Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФЕДОР ГАРИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

МИН БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР СӨЯМ БОЛАЙ

Мин беренче тапкыр сөям болай

Туган Украинамны үземнең...

Тургай жырлый иде, дога кылып,

Озатып калдың, әнкәй, син безне.

Биредә дә чия, чәчәк, бодай,

Җанга рәхәт җирнең хуш исе!

Ә карасаң — таза иңнәрендә

Оча торган канат юк төсле.

Ә шулай да, ерак җирдә дә мин

Бер нәфрәтне батыр кичерәм,

Якташлар күк мин дә, җиңү язын

Якынайтам җыр һәм эш белән.

Сөям, янам, сине кочып үбәм,

И, Россия әнкәм, зур әнкәм!

Төньягыңда яшим, күзләремне

Һаман көньягыңа юнәлтәм...

Кайчан куак шавын ишетермен соң,

Таныш, ак өйләрне күрермен!

Шул тормышка дәртле канат булган,

Чияләргә язлар китергән,

Хуш исләрен җанга сеңдергән,

Шул — әнкәсе улын ил сакларга

Озатканда дога ителгән —

 Шул — чыннан да инде юк микән?

О, илкәем, минем куанычым,

Сине җиңәр көчләр юк икән!

 

УЛ АВЫЛ ЯНГАН ИНДЕ

Таныш урам буйлап үтеп барганда,

Сөеклемне күрерменме мин анда?

Җәйнең ямьле көннәрендә икебез

Җырдан башка да бәхетле идек без.

Сорамады ул чак бәхет турында

Тургайлар да, юл да, арыш кыры да...

Һай, башларга бәлә килде, яу килде...

Хәзер менә ул авыл янган инде.

 

МИНЕМ КҮРШЕЛӘРЕМ

Л. Первомайскийгә.

 Булса булсын тонык романтика,

Бу шәфкатьсез сугыш чагында.

Билгеле лә бу хәл булмас мәңге,

Без кайтырбыз-өйгә тагын да.

Хыялланам мин дә кайтырмын дип,

Күрше-күлән, таныш, дусларым

Сөйләр миңа, ничек миссершмиттны

Утиль итеп тапшыруларын.

 

БАБАЙ

Таянган да бабай читәнгә

Безне ерак юлга озата...

Без көнбатыш якка юл тоттык,

Без аерылдык шулай озакка.

Далаларга сагыш таралды,

Дым сеңдерде киңлек тагын да,

Кызыл чуклы миләш куагы

Ялгыз калды бөя янында.

Юллар инде сулга борылды,

Таныш кырлар инде күмелгән.

Басып калган бабай сагышы

Китми һаман минем күңелдән.

 

ҮЧ АЛЫРГА ЧАКЫРАМ

Сагыш белән күзләр сорыланды,

Җыламыйк ла инде, туганнар!

Күреп калдык, вакыт җитмәс борын

Очып китте безнең тургайлар.

Көзге яңгыр күптән үтеп китте,

Юлга карлар өйде кыш-буран!

Ташлы ярда инеш чабалана

Канатлары сынган кошсыман.

 Белсәң иде гөлле, туган илем,

Синең хакта минем кайгымны!

Үч алырга чакырам Гамалияне,

Хмельницкийны, Богунны.

Туган җирен өзелеп сөя торган

Балаларың өчен, өстеңдә

Яшел әрәмәнең гүзәл яры —

Шул кан тулган инеш өчен дә!

Украинчадан Ә. Юнус тәрҗемәсе.