Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИБГАТЬ ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

КӨНДӘЛЕКТӘН

ҖАВАП УЛЫМА

Тиргәү катыш язган хатлар килә,

Ачуланган, хәтта,

«Шигырьләрен әттә ташлады» дип

Пыр туздырган язу өстәлен.

Бер үк төшне җиде тапкыр күрдем,

Эчтәлеге һаман бер төрле,

Уенчыклар тоткан нәни улым,

Рәсемең саклыйм куен кесәмдә;

Синең яшьлек өчен сугышып йөрим,

Үпкәләмә миңа үлсәм дә.

 

Төш

 Гомер иткән ярың ташлап китсә,

Син дә әрнер идең ул көнне.

Фронт барган җирдә була бу хәл,

Янмый калган ялгыз йорт тора.

Карт агачлар җимерек нигезләрнең

Тирәсендә шаулап утыра.

Ул шул өйдә заявление яза

Партиягә керү турында,

Ят самолет очып әйләнә дә,

Бомба ташлап шушы урынга,

Болытларга кереп, яшеренеп,

Үз ягына китеп югала,

Яралана егет, анкетасы

Кан таплары белән буяла.

Пөхтә түгел инде анкетасы,

Яңасынмы әллә тутырсын?

Ватан сугышы тынар, син, яшь иптәш,

Бер истәлек итеп укырсың.

Сәлам тапшыр

Йөридер ул «кара урманнарда»

 Чәчләренә җыеп таң нурын,

«Снарядлар тавышы астында» да

Сагына Хәким үзенең Маннурын!

Ничек тә син аны очратырсың,

Миннән сәлам тапшыр Кутуйга,

Безнең җиңү көне ерак түгел,

Әзерләнеп торсын зур туйга.