Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОСТАЙ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

 * * *

Күрәсең, кыз тыңламады

Акылын,

 Ят егеткә өзелеп әйтте,

 Якыным!

Һәм елгага төште бер пар

Күләгә,

Алар дулкын бишегендә

Тирбәлә.

Пар шәүлә икәү шатлыгы

Буладыр,

Кузгалыр алар, шатлык та

Югалыр.

Тик тугайда иярләнгән

Акбүз ат

Боек йөрде кичкә кадәр

Ялгызак.

Бик соң иде. Авызлыклап

Ул атын,

Ерак юлга карап җәйде

Канатын.

Селтәде егет атына Камчысын.

Чапты, калдырып йөрәге

Яртысын.

1943 ел

 

Сусады ул, күккә карап,

Корырак елны,

Һәр болытны тыны белән

Тартырдай булды.

Бүген дә шул тамчы-тамчы

Көмеш коела,

Кырлар сулый һәм биешеп

Таллар коена.

Яр читендә яшь камышлар

Болгана,

Атлы егет ат эчерә

Елгада,

Муенына кызыл башлык

Уралган,

Мөгаен бу егет ерак

Уралдан.

Ә казачка керләр чайкый

Басмада,

— Куй, яшь сылу, серле караш

Ташлама.

Эчмә, кызый, утлы караш

Нурларын,

Тыңлама син җиз шпорның

Чыңнарын.

Иртәгә бит ат эчермәс

Егетең,

Ул китәр һәм ятим калыр

Өметең.

Ишетелмәс җиз шпорның

Чыңнары,

Тик сибелер синең сагыш

Моңнарың.

 

ЯҢГЫР

Җәйге яңгыр, көмеш булып,

Сибелгән чакны,

Үсәрмен дип малай вакыт

Яланбаш чапты.

Үсте. Яңгыр сугарганда

Игенле кырны,

Изү чишеп, буразнада

Яланбаш торды...

Тик бүген солдат куанмый

Кәефе йончу,

Шинельгә үткән, окопта

 Тубыгыннан су.

Ә Илгиз исемле улы Яланбаш чаба.

— Өйдә булсаң иде, — диде,—

Шушындый җәйдә,

 (Юеш шинельгә төренде)

— Яусын әйдә!

1943.

 

КОЛ КЫЗ ҖЫРЫ

Тынчу ят җир монда,

Җилләр исми,

Кошлар күтәрелми күгенә.

 Шул каһәрле илнең туфрагына

Кайнар күз яшьләрем түгелә.

Ерак туган илдә алтын көздер,

Күкләрендә торна тавышы,

Днепрга яфрак сибә таллар,

Мамыкларын чәчә камышы.

Абый җаным! Торна җырын тыңлап,

Газап моңнарым дип аңлачы,

Күз яшьләрем, шул яфраклар кебек,

Алларыңа барып тамсачы.

Читлектәге тоткын кол сеңлеңне

Абый, абый җаным!

Кил, коткар,

Куәтең бар, синең, канатың бар...

Дусларың бар, туган илең бар.

Тынчу ят җир монда, җанга авыр...

Кош оча алмаслык бушлык йүгедер,

Шул каһәрле илнең туфрагына

Тагын күпме яшем түгелер!?

 1943 ел.

 

МИНЕМ АТЫМ

Акбузымны мин төшемдә күрдем.

Тарсынып ул кырлар иреген,

Ярсынып ул, башын чайкый-чайкый,

Ачып керде бүлмәм ишеген.

Атым телгә килде: Өч ай инде

Авызлыксыз минем йөгәнем,

Өч ай инде, Ак күбеккә батып,

Яланнарда ялгыз җиләмен.

Өзгәләде җилләр, хәтәр җилләр,

Син ялыма үргән тасманы,

Өч ай инде. Ләкин өзәнгемә

 Ят кешеләр аяк басмады.

Мин ант иттем, тугайларга карап,

Мин, күлләргә карап, ант иттем —

 Бер үзеңә генә тугры атмын,

Башкаларны шуңа ят иттем.

Син савыксаң иде. Дуссыз авыр

 Эзләп килдем эчем пошканга,

Синең каның өчен үч алырга

Атыласы иде дошманга.

Өзәнгемә син сикереп бассаң,

Дәртем таша иде шул чакта.

Күкрәгемә йөрәк сыймый иде,

Ә син хәзер... хәзер еракта!

Кинәт ул югалды. Доктор, доктор!

 Савыктырчы мине,

Авырырга хакым бармени?

Яланнарда ялгыз җилеп йөргән

Иярләнгән атым бар минем.

1943. Хәрәкәттәге Армия