КӨРӘШ БАЙРАГЫ АСТЫНДА
(Көнбатышның антифашистик әдәбияты турында язмалар) Герберт Уэллс, техник тәрәккыятчелекнең шөһрәтле жырчысы, бер вакытны шулай “Могъҗизалар тудыра алырлык кеше иде ул” дигән пессимистик хикәя язган иде. Бу хикәянең каһарманы, Фотерингей дигән берәү — “урам кешесе” — үзендә гаере-табигый көч сизә. Ул камыш таякларны роза куакларына, тәмәке тартмаларын пырылдап очып йөри торган күгәрченнәргә әйләндерә ала. Ул хәтта Иисус Навинның үзен узып китәргә җөрьәт итә һәм җир шарын әйләнүдән туктата.
Үзенең бу кодерәтле эшләренең нәтиҗәләреннән бер вакытны узе үк кинәт курка башлап, соңыннан бу кеше дөньяны яңадан элекке ямьсез хәленә кайтара һәм могъҗизалар ясау эшеннән бөтенләйгә ваз кичә. Фотерингей әфәнде — бу инде үз язмышы белән үзе идарә итә алмаган кешенең җыелма образы һәм бу кеше безгә мәшһүр Чаплинның трагикомик маскасы һәм Англиянең, Американың хәзерге заман романнары буенча күптән үк таныш кеше. Бу образ көнбатыш әдәбиятында, аның реаль халык тормышыннан ни дәрәҗәдә ерак торганлыгын күрсәтеп, озак кына вакыт өстенлек итеп килде. Кешене бу рәвештә күз алдына китерү чынбарлыкка һич тә туры килми, дигән хаклыкны көнбатыштагы культура мастерларына төшендергәнче күп кенә сулар акты. Аларның бу карашлары үзгәрүгә бары тик көнбатыш Европаның барлык эре илләрен чорнап алган антифашистик хәрәкәтнең киңәюе ярдәм итте. Җәмгыятьтә сугыш алдыннан кнлеп туган яңа һәм катлаулы ситуацияләрне аңлау өчен, чит ил язучыларына иң элек үзараларында булган фикери адашулардан арынырга һәм, барыннан да элек, җәмгыятькә һәм тарихка карашта иске иманнарга каршы көрәш игълан итәргә кирәк иде. Алар яки тар индивидуализм дөньясына чумарга, яки фашизм куркынычы алдында баш ияргә мәҗбүр булдылар. Шуңа да карамастан, икенче бөтен дөнья сугышы алдыннан кичергән шау-шулы бишьеллык эчендә көнбатышның антифашистик әдәбиятында ике төп идея агымы килеп туды. Аның берсе — гуманистик идеяләрне куәтләүче агым — фашизмга каршы бөек демократик традицияләрне терелтүне алга сөрде. Бу юнәлешнең вәкилләре һәм шул юлда әдәби әсәрләр тудыручылар карт буынның зур язучылары — буржуаз демократиянең соңгы могиканнары булдылар. Аларның геройлары, узган заманның бөек гуманистлары — Сервантес һәм Монтень, Иосиф Флавий һәм Эразм — акыл белән җәмгыятьтәге “акылсызлыкның” килешә алмавын символ итеп күтәрделәр. Ләкин болар бары тик аерым геройлар гына иделәр һәм болар алдында халык борынгы трагедиядәге хор ролен генә үтәде. Чит ил әдәбиятындагы икенче агым Испаниядә барган гражданнар сугышы чорында туды. Бу сугышта катнашучы язучыларның әсәрләрендә халык, гомуми кешелек идеяләрен яклап, фашизмга каршы көрәшүче төп көч сыйфатында килеп басты.
Икенче бөтен дөнья сугышы башлану белән фашизм бөтен илләрнең дәүләт мөстәкыйльлекләренә һәм аерым, халык булып яшәү мөмкинлекләренә тиде. Халыкларның милли бәй- сезлекләре өчен көрәш мотивлары әдәбиятта аеруча бер көч белән яңгырый башлады. Француз язучысы Жорж Бернанос, үзенең 1942 нче елны, Алжирда басылып чыккан “Көрәш сүзләре” исемле китабында хәзерге сугышны “расаның милләткә каршы сугышы” дип атады.
Бөтен халыкларның берләшеп фашизмга каршы алып бара торган көрәшләре, үз чиратында, һәрбер халыкның милли яшәүчәнлеге өчен барган көрәшнең өзелмәс бер кисәге булганны аңлау бүгенге көндә алдынгы чит ил әдәбиятының әйдәп баручы төп тенденциясе булып китте. Бу тенденция сугыш еллары чорында үзенә бер төрле эволюция кичерде. Джон Стейнбек үзенең “Ай калыкты” исемле повестенда милли бәйсезлек өчен көрәш темасын беркадәр ерак һәм шартлы фонда куя. Ләкин бу повестьта да инде без бил- бөкмәс халык образының өстенлек итүен күрәбез. Американың Энгстранд дигән язучысы үзенең “1940 нчы елның язы” дигән романында төп урын итеп Норвегияне сайлый, ә геройлары булып — гитлерчы илбасарларга каршы көрәшүче Норвегия, халкы күтәрелә.
Чех язучысының “Таң атып килә” дигән романында гитлерчыларга каршы көрәшүче словак партизаннары сурәтләнә. Болар арасында антифашистик язучы Стефан Геймның “Заложниклар” дигән романы иң характерлысы бугай. “Заложниклар” — талантлы яшь язучының беренче һәм хәзергә әле ул чаклы ук мөкәмәлләшеп җитмәгән романы. Ул кирәгеннән артык озын, дидактик, аның кайбер персонажлары схематик чыкканнар. Ләкин романның төп уе бик үзенчәлекле һәм кызыклы.
“Заложниклар”да төп вакыйга 1941 нче елның кышында, Прагада бара. Романның төп сюжет канвосы— Совет - Германия фронтына җибәрү өчен немецлар тарафыннан китерелгән сугыш припасларын шартлату өчен Чехия партизаннарының хәзерлек алып баруларыннан гыйбарәт. Хикәянең үзәгендә — атылырга хөкем ителгән биш заложникның язмышы чишелә. Бу биш кешене кулга алу — гестапо жуликларының иблисләрчә эшләнгән тозагы төсендә килеп чыга.
Алар эчеп үлгән бер немец офицерының мәетен әлеге кешеләргә сылтыйлар һәм моны алдан хәзерлек күреп эшләнгән бер эш итеп күрсәтмәкче булалар. Шулай итеп, бер камерада характерлары, политик карашлары һәм социаль хәлләре белән төрлечә булган биш кеше туры килә. Болар — журналист Лобковиц, актер Прокош, эре промышленник Прейсингер, психиатр Валлерштейн һәм эшче Яношек. Котылгысыз булган үлем куркынычы алдында бу биш кеше үзен биш төрле тота. Лобковиц да, Прокош та, Валлерштейн да элек фашизмга каршы актив көрәшче булмыйлар. Дөрес, алар немецларга нәфрәт белән карыйлар, ләкин алар белән көрәшү юлын белмиләр һәм аны эзләп тә карамыйлар. Прейсингер дигәне немецлар белән ачыктан-ачык “алыш-биреш” итә һәм соңыннан да хаинлек алып бара.
Бары тик Яношек кына фашистларга каршы көрәшүче идән асты оешмасының члены була. Үлемгә дучар ителгән бу биш кеше арасыннан бары тик ул гына үзендә җәмгыять өчен дигән анны саклап килә. Язучы аны Швейк сыйфатлары белән төрә, ләкин бу Гашекның онытылмаслык китабы буенча без белә торган Швейк түгел. Бу яңа төр һәм каһарман Швейк, идән асты көрәшчесенә әйләнгән Швейк. Немецлар белән сөйләшкән вакытта ул беркатлы ахмак булып кылана, ул аларны алдалый һәм кәкере каенга тери, ул иң каты җәзалау вакытларында да үзенең ныклыгын, тормышчанлыгын югалтмый, иптәшләренә иң кирәкле мәгълүматларны тапшыру өчен ул искиткеч хәлләр уйлап чыгара. Ул — каһарман йөрәкле чех халкының нәкъ үз улы, батыр һәм гайрәтле бер кеше итеп сыйфатлана. Доктор Валлерштейн, фәннең фанатигы, камерада фәнни эш, үлемгә дучар ителүчеләрнең үз-үзләрен тотулары өстеннән күзәтү алып бара. Аның үзенең теориясе бар, аныңча, дөньяда булган барлык жанлы нәрсәләр өстеннән бер көч — үлем куркынычы хакимлек итә. “Үлем — кешелек дөньясы тарафыннан кабул ителгән иң зур һәм иң куркыныч кыйбла ул. Әгәр шулай булмаса, җәмгыять, аның законнары, аның әдәп нормалары төбеннән үзгәртелеп корылырга тиеш булырлар иде” ди ул. Камерадагыларның барсы да доктор Валлерштейнның бу принципларын раслыйлар, бары тик Яношек кына аңа кушылмый. Чөнки Яношек үлем куркынычыннан азат. Һәм Валлерштейн моны берничек тә аңлата алмый, бу аның өчен феномен булып тора. “Бәлки Яношекка үлем куркынычы күренми торгандыр? Бәлки ул күзләрен безгә күренми торган, безгә ят булган дөньяга юнәлтә ала торгандыр? Бәлки ул геройлар дип атала торган сирәк нәселле кешеләрдән берседер?” ди доктор аның турында.
Идән асты геройлары, немецларга каршы торуны оештыручы кешеләр, чынлап та, иң кыен минутларда да тарихи көрәш перспективасын югалтмыйлар. “Гитлерчылар бездән җирләребезне, китапларыбызны, машиналарыбызны гына тартып алмадылар, — ди идән асты оешмасының җитәкчесе Берда, — алар бездән өметләребезне, кешелек күркәмлеген, йөрәк җылылыгын тартып алдылар. Тик алар үзләре утырган ботакны үзләре кисәләр, аларның үз рәхимсезлекләре үзләрен үк харап итәчәк. Тарихның законнары аларга каршы...
Мин бу драманың бөек перспективаларын күздән югалтмыйм, юкса мин үземә үзем үк капкынга эләккән төсле булып күренер идем...
Мин киләчәкне күрәм, мин, минем тырышлыклар башкаларның тырышлыклары белән кушылып, куәтле бер туфан килеп туачакны күрәм һәм бу туфан бөтен киртәләрне җимереп алып китәчәк”. Һәм, чынлап та, заложникларны ату өчен шартлаган мылтык тавышлары коточкыч шартлау гөрелтәсенә кушылып тирә-юньне тетерәтә. Яношек һәм башка патриотлар теләк итеп көрәшкән нәрсә тормышка аша — Кызыл Армиягә каршы җибәрелү өчен хәзерләнгән сугыш припаслары һавага күтәртелә, ә яшерен радио көрәш сүзләрен бөтен Чехия җиренә таратам “без аларга каршы күтәрелергә тиешбез. Без аларның эшләрен бозып эшләргә, поездларын яр астына очырырга, складларын, транспортларын, торак йортларын яндырырга, шартлатырга тиешбез... Алар безне ничек сытсалар, без дә аларны шулай сытыйк. Алар безне ничек кырсалар, без дә шулай кырыйк; алар безне ничек бусалар, без дә аларны шулай буыйк!”
Гейм фашизм белән көрәштә халыкның төп көч булганлыгын бөтен жирдә басым ясап әйтә. Бу көрәшне оештыручы, цементлап ныгытучы кеше — “гади кеше” — үз язмышының хуҗасы Һәм аны төзүче кеше. Әнә шулай итеп, Гейм халыкның ирек сөю традицияләрен саклап баручы кешенең чынлыкта кем булганлыгын бик ачык итеп күрсәтеп бирә. Аның романы, югарыда исемнәре телгә алынган язучыларның әсәрләре төсле үк, чит ил әдәбиятында халыкка чын карашның туа башлавын күрсәтеп тора торган бер фактор. Әгәр инде узганга кайтсак, без Уэллснең яхшы хикәясендә начар пигамбәр булганлыгын гына күрәбез. Ул үзенең “Урамнан тапкан кеше”сендә күрергә теләгән потенциаль сәләт — могъжизалар тудыру сәләте — безнең көннәрдә үзенең тарихи дөрес һәм реаль ягы белән әйләнә. Чит ил әдәбиятына яңа герой — эшлекле һәм көрәшә белүче кеше килеп керде. Чит ил язучылары дөньяга әнә шул яңа герой күзләре белән карый алырлармы, моны якын киләчәк күрсәтер.