Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПУЛЯМ!

Тирә-якта үлән чәчәк аткан,

Каен яфрак ярган урында

Кара күзем алга төбәп ятам,

Тирән окоп һәм киң болында.

Кулымдагы җитез автоматның

Алга төбәп куйдым көпшәсен.

Мин хат яздым. Тизрәк китсен хатым,

Зәңгәр күзем яшен түкмәсен.

Хатым китте, йомшак таңгы җил күк.

Гомер дустым, сөйгән ярыма,

Ә мин калдым сугыш яланында.

...Караңгы төн, бомба ярыла.

Яңгырсыман өскә пуля ява,

Бала елый кебек еракта,

 Гүя үкси анда хәлсез ана,

Иркәм тавышы килә колакка.

Ярсып-ярсып атам: һәр пулямны

Ватан өчен, туган ил өчен!

Балам өчен, атам, анам өчен,

Назлап сөйгән нечкә бил өчен!

Үлсен дошман яткан урынында,

 Халкым яше аны чорнаган,

Миллион кабер рус болынында

Һәм кан ага һәрбер елгадан.

Үлсен дошман, бетсен һәм дөмексен!

Рус халкы калсын дан булып!

Украинабыз кабат чәчәк атсын,

Роза торсын таңгы ал булып!