АРТ САБАК
Шәрәфи Гарәфиевне артполкка билгеләгәч, ул башта төшенми торды:
— Нишләп сез мине артполкка куясыз, мине алгы полкка җибәрегез,— диде. Аңа төшендерделәр:
— Артполк ул арттагы полк дигән сүз түгел, артиллерия полкы дигән сүз, иптәш Гарәфиев. Ә, ярый алайса, бик шәп икән! — диде Шәрәфи. Ул артполкка килде. Ләкин кыскартып “арт” дип әйтелә торган сүзгә берьюлы гына күнегеп китә алмады. Бер көнне командир аңа пушканың бер детален бирде дә:
— Гарәфиев, бар, шуны артмастерга илтеп бир, — диде. Шәрәфи детальне алып землянка артына китте. Землянкадан чыгып килүче артмастер моны күреп:
— Нәрсә ул, мине эзлисеңме әллә дип сорады.
— Юк, сезне түгел, арт мастерны...
— Соң, мин бит инде артмастер.
— Ә? Мин тагын, “арт мастер” дигәч, землянканың артында утырып эшли торган мастер бар икән, дип белдем, — диде Шәрәфи кызарыбрак.
...Хәзер инде ул наводчик. Соңгы сугышларның берсендә ул туры наводка белән атып, фрицларның иң усал ике ут точкасын бию юаш ике җимерек воронкага әйләндереп ташлады. Шул көнне сугыштан соң часть командиры килеп аның кулын кысты.
— Молодец, Гарәфиев! Син менә дигән артиллерист булып киттең бит! Ну, хәзер инде артполк, артмастер дигән сүзләрне саташтырмыйсыңдыр, шаять? — Юк, саташтырмыйм, иптәш командир, — диде Гарәфиев.
Мин артполкта яратып хезмәт итәм, дошманга артогоньны бик төз бәрәм, әле менә бүген генә артналет ясап, фрицларның бик нык арт сабакларын өйрәтеп алдык.