ЖУРНАЛИСТ БЛОКНОТЫННАН
1. МОСТАФА КҮКЧИ П. авылын яңадан кайтарып ал- макчы 'булып, немецлар контратака башладылар. Алда яткан- үзән битләрен яшел яфраклары белән каплап торган куаклар арасыннан 3 танк һәм батальонга якььн немец пехотасы. күренде. Кызылармеецлар —автоматчиклар, минометчылар һәм артиллеристлар минут эчендә сугышчан хәзерлек хәленә килделәр. Танклар белән эш итү артиллеристларга тапшырылды. Ә дошман пехотасын танклардан аерып -алып кыйнау укчыларга, пулеметчыларга һәм автоматчыларга боерылган одде. Иртәнге томан күтәрелеп, кояш чыгуга туплар тавышы белән җир тибрәнә, пулемет, автомат һәм «мылтыклар гөрләвенә колаклар (тыңкьв- ша башлады. Кечкенә генә буйлы, җитез, җиңел гәүдәле, куе кара чәчле, елкылдап янып торган шундый ук кара күзле отделение команди-рьп сержант Мостафа Кукчи, кемнең ничек хә(рәкәт иткәнен күзәтеп чыкты да: — Ну, егетләр, утлы борчакны) ныграк сиптерегез. Без аларны танкларыннан аерып, кирәкләрен бирик әле, ;сукы.р чебен шикелле бимазаламасыннар! — диде. Кайберәүләр әз генә ел-маеп алырга вакыт таптьп, кайберәүләр, бу сүзләргә оер дә колак салмаган кебек атуында дәвам итте. Мостафа—Кырым егете, күп., .вакытта шәт күңелле, ачык, ләкия таләпчан характерлы, тере хәрәкәтле бер кеше. Башта ул кызылармеец булган- Моннан элек бер сугып? та отделение командиры яралангач, команданы' үз кулына алып, отделение алдына куелган хәрби бурычны кыю һәм уңышлы, рәвештә үтәп чыккан. Шуннан соң аны командир итеп билгеләгәннәр һәм аңарга сержант исеме бирелгән. Үз отделениесен сугышчан ит, өчен төн-кен эшли ул. Анын турында сүз чыкканда сугышчылар: «Үзе- бәләкәй генә, ә нинди тере! Мокыи белән сугышып була» дип, ацар хөрмәт белән караганнарын белде рәләр. Ерак Орел басуларында, каерылып үскән бодайлар читенә казылган блиндажлар алдында матур июнь кичләрен уздырганда, ул һаман Кырым турында, аның (матур таулары, зәңгәр диңгезе, бай колхозлары лый торган ләззәтле ләре турында сөйли иптәшл-әрен кунакка чакыра, алар- ны атна буе сыйларга вәгъдә игә иде. Иптәшләре аның сүзен бүлмиләр, бу матур көннәрнең әле тиз килмәя1 чәген бик ачык.белсәләр дә, мен* иртәгә үк юлга чыгасьп шикелле итеп, рәхәтләнеп, татл*ы« елмаю белән тыңлыйлар- Ләкин* кинәт көте.т мәгән бер урында Мостафа үзе туктап кала һәм уйга батып торганнан соң авыр итеп сулый да: татлы йөземнәре күңелләрне хунт эчемлек- иде дә. Журналист блок-нотыннан 67 — Их, егетләр!—дип куя.—Таптыйлар бит, туган.җирләрне таптыйлар. йөрәк каннарын суыралар, сво- лочьлар! Кайчан бетәрләр болар, кайчан тончыгырлар?— дип үз-үзенә сорау бирә дә, урыныннан (кузгалып; блиндаждан чигтәрәк урнаштырылган кул пулеметы янына килә, аньпң төбенә ятып, фронт сызыгының теге ягын озак күзәтә. Әле генә елмаеп утырган егетләрнең йөзе сүрелә, алар урыннарыннан торалар һәм мылтыкларына 'барып тотыналар. Мостафа шулай озак күзәтеп ята да, алдагы -ерак окопларда фашистлар күләгәсен күреп алса—тиз генә пулеметны уң җилкәсенә кысып» кыска бер очередь җибәреп куя һәм шуннан соң гына тынычлана. Фашистларның һаман өерелеп килүләрен күргәч, бу юлы да ул, пулемет төбендә яткан Харламов янына шуып килеп, пулеметны үз җилкәсенә кысты да: — Менә болайрак, болайрак» — диде һәм дискны өзелмәс рәвештә бушата башладыТанклар, мөгезсез сыер шикелле, һаман алга шуышула/рында ' дәвам итәләр иде, ләкин .чәнечкеле тимер чыбыкларга килеп җиткәндә баштагы танкныңбашнясе кыйшаеп, кинәт туктап калды. Бу, туры төзәү белән атучы артиллеристларның эше иде. Снаряд нәкъ башняның ян төбенә эләгеп, аны бер якка каерып ташлады Калган 2 танк, бу хәлне күргәч» кыйшайган танк тирәсендә бер әйләнделәр дә, артка таба борыла башладылар. Мостафа Күкчигә шул гына кирәк иде. Ул яш>ен тизлегендә око- бынан 'атылып чыкты һәм кулындагы гранатасын болгап: — Егетләр, минем арттан: Немец танклары кача башлады! —дип къпчкь^рды һәм гранатасын селтәп җибәрдеАның артыннан отделение күтәрелде, аларны күреп, күрше окоплардан һәм каршы як флангдагьп засададан сугышнылар күтәрелеп чыктылар. Кинәт көчле «Ура!» яңгырады һәм немец пехотасы ике итәкләп төрелә, чигенә, таркала, fie гер ә башлады. Шулай итеп, немецларның контратакасы җимерелде, танклары елгага төшеп качтылар, ә пехоталары-, әллә никадәр үлек калдырып, үзләренең элекке позицияләренә кайтты. Мостафа бу сугышта аерым бер ярсулык белән хәрәкәт итте, йөгерә торгач, качучы фашистлар арасына барып керде» әле граната, әле автомат белән ’чанкыйчайкый фашистларны кыйнадыр Отделение аның артыннан калмаска тырышты, ләкин бу минутта Мостафа үзенең командир икәнен онытып, фәкать сугышчыга; йөрәген яндырган ачы үченкайтаручыга әйләнгән иде: — -Мәгез- җир корткычлары, менә монысы туган тауларым өч»н, монысы атам-анам, туганнарым өчен! — дип кисә иде ул немецларны. Бу сугышта ул үз кулы белән 12 немецны үтерде. Ләкин ’берсенең дә өстенә, тукталып, тегәлеп карамады, үтергән берсенең яныннан тизрәк китәргә ашыкты. Чөнки Мостафа немецтан бөтен җаны-тәне белән җирәнә иде. Немец аңар ниндидер бер сасы тәнле, йогышлы чирле», пычрак ерткыч шикелле тоела иде. Шуның өчен ул немецның тересенә тыныч карый алмый» үтерергә ты- рыипа, ә үлесе яныннан борынын тотып тизрәк читкә китә идеКич белән, сугыш мәйданында тәмам тынлык урнашкач, аның сугьгш- чыларьп бер немец трубкасы, бер сәгать, бер парабеллум китерделәр һәм ^Мостафага тәкъдим иттеләр. Ләкин Мостафа кинәт сикереп торды да, ачуланып: — К чорту! Немец капкан трубканы авызыма кабаммы; соң мин? — диде һәм каядыр еракка, кычытканнар арасына, ыргытып, кулын сөртеп куйды. Сәгатьне дә алмады. — Кирәкми, рәхмәт,—диде.—Теләсәң үзең йөрт, ә иминнән булмый... Ә менә парабеллум,—монысы ганимәт корал! Монысын алам. — диде дә, кулына иске бер газета алып, шуңар салды. Аннары, блиндаждан та- 68 Ш. Маннур за бер чүпрәк табып, пистолетны яхшылап сөртеп чыктьп һәм майлап, тагын бер мәртәбә сөртте. Шуннан соң гына кулындагы газетаны ташлап. парабеллумны ачып карады, патроннарын күзәтте һәм бил каешына тагып куйды. БҮ сугыштан соң Мостафаны взвод командиры, итеп билгеләделәр һәм аңа кече лейтенант исеме бирделәр. Хәзер аның эше тагын да күбәйде, яңа кешеләрне өйрәнү, тәрбияләү, өйрәтү мәшәкате бөтен көнне ала иде. Ул хәзер үзендә зур җаваплылык сизә иде. аның элекке жиңелчәлеге, уенчаклыгы да күренми башлады. Севастопольнең актык авыр көннәрендә аның түземлеге югалды. Үзенең тирән кайгысын: — Их, егетләр...—дип, башкалар белән дә уртаклашмый булдыра алмады. Июль башларында сугышлар татын да кабынып китте. Бу юлы инде безнең гаскәрләр бөтен участок буйлап һөҗүм итәләр иде. Бу сугышта Мостафа взводы подразделе- нненең сул флангысында торып хәрәкәт итте. Бу сугышта ул тагын мөгъҗизалар күрсәтте. Үз артыннан сугышчыларын ияртеп, беренче буларак ул немецларның блиндажларына ыргылды, аларны, штык һәм граната белән дөмбәчләп, ояларыннан куып чыгарды. Үзенең 2 связное белән немец батальонының штабына ’барып керде. Аида 3 офицерны үтереп, кирәкле документла-’ рын алып һәм автоматларын кулга төшереп, яңадан куа китте. Бу вакытта уң флангта каты сугыш кызып китте. Башта паникага бирелгән фашистлар, аңга килеп, контратака башладылар. Мостафаны взводы белән шунда чакырып алдылар. Монда килеп җитү белән ул тагын да шундый ук кыюлык һәм гайрәт белән сугыша башлады. Немецларның окопларына һәм хәбәрләшү юлларына атылып, әле граната, әле штык, әле автомат белән хәрәкәт итте. Кызып сугышкан чакта ул, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, үз алдына сөйләнәсөйләнә сугыша иде: — Мәгез, этләр! Бу сезгә Севастополь өчен, бу сезгә Кырым өчен!—дип граната чөя. — Бей,, ребята, немцев! — дип кычкыра иде. Аның бөтен хәрәкәтләрендә, тирән ачулы тәвәккәл ’һөҗүмендә; ничектер,, тау бөркетен хәтерләтә торган сыйфатлар бар иде. Окоплардан, ярыклардан дошг манны куып чыгаргач. дошман, Мостафа һәм пның сугышчылары өстенә граната ыргыта башлады. Ләкин Мостафа аптырап калма.дьи, немец гранатасы килеп төшкәнче аны тотып* ала һәм кире чөя торды. Кулы белән тотарга өлгермәгәннәрен, туп шнкелле итеп, аягы белән кагып җибәрде. Ахырда фашистларның каршылыгысынды һәм алар кача башладылар. Мостафа, үзенең /взводы белән дошманның итәгенәбаса-баса, авылга килеп керде,. Озакламый, алар артыннан башкалар да һәм телефон да килеп җитте. Яңа гына корылган телефон 'аш-а, полк командиры беренче боерыгы итеп. Мостафага благодарность игълан итәргә кушты һәм аны шунда ук хөкүмәт бүләгенә куйдылар. Бу сугышта Мостафа взводы 100 дан артык ‘ фашистны үтерде. Ә Мостафа фәкать үз кулы белән генә 30 фашистны юкка чыгарды. Меиә шундый ул Кырым егете. Ул хәзер ‘госпитальдә ята. Аньш ярасы ул кадәр куркынычлы түгел. Аның тизрәк савыгасы һәм яңадан немецларны кыру сугышына ташланасы килә: 2. ГАБДУЛЛА ХУҖИН Мин ул дивизиягә Алтай хезмәт ияләре ^делегациясе белән барган идем һәм алдынгы сугышчылар беләң сөйләшеп, үзебезнең газетага •материал оештырырга тиеш* идем. Күкрәгенә «За отвагу» медале Журналист б.ток-нотыннан €9 таккан; Бондюг егете батальон комиссары Хәсәнев: —Була ул,—диДёТ—Бездә андый егетләр бар... һәм үзе боецлар арасына кереп югалды. Елга буендагы яшел чирәмгә- утырып мин ала1рны. көтеп калдым. Ләкин монда бүген полкның бәйрәме иде, кешеләрнең минем белән генә чуалырга вакытлары юк. Сугышчылар сафка тезелгәннәр» музыка уйный, ораторлар сөйли, кул вабалар, «Ура» тавышлары) яңгырый. Полкка яхшы сугышканы .өч^ен Алтай халыкларьины-ң байрагын тапшыралар һәм сугышчыларга бүләкләр өләшәләр иде. Агитбригаданың концерты яңгырый башлагач, минем янга озын буйлы, юаш кына1 төсле бер егет килеп басты һәм, кулын маңгаена күтәреп, зәгыйфь русча тел белән: — Иптәш' старший политрук, сезнең чакыруыгыз (буенча килдем, — диде. Егетнең тавышы да юаш чыга иде. —Яхшы,—дидем мин, — утырыгыз. Фамилиягез ничек? ' — Хуҗин. — Исемегез? — Габдулла. Шуннан соң . мин туры да н-т уры татар теленә күчтем һәм кай яктан, кайсы районнан" икәнен сорадым. Армиядә шулай инде ул: әз генә танышып алдыңмы, ягын>, районын, авылын сораштыра башлыйсың, якташлар, авылдашлар, якын, тирәләр очрамасмы, дисең. Чөнки безнең бу Армиядә танышьбелешләр, якташлар, дус-ишләр бик еш очырый. Алар белән сөйләшеп китәсең, үткәндә* йөргән юлларны, узган көннәрне искә төшерәсең, аның өчен дә, синең өчен дә уртак булг ган иптәшләрне сораштырасың, аларны-ң язмышлары белән кызыксынасың, авылдагы» һәм шәһәрдәге тормыш» хәлләре белән танышасың. Сүз тәмле була сугыш» җирендә. — Татарстаннан, Азнакай районыннан,—иде Хуҗин. Авылын да әйткән иде ул, ләкин минем хәтердә калмаган. Бу егетнең артык юаш сүзле, кыюсыз хәрәкәтле булып һәм әкренсы- мак җитезлеге, гәүдәсенең дә йомшак күренүе мине уйга калдырды. Бигрәк тә, «За боевые заслуги» дигән көмеш медальне да күргәч, уйланырга тагын- да күбрәк урыя кала иде. «Неужели бу да герой икән?» дип уйладым мин, һәм шуның серен белү өчен Хуҗин белән сүзгә керештем. Аның кулында яңа гына алган бүләге — чигүле ефәк янчык һәм зчендә әле ныклап ачылып та өлгермәгән каты Бийск махоркасы иде. Без аның белән бүләк тәмәкене төрдек тә, Габдулла минем сорауларыма каршы сөйли башлады. — Аның инде, абый, .бер дә әллә нәрсәсе юк, — диде Хуҗин. — Таң беленеп килгән чакларда без, 12 кеше, үзебезнең отделение белән һөҗүмгә киттек. Без, кинәт атака белән, «немецларны» авылдан бәреп чыгарырга тиеш идек. Немей — караңгыда бик куркак ул. Шуның өчен ул, бернәрсә күрмәсә дә, төне буе атып чыга». Әле: пулеметтан, әле автоматтан трассирующий пуляны яудырып кына тора. Ә безнең өчен ул бигрәк тә яхшы. Пуляның кай якка атылганын күреп торасың һәм шуңа карап хәрәкәт итәсең. Билгеле, алар моның белән генә чикләнмиләр, торымнан- торымга үзләренең шомлы ракеталарын да чөеп торалар. Ракета бизгәк шикеле калтыравыклы яктылык чәчә. Андый вакытта инде җиргә сеңәсең. Чык белән коенган куе үләннәр арасына югаласың да. берничә минут «үлек» булып ятасың. Салкын юешлек тәнне кытыклый, саф чәчәк исләре борынга керә, күңелгә рәхәт бирә. Шулай да без, пластунча шуышып, авылның аргы читенә барып җиттек һәм төрлебез гөрле яктан кинәт күтәрелеп, көчле «Ура!» белән фашистлар өстенә ыргылдык: Немецлар акылдан язар дәрәҗәдә хур- 70 Ш,'Маннур кып, штаннарый да кияргә өлгермичә. ояларыннан тузгый башладылар. Ну, кырдык та соң үзләрен! ‘Кайбе- рәүләре үзләре штыкка килеп эләгәләр иде... Без башта бергәләп-бергәләп кенә аттык; алаГг да бик күп фашист мәтәлеп калды. Ә бер кызып киткәч, бер урында гына калып булмый икән. Без, өч иптәш белән, бергәләп бер немей блиндажын урап алдьик. Эчендәгеләргә чыгарга һәм пленга бирелергә куштык. Ну, алар тыңламадылар. шуннан соң мин, блиндаж авызына сикереп төштем дә, үземнең менә шушы 'самозаряд1 белән эшләрен бетердем. Икесе дә офицер булып чыктылар. Аннары без икенче блиндажга киттек. Немецлар блиндаж авызыннан атып яталар, безне якын җибәрмәскә тырышалар иде. Шул .вакытта алар минем Абраменко дигән иптәшне яраладылар, ә икенче бер иптәшне үтерделәр. Бик ачу килде минем. Ничек итеп булса да бу блиндажны томаларга теләп, алга йөгердем. Блиндажның, артыннан урап килеп, өст^нә мендем. Минем аяк тавышларын ишетеп булса кирәк, немецлар блиндаждан кача башладылар. Мин үземнең самоза- рядны төзәп, чакманы бастым, әмма мылтыгым атмады. Ачу тагында кабарды, ‘мин кызулык белән абайлап та өлгермәгәнмен икән,— патронникны ачып карасам, анда бернәрсә дә юк, буш. Озак уйлап тормадым, блиндаждан чыгып 'баручы, фашистның башына приклад белән суктым: Ул мингерәп, 'ход сообшениегә ауды. Икенчесе, мин ялгызым гына икәнне күреп, миңа парабеллум терәргә азаплана башлады. Ләкин мин магазинны ки- еэтеп өлгергән идем инде. Бер-бер артлы- ике тапкыр атып җибәрдем, немец әйләнеп барып төште. Теге, башы түнеп егылганына да, алай_ болан торып качмасын дип, берне җибәрдем. Ну ул кыймылтамады да. Ахырысы башына каты эләккән ] Токарев системасындагы самозарядная в интовка. булгандыр. Шуннан соң без авылга басып кердек Һәм читендә оборонага яттык. Менә, абый, шул тына...—диде Хуҗин. һәм төсенә бер генә үзгәреш билгесе дә чыгармын, шундый ук әвәлгечә сабырлык беләщ тәмәке төпчегенә төкереп куйды һәм аны, мундштугыннан алып, читкә ыргытты. Икенче мәртәбә мин аны команда пункты алдында очраттым. Эссе июль кояшында тирләп-пешеп килеп, мии яңа гына полк командиры •һәм комиссары блиндажына кергән идем, якаларымны! чишеп, җилләнеп; тәмәке төрергә башлаган идем. Полк комиссары сугышучы» подраз- делениеләргә телефон аша боерык бирә, ә командир каядыр чыгып киткән иде. Бүген таң иртәдән безнең частьлар (һөҗүм башладылар, һаваны безнең авиация каплаган, танклар үке рә-үке рә не ме ц л а рны ң ныг ьптма- ларын ваталар. Сугыш мәйданы туплар, миналар тавышы белән калтырый, пулемет, автомат винтовкалар үз музыкаларын чалалар, һәркем хәрәкәттә, һәркем үзенең зада- ниесен үтәү белән мәшгул. Шул вакытта блиндаж ишегеннән бөкерәеп часовой күренде 'һәм: — Ишләш комиссар, пленныйлар китерделәр,—диде. (Комиссар сүзен бетерде дә баскычка ыргылды. Мин дә аның артыннан чыктым. Безнең алдыбызда, автоматларын әзер тоткан өч сугышчы тора иде. Аларның икесе миңа таныш түгел, ә өченчесе Габдулла Хуҗин иде. Аларның уртасында, пычрак киемле, кара кулльь яңакларын җирән щетина каплаган- күзләре белән җиргә терәлгән 5 немец тора. Аларның төсләрендә, усал бандитлар йөзендә була торгай шомлы кораңгылык һәм эчкерле астыртынлык чагыла иде. 'Комиссарның йөзе чиксез тәэсирләнү белән елмаеп, яктырып китте. — Кайсыларыгыз алды болармы?— диде комиссар. Теге миңа таныш булмаган 2 су Журналист блок-нотыннан 73 гышчы Хуҗинга табан борылдылар. Ә Хуҗин, байтак сүзсез торганнан соң әз ,генә көлемсерәп, — Мин алган идем, иптэни комиеcap,—диде. Полк - ,г?сары Жуков тиз тәэсирләнүдән, нечкә күңелле кеше где. Хәтта алай гына да түгел, яшерен генә үзенең блок-нотына шигырьләр дә язгалаучан егет иде ул. Мин аны ’белмәгән дә булыр идем. Тик безнең икенче мәртәбә очратуыбызда ул кинәт әдәби тормыш белән кызыксына, сораштыра башлады. Үзенең әдәбиятны яратканлыгын аңлатты һәм «Сез Татарстанның зур шагыйре буласыз бугай?» дигь мине бик уңайсыз хәлгә дә калдырып куйды. Мин җансыз көлемсерәп, «Кайчандыр шагыйрь идем буган, хәзер хәрби журналист •булырга өйрәнәм» дип сүзне бетердем һәм үзенә тиз ген-ә сорау бирдем: «Ә сез күптәнме язасыз?» дидем. Ул башта үз «гаебен» ачмаска тырышты. Кабат со»рага-ннан соң гына: «Юк, мин болай, үзем өчен генә азапланам» дип куйды. Ә тора-бара, дәфтәрен ачып, шигырьләрен дә күрсәтте. Чөнки аның эчендә уянып җитмәгән шагыйрь ята иде, ул укучы һәм бәя бирүче сорый иде. Шуңар күрә, »анын бу юлы да әнә шул нечкә тойгылары кузгалды булса кирәк, чөнки Хуҗинны ул күптән ’белә һәм аның шундый юаш күренеп тә, батыр, зурйөрәкле булуын ярата аде. Ул кулларын җәеп Хуҗинга таба атлады һәм аны олы итеп кочаклап, үбеп алды. — Герой син, туганым!—диде. Бу кадәр көтелмәгән хөрмәттән Хуҗин бик аптырап, тирән дулкынлану эчендә калды. Аның чиксез бәхетле оялчанлыгы юаш йөзенә бәреп чыкты, битләре кызардъп, әйтеп анлатып булмььй торган - шатлык белән күңеле тулды һәм елап җибәрә язды. Никадәр яшерергә тырышып та, керфек төпләренә чыгып ялтыраганяшьле күзләре белән, комиссарга карап: — Герой булырлык ук бер нәрсәсе ,дә юк аның, иптәш комиссар, — диде Хуҗин. — Алар үзләре.:.—дип: тагын нәрсәдер әйтә башлаган иде, комиссар Жуков аның сүзең бүлде: — Ничек бернәрсәсе дә юк? — Шулай!—диде Хуҗин салмак к ын а.—М и н шу шыл а й а в т о м а тн ы муенга аскан көйгә, кулыма граната тотып немецларның блиндажы төбенә бастым да: «Кулларыгызны -югары! Юкса барыгызга дә капут!» дип кычкырдым. Блиндаж эчендә алар җидәү иде, ләкин берсе дә артык ашыкмады, кулларын күтәрмәделәр. -Шуннан соң мин гранатаны ыргытмакчы булган идем дә, «тел» кирәк икәнен тиз генә уйлап алдым. Тагын кычкырдым. Ну. күрәм, сүзнең файдасы юк. фашистлар коралларына үренергә маташалар. Шуннан соң мин, алгы почмакта утырган немецның икесенә берьюлы автоматымны төзӘдем дә, чәчтереп бер очередь бирдем. Алар икесе дә капланып төштеләр. Калган биш' немец автомат телен бик тиз аңлап алдылар һәм кулларын күтәрә башладылар.:: — Һе, «бернәрсәсе дә' юк» икән, ә?— диде комиссар.—Үзеңне бөтереп алсалар соң?.. Хуҗин моңар җавап бирмәде. Ул әле элекке сүзен бетермәгән иде, шуньи дәвам итте: —Шуннан соң мин әйттем: «Чыгыгыз берәм-берәм!» дидем, тагын автоматны күрсәттем. Немецлар берәмләп чыга башладылар. Бу вакытта миңа ярдәмгә менә Кашин белән Арзаматов та килеп җиттеләр. Шулай итеп без аларны? урап алдык та, сезгә китердек. Юлда качмасыннар өчен каешларын алып, чалбар төймәләрен кистек,—дип өстәп куйды Хуҗин .Һәм шул урында туктап калды. — Молодцы, — дид’е комиссар.— Сез аларны хәзер штаб дивизиягә алып барырсыз, Һәм аннан—ары алып китәрсез... Хуҗин куркып калгандай булды: — Юк, иптәш комиссар, мин русча начар белом, оялам да. Миңа бармаска рөхсәт итегез, анда иптәшләр дә калды...— дип фронт ягына 72 LLL Маннур күрсәтте.—Әнә Кашин .белән Арзаматов илтеп тапшырсыннар,—диде. Жуков Хуҗинныц бу сүзенә- башта риза булмыйча торды» да: — Ну, ярар алайса, бар, ял ит. Поварга әйт, комиссар яхшылап сы й ла р га - туй дыр ыр га к у шт ы ди - ген—диде. Хуҗигн безнең белән исәнләшеп үз юлына китте. Ә Кашин ’белән Арзаматов һәм тагын бер боец немецларны әйдәп алып киттеләр. Комиссар миңа табан борылды: — Менә нинди егет ул!—диде.— Немецны: бер үзе тотып китергән, бит. Ә болай өстенә карап торсаң, һич уйламассың... Мин дә аның фикеренә кушылдым. һәм үземнең—Хуҗинны бүгенге күрүдәге тәэсиремне әйтеп бирдем. — Менә поэмалык герой! — диде комиссар.—-Мин аны орденга куям, ә сез аның турында обязательно поэма языгыз,—диде. М.ин бер кадәр көрсенеп: — Сугыштан соң инде...—дип елмаеп куйдым. Сугыш» кызып дәвам итә иде. Комиссар үз эшенә чумды. Без аерылыштык. ЛӘКИН ХуҖИННЫҢ язмышы мине үзенә бәйләде хәзер. Бүтәм частьларда йөргәндә дә, мин еш кына аның турында , уйлый идем. Ул минем иҗат фантазиямә керә башлаган иде һәм мин чынлап» та аның хакында поэма язу уе белән мавыга идем. Өч көннән сон. мин тагын да шул ук частька килдем, һәм комиссарны күрү белән иң элек Хужин турында сорадым. Жуков авыр сулап куйды. — Геройны саклый алмадык без, — диде. Мин дә сискәнеп куйдым. — Соң нәрсә булды? — дип сорадым. — Ул шул ук көнне миңнән сорамыйча сугышка киткән... Ә кич белән немецлар 40 лап танк белән контратака башладылар... Хуҗин искиткеч батырлык белән сугышкан. Арыш арасына сибелгән немец а в то ма т ч ы ла рын ы ң бик күбесен үтергән. Ә соңыннан, безнең артиллеристлар яндырган бер немец танкысының экипажын сагалап ятып, танктан чыккан берен юк итә торганда, артыннан дошманның икенче танкысы килеп»... таптап узган... ул танклар арасында калгач, котылырга мөмкинлек таба алмаган...—диде. Мин авьпр хәлдә калдым. Журналист кеше чыдый белергә тиеш: күзләремә тыгылган яшьне күрсәтмәс өчен, иелгән башымны күтәрмәдем. Озак сүзсез торганнан соң: — Ә’ нинди акыллы егет иде! — дип куйды» комиссар— Авылда аның әнисе ‘бар- бугай. Күңел басылгач, әнисенә әйбәтләп хат язарга уйлыйм,—диде. Ми|Ң) дәшмәдем. Үземнең журналист икәнемне онытып, алдыма куелган бурычны да үтәмичә, тиз генә блиндаждан чыгып киттем һәм куаклар арасына югалдым. Бу минутта ялгыз гына каласым килде минем. һәрбер немец Гитлер кыяфәтендә күз алдыма килде. Нинди генә сүз эзләсәм дә таба -алмадым. Нинди генә сүз булса . да—күңелдәге тирән әрнүне бушатырга көчсез иде. Тик сулагай кулымны йомарлап, җирне төям һәм тешләремне кысып, үч алу хисе белән яңа идем... — Алырбыз без ул үчне, алырбыз! VIII - 1942. Көнбатыш фронт.