Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГИТАРА

«Авыл хикәяләре» циклыннан.

— Бу безнең иң тыныч, бүлмәбез, — диделәр миңа. Бердән-бер тәрәзәсе ярым ташландык бер бакчага карый торган кечкенә генә бер бүлмәне күрсәттеләр.

— Кандаласы-фәләне юктыр бит? — дип сорадым тагын, «юк» диделәр, мин шунда кунарга калдым, бүтән бер әйбер турында да сорашмадым. Кечкенә генә бер район үзәгендә, кайчандыр яңа булып та инде тузып бара торган Крестьян йортында, төрле юлаучыларны бик күп күреп инде аларның кәефләренә тәмам ияләшеп беткән, гомумән, бөтен нәрсәгә ияләшеп беткән ялап аяклы, калку күкерәкле, тук чырайлы хатыннан тагын ни дә булса бүтән әйбер сорап торуны кирәксенмәдем. Бүлмәдә үзем генә калгач, аның өчен яхшылап күзәтә башладым. Чиста гына стена, бер кием элгече, одеалы-җәймәләре белән бер кешелек тимер кровать, кечрәк кенә бер өстәл, аның өстендә чите кителгән көзге — үземне көзгедә күргәч, ничектер уңайсызланып калдым. Бүтән берни дә юк дияр идем, бераздан күземә чалынды, стенаның бер ягына, почмакка рак, кемдер вак кына хәрефләр белән: «Мин монда 1942 нче елның 25 нче маенда, Казанга, военкоматка барышлый кунып киттем», — дип язып калдырган. Шуның астында ук, шундый ук вак кына хәрефләр белән түбендәге җыр язылган: «Казан каласың чыккач га күренә Мәскәү каласы, Әти-әни, онытмагыз, кош та онытмый баласын».

Әллә нигә эчем пошып китте, күзләремне тизрәк алдым да, тәрәзә каршыма килеп бастым. Бакчада зур гына миләш агачы үсеп утыра, кызарып миләше пешеп килә, күрше ишек алды күренә, анда soep яктан икенче якка бау тарттырганнар да, шул бауга ап-ак итеп юылган керләр элеп куйганнар: челтәрле мендәр тышлары, эчке күлмәкләр, әллә нинди ят үрнәк буенча кукуруза чәчәге төшерелеп чигелгән кофта.

Якты чырайлы Украина исемә килеп төште. Аннары тагын бер калай түбә күренә, анда чыпчыклар тезелгәннәр — болары инде безнең үзебезнекеләр, малай чакта мин аларның тенкәләренә тия торган идем. Канда, кайда калдың син, шук куллы малайчак! Аннары тагын миләш тәлгәшләре арасыннан, кибәргә эленгән керләр өстеннән бер ачык тәрәзә күренә. Тәрәзә төбендә гөл банкалары, гөлләре күпереп чәчәк атып утыралар, ә тәрәзәдә ичмасам бер генә кеше заты күренсенче. Әйләнә-тирәдә ниндидер серле тынлык хөкем сөрә, эссе көн уртасында, авылда гел шулай була инде ул. Бераздан, урман эченнән ишетелгән төсле булып моң гына яңгыраган гармонь тавышы ишетелеп китте. Җанга ягымлы көй, салават күпере төсле булып, колак төбеннән сузылып узды да, әллә кайда — ахырысы теге кибәргә эленгән керләр арасында бугай — иңерәп тынды. Мин бүлмәмнең ишеген бикләдем дә, гармонь уйнаучы кешене эзләп, ишек алдына чыктым. Ишек алдында бая миңа бүлмә күрсәткән тук чырайлы хатынны очратып, аннан сорадым.

— Минем карт ул, әнә тегендә, гармоньнар төзәтә, — дип җавап кайтарды, хатын. Игътибарсыз гына кул селтәп күрсәтүеннән мин аның гармонь төзәтүче карт белән ирле-хатынлы булып торуга ул чаклы исе китмәгәнлеген белеп алдым. Ә гармонь төзәтүче картның гомумән бернәрсәгә дә, шул исәптән миңа да исе китмәде. Аның, күрәсең, үзенең дөньясы бар иде, ыгы- зыгы килеп чабулап йөри торган кешеләрне үзенең җиз чыбыклы күзлекләре астыннан гына уздырып җибәрергә ул инде күптән үк күнеккән иде булса кирәк. Мин аның музыка кораллары белән тулган кечкенә генә хөҗрәсендә дәшми-тынмый озак кына басып тордым. Ахырында ул, кулындагы гармонь яңагын бер читкә куеп, сәер генә итеп миңа карап алды».

«Сиңа нәрсә кирәк тагын, тишек борын?» — аның күз карашы әнә шулай дигән төсле иде.

— Миңа берни дә кирәк түгел, абый, миң карап торырга дип кенә кердем.

— Алай булгач утыр, — диде ул, кинәт йомшап. Миңа урындык бирде. Без аның белән шунда ук дуслашып киттек, ул миңа, берсе артыннан икенчесен, күп кенә татар көйләре уйнады. Ул уйнаган чагында башын бер якка кылайтып сала, күзләрен йома һәм аның лепердәп иреннәре селкенеп торалар, — ахырысы ул үзе уйнаганга үзе кушылып авыз эченнән нидер җырлап та бара иде булса кирәк.

— Теге ялан аяклы тутакайны күргәнсеңдер инде син, минем хатын кисәге ул. Тавык бете белән бер, акчаны аз каерасың дип колак төбен көне-төне кычыттырып тора. Имеш, мин бушка эшләп утырам. Нигә бушка эшлим, бушка эшләмим мин, әмма ләкин кешенең җиде кат тиресен салдырып алырга да булдыра алмыйм. Артык акча нигә кирәк. Икенче бер яшь тутакайга өйләнеп, үземне көне-төне кычыттырып тору өченме? Җитәр. Бусы да артык. Рәтләп йоклаганым да юк үзе белән, боты белән басып үтерер дип куркам, картайгач яшь хатынга өйләнүнең бәйрәме шулай була икән шул. Ә миңа үләргә ярамый, ни өчен дисән, музыкант мин. Бөтен районда бер кеше. Бу чакны, үзең беләсең, никрутлар күбәйде, моң күбәйде бу чакны. Гармонь кирәк, гармонь кешенең моңын уртаклаша ул. Аннан килеп мин бит гармонь гына да төзәтмим, мандолиноны дисенме, скрипкасы дисеңме. Әле шулай бер көн... Ул тагын нидер яна бернәрсә сөйләмәкче булып авызын ачкан иде дә, ул арада идәнгә чап-чоп басып теге ялан аяклы-хатын килеп керде. Мин читкәрәк кагылдым, — чөнки талашкан чакларында ир белән хатын арасына кысылуны борынгылар бик үк мактамыйлар, ә ул хатын — әллә кайдан күренеп тора — ташырга дип кергән иде.

— Минем туфлиләрне төзәттергән өчен бүген тагын акча, сорап килделәр. Башыңда әзрәк ми әсәре бармы синен, юкмы...

— Боргалаган -сыргалаган булып «Карурман» көен бозып уйныйлар бездә, настоящий «Карурман» менә болай ул, - дип сүзне тиз генә икенчегә борып өлгерде карт һәм шунда ук кулына бер гармоньны алып сызып уйнап җибәрде. Хатын ык-мык килде, ачудан кызарды бүртенде, ахрында берни дә эшли алмыйча, сулагай кулын селтәп, өндәп чыгып китте. Хатын чыгып киткәч, карт бәген саны белән селкенеп кеткелдәп көлде, аннары бая өзелеп калган сүзне ялган җибәрергә теләп, стенадагы ялгыз гитарага үрелде:

— Әле бер көн шулай... базарда менә бу бозау ботын күреп, биш йөз илле сумга сатып алып кайттым. Безнең бу якта күренгән нәрсә түгел бу, мөгаен тете килгән кешеләр белән ияреп килгәндер. Үзе болай күңелле генә нәрсә. Чиертеп карыйкмы үзен? Гитара, өзек-өзек кенә тавышлар чыгарып, өй эчен әллә нинди ят моң белән тутырды, — мине эч пошу катыш билгесез сагыну күмеп китте. Хәтеремә теге, стенага язылган җыр килде: «... Әти-әни, онытмагыз, кош та онытмый баласын». Ни өчендер картның баягы сүзләре эчке мәгънә яшергән төсле булып хәтеремдә яңадан яңардылар: «Безнең бу як га күренгән нәрсә түгел бу, мөгаен теге килгән кешеләр белән ияреп килгәндер». Аннары тагын күрше ишек алдындагы ак кофта. Кукуруза чәчәге төсле бизәк, якты чырайлы Украина, шунда ук тагын гитараның өзек-өзек тавышы: зың-ң-ң-ң... зыин бердән-бер тәрәзәмне ачып куеп, йокларга яттым. Район үзәгендәге тормыш, кичеп дәртле генә бер чайкалып алды да, тыйды. Ачылмалъв тәрәзәләр ябылдылар. капкаларның эшермәләре шыгырдап бикләнде, бер өер кызның көлешә-көлешә өйләренә таба кайтып баруы ишетелеп калды. Төннең бер вакытында, тын һаваны ярып агылып килгән ярсулы гитара тавышыннан уянып, күзләремне ачтым. Тәрәзәм ачык, тәрәзә каршысызда, төнге каравылчы төсле булып, ялгыз миләш агачы басып тора, кибәргә эленгән керләр күренмиләр.

Ахрысы аларны төнгә каршы җыеп алганнардыр. Гөлле тәрәзә ачык, аннан бакчага сыек кыла булып ут шәүләсе сузылган, аннары тагын теге нечкә билле, ак күлмәкле кызның зәгыйфь күләгәсе тирбәлеп күренә. Ул җырламый, ә бәлки, ярсулы гитара тавышына кушылып, үзенең эчке уйларын гына түгә — сүзләрне ул шунда, үзеннән генә уйлап чыгара иде булса кирәк.

...Без йөзем балы белән коенган төнне Син мина үзеңнең хәнҗәрен белән мактанган идең, Молдаван егете. Кайда, канда хәзер синең ул үткен хәнҗәрең? Кайда ул? Әйдә, аны немецнең җылы карнына тыгып куябыз. Бу бүлмәне миңа иң тыныч бүлмә дип тәкъдим иткәннәр иде, иң тыныч бүлмә дигәннәре болай булгач, бүтәннәре ничек икән инде моның? Авыллардан әйләнеп кайтышлый мин тагын әлеге Крестьян йортына туктадым. Гармонь* төзәтүче картның хөҗрәсендә теге ялгыз гитара һаман эленеп тора иде әле, аны күргәч ирексездән зур кара күзле молда ватканы исемә төшердем.

— Үзе чикерткә генә чаклы булса да, монда сыеп тора алмады ул кыз. Үзебезнең якка, партизаннар янына китәм, дип җенләнеп йөрде-йөрде дә, ахырда бер көнне төренде дә чыгып китте, — дип куйды карт. Ә бераз тынын торганнан соң өстәде:

— Минем менә бу бозау боты туган илен исенә төшерде бугай ахыры аңа. Без икебез дә берьюлы күтәрелеп стенадагы гитаpaгa, карадык.

1942 ел, сентябрь.