Логотип Казан Утлары
Публицистика

АМЕРИКАНЫҢ АССОШИЭЙТЕД ПРЕСС АГЕНТЛЫГЫ ХӘБӘРЧЕСЕНЕҢ СОРАУЛАРЫНА ИПТӘШ И. В. СТАЛИННЫҢ ҖАВАПЛАРЫ

Американың Ассошиэйтед Пресс агентлыгының Москвадагы хәбәрчесе Кэссиди әфәнде СССР Халык Комиссарлары Советы Председателе иптәш И. В. Сталинга хат белән мөрәҗәгать итте.

Ул бу хатында Америка җәмәгатьчелеген кызыксындыра торган өч сорауга телдән яки язма рәвештә җавап бирүне үтенде. Иптәш И. В. Сталин Кэссиди әфәндегә түбәндәге хат белән җавап бирде:

Кэссиди әфәнде! Мәшгуль булуым сәбәпле Сезгә интервью бирергә мөмкин булмаганлыктан, Сезнең сорауларыгызга кыскача язма җавап бирү белән чикләнәм.

  1. Агымдагы хәлне советча бәяләгәндә икенче фронтның мөмкинлеге нинди урын тота?.

Җавап. Бик әһәмиятле, әйтергә мөмкин, беренче дәрәҗәдәге урынны.

  1. Советлар Союзына союзникларның ярдәме ни дәрәҗәдә эффектлы һәм бу ярдәмне киңәйтү һәм яхшырту өчен нәрсә эшләргә мөмкин булыр иде?

Җавап. Немец-фашист гаскәрләрнең төп көчләрен үзенә тартып торуы аркасында Советлар Союзының союзникларга күрсәтә торган ярдәме белән чагыштырганда, Советлар Союзына союзникларның ярдәме хәзергә әле азрак эффектлы. Бу ярдәмне киңәйтү һәм яхшырту өчен тик бер генә нәрсә: союзникларның үз өсләренә алган йөкләмәләрен тулысынча һәм үз вакытында үтәүләре таләп ителә,".

  1. Советлар Союзының каршылык күрсәтү сәләте әле ни дәрәжәдә?. Җавап. Мин уйлыйм, Советлар Союзының немец юлбасарларга каршылык күрсәтү сәләте үзенең көче ягыннан, фашистик Германиянең яки нинди булса да башка агрессив державаның үзенә бөтен дөньяда хаким булуны тәэмин итү сәләтеннән, әгәр дә югарырак булмаса, һич тә ким түгел.

3 нче октябрь, 1942 нче ел.

 Ихтирам белән И. СТАЛИН.