Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШОМЫРТ КУАГЫ

1

Көзге кичтә күңел эзләнде,

Тәрәзәмне ачмый түзмәдем.

Шикле уйга төшмә син тагы,

Анда бары шомырт куагы.

Бу куакны, язгы кипләрдә

Үстердем мин төсең булсын, дип;

Минем сиҢа булган хисләрдән

Ак чәчәкләр балкып торсын, дип,

2

 Талгын җилләр исте көньяктан,

Мин бу кичне яшел куактан

Эч серемне яшереп тормадым:

«Иркәм исәнме?» дип сорадым.

Көзге кичтә, талгын җилләрдә

Тирбәлде дә шомырт куагы»:

«Иркәң - синең «ерак җирләрдә

Һәм исән-сау!» диде куанып.

3

Йөрәк тибешемнесин белсәң!

Еракта, син, ләкин сау-исән;

Ә шулай да күнел өзләнде,

Сорамыйча, иркәм, түзмәдем.

Карап тордым бер тын еракка,

Чөнки миннән ерак идең син,

Аннан күзем текәп куакка:

«Куркак түгелме ул?» дидем мин.

4

Башта куак, никтер, шомланды,

Гүя миннән яшереп тын алды,

Тынды шәфакъ офык буенда,

Сүрелде җил, тынды. Зар дөнья

Әгәр «куркак» дисә, шул чакны

Хурлык ачуын нидән башларга?

Төсең булып үскән куакны

Әзер идем кисеп ташларга.

5

Куак кинәт шаулап шатланды.

Тәрәзәмә килеп капланды:

«Һәркем аньпң кебек сугышса,

Күптән бетәр иде бу дошман!..»

Кичке җил күк иркен суладым,

Булмый күздә кайнар яшь саклап,

Куанудан шунда җыладым

Шомырт яфакларын кочаклап.

 

САРАТСКИЙ ЯШЕЛ ГАРМОНЬ

Бакча эчендә госпиталь,

Ишекләре язулы,

 Госпитальдә кемнәр генә

Белми икән Фазылны;

Егетнең дә егете ул,

Ул сугышта — сугышкан:

Бер чак шулай өч танкка

Төялеп килгән дошман.

Сугышка кадәр эшләгән

Донбасс шахталарында,

Эшләгән, исме төшмәгән,

Мактау такталарыннан.

Гранаталар тоткан Фазыл

Шаккатырган халыкны:

Чүлмәк кебек чәлпәрәмә

Китергән өч танкны»...

«Бакча эчендә госпиталь,

Кәрнизләре челтәрле,

Фазыл бер кызга хат яза,

Хаты барып җитәрме.

Хатының соңгы юлларын

Кырлар белән тутыра,

Без дә берсен язып китик,

Җырлары ла ни тора:

«Ал кадыйм түшләреңә,

Гөл кадыйм түшләреңә,

Былбыл булып, гөлгә кунып

Керәсең төшләремә...»

Язып бетерә ул хатын,

Башын кулына салып,

Язган җырларын укый да,

 Бик тирән сулыш алып: —

 Иптәшләр, берегез, ди,

Әнә шул гармоньны, зинһар,

Китереп бирегез, ди.

Ала кулына гармонен,

Ача тәрәзәләрне,

Жилпеп җибәрә кичке җил

Ак челтәр пәрдәләрне;

Карый Фазыл зәңгәр күккә,

Күктә алтын йолдызлар,

Ә бакчада, чәчәк тотып,

Ял итеп йөри кызлар.

Пәрдәләрне җилпи-җилпи,

Тәрәзәдән җил бәрә.

Күз текәл йолдызлы күккә,

Фазыл сызып җибәрә:

Саратский яшел гармонь,

Көмеш кыңгыраулары,

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары.

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп жылымсы килә...

ҖЫлау егет эше мени,

Эх, бер җырлыйсы килә.

Җырлыйлар гармоньга кушылып.

Госпиталь егетләре,

Канын кызганмый сугышкан

Ватанның бөркетләре:

«—Утырдым яшел вагонга,

Карыйм тәрәзәсеннән,

Шат-бәхетле киләчәгем,

Күгәрченем, гөл чәчәгем,

Хатлар көтәрмен синнән.

Мин китәм, иркәм, сугышка,

Син сагынып җырларсың,

Үлсәм, хәбәр итәр дуслар.

Мактап хат язар комиссар,

 Үкси-үкси җыларсың.

Авыр булса да әйтәмен,

Якын иткәнгә күрә:

Мин үлсәм, башка берәүне,

Миңа тиң итеп яратып,

Салырсың йөрәгеңә.

Сайлаганың, минем кебек,

Иркәли, сөя белсен;

Кирәк чакта Ватан өчен,

Аямыйча яшьлек көчен,

Көрәшә, үлә белсен.

Батырны үлем алмый, ди,

Без күрешербез әле:

Күгәрчен кебек гөрләшеп,

Күзләрне күзгә текәшеп,

Бер үбешербез әле».

Тын калып тыңлый бу җырны

Күктә алтын йолдызлар,

Һәм бакчада чәчәк тотып,

Ял итеп йөргән кызлар.

Саратский яшел гармонь,

Көмеш кыңгыраулары,

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары.

Әллә нишләтә күңелне,

Тирән сулыйсы килә,

Тирән сулыш алып, дуслар,

Ярсып җырлыйсы килә.