәезханов (60 нчы елларда) татарларга югары мәктәп салырга да, рус профессурасын чакырып укыттырырга кирәк дигән . тәкъдимне күтәреп чыга. Каюм Насыйри, ачык- тан-ачык итеп “рус галимнәре, рус культурасы бар чагында, безгә нигә Гамбургка барып гыйлем эзләргә” дип, “немец культурасына гашыйк булган” ачык авызларны сүгә. Ленин-Сталин партиясенең үз эчеңдә тәрбияләнеп, Хөсәен Ямашев һәм башкалар җитешәләр. Горький шикелле бөек әдипләрдән тәрбия алган бөтен бер төркехм татар язучылары үсеп чыга. Менә боларның барсы да, — Мөдәррис иптәш, татар милләте формалашу тарихының мактаулы фактлары. Советлар иле шартларында исә татар халкы тарихта күрелмәгән рәвештә тәрәкъкый итте. Ул — Ленин-Сталин милли политикасы нигезендә, алдынгы милләтләрнең берсе булып әверелде. Ватан сугышы шартларында татар халкы эченнән үсеп чыккан генераллар, геройлар, инженерлар, стахановчылар, язучылар моны раслыйлар. Кыскасы, безнең бөтен тарихыбыз буена горурланырлык, мактанырлык сәләтебез — бөек Россия кешеләре буларак, ныгыткан моралебез, ватанчыл намусыбыз, тормыш сөючәнлегебез типчелеп килә. Сез — Ленин комсомолы сафларында тәрбияләнеп, бүгенге көндә сугышчан могъҗизалар күрсәтүче яшьләребез, дошманны тар-мар итеп баручы геройларыбыз, Советлар иле коралының данын мәңгеләштерүче улларыбыз һәм кызларыбыз — безнең милли горурлыгыбыз. Без татарлар бүгенге көнне социалистик ватанның бөек армиясе сафларында булуыбыз, Сталин иле халкы буларак, намус, тугрылык өчен сугыш коралын тоткан кешеләр булуыбыз белән мактанабыз. Безнең милли горурлыгыбыз әнә шушындый җәүһәрләр белән бизәлгән. Милли горурлыкны аңлау һәм аңлату тулысы белән социалистик ватанчылык идеясенә, советчыл моральгә хезмәт итәргә тиеш. Булмаса аның кирәге юк. Сезнең — язучыларның — төп бурычы: совет кешесенең мораль байлыгын, нинди могъҗизалар күрсәтергә сәләтле икәнлеген реаль образларда күрсәтү. Әгәр дә сез шушы бурычны тулы үтәсәгез, милли горурлыгыбызны тарих битләрендә калдырачаксыз.
Ышанабыз ки, сез, үзегезнең сәләт һәм талантыгыз белән, Бөек Ватан сугышы сафларында батырлык күрсәткән татар халкының намусың акларсыз, һәм язылачак “Кызыл китап”ның түреннән аңар да урын алуны тәэмин итәргә тырышырсыз.