Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШОФЕР

Кичтән аның күкрәгенә дивизион командиры майор Мурсалимов үз кулы белән медаль китереп такты. Ап-ак булып тешләре күренеп калды егетнең, ахырсы ул шатлыктан көлеп җибәрде бугай һәм мин аны башкача күрмәдем.

Дөресрәге, ул кичне күрмәдем. Чөнки ыгы-зыгы бик күп булды ул кичне. Полкта бәйрәм иде — минометчыларга гвардия байрагы бирделәр һәм, әлбәттә, аракы да байтак эчелгән иде. Иртәгесен Мурсалимовның кәжә тәкәсенә утырып, батареяларга барганда, мин өр яңа медаль таккан ул егетнең тешләрен генә күреп калмадым, Грибоедов күзләре төсле моңлы итеп карый белә торган күзләрен дә, җилкәсен дә, колак төбендә җөйләнеп калган яра эзен дә күрдем. Ул Мурсалимовта шофер булып хезмәт итә, нәселдән килгән җоласы бар — тимер исеннән башка тора алмый икән, әтисе токарь булган, бусы алмашынмый торган шофер, бер ордены, бер медале бар, өйләнмәгән егете үлемнән ике тапкыр җәяүләп, бер, тапкыр кәҗә тәкәсенә утырып качкан һәм, шулай булганы хәлендә, үзе турында бер сүз дә рәтләп сөйли белми иде. Әле дә ярый, якташлык хакын хаклап, кайбер нәрсәләрне Мурсалимов сөйләп бирде, югыйсә, ихтимал, бу хикәянең башы телсез егет дип куелган булыр иде һәм ул чагында инде егетем миңа түгел, үзенә үпкәләсен иде. Аның теле бареикән, мин моны суы ургылып аккан бер балканы аркылы кичкәндә белдем. Көньяк язы шулай икән шул, сулары ташлардан-ташларга сикереп котырып ага икән, кызлары башыңны әйләндерә ала икән. Әгәр инде безнең башыбыз әйләнмичә үз урынында исән-сау калган икән, монда көньяк язы гаепле түгел, монда иң элек безнең башыбыз үзе гаепле һәм безнең башны әйләнмәслек итеп беркетеп җибәргән хатыныбыз гаепле.

Шул бәйрәм кичне эчелгән аракының тәэсире бүгенгә чаклы саклана мәллә югыйсә, лыгырдыйм да лыгырдыйм мин, ә бит сүз шофер егет турында барырга тиеш иде. Әйе, суы ургылып аккан балка аша кичә идек без, мин кинәт сискәнеп Уй! дип кычкырып куйдым, шофер егетнең тагын ап-ак булып тешләре күренеп калды, Фу! ние бар моның! диде ул көлеп, һәм ул шунда ике терсәген дә хәрәкәткә китерде, аның мускуллары шинель җиңнәре аркылы калкып чыктылар, кәҗә тәкәсе бер сикереп алган төсле булды, ташу нишләргә дә өлгерә алмый калды, без өлгердек, без ярда идек инде.

Елганың ташып аккан суы безнең өскә сикереп менә алмаганы өчен хурланып булса кирәк, шашкан төсле шаркылдап калды, без киттек...

— Мондый гына ташуларны кичмәгән ул егет, — диде иптәш Мурсалимов, шоферына ымлап күрсәтеп. Без икебез дә берьюлы аның җилкәсендәге яра эзенә карап куйдык, ә шофер үзе, берни дә искәрмичә, алда сузылып яткан юлны күзләп бара иде. Аннары без татарча сөйләшә башладык, ахырысы Мурсалимов шоферның аяламавын теләде булса кирәк.

— Кичә үзегез күрдегез бугай, без аны За отвагу медале белән бүләкләдек. Ә беләсезме, җәза кирәк иде ул эт малаена әлеге эше өчен, юк, әрәм итәсем килми каһәрне, егете егет, йөрәге бар, анысы дөрес, кәҗә тәкәсе дә чыдам безнең, егетнең үзе төсле.

Мурсалимов бераз тынып торды һәм кинәт, күкрәк тавышы белән, отечественная машина! дип куйды. Бүтән бернәрсә дә кирәк түгел, шушы ике сүздә мин аны тулысы белән күреп калдым — ул чын патриот иде. Кәҗә тәкәсе дип атала торган җиңел штаб машинасының искиткеч хасиятләрен сөйли торгач, иптәш Мурсалимов шофер егет турындагы хикәясен онытты булса кирәк, ә мине машинадан бигрәк, ансы кызыктыра иде. Исенә төшерергә дип кенә торганда, без батареяларның берсенә килеп җиттек. Машина туктады. Расчетлар янында булып, кешеләр белән сөйләшеп, хәл-әхвәлне сорашып алганнан соң, без тар гына тран- шеялар буйлап, бөкерәя-тора, өскә, сопканың иң югары түбәсенә мендек.

Бу биеклектән егерме-утыз километрга чаклы бөтен тирә-як уч төбендәге төсле булып күренә, алда борыла-сорыла Миус елгасы агып ята, елганың аргы ягында тагын шундый ук күгелҗем төстәге курганнар тезелеп китәләр. Моннан, ерактан караганда, бер-бер артлы тезелеп киткән ул курганнар әкрен генә атлап бара торган үркәчле дәвәләрне хәтерләтәләр һәм каядыр Азов ярына таба китеп күздән югалучы бу кәрваннарны нинди дә булса бер хутор кызы, тулы гәүдәле, калку күкрәкле, кап-кара күзле, кап-кара кашлы казачка ипи-тоз күрсәтеп чакырып тора төсле...

Ничаклы идиллия яши синдә, көньяк, ничаклы виноград яши һәм шуның белән бергә ничаклы ^газагк. яши! Мин синең бөдрәләнеп аккан сагыш инешләреңне күрдем, канлы җир, һәм мәңгелек сихыр белән тулып уянучы ак керфекле языңны күрдем мин синең. Без менгән сопканың иң өстендә, җир астына казып ясалган күзәтү пунктында, стереотруба янында бер кыз утыра иде, Даурсалимовны күргәч, ул кыз тиз генә кузгалып, сәламләп каршы алды һәм немецлар ягында эшнең ничек торганлыгы, күзәтүнең шул көнге нәтиҗәләре турында ачык итеп рапорт бирде.

Без стереотруба аша тегеләр ягына карадык, анда, Миусның аргы ягында, таучыклар арасында, анда-санда ялгыз күләгәләр күренгәләп китәләр иде.

— Иртә белән аткалап караган булдылар,— дип куйды кыз, җиңел генә көлемсерәп. Аның тавышы колак төбендә уенчак яңгырап калды, мондый шук тавыш белән үзенең күркәмлеген һәм көчен сизенгән кешеләр генә сөйли алалар.

— Аеруча нервозный алар соңгы көннәрдә, нәрсәдер бар, күрәсең. Иптәш Мурсалимов моны миңа түгел, кызга да түгел, үзенә үзе әйткән төсле итеп әйтте, ләкин Мурсалимовның күзләрендә күбрәк белгәнлек күренеп тора иде. Без тагын бераз сөйләшеп, сорашкалап тордык та, чыгу юлына борылдык. Бары тик шунда гына Мурсалимов кызга карап,

— Безне Толя алып килде монда, ник син ул турыда бер дә кызыксынмыйсың,— дип куйды. Кыз, оялып булса кирәк, колакларына чаклы кызарды һәм шул кызарган көйгә менә хәзер дә әле минем күз алдымда басып тора кебек. Көньякта шәфәкъ шулай кызарып янып тора, алма шулай пешә икән көньякта, нәрсәдән булса да берәр нәрсәдән оялсалар, кызларның битләре шулай яна икән тагын.

Толя исеме кызга мондый тылсымлы тәэсир иткән икән, без инде, аллага шөкер, утыз бишкә җиткән, биредә нинди саескан кагынып утырганны яхшы беләбез. Шуның янына тагын минем искә „кылт" итеп бернәрсә килеп төште. Монда, наблюдательный пунктка чакыргач, шофер мине сәер генә итеп җавапсыз калдырган иде һәм шулай ук сәер генә итеп кәҗә тәкәсе белән булышып калган иде ул. Юк инде, җаным, теге ташу белән котырган Шофер балкада суга агызып җибәргән булсаң, бәлки син мин лыгырдыктан котылган да булыр идең, агызып җибәрә алмадың, шуның янына тагын кайбер серегезне ычкындырдыгыз, болан булгач лыгырдыйм инде мин. Кайтыр юлга чыккач, беренче сүз итеп, тагын шофер турында башлап киттем — сүзебез, әлбәттә, татарча барды.

Теләк тагын өч сорауга җавап табу. Берсе: Толя исемен ишеткәч ни өчен ул, наблюдательныйдагы кыз, кызарып калды?. Икенчесе: “Шундый мактаулы егет булгач нишләп ул безнең белән наблюдательный пунктка кермичә, кәҗә тәкәсе тирәсендә булышып калды?. Өченчесе һәм мине тәмам тилерткәне: нишләп ул җәза алырга тиешле булып та, тора тартып За отвагуны эләктергән?.

Мурсалимовның болан да кәефе шәп иде, якташ дигән булып мин дә нык тордым, шуның янына тагын кайткан чакта кәҗә тәкәсе дә бик җайлы алып кайтты, шулай итеп, без сөйләштек тә сөйләштек. Монда тагын теге кыздан, шофер егеттән тыш, баштан ахырына чаклы дип әйтерлек, кәҗә тәкәсе дә, шулай ук шоферның колак артындагы җөе дә катнаша икән. Барсын да тәртипләп сөйли алмам, кунакта гына булдым мин аларда, шулай да сөйләп карыйм әле:

 ...Мурсалимов үзе дивизия политотделына чакырылган була ул көнне, кичен Толя машинасы белән аны алмага барырга тиеш була. Ләкин кич җитеп өлгерми кала, шунда, дивизион штабында, телефон төбендә утыручы Галя дигән кыз Толяның кызу канына бер чеметем тоз сала (ул чагында алар икесе дә кызармыйча сөйләшә, хәтта бәхәсләшә дә ала торган булалар һәм ул чагында әле кызның наблюдательный пунктта түгел, штабта эшләгән чагы була).

Нидән генә башланып китми кыз белән егет арасындагы сүз! Ә килеп терәлү ноктасы — кайчан гына булмасын, кайда гына булмасын, кемнәр генә булмасыннар — һаман бер: син мине сөясеңме? Яки шул тирәдәрәк.

Толя шофер кеше, турыдан юл булганда турыдан сиптерергә ярата, ул кичне дә бу шулаерак була шул. Ошыйсың син миңа, Галина Степановна, но, конечно, мин сиңа тоже ошыйм булса кирәк ди ул. Көлеп тик тора кызый шоферның алдында, сүзнең нигә кирәге бар, ошый, әлбәттә. Барсыннан да бигрәк, егетнең шулай ачык, эчкерсез булуы ошый кызга һәм, әлбәттә, ордены да ошый. Тиккә генә бирмиләр бит аны. Ләкин шофер нишләптер бәйләнчек була ул кичне, кызның көлеп тешләрен күрсәтеп торуына гына риза булмый, тел яздырасы килә. Дөрес, тел яза кыз, ләкин бер шарт белән.

— Әгәр менә генерал Браунның нәкъ үзен тере көйгә тотып, кәҗә тәкәсенә утыртып алып кайта алсаң, син миңа бер сүзсез ошар идең, — ди ул көлеп. һәм шул сүздән соң шофер башын түбән иеп чыгып китә. Әлеге дә баягы, кәҗә тәкәсе янына барып, аның белән кайнаша башлый, андый-мондый сүз катучы булса, шырпылы гына итеп җавап кайтара: барасы җирем бар һәм шып шунда. Күрәсең, бер чеметем булса да, тозның үткенен салды булса кирәк кызый. Машинасын бик яхшылап карап бетергәч, мин майорны алмага киттем дип чыгып китә егет. Төн караңгы була, һавада ракеталар уйный, атышлар ишетелгәләп тора, күк өстен прожекторларның озын телләре ялап-ялап ала һәм әнә шундый болганчык төндә, сөйгән кызының елмаеп каравыннан исергән шофер, машинасы белән төнге яланда генерал Браунны эзләп йөри.

Моны мин образлап әйтәм һәм шоферны яратканга күрә әйтәм, ә чынлыкта исә бу беркадәр гадиерәк килеп чыга. Кызның татлы елмаюыннан исергән егет (ә кем белә, дөнья булгач, бәлки украиналылар әйтмешли, горелкасын да кушкан булгандыр), караңгы төндә бара торган юлыннан язып, кырлар буенча машинасында чабып йөри. Кәҗә тәкәсенең чыдамлыгын башка чакта да күп кенә күргән шофер бу төндә аны тагын бер тапкыр күрә. Юл дип әйтми, юлсыз дип әйтми, ул аны куа да куа, кычкырмый кәҗә тәкәсе, киреләнми, шулай да алар үлемнең нәкъ авызына барып чыгалар. Кайдан туры килгән диген, имештер син кыр бетереп генералның үзен эзләп йөргәндә, вак кына сволочьлардан торган өергә, немецларның засадасына туры килче әле. Җитмәсә тагын алар синең каршыңда ыржаеп көлеп торсыннар. Үлемгә бара, ләкин жәяү түгел, машинага утырып бара шофер. Аны, әлбәттә, коралсызландыралар һәм ул җилкәсендә немец пистолетының салкын көпшәсен тоеп бара. Штабларына алып баралар! дигән уй сузылып уза аның миеннән, һәм анда баргач та шул ук мәрхәмәтсез үлем булачак. Аның җилкәсе төбендә немец пистолетының салкын борны бара, аны штабка алып баралар һәм, әлбәттә, машинага утырып килгән бу втелдән файдаланырга теләячәкләр һәм, әлбәттә, аны атып үтерәчәкләр, ә аңа чаклы биредә менә юлның бер аермасы бар.

Шофер бу тирәне яхшы белә: бу юлның берсеннән киткәндә аны,.карт кочагын җәеп, үлем, ә икенчесеннән киткәндә, шулай ук үлем... Ә кем белә, бәлки... бәлки Галя булмаса, яшәү каршы алыр. Арттагы ике немец үзара әйткәләшеп барган арада, нәрсә булса шул булыр, дип машинасын юлның икенчесенә бора ул һәм, бөтен көченә газ биреп, кәжә тәкәсен җан фарманга куа башлый...

...Күк битен прожекторлар ялап үтәләр, кайдадыр баганалар аугандай булып кала, кәжә тәкәсе әүмәкләнеп чокырга төшә, тагын калкып чыга, тагын төшә, тагын чыга, аннары кыр өсләтеп, аннары елгалар, балкалар аркылы, аннары атышлар аркылы сикерә дә сикерә һәм кинәт, немецлар бер дә көтмәгән бер урында, шып итеп туктый. Акаешып берсе икенчесенә караныж алалар немецлар, һәм шунда шоферның колак төбендә генә каты шартлау була, пуля аның яңагын каерып алып китә. Тагын бер-бер артлы берничә атыш була, ләкин шофер Толя монда инде икенчерәк кылана һәм шуның янына тагын үзебезнең шинельле Рязань егетләре килеп кайнар кәҗә тәкәсен сырып алалар.

— Мин сиңа генерал Браунның үзен алып кайтырга кушкан идем бит, ә син булыр-булмас ике лейтенант төяп кайткансың, — дип көлеп каршы ала кыз, шофер госпитальдән әйләнеп кайткач. Һәм әнә шуннан бирле шофер ул кызның күзенә күренергә оялып йөри, имеш. Кичтән дивизион командиры майор Мурсалимов үз кулы белән аның күкрәгенә медаль кадаган иде, мин аның ап-ак тешләрен күреп калган идем кичтән, хәзер мин аның үзен күрәм һәм аны беркайчан да югалтачак түгелмен. Чөнки тамгалы егет ул: колак артында яра җөе һәм эчендә куркуны белми торган шук йөрәге бар.

1943 ел, октябрь.