Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ХИКӘЯЛӘРЕ

Ги де Мопассан — дөнья күләмендә танылган иң күренекле һәм, кызганычлыкка каршы, әсәрләре безнең татар теленә гафу ителмәслек рәвештә аз тәрҗемә ителгән оста язучыларның берсе. Бу көчле художникның бүгенге Ватан сугышы көннәрендә аеруча телгә алынуы, аның әсәрләренең зур тиражлар белән күпләп-күпләп басылып таралуы — очраклы хәл түгел, әлбәттә. Хәзерге заманның коточкыч хәшәрәтләре булган гитлерчы бандитларның бабалары — пруссакларның кабахәтлеген, кансызлыгын, кыргыйлыгын сурәтләгән, аларның кеше дигән бөек исемгә һичбер хаклары булмаганын бөтен ачыклыгы белән күрсәткән әсәрләр арасында Ги де Мопассанның Франция— Пруссия сугышы турындагы новеллалары иң күренекле урында торалар. Ги де Мопассанның татар теленә тәрҗемә ителеп, «Сугыш хикәяләре» исеме астында шушы көннәрдә басылып чыккан новеллалар җыентыгы бик вакытлы чыккан һәм кирәкле китапларның берсе. Ги де Мопассан «Ике дус» исемле хикәясендә, кеше үтерү һәм көчләү, талау белән дан казанган груссакларга карата кешелек дөньясының иң тирән, иң көчле нәфрәтен чагылдырып болан ди: «Пруссаклар! Аларның әле пруссакларны бер генә мәртәбә дә күргәннәре юк, ләкин пруссаклар берничә ай инде... халыкны талыйлар, үтерәләр, ачлык белән, интектерәләр иде. Таныш булмаган, ләкин Ги де Мопассан җиңеп килгән ул халыкка дошманлык хисе аларда үзенә бер коточкыч тойгы белән кушыла иде». Бу хикәядә берсе сәгатьче, икенчесе галантерия магазинында сәүдә итүче яхшы күңелле ике французның балык тотарга барган җирләрендә пруссаклар кулына кабулары һәм немецлар аларга Францияга хыянәт итәргә тәкъдим иткәч, аларның бу пычрак эштән ватанга хыянәт итү эшеннән горур рәвештә баш тартып, батырларча үлүләре сурәтләнә. Пруссия офицеры аларга болан ди: «Минемчә сез икегез дә шпион, минем арттан тикшереп торырга җибәрелгәнсез, мин сезне тоттым һәм атып үтерәчәкмен. Сез, балык тоткан булып, үзегезнең планнарыгызны яшерергә тырышкансыз, әмма сез минем кулга эләктегез: сезнең эшегез харап; сугышның законы шулай. Ләкин сез французларның аванпостлары аркылы үткәнсез, һәм сездә кире кайтканда үтәр өчен әлбәттә аларның парольләре булырга тиеш. Шул парольне миңа әйтсәгез, мин сезне гафу итәчәкмен». Ике патриот бер сүз дә җавап бирмиләр, алар бер-берсе белән бәхилләшәләр йәм пруссаклар аларны атып үтерәләр, һичбер гаепсез ике кешене шулай аттырып үтергән немец офицеры үзенең түбәнлегендә шул дәрәҗәгә җитә, ул алар тоткан балыкларны үзенә кыздырып китерергә куша:

«— Үлеп беткәнче шул балыкларны миңа кыздырып бир. Менә дигән аш булыр ул, — ди поварына, һәм яңадан үзенең трубкасын үрләтеп җибәрә». Менә бу соңгы юлларда пруссакның кабахәтлеге бик күрмешле ачыла. «Дуэль» дигән хикәядә «Францияне немецлар басып алган; бөтен ил дошманның тезләре астында яткан җиңелгән көрәшче шикелле калтыранган» көннәрдә Дюбюи дигән бер француз офицеры хатыны һәм баласы янына кайтып килә. Дюбюи Франция җирендә немецларның йөрүләрен вагон тәрәзәсе аша күзәтеп бара. «Немец солдатлары юл өсләрендә, кырларда, койма буйларында очрыйлар, яки трактир яннарында сөйләшеп торалар. Җир өстен алар саранча шикелле басып алганнар». Вагонда бара торган немец офицеры. Дюбюиның француз икәнен белеп ала да, аны бик тупас рәвештә хәкарәтләргә керешә. Ул үзенең бер авылда унике французны үтергәнен әйтеп мактана, бөтен вагонга: «Бетсен Франция!» дип акыра һәм кинәт итеген Дюбюиның аягы өстенә куя. Дюбюи бик озак түзеп бара. Ахырда аның чыдамлыгы бетә, ул немецны кыйнап ташлый һәм соңыннан дуэльдә аны атып үтерә. «Фифи туташ» дигән (хикәядә Мопассан немецларның эчеп-исереп котыруларын сурәтли. Үзләрен бик зур культура вәкилләре дип санап йөргән немец офицерлары — бароннар, маркизлар Франциянең борынгы бер замогында эчләре пошудан интегәләр, һәм борынгы картиналарны, кыйммәтле фарфор савыт-сабаларны ватып күңел ачалар. «Ашап бетереп, шәрап эчәргә һәм тәмәке тартырга тотынгач, алар, көндәге гадәтләре буенча, тормышларының, күңелсез булуыннан зарлана башлыйлар. Коньяк һәм ликер бутылка ларьь кулдан-кулга күчә; урындыкларга җәелеп утырган офицерлар авызларындагы бөгелеп төшкән озын трубкаларын да алмыйча аз-азлап кына йотып, шәрап эчәләр... Менә шул чакта барон урыннан кинәт сикереп тора. Котырынуыннан калтыранып, ул;

— Шәйтан алгыры. Артык болай дәвам итүе мөмкин түгел, нәрсә булса да бернәрсә уйлап табарга кирәк! дип кычкыра... Фифи туташ һич кенә дә урынында утырып тора алмын башлый. Ул әле сикереп тора, әле яңадан утыра. Аның сыек зәңгәр күзләре, нәрсәне генә ватарга икән дигәндәй, эзләнеп кенә торалар. Кисәк анын күзләре мыеклы дама портретына төшә һәм ул револьверын тартып чыгара.

— Син безнең мәҗлесне күрмәссең, — ди ул һәм утырган җиреннән дә кузгалмыйча төзи башлый. Ике пуля бер-бер артлы портретның ике күзен тишеп керә. Шуннан соң ул:

— Мина куябыз,— дип кычкырып җибәрә... Мина дигәннәре аның үзе уйлап тапкан нәрсәсе, аның яраткан уены һәм җимерүдә үзе уйлап тапкан бер ысул була...

Фифи туташ үзенә кирәк нәрсәне эзләү өчен кунак бүлмәсенә кереп китә. Ул кытай фарфорыннан ясалган кечкенә генә бер алсу чәйнекне алып чыга һәм аңа дары тутыра һәм, борынына озын филтә тыгып, ут төртә дә йөгерә-йөгерә шул җәһәннәм машинасын күрше бүлмәгә кертеп куя. Аннан ул күз ачып йомганчы кире борылып чыпа, ишекләрне бикләп куя. Немецлар барлыгы да, чырайларына балаларча кызыксыну чыгарып, елмаешып аяк үрә көтеп торалар һәм, шартлау тавышьп замокның стеналарын дер селкетеп җибәргәч, өерләре белән кунак бүлмәсенә йөгерешеп керәләр. Иң алдан кергән Фифи туташ, башы өзелеп төшкән терракотовый Венераны күргәч, шашынып кул чаба башлый. Немецлар аунап яткан фарфор кисәкләрен җыйнап алалар, шартлау вакытында әллә нинди сәер төсләргә кереп ватылган фарфорларны гаҗәпсенеп карыйлар». Бүген тарихи музейларны ваткан, кыйммәтле китапханәләрне яндырган, мәктәп биналарын туздырып йөргән гитлерчыларның рухани аталары менә шулай эш итәләр. «Тиле хатын» дигән хикәядә тупас һәм явыз бер немец офицерының акылдан шашкан бер француз хатыны өенә урнашуы сурәтләнә. Офицер бу хатынның авыруы турында сораша; «аңа ул инде унбиш елдан бирле һичбер хәрәкәтсез ята, зур бер кайгыдан соң ул шулай авырып китте, диләр. Билгеле инде, офицер моңа ышанмый һәм бичара хатын бары тик пруссакларны күрергә, алар белән сөйләшергә, аралашырга теләмәгәнгә күрә генә, горурланып шулай ята дип уйлый. Ул аңардан үзен кабул итүне таләп итә. Офицерны хатынның бүлмәсенә алып керәләр, һәм ул каты гына итеп, — Ханым, мин сезнең торуыгызны һәм аска төшүегезне үтенәм, сезне бөтен кеше күрергә тиеш,—ди. Хатын үзенең буш һәм мәгънәсез күзләрен офицерга таба бора да, бертөрле дә җавап кайтармый. Бу нәрсә офицерны тәмам ачуландыра. Чөнки ул хатынның бер сүз дәшмичә тыныч кына ятуын пруссакларга булган тирән нәфрәттән дип уйлый һәм:

— Әгәр иртәгә урыныгыздан торып, аска төшмәсәгез... дип янап чыгып китә... Иртәгесен ишек алдыннан урамга бер отряд чыга, ул отряд, яралы солдатны күтәреп барган шикелле итеп, бер матрац күтәреп бара. Урыныннан торгызмаганга күрә тиле хатын матрац өстендә элекке шикелле үк тыныч, ул бер сүз дәшми һәм бөтен нәрсәгә гамьсез генә карап ята. Арттан бер солдат хатын-кыз киеме төрелгән төенчек күтәреп бара. Отряд Ивиль урманына таба китә... Яз җитә. Пруссаклар китәләр. Күрше хатынының йорты; һаман бик- килеш тора, аның бакчасындагы аллеяларны куе үлән баса. Шуннан соң ауга йөри торган бер кеше урман эчендә, бер чокырда, кеше башы сөяге тавын ала. Пруссаклар теге тиле хатынны урман эчендә япа-ялгыз калдырганнар да, ул, үзенең гадәте буенча, аягын да, кулын да кыймылдатмыйча, матрац өстендә үлгән, аның тәнен бүреләр ерткалап ташлаганнар, ә кошлар матрац кылыннан оя ясаган булып чыгалар. Хатын-кызларны, картларны, карчыкларны, балаларны үтерә торган мондый «җиңүчегә» бары тик бетмәс-төкәнмәс дошманлык сакларга һәм аны һәр җирдә кырып юк итә барырга гына мөмкин. «Пленныйлар» дигән хәкәядә урман каравылчысы үзенең кызына:

«— Бертина, без бүген төнне ялгыз уздырабыз: өйгә кер, караңгы төшә инде, урманда бәлки бүреләр һәм пруссаклар йөри торгандыр» ди. Мопассан французларның немец баскыннарына мөнасәбәтен бер генә сызык белән күрсәтеп үтә. Бүреләр һәм пруссаклар! ди ул. Мопассан немецларны Франциянең һәр җирендә үлем сагалап торганын сурәтли, һәрбер куак, һәрбер бусага артында үлем яшеренеп тора. Инде алтмыш сигез яшенә җиткән Милон агай да төннәрен кырга чьига һәм сагалап торып немецларны үтереп йөри. «Ул аларны крестьяннарча һәм шул ук вакытта патриот та буларак аяусыз һәм яшерен дошманлык тойгысы белән дошман күрә». Үзен тотып алып штабка, полковник каршына алып килгәч, Милон агай болай ди: «— Сигезе әтием өчен, сигезе улым өчен, без сезнең белән исәп-хисапны өздек, мин сезнең белән бозылышырга теләп йөрмәдем, юк! Мин сезне бөтенләй белмим дә. Сез кайдан килгәнсез, мин хәтта аны да белмим. Ә менә сез минем йортымда торасыз, һәм үз өегездәге шикелле хуҗалык итәсез. Мин барлык кешенең үчен алдым: аңарга һич тә үкенмим!»

Мопассан хикәяләренең һәрбер юлы чиксез ачу һәм нәфрәт, үч алу белән яна. Бу ачу, бу нәфрәт һәм үч тойгылары бүген безнең совет кешеләре өчен иң кирәкле булган һәм иң якын тойгылар. Моннан җитмеш еллар элек бабалары гүзәл Франциянең бай йөзем бакчаларын, мул кырларын таптаган һәм бүген, сатлык Пегэн, хаин Лавальлар ярдәмендә, шул ук Францияне ачлык оясына әйләндергән немец фашистлары үзләре вакытлыча басып алган совет районнарын Тәнкыйть—библиография да канга батырып, бөтен вәхшәтлекләрне эшләп йөриләр. Алар безнең туганнарыбызның аналарыбызны, сеңелләребезне, балаларыбызны газаплыйлар, үтерәләр, кол итеп озаталар. Гитлер чирүләреннән дә кабахәтерәк, алардан да пычрагььрак хәшәрәтләрне тарихның күргәне юк. Бу кабахәтләр юк ителергә тиешләр! Аларны бөтенләйгә, мәңгегә кырып юк итәргә кирәк! Иптәш Сталин: «...дошманны бөтен жан көче белән дошман күрергә өйрәнми торып җиңәргә мөмкин түгел» диде. Җитәкчебезнең бу сүзләрен без үзебезнең көрәш лозунгысы итеп югары күтәреп һәм дошманны бөтен җан көчебез белән дошман күреп, җир йөзеннән юк итәр өчен барабыз. Бөек художниклар каләме белән язылган һәм чынбарлыкны бөтен дөреслеге белән сурәтләгән, кешенең матурлыгын бөтен нәфислегендә гәүдәләндереп, батыр кешенең көчле тойгыларын — мәхәббәт һәм нәфрәт тойгысын осталарча чагылдырган әсәрләр безнең Ватан сугышны көннәрендә аеруча кыйммәтле. Алар көчле һәм ышанычлы корал булып хезмәт итәләр. Алар безне явыз дошманга каршы сугышта тагы- да батыррак бульпрга чакыралар. Ги де Мопассаиның «Сугыш хикәяләре» исеме астында чыккан бу новеллаларын Ибраһим Газый иптәш тәрҗемә иткән. Тәрҗемә гомумән җиңел генә барса да, шулай да урыныьурыны белән бераз ашыгып эшләү сизелгәли. Бу китап, кабатлап әйтәбез, бик вакытлы чыккан, һәм ул бүгенге көндә безнең уртак эшебезгә  явыз дошманны җимерү эшенә хезмәт итә көчле агитация материалы булып тора.