БАЙРАК
Матур июль иртәсендә автоматын муенына аскан Миңнулла Кәлимуллин полк штабыннан чыкты да, киң учын куе кара кашлары өстенә куеп, үркәч-үркәч тауларга карый башлады. Ялангач таулар артыннан томырылып- томырылып канатсыман болытлар агылып киләләр иде.
— Нинди тылсымлы болытлар, — диде үзәнлектән күтәрелгән сержант Гаркуша.
— Давыл булыр, — диде Миңнулла күзләрен болытлардан алмыйча.
— Давыл галәмәтләре болар.
— Шулайдыр. Әнә жил дә көчәя.
— Әйе, көчәя шул.
Шуннан соң Гаркуша берничә секунд эндәшмичә торды. Биленә тезеп таккан “лимонкаларны” рәтләде, самозарядкасыиа кунган тузанны җиң очы белән сөртте. Бары шуннан соң гына:
— Начштаб өйдәме?—дип сорады.
— КП да,—диде Миңнулла һәм болытлар белән мәшгуль булуын дәвам иттерде. Канатсыман болытлар сирәк булганлыктан, ул алардан аерыла алмый иде. КП дүрт яктан таулар белән чолганып алынган үзәнлекнең көньяк почмагында, текә тау итәгенә чокып эшләнгән землянкада иде. Гаркуша шул землянкага кереп китте, ә Миңнулла тагын берникадәр вакыт болытларны күзәтте дә, яфраклары шаулап торган каенга барып сөялде һәм аларның әсәрләндергәч көенә кушылып, җырлап жибәрде:
Биектә генә тауның, ай, башына,
Ат җибәрдем үлән кыркырга,
Дошман алтмыш булса, дуслар җитмеш,
Нигә дошманнардан куркырга.
Аның йомшак һәм моңлы тавышы ерак-еракларга китте. Җырчы бөтенләй онтылып, үз җырының тирән моңына чумып, бер үк вакытта сагынулы да, сагышлы да булган хисләргә бирелеп калды. Кинәт, саф һәм нечкә моң тирбәлеп торган һаваны шаулатып, немецларның авыр артиллериясе ата башлады. Снарядлар башта кайдадыр таулар артында ярылдылар, аннары яшел үзәнлекне актарырга тотындылар. Һава үкереп торган кыргый гөрелдәү һәм чинау белән тулды. Әйтерсең, бер туктаусыз күк күкри дә, яшен яшьни иде. Күп тә үтмәде, тирә-як караңгыланып китте, үзәнлек өстен куе төтен һәм тузан каплады. Хәзер күк тә, кояш та күренмиләр иде инде. Һавада үкергән самолетларның да бары тавышлары гына ишетелде һәм янып ауган чакларда, күктән атылып төшкән койрыклы йолдыз кебек, ялкынга уралган шәүләләре генә төтен һәм тузан эчендә бик азга яктырып калдылар. Йөзләрчә туплар, пулеметлар, автоматлар, меңнәрчә кешеләрнең ачы тавышлар белән кычкыруларыннан таулар селкенеп тордылар. Шуның өстенә җил дә котырынырга тотынды. Ул бөтерелә, сызгыра, дулый иде. Төнлә немецлар безнең подразделениеләрне үзәнлеккә этәреп чыгардылар. Ә иртән сугыш аз гына тынып торган арада, кулына пистолет тоткан полк комиссары КП янына килеп чыкты.
Ул яланбаш, чәчләре тузгыган, йөзе каралган, усалланган, маңгаен ураган ак бинт аша кан табы саркып чыккан иде. Комиссар КП га ашыгып керде дә, бераздан соң аннан полкның байрагын күтәреп чыкты. Землянкадан ерак түгел ике каен үсеп тора иде. Комиссар байракны шул каеннар арасына илтеп куйды һәм үзе белән бергә КП дан чыккан Кәлимуллинга, сержант Гаркушага һәм автоматчик Любашинга карап, — Байрак шунда торсын. Чехолын кидертмәскә, һәркем үзенең байрагын күрсен һәм безнең беребезгә дә артка юл юк икәнен белсен, — диде. Аннары соры күзләрен егетләрнең йөрәкләренә батырып берничә секунд сүзсез торды да, — ә сезгә байракны саклауны тапшырам. Исегездә тотыгыз: ул аварга да, дошман кулына төшәргә дә тиеш түгел. Байрак — безнең даныбыз, намусыбыз, йөрәгебез. Ул — һәлак булган дусларыбыз- ның кан төсе. Әгәр дә без байрагыбызны югалтсак, бөтен нәрсәбезне югалтабыз һәм халкыбыз, сөйгән ярларыбыз, балаларыбыз безгә ләгънәт укыячаклар. Шуңа күрә үлгәнче торыгыз,— дип өстәде. Шашкан пуля комиссарның башыннан бер карыш биегрәк җирдә, каенга бәрелде һәм ак кәүсәне үтәдән үтә тишеп чыкты. Комиссар аңа бөтенләй әһәмият итмәде, хәтта күзен дә йоммады. Әйтерсең, аның баш өстеннән пуля түгел, ә черки бызлап очты.
— Каты йөрәкле! — дип Миңнулла эченнән уйлап алды һәм комиссарга булган якты мәхәббәте тагын да артты. Шул чакта байрак яныннан, үзәнлеккә таба, бер төркем сугышчылар, командирлар йөгереп үтеп киттеләр. Комиссар да аларга кушылды һәм тау артына борылып, күздән югалды. Миңнулла һәм аның дуслары байрак янында калдылар. Комиссарның аларга шундый мактаулы бурыч йөкләвеннән аларның күңелләре горурлык тойгылары белән тулган иде. Алар әнә анда, үзәнлектә дә сугыштылар. Ләкин байрак янында сугышу бөтенләй башкача бит. Аның башкачалыгын бары солдат йөрәге генә аңлый иде. Кичкә таба үзәнлектә кайнап, үкереп, гөрләп торган сугыш Миңнуллаларга тагын да якынлаша төште. Аннары, көтмәгәндә, немец автоматчиклары безнең командный пункт янына ук килеп чыктылар. Шунда штаб тирәсендә булган барлык кешеләр: штаб офицерлары, телефонистлар, поварлар барсы да коралларын алып, байракны сакларга ташландылар. Төтен эченнән егерларның йөгереп килүләре ап-ачык күренде.
Алар артык яшеренмиләр дә, иелмиләр дә, күрәсең, руслар үзләренең байракларын ташлап качканнар дип уйлыйлар иде. Иң алдан, автоматын корсагына терәп, ата-ата, озын буйлы, сыңар күзле немец чабып килә иде.
— Кара син аны, кылый шайтан, куйганны алырга киләмени,—диде Миңнулла эченнән һәм кабаланмыйча гына озын немецны мушкага утыртты. Байрак тирәсендәгеләр ут ачтылар. Пыр тузып килгән немецлар берьюлы кайсы-кая таралып беттеләр, ташлар артына постылар. Ә озын немец, очарга теләгән козгынсыман, колачларын җәйде дә, әйләнеп тә төште. Аның белән янәшә тагын берничә немец абынып калды. Аларның кайберләре, бәлки, ыңгырашканнардыр да, кычкырганнадыр да, ләкин әйләнә-тирәдәге гөрелдәү шул кадәр көчле иде, бернәрсә дә ишетелмәде. Бераздан немец егерлары үзләрен кулга алдылар һәм ташлардан ташларга яшеренә-яшеренә яңадан алга йөгерә башладылар. Безнең сугышчыларның хәле шактый кискенләште. Шул чакта сержант Гаркуша урыныннан күтәрелеп, тезләнде дә тирә-ягына каранды. Аның ярты йөзен кан каплаган, аксыл-соры чәчләрен жил тузгыта иде.
Ул бер кулыңа автоматын, икенче кулына “лимонкасын” йомарлап тоткан. Бу минутта зәңгәр күзле, уйчан егетнең кыяфәте куркыныч, күзләре чиксез ачулы иде. Байрак тирәсендәгеләр барсы да аңа карадылар.
— Иптәшләр! — дип кычкырды Гаркуша һәм комиссарның бая әйткән ялкынлы сүзләрен дулкынланып кабатлады:
— Үлгәнче торырга, иптәшләр! Артка безнең өчен юл юк. Байрагыбызны дошманга бирмик.
Аның сүзләрен башкалар эләктереп алдылар. Чөнки ул егетләрнең күңелендәге сүзләрне әйтте.
— Үлгәнче сугышабыз, байрагыбызны дошманга бирмибез, — дип кычкырдылар.
— Үлгәнче торырга! — дип кабатлады повар Андрей Трофимов. Ул ак бүреген дә, ак алъяпкычын да ташларга өлгермәгән. Күрәсең, тревога тавышын ишеткәч, казаны яныннан туп-туры монда чапкан. Ул телен чыгарып, ашыкмыйча гына ата һәм аткан саен кычкырып җибәрә:
— Менә шулай, менә шулай! Үлгәнче торачакбыз!
Аңардан уң яктарак өстәлдән биек, соры таш артына басып, бәләкәй телефонист Габдрәшитов ата. Ул бик кабалана, аткан чакта бөтен гәүдәсе селкенә. Менә-менә артка авып китәр төсле. Байрактан уң якта начштаб майор Габидашвили урнашкан. Миңнулла аңа берничә тапкыр карап алды. Начштабның чем кара күзләрендә бер үк вакытта ачулану да, елмаю да бар иде. Ә йөзе тыныч, әйтерсең, ул пулялар астында түгел, ә сөйгән Грузиясенең ямьле күге астында, йөзем бакчасында хәл җыя.
— Аптырамагыз, егетләр. Безнең алдыра,— дип кычкыра майор гөрелдәвекле грузия акценты белән.
— Патроннарны кызганмагыз! Ләкин автомат дискларында патроннар бетте, ә магазиннарны яңадан корырга вакыт юк иде. Немецлар тагын да якынрак килделәр. Алар ялкынсыман очкаланып торган байракны күрделәр. Алар аны алырга омтылдылар. Ләкин немецлар байракка якынлашкан саен, байрак алар өчен ирешә алмаслык дәрәҗәдә ераклаша барды.
— Гранаталар белән!—дип команда бирде Габидашвили һәм үзе, җирдән әз генә күтәрелә төшеп, бер-бер артлы ике граната ыргытты. Башкаларда гранаталарына тотындылар. Кискен, кискен шартлаулар ишетелде. Егерлар бөтәрләнеп, бөтәрләнеп аудылар. Миңнулла граната артыннан граната ташлап,
— Мә, алыгыз, ал! — дип ярсып- ярсып кычкырды. Немецлар азрак артка тайпылдылар. Ләкин Миннулла моны күрә алмады, тир һәм кан аның күзләрен томалады. Ул яраланган иде инде, ләкин кайчан, кая яралануын сизмәде. Жиңе белән күзләрен сөртте дә, күзләрен берничә мәртәбә ачып-йомып карады. Күрү куәте яңадан кайтты. Кинәт кара биеклектән, котырынган иблисләр кебек үкеренеп, ике самолет чыктылар да, канатлары белән каен башларына тия язып, яшен тизлегендә үтеп тә киттеләр. Миңнулла аларның алдагысында — свастика, арттагысында — кызыл йолдыз күрде. Шул ук секундта диярлек коточкыч шартлау ишетелде. Самолетларның берсе тауга бәрелде яисә бәреп төшерелде булса кирәк. Җир ишелеп киткәндәй булды, таулар чайкалып, башларындагы зур-зур ташлар үзәнлеккә таба тәгәрәп очтылар, һава дулкыны Миңнулланы да, байракны да көч белән читкә ыргытты.
Миңнулла башы белән ташка сугылды, күзләреннән утлар чәчрәделәр. Ләкин шул ук вакытта ниндидер бер көч аны аякка бастырды, ул, үз-үзен белмичә, инстинкт белән байракны күтәрде һәм каенга таба атлады. Аның күз аллары караңгы, башы чуен кебек гүли иде...
Немецлар яңа көч белән ут ачтылар. Миңнулланың иптәшләре берәм-берәм сафтан чыга бардылар. Сержант Гаркуша икенче тапкыр яраланды. Ул үзенең үләсен сизеп, чиксез мәхәббәт һәм әрнү белән тулы зәңгәр күзләрен байракка текәп,
— Тора, аумады!.. — диде һәм сүзен әйтеп бетерә алмыйча үлде. Озакламый Гаркушаның иң якын дусты автоматчик Любашин да яраланды. Ул бары дусты әйтеп бетерә алмаган сүзләрне төгәлләргә генә өлгерде:
— Безнең беребез генә исән булганда да байрак торачак. Миңнулла, нык тот син аны... аумасын! — диде ул.
Икенче пуля аның чигәсенә тиде һәм егетнең бөдрә чәчле башы канга буялып, таш өстенә салынды. Миңнулла дустының һәлак булуына ышанмыйча:
— Тотам, Антон, тотам! Аумас! — дип кычкырды. Аның тәне тимер кебек кызды, йөррге атылып чыгардай типте. Шул чакта лейтенант Ураловның автоматчиклары таулар арасыннан өермәдәй атылып чыгып, егерларның флангларына бәрделәр. Автоматчикларның хәрәкәтләре шундый кискен, тиз һәм көтмәгәндә булды ки, берничә минуттан соң ук сугыш байрак яныннан күзгә күренеп ераклаша башлады. һәм ахырда тау араларына кереп бөтенләй югалды.
— Уф! — дип, Миңнулла иркенләп сулап җибәрде һәм пулялар тәлгәшләп бетергән каенга сөялде.
— Нинди эссе! Миңнулла якасын ычкындырып җибәрде. Аның хәле беткән, тамагы кипкән, ә башында үткер кырлы вак-вак пыяла кисәкләре кайнаша һәм үзәкне өзгеч итеп, миләрен тырныйлар иде шикелле. Колаклары шаулый, әйтерсең даң-доң итеп чаң кагалар.
— Менә ул яргаланып беткән иреннәрен теле белән ялап алды да, әйләнә тирәсенә күз йөгертеп чыкты.
Һәр җирдә аның якын, чиксез сөекле иптәшләренең җансыз гәүдәләре яталар иде. Әнә Трофимов. Ул, башын байрак ягына борып, чалкан ята. Күзләре ачык. Киң колачлары як-якка җәелгән. Ак алъяпкычы кан эчендә. Күрәсең дошман пулясы аның күкрәгенә тигән. Әнә Гаркуша, әнә Любашин, әнә...
— Дусларым... онытмам! — дип пышылдады Миннулла һәм авыр башын әкрен генә икенче якка борды. Монда, кара таш артында, начштаб майор Габидашвили тешләрен шыгырдатып, көмеш хәнҗәре белән чалбарын ярып маташа иде. Миңнулла аның янына йөгерде. Начштаб исән бит!
— Бирегез, иптәш майор, үзем бәйлим, үзем.
Габидашвили каршы килмәде.
Киресенчә:
— Тизрәк бәйләгез. Бөтен кан агып бетмәсен, — дип ашыктырды. Миңнулланың санитарлык эшенә осталыгы бар иде. Күп вакытта иптәшләре аны шаяртып, “Миңнулла, сиңа доктор буласы гына калган икән” диләр иде. Миңнулла үзенең кесәсендәге ике пакетның берсен чыгарды да, янчыкны ертып, алсу бинтны кулына алды һәм майорның ярасын һич тә борчымыйча бәйләп тә куйды.
— Булды, иптәш майор. Бер дә хафаланмагыз. Унбиш көннән соң бу аяк белән яңадан лезгинканы биергә мөмкин булачак, — диде Миңнулла һәм артына әйләнеп, — әй, санитар! — дип кычкырды.
— Кирәкми, иптәш Кәлимуллин. Безгә моннан китәргә ярамый. Исеңдәме, комиссар нәрсә диде. Ә Гаркушаның өндәве...
Майор, канлы хәнҗәрен туфракка сөртеп, кынына тыкты.
— Китәргә ярамый, иптәш Кәлимуллин. Сугышырга, тешләр белән чәйнәшергә кирәк. — Әйе, китәргә ярамый... китмибез. Юк... Миңнулла сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, ерактан ачы.зыелдап килгән мина тавышы ишетелде. Шул ук секундта Миңнулла байрак янына сикерде. Ә мина чыелдавы тагын да якынлашты һәм көчәйде. Мина чыелдавы пуля сызгыруына караганда мең мәртәбә әшәкерәк. Ул ерактан ук ишетелә һәм җанны өшетеп, нәкъ синең өстеңә таба килә, ә син, магнит кебек, аны үзеңә тартасың шикелле. Мина утыз метр алдарак ярылды, һавага төтен, туфрак күтәрелде, ташлар очтылар. Осколоклар берәүгә дә зарар китермәделәр. Ләкин бу беренче мина иде. Аның артыннан башкаларының да сызгырышып килүләре ишетелде. Аннары әле унда, әле сулда, әле артта, әле алда шартлаулар яңгырап торды. Осколок тиюдән байрак сабы урталай сынды. Миңнулла аны һавада чакта ук тотып алырга өлгерде, җиргә төшермәде. Шул ук вакытта беләге һәм боты буйлап җылы кан акканын да сизде.
— Фу, чорт, тагын... — диде Миңнулла, иренен тешләп. Аннары кул һәм аяк бармакларын кыймылдатып карады. Алар хәрәкәтләнәләр иде. Миңнулла шатланды, йөрәгенә җылылык йөгерде.
— Сөяккә тимәгән икән. Монсы гына пучтяк! — диде. Бераздан байрак сабы икенче мәртәбә, икенче урыннан сынды һәм байрак икегә бөгелеп салынды.
— Барыбер торачак! —дип Миңнулла пышылдады һәм исән кулы белән байракны турайтырга тырышты. Миномет уты туктаганда тирә як актарылып беткән иде. Миңнулла башын күтәрде дә:
— Әй, кем исән, байракка сап китерегез!— дип кычкырды. Берьюлы берничә сугышчы сикереп торды. Иң алдан бәләкәй Габдрәшитов ташланды.
— Кара син аны, исән бит!—диде Миңнулла эченнән, ярым гаҗәпләнү белән. Сугыш вакытында ул Габдрәшитов турында бөтенләй оныткан иде. Ә ул, кара син аны, исән бит. Ул арада колга күтәргән Габдрәшитов әйләнеп тә кайтты.
— Моны сындыра алмас, Миңнулла абый, ә? — диде ул ашыгып. Аның кечкенә түгәрәк йөзе җанланып кызарган, акыллы күзләре очкынланып ялтырыйлар иде.
— Ә повар үлде, Миңнулла абый. Мин аңа әйттем, башыңны яшер, дидем, ә ул тыңламады, күтәрелеп атты, — дип, Габдрашитов Миңнуллага булыша-булыша сөйләнде. Миңнулла башта аңа җавап бирмәде. Дөресрәге, бәләкәй телефонистның барлык сүзләрен дә аңлап бетермәде, чөнки каты шартлаулардан аның колаклары тонган иде. Аннары Габдрәшитовның күзләренә туп-туры карап,
— Трофимов, Гаркуша, Любашин һәм башкалар батырларча һәлак булдылар, Габдрәш. Хәзер аларны авыр сүз белән искә алырга ярамый. Туфраклары җиңел булсын. Без аларның каны өчен үч алырга тиешбез. Әгәр дә үч алмасак безне җир күтәрмәс, Габдрәш!— диде. Бу сүзләрне Миңнулла шул кадәр җитди һәм әсәрләнеп әйтте ки, Габдрәшитовның бөтен тәне дерелдәп китте.
— Алмыйбызмы соң, әлбәттә алабыз. Трофимов өчен генә дә мин егерме немецны үтерәчәкмен, — диде ул, йодрыгын югары күтәреп.
...Ике тәүлек буенча үзәнлектә сугыш кайнады. Ике тәүлек буенча немецларның һөҗүмнәре, безнең контрһөҗүмнәр туктамады. Сугыш башланганчы монда ямь-яшел урман булып, нәфис яфраклы каен куаклары үсәләр иде. Сугыштан соң аларның берсе дә калмады. Миналар, снарядлар, авиабомбалар ярылуыннан яшел үзәнлек кап-кара күмер төсле булды. Әйтерсең, аның астын өскә актарып ташладылар. Өченче көнне, иртәнге томан белән бергә, үзәнлек өстендәге төтен дә, тузан да таралды. Сугыш бөтенләй тынды, һава сафланды, офык буйлары алсу-алсу тасмалар белән бизәлде. Үзәнлек төбендә мең ике йөз немец егеры ятып калды. Шуңа күрә исән калган фрицлар бу үзәнлекне “Үлем үзәнлеге” дип атадылар. Ә безнең байрак, пулялар белән тишкәләнеп беткән безнең байрагыбыз, диңгез ягыннан искән иркен җилдә һаман җилфердәде, ялкын кебек очкаланды. Миңнулла байрак янында иде. Аның башы ак марля белән уралган, ә йөзе якты һәм чиста, күрәсең, ул кырынырга да, юынырга да өлгергән. Менә ул, байракның үзенә генә хас тавышлар белән җилфердәвенә колак салып, тыңлап торды да:
— Мәңге шулай җилфердәр ул! — диде. Хәзер байракның чехолын кидерергә вакыт иде инде. Миңнулла байракка кунган тузаннарны әкрен генә кага башлады. Шул чакта генерал килеп чыкты. Миңнулла командирлар арасында генералны күргәч, ялт иттереп честь бирде дә, баскан урынында тынып калды. Генерал, сыгылма гәүдәле, киң җилкәле, йөзе дарыдан көеп беткән егетне баштан аяк карап чыкты да:
— Байракны сезме сакладыгыз? — дип сорады.
— Әйе, без, иптәш генерал!
— Егетләр! Фамилиягез ничек?
— Сержант Миңнулла Кәлимуллин, иптәш генерал.
— Татар егетеме?
— Әйе, татар егете, иптәш генерал.
— Бик яхшы. Батырлык һәм гайрәтлелек күрсәтүегез өчен, иптәш Кәлимуллин, сезне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклим! — диде генерал һәм полк командирына таба борылып,
— Байрак янында сугышкан барлык командирларны һәм сугышчыларны хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итегез, — диде. Миңнулла гаҗәпсенүеннән шак катты. Ул ышанырга да, ышанмаска да белмәде. “Генерал үзе... бөтенебезне дә бүләкләргә...” дигән уйлар аның башында бер туктаусыз чуалдылар.
Тукта, ничек булды соң бу? Өнме, төшме? Кызыл Йолдыз ордены белән... барыбызны да...
Миңнулла үзен ниндидер куе томан эчендә сизде. Бер үк вакытта көләсе дә, елыйсы да, җырлыйсы да килде аның...
Октябрь, 1943 ел
Хәрәкәттәге армия