Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ИСХАК

ОЧРАШУ

Җиңү белән көнбатышка

Бару юлында,

Очраштылар алар бергә

Сугыш кырында.

Очраштылар көтмәгәндә,

Уйламаганда...

Шундый очрашу булыр дип

Кем уйлар анда!

Үч иде аның уенда,

Кулында — мылтык;

Ә ул йөгереп бара иде

Сумкасын тотып.

Икесе дә алар кинәт

Калды тукталып:

— Өнме бу, я төшме? — диеп,

Хайранга калып.

Гәжәпләнү, таңга калу

Кинәт югалды.

Алар шунда берсен берсе

Кочаклап алды.

Аерылышу өчен тагын

Бәлки гомергә,

Ике сөйгән, ике йөрәк

Кушылды бергә.

— Ничек? Кайдан?

— Без һөҗүмгә Барабыз алга!

— Ә син?

— Ярдәм күрсәтергә

Яралыларга.  

Шартлый иде тирә-якта

Дошман туплары;

Оча иде баш өстендә

Үлем уклары.

— Мин ашыгам, — диде берсе,

— Хуш, матуркаем!

Мин дә...—диде икенчесе,

— Хуш, батыркаем!

Бераз торгач таба алмый,

Башка бер карар,

Кочаклашып тагын шунда

Үбеште алар.

Үбешкәчтен юнәлделәр

Тагын да юлга,

Китте алар берсе уңга,

Ә берсе сулга...

Карап тордым мин аларга

Шунда сокланып:

Шундый гаҗәп очрашуга

Хәйранга калып. һәм уйладым акрын гына

Башымны иеп:

— Нинди матур очрашу һәм

Аерылу! — диеп.

Булмагандыр дөньяда дип

Мондый саф үбү

Һәм булмас дип мондый хәлне

Кабаттан күрү!

12/Х-1943 ел.

 

МИРГАЗИЗ УКМАСИ

ВАТАНЫМ

Ватаным рух бирә, ватаным көч бирә,

Куйнында мин аның, ташкындай көч килә.

Илһамем гел синнән, күңелдә гөл синнән,

Язачак җырларга сызылган юл синнән.

Җәйге кич, ямьле күл, якты таң, нурлы көн,

Шау иген кырыңда чәчкәннәр төрлесен,

Гөл бадран, миләүшә — болында, урманда

Исертә ямьнәрен тын карап торганда.

Син олы, син көчле, кыйммәтле барыннан,

Син юмарт, шәфкатьле, кыйммәтле җанымнан.

Сабыйлык, талпыну, үсүләр, уйнаулар,

Беренче мәхәббәт, шатлыклар, уйлаулар,

Күңелдә ташулар: өметләр, омтылу,

Кайгыру, рух үсү, сөюләр, киң сулау,

Барсы да синдә; күп күрдем рәхәтләр,

Уйнады өстемдә туп-тулы бәхетләр.

Эх, Ватан! мин балаң; син бирдең, мин бирәм

Барлыгым, мә, сиңа! Чакырма, мин киләм.

Кабынган ут бүген шул ямьле ватанга, Ватанга!

Тик кичә бәйрәмле ватанга —

 Юлбасар ерткычлар анама ташланган,

Кичә гөл бакчасы, бүген кан, бүген кан;

Мин балаң, мин барам, әйдәгез барбыз да,

Күрмисез җанкисәр бандитлар яныгызда.

Ул — төтен эчендә ямьле ил, якты аң,

Таптарбыз дошманны, без бердәм вә бер җан.

 Аларга таларга бирмәбез көн саен,

Бездә көч һәм хаклык, бездә бар.

СТАЛИН.