ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ
СУКМАК
Тау буеннан сузылып сукмак үтә,
Күз алмыйча карап ятам мин.
Мин саклыймын аны. Сукмагыма
Дошман басса, төзәп атам мин.
Ак каеннар, таллар арасыннан
Үтә минем гүзәл сукмагым,
Аның күкрәгендә мин ял иттем
Аяз көндә ятып йокладым.
Кызлар кашы кебек нечкә сукмак
Мине олы юлга чыгарыр,
Шул сукмакка әгәр дошман керсә,
Адашыр ул, бетәр, югалыр!
1943
Сандугачлар сайрар тирәкләрдә,
Кызлар жиләк җыяр чиләкләргә
Һәм чәчәктән таҗлар үрерләр.
Кызарып пешкән тәмле җиләкләрдә,
Янып торган кызыл чәчәкләрдә
Безнең кан тамчысын күрерләр.
Октябрь — 1943.
Без ятабыз дымлы землянкада
Бәрәңгене көлдә пешереп,
Дус-ишләрне сагнып, үткәндәге
Шатлыкларны искә төшереп.
Без йокладык салкын идәннәрдә,
Юлда тоссыз ашлар ашадык.
Авыр минутларда үткәндәге
Шатлыкларны сагынып яшәдек.
Сугыш бетәр, кыенлыклар үтәр,
Җәфа чигеп йөргән бу көннәр —
Томан эчендәге йолдыз кебек,
Безгә ерак булып күрнерләр.
Сугыш бетәр, ләкин онытмабыз
Дары исен иснәп йөргәнне:
Горурланып искә төшерербез
Тоссыз ашны, салкын идәнне...
1943
Урак урыр вакыт тагын җитте,
Җилләр бөрки арыш исләрен.
Уракчысын көткән басуларга
Мин моңаеп карыйм кичләрен.
Әкрен генә җилгә дулкынлана
Урылмаган иген ташкыны...
Йөрәк түзми, йөрәк кабалана,
Сигнал көтә йөрәк ашкынып.
1943 Хәрәкәттәге Армия
СОНЕТ Д
авыл тынар. Алсу байрак кебек,
Матурланып килер иртәләр;
Кояш чыгар. Кояш карар көлеп,
Безне кояш нуры иркәләр.
Кояш көләр. Чишмә чылтырап агар,
Бакчаларда үсәр кыярлар.
Тау буенда җәен кыз балалар
Җырлый-җырлый җиләк җыярлар.
Еллар үткәч шушы далаларда,
Данлыларны искә төшереп,
Бәхетлеләр йөрер. Кошлар сайрар
Бәхет шарабыннан исереп.
* * *
Алмагачлар тагын чәчәк атар.
Матур булып гөлләр үсәрләр.
Җирне жимереп үткән давыл эзен
Тынлык сулышлары бизәрләр.
Октябрь — 1943.
КЫРЫМ ЦИКЛЫННАН
Алтын алка кебек, нур балкытып,
Матур булып алсу таң туар,
Диңгез буйларында таң аттырып,
Безнең туплар тавышы яңгырар.
Без яшәдек шунда сарайларда,
Безгә монда һәрбер таш таныш.
Шунда безнең даныбыз, вөжданыбыз
Шунда безнең шатлык һәм сагыш.
Без килербез таныш таш юллардан,
Яңгырарлар ямьле шау-шулар.
Кипарислар безгә кул болгарлар,
Безне кызлар үбеп каршылар.
Кайнар күз яшьләрен сөртә-сөртә
Елмаерлар газиз аналар.
Коткаручылар дип, горурланып,
Безне чолгап алыр балалар.
* * *
Әйтче балам, тышта кемнәр бар,
Кемнәр анда әрнеп елыйлар?
Нинди тавыш анда, нинди шау-шу:
Әйтче, балам, кемнәр сыкрыйлар?
Әбекәй, немец тулган урамга,
Әбекәй солдатлар бик күп анда,
Әнә Мәрьям апа жирдә ята,
Фәрхад абый канга буялган.
Әйтче, балам, тагын кемнәр бар?
Анда тагын кемне тотканнар?
Тагын нинди бәла-каза белән
Килгән алар, каһар сукканнар!
Сорама, әбекәй, зиһенем тарала.
Анда... әнкәй дә бар арада.
Минем әнкәемне үтергәннәр...
Аның чигәсеннән кан ага.
Елама, жан кисәгем, курыкма,
Кил яныма, иркәм, боекма,
Кан дошманнарыңны нык хәтерлә,
Һичбер вакытта да онытма.
Октябрь — 1943
Гыйфритләрнең җиргә басуыннан
Шунда иңрәгәннәр аланнар.
Шунда безнең газиз туганнарны
Зобанилар газаплаганнар.
Гүзәл Кырымнан без чыгып киттек
Бәгъребезнең өлешен калдырып.
Без киләбез бүген гайрәт белән —
Бөек җиңү шәмен яндырып.
Җирне каплап моңсу болыт чыга,
Ләкин җиргә төшми тамчылар.
Күңел тула, ләкин күз яшьләре
Тик йөрәктә генә ярсыйлар.
Гүзәл магнолиләр саргайганнар,
Җиргә коелганнар яфраклар.
Табигатьнең талгын карашында
Әйтеп бирә алмаслык кайгы бар.
Авып ята чакрым баганасы,
Алмагачлар җиргә иелгән.
Тал төбенә канлы башын терәп
Бер бичара хатын жан биргән.
Сөтсез имчәкләрен суыра-суыра
Җылый аның сабый баласы.
“Әннә” ди ул, сорый, иңри, сыкрый,
Тик уянмый газиз анасы.
Җирне каплап моңсу болыт килә,
Бала карый әрнеп, калтырап,
Көнчыгышка таба кулын суза,
Гүяки ул безне чакыра...
Октябрь — 1943