Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРАС ГАИЛӘСЕ

* * *

Тоткыннарны төяп көнбатышка таба китүче эшелоннар ешайганнан ешая. Шәһәр бушаганнан бушый бара. Немецлар килгәнгә кадәр Настя белән 10 нчы Бклассында укып йөргән кызлардан алтысы туган илләре белән бәхилләштеләр инде. Хәзер аларны, тәрәзәләренә рәшәткә кадакланган вагоннарга утыртып, коллыкка алып баралар. Нәрсә көтә аларны? Настяны нинди киләчәк көтә? Аларны, 10 нчы Б классында укып йөргән кызларның барын да, нинди язмыш көтә соң?

Биш дус кыз иде алар. Гөрләп, шаулап йөргән биш кыз иде. Настя, Лариса, Лиза, Галя, Мария. Алар бу язда мәктәпне бетереп чыгарга тиешләр иде. Бер-берсен кочаклаган хәлдә татлы хыялларга чумып, парк буенча йөри торганнар иде алар. Тормыш — парктагы аллея шикелле туры һәм ачык, күк йөзе — тополь агачы шикелле якын һәм буй җитәрлек, киләчәк — шушы бакчадагы каен шикелле күңелле һәм бөдрә булып күренә иде аларга. Килде немецлар. Авыр танкларның чылбыр тәгәрмәчләре астында кызларның татлы хыяллары, якты өметләре чәлпәрәмә килеп ватылды. 10 нчы Б класс кызлары аның валчыкларын да җыеп алырга өлгерә алмадылар.

Бәхил булыгыз, кызлар,—дип язып җибәрде Галя юлдан.— Канатлар йолкыды, куллар богауланды. Бер нинди дә өмет калмады. Хуш, тормыш, хуш, яшьлегем, бәхил бул, туган илем!

Иртәгә тагын кемнең чираты икән? Лариса, үзен Германиягә кумасыннар өчен, немецлар тарафыннан ачылган Кабарә театрына урнашты. Ул күптән инде актриса булырга ниятләп йөри иде. Яшь кызларга гына хас булган матур, йомшак тавышы бар иде аның, һәрвакыт моңлы көйләрне җырлый торган иде ул һәм җырлаган саен елый иде. Иптәш кызлары да аңа кушылып елый торганнар иде. Ләкин театрга кергәч Ларисага үзенең бер генә җырын да ахырына кадәр җырларга туры килмәде. Немец солдатлары һәрвакыт аякларын дөбердәтеп һәм сызгырышып, аны сәхнәдән куа иделәр. Аның моңлы җырлары түгел, ялангач ботлары кирәк иде немецларга, салкын сәхнәдә, туңып күгәрешкән сагышлы кызлар биеделәр дә биеделәр. Немецлар алардан канәгать булмыйча акырышалар: Җитезерәк, җанлырак сикерегез, бияләр! дип кычкыралар, ә офицер, көтүче чыбыркы шартлаткан шикелле, камчысын шартлатып тора иде. Күгәренгән ботларын тагын да тырышыбырак, тагын да ачуланыбырак селкетәләр иде кызлар. Тик, Германиягә генә сөрмәсеннәр, Германиягә генә! Сәхнә артында һәрвакыт немец һәм итальян офицерлары өерелешеп йөрделәр. Сәхнә —чиркәү абзары кебек иде алар өчен. Оятсыз рәвештә кызларның аркаларына шапылдатып сугалар һәм аларны үзләре янына кичке ашка чакыралар иде алар.

— Дуңгызлар! Дуңгызлар! Ходаем, нинди дуңгызлар алар, — ди иде Лариса алар турында Настяга. Жирәнеп һәм коты чыгып сөйли иде ул алар турында. — Бер чакырымнан дуңгыз исе аңкый алардан. Әгәр дә аларның берәрсе миңа якынлаша калса, үләрмен мин. Асылынып үлүең артык!..

Лиза — Луиза Настяларга килеп йөрми башлады. Немец офицеры аңа кофта бүләк иткән. Ангор мамыгыннан эшләнгән менә дигән зәңгәр кофточка. Шәһәрдә берәүдә дә юк иде әле андый кофта. Ул кофтаны киеп зур урамнан узган чакта бөтен кеше аңа карый. Бер көнне ниндидер бер хатын, аның кофтасыннан күзен ала алмыйча өч тыкырык үткәнче артыннан барды. Шашкан кеше күзләре кебек иде ул хатынның күзләре, сагыш белән җанланып, яндырып карый иде ул кара күзләр.

Лиза — Луизаның моңа ачуы кабарды. Кеше артыннан шулай ияреп, карап йөрү җүнсезлек түгелмени? Бигрәк күбәеп китте шәһәрдә шундый шашкан кешеләр. Әшәкелек бит бу!

— Ни өчен сез миңа болай карыйсыз!— дип кычкырды ул билгесез хатынга.

— Сезнең кофточкагыз бик матур, кызыкай!

— Матур булса соң! Сезгә ни кирәк?

— Берни дә кирәкми, — диде хатын уңайсызланып елмая-елмая.

— Киегез сез аны, киегез. Ул кофточка минеке иде. Кайчандыр ирем бүләк иткән иде аны миңа. Аннары аны үтерделәр. Шуннан соң мин моны кими башладым. Өебезгә килгән бер немец алып киткән иде аны миннән. Башка әйберләребезне дә алды ул шунда. Ә минем кызчыгым, Ирочка, җылады, акылсыз. Шуның өчен немец атып үтерде аны. Ләкин, зарар, юк, зарар юк, киегез сез ул кофточканы... Бик матур ул. Аңа Ирочканың кан таплары буялган, шуңа күрә карыйм мин аңа. Гаҗәеп матур бит: зәңгәр өстендә кызыл таплар нинди килешеп тора...

Луиза коты чыккан кыяфәттә хатын яныннан артка чигенеп китте дә йөгерде.

“Гаҗәеп матур бит: зәңгәр өстендә кызыл таплар!” дип кычкырын калды хатын аның артыннан. Луиза өенә кайткач үкереп еларга тотынды. Бик озак вакыт тынычлана алмады ул. Кофточканы салып ташлады. Ләкин хәзер инде аңа юбкасында да, оекларында да, туфлиләрендә дә кара кан таплары барсыман тоела иде. Әйтерсең аның иреннәрендә дә помада түгел, ә кан! Тырнакларында да кызыл лак түгел — кан. Бөтен тәнендә бетмәс таплар... Таплар... кан таплары...

Бер вакытны Тарас, ничектер, көлеп кенә, Настядан сорап куйды:

— Нишләп бу арада бездә синең иптәш кызларың бер дә күренми,— диде ул.

— Ничектер, артык тын булып китте. Курыкма, урнашып беткәннәрдер әле.

— Әйе... — дип җавап бирде Настя.

— Урнаштылар.

— Шул икән шул, әйтәм берсе дә күренми. Нинди эшләргә урнашың беттеләр алар, синең Катькаларың, Манькаларың?

— Галяны Германиягә алып киттеләр.

— Ә-ә!

— Ә Мария биредә, барына караганда да яхшырак урнашты.

— Настя хәсрәтле елмаеп куйды. Немецлар кулында хәзер аңа бары да әзер. Казна ашата үзен.

— Төрмәдәме? — дип гаҗәпләнде Тарас.

— Шундый кыз баланы ни өчен төрмәгә яптылар?

— Белмим... Листовкалар тараткан өчен диләр, — диде Настя теләмичә генә һәм читкә борылды. Тарас артыгын сорашып тормады. Марияне күз алдына китерергә тырышты ул. Ниндидер, курнос кына борынлы, сипкелле йөзле, шаян гына бер кыз бала килде аның күз алдына...

Ә бәлки ул аны башка берсе белән бутагандыр да. Күп иде бит алар, бу тирәдә йөгерешеп йөрүче ялан тәпиле кызлар...

Төрмәдә! дип куйды Тарас үз алдына. Кара син аны! Аңа таныш булмаган бу ялан аяклы кавем турында беренче тапкыр шулай хөрмәт белән уй йөртте Тарас, һәм беренче тапкыр буларак, үз кызы Настя турында да, ул да үз юлын үзе сайларга тиештер күрәсең, дигән фикергә килде. Нинди юлны сайлар ул, нинди юлдан китәр? Галя юлыннанмы, Луиза Тарас гаиләсе  юлыннанмы, әллә Мария юлыннанмы?

Настя һаман эндәшми иде. Һаман әвәлгечә жаны җиде йозак артына бикләнгән кебек иде аның, Шәһәрдә һәркем үзе өчен дә, намусы өчен дә юл эзли иде.

— Ничек яшәргә, ничек яшәргә, Тарас Андреич? — дип сорый иде Тарастан күршесе Назар.

— Юк, шуны әйт син миңа: ничек яшәргә, нәрсә эшләргә? Түзеп торыргамы?

— Буйсынмаска кирәк, дип җавап бирде аңа Тарас, һәм аның күз алдына һаман да әлеге курнос кына борын, сипкелле, шаян йөз чагылып- чагылып китә иде.

— Әйе, буйсынмаска!—

 ... Еврейларны каядыр, шәһәр артына алып чыгып аттылар. Ниндидер могъҗиза белән генә исән кала алган аерым кешеләр рус өйләренә кереп яшеренделәр. Рус кешеләре, курыкмыйча, зур теләк белән яшерделәр аларны — бу аларның вөҗдан бурычы иде. Тарас торган урамда алты яшьлек бер кыз яшеренгән иде. Аны каяндыр белеп калган полиция бик тырышып эзләргә тотынды. Алар, эт шикелле, аның эзеннән иснәнеп йөрделәр. Ләкин урам бирелми иде.

Кара шәлгә төрелгән кызны һәр кичне күршедән күршегә йөртеп, яңа урынга күчереп тордылар, һәр йортта аның өчен махсус сондык бушатылып, сондык эченә урын җәеп куела торган булды. Кызчык сондык эчендә яши, сондык эчендә ашый, сондык эчендә йоклый иде; куркыныч килгәндә сондыкның капкачын ябып куялар иде. Кызчык бу яшеренү урынына ияләшеп китте: сондык эче аңа хәзер гроб эче булып күренми башлаган иде инде. Ул кызчыктан хәзер борынгы карчыклардан килгән шикелле нафталин һәм күксегән әйбер исе аңкый иде.

Тарасның кечкенә кызы Марийка аның турында үзенең иптәш кызыннан ишетеп белде: бу кызчык турында бала-чага үзара пышылдап кына сөйләшә иде. Баланы Тарас өенә китергәч, Марийка шатлыгыннан тыны кысылып, бабасыннан:

Сондык кызымы бу? дип сорады. Тарас аңа ни дип җавап бирергә дә белмәде. Сондык кызы арык һәм аппак йөзле иде. Сабиның зур кара күзләрендә курку билгесе яши иде инде. Мондый күзләрне тынычландыру һәм аларга өмет нурлары кертү өчен еллар кирәк булачак. Марийка кызчыкны кинәт кочып алып, аңа кысылды. Кара чәчле баш белән аксыл-сары чәчле баш бергә кушылдылар.

— Без синең белән курчак уйнарбыз, — диде дә Марийка Тараска борылды һәм:

Уйнарга ярар бит. Без сондык эчендә уйнарбыз! — дип өстәп куйды ашыгып.

Тарас күзләренә килгән яшьне сөртеп алу өчен, читкә борылды. Төннә белән Тарас өенә полицейскийлар бәреп керде. Алар бөтен бүлмәләрне һәм чоланны астын өскә китереп актардылар һәм сондыкның йозагын ватып ачтылар. Кызчык йоклый иде. Үзен полиицейский күтәреп алгач та уянмады әле ул: төшендә елмайган хәлдә иренен чәпелдәтә-чәпелдәтә йоклавында дәвам итте. Ишектән чыгып барган вакытта тупас бәргәләүләрдән уянып китте ул. Куркынычлы ят кеше кулларын һәм кара шинельләрне күргәч, коты чыгып кычкырып җибәрде. Ә Тарас бу минутта икенче кызчык турында — аппак кына Марийка турында уйлады.

Ул Марийкага борылып, аның күзләренә карады. Сабыйның зур-зәңгәр күзләре куркудан киңәйгәннәр иде. Ни булды соң? Нигә болай соң бу, бабай? Ни өчен? дип сорый иде аның күзләре. Ләкин яшь юк иде ул күзләрдә. Ие, күз яше юк иде. Балалар еламаска өйрәнделәр. Көлүне дә оныттылар, еламаска да өйрәнделәр алар. Картая иде балалар. Ие. Картая иде балалар. Күз алдында кечкенә карчыкка, картларга әверелә бара иде алар. Кайбер минутларда Тарас кечкенә Марийканы үзе белән яшьтәш кебек хис итә иде. Марийка кечкенә карчык шикелле маңгайларын җыерып уйга талган хәлдә, кулларын корсак өстенә куя дә, берәр почмакка сыенып утырып, уйга тала торган булып китте.

— Бабай, — дип сорады ул бер вакыт,— ә руслар тиз киләме икән?

— Ә син кем соң, рус түгелмени?— дип ачуланды аңа Тарас.

— Юк, — диде кызчык башын чайкап.

Без хәзер немецларныкы. Әйеме?

— Юк, түгел. Син рус кызы. Без торган җир дә рус җире. Шәһәребез дә — рус шәһәре. Менә болай дип әйтергә кирәк, Марийка: безнекеләр, диген. Ие, безнекеләр тиздән килерләр. Безнекеләр немецны куып җибәрерләр.

Тарас аңа бу сүзләрне дога укырга өйрәткән шикелле өйрәтте, һәм кызыкай, бу сүзләрне йөрәктә сакларга кирәклекне, аларны немец ишетмәскә тиешлекне аңлый иде. Ленька мәктәпкә барды. Аннан чырае караңгыланып кайтты аның һәм ул, ничек сүз башларга белмичә, бабасы тирәсендә шактый озак уралды. Ниһаять әйтте:

— Хәзер, бабай, — диде, мәктәп өчен түләү болай булачак: атнага бер бәйләм утын, ике чиләк күмер, аның өстенә тагын акча...

Тарас кашларын җыерды һәм бармагы белән өстәлгә шакып ачуланды:

— Уку өчен сездән кайчан акча кызганганым бар соң минем? — диде ул үпкәле тавыш белән. Ленька баскан урнында тагын бераз селкенгәләп торды да, идәнгә карап кына әйтеп куйды:

— Тик, бабай, мин барыбер ул мәктәпкә йөрмәячәкмен. Хәзер анда безгә, бер клеткалы җан ияләренә караган күз белән карыйлар. Хәйван кебек күрәләр анда безне. Укырга да язарга, аннан соң санарга гына өйрәтәчәкләр. Бөтен фәннәре менә шул.

— Сиңа тагын нинди фән кирәк соң? — дип ачуланды әбисе. Ленька аңа ачулы карап куйды:

— Миңа, әби, — диде ул, — бик күп фәннәр кирәк. Үз илебезнең географиясен беләсем килә минем, тарихны, физиканы өйрәнәсем килә. Ә немецлар безне моңа өйрәтмәячәк.

— Ленька тагын бабасына борылды һәм ялынулы тавыш белән: Бабай, ул мәктәпкә йөремәм инде мин, яме? — диде. — Минем... Минем... — ул төртелеп калды. — Минем кимсенәсем килми, дип әйтергә теләгән иде ул, ләкин алай дип әйтә алмады,  “Оят миңа дип куйды.

— Ярар, йөрмәссең, диде Тарас. Леньканың укуы шуның белән бетте. Тарас өендә немецлар еш була башлаганнар иде инде. Колонналар шәһәр аркылы үтеп, Сталинград фронтына таба өзлексез агылып тордылар. Ял итү өчен кунып чыгарга яки берәр көнгә тукталалар иде алар. Ачулы һәм караңгы чырайлы иде немецлар. Сталинградка бару юлындагы соңгы зур шәһәр иде бу. Аннан соң дала башлана. Даладан курка иде немецлар. Рус кешеләре, бигрәк тә балалар ачуларын китерә иде аларның. Тарас, немецларның бер эшләренә дә гаҗәпләнмәскә күптән күнеккән иде инде, алардан барын да көтәргә мөмкин. Ләкин аларның балаларны яратмаулары хәтта Тарасны да гаҗәпкә калдыра иде. Кызларга карап елмаючы немецны табарга мөмкин иде әле, ләкин боларга карап елмаючы немецны очратканы булмады Тарасның.

Аларның карты булсын, яше булсын — рус балаларын күргәндә, бары да бер дәрәҗәдә ерткычланып китәләр иде. Бүлмәдән куып чыгаралар, кул асларына эләккәндә тотып кыйныйлар иде алар балаларны, хәтта — төннә йокы аралаш елап җибәргән сабыйларны үтереп ташлауга кадәр барып җитүләре дә мөмкин эш иде. Аларның бу холыкларын бер ничек тә башына сыйдыра алмый иде Тарас, ләкин балалар моны йөрәкләре белән сизәләр һәм аларга нәфрәт белән җавап бирәләр иде. Аң белән ныгытылмаган, тойгыларга нигезләнгән, ләкин һичбер килешү белмәс нәфрәт иде бу. Тарас Ленька өчен курка башлады — кечкенә кеше әллә ниләр эшләп ташлавы мөмкин бит, алардан барын да көтәргә мөмкин. Малайның күзләре нәфрәт уты белән кабынып- кабынып киткәнне берничә тапкыр күрде инде ул һәм аңа һаман бармакяный килде. Хәзер инде Тарас һәр төнне балтаны кухнядан алып үз бүлмәсенә куя һәм пычакларны бикләп йөри торган булды...

Шулай да, немецларның берсе бер көнне Марийкага елмаеп карады. Күрер күзгә тыныч кына кыяфәтле, җирән төсле, юан немец иде ул. Өстәвенә — Сталинград ягына да кумый.

Ул көнне немец өстәл янында ашап утыра, ә Марийка, почмакка сыенган хәлдә аның ашаганын карап тора иде. Немецка якын барырга ярамаганлыкны белә иде ул белүен, ләкин немецның шундый искиткеч ашамлыклар ашавын күргәч, бала кеше якынырак бармый түзә алмады шул. Май белән колбаса ашый иде немец. Мондый ашамлыкларны Марийканың бик күптән күргәне юк иде инде. Хәтта, дөньяда андый тәмле ашамлыклар барлыгы турында оныткан да иде инде ул. Марийка, немецтан ике генә адым ераклыкта, аның ничек тәмле итеп ашавын карап тора иде. Немецтан кечкенә кисәк колбаса сорау турында башына да килмәде аның, тик ул, гаҗәеп бер әйбергә караган төсле кызыгып, алсу май белән колбасага карап кына тора иде. Немец аның бу карашын күреп, елмаеп куйды. Аннан соң пычак алды да, җайлап кына зур телем итеп ак күмәч кисте. Аннары, шулай ук җайлап кына, аңа май сылады. Аннан соң бер телем колбаса кисеп алып, аны май яккан күмәч телеме өстенә салды. Аннары Марийкага карап, тагын елмаеп куйды һәм... кинәт кенә бу тәмле икмәкне аяк астында мияулап йөрегән мәчегә ыргытты. Үзе хахылдап көлеп җибәрде. Озак итеп, тәмләп көлде ул, җирән мыеклары, итләч битләре тетрәп торды аның көлүдән. Хәтта ул, үзе белән бергәләп көлешергә иптәшләрен дә уятты.

Марийка әкрен генә үз почмагына китеп барды. Кычкырмады, елап та җибәрмәде. Үзенең скамейкасына утырды да, иягенә таянган хәлдә уйга калды. Ләкин йөрәгенә тагын бер канлы яра өстәлде аның.

Кечкенә Марийканың бөтен рухы канлы яралар белән капланган хәзер. Төннәрендә анарда әллә нинди сәер саташулар була башлады. Я кычкырып куя ул, я җылап җибәрә, я яткан килеш тыпырчынырга тотына: коточкыч хәлләр күренә аңа, күз алдына канлы күренешләр килә, баш сөяге сугып җимерелгән сондык кызы килеп баса...

Тарас кулында гына тынычлык таба ала иде ул. Тик ул гына тынычландыра ала иде аны. Аңарда гына ниндидер ышанычлы тынычлык көче барсыман тоела балага. Марийка, картның күкрәгенә кысылып, куллары белән аның иңбашларын кысып кочаклаган хәлдә генә йокыга китә ала иде. Карт аны саклык белән генә урнына сала да, табуреткага утырып, аңа сәгатьләр буенча карап тора иде. Кызчыкның газаплы җыерчыклар белән бозылган йөзенә караган хәлдә, уйлана иде карт.

— Бөтен нәрсәне төзәтергә, яңадан тәртипкә китәрергә мөмкин, — ди иде ул.

— Сугыш беткәч барлык яралар да төзәлер, заводлар торгызылыр, тормыш яңарыр. Ләкин, канга батырылган, гарипләндерелгән, мыскыл ителгән сабый йөрәген ни белән төзәтергә, ни белән генә дәваларга мөмкин булыр икән? Соң булмасмы икән? Һәм Тарас, беренче тапкыр буларак, сабырсызланып, ярсып, гаептәге улларына мөраҗәгать итте. Кайда, сез, минем улларым? Кайда сез?