Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫМ ТАТАР СОВЕТ ШАГЫЙРЕ КӘРИМ ЖАМАНАКЛЫ

Совет халкының бөек Ватан сугышында Кырым халкына һәм шул җөмләдән бу батыр халыкның әдәбияты кадрларына да зур сынау кичерергә туры килде. Кабахәт фашист чирүләре бу өлкәгә, бу халыкка аеруча ерткычлык белән кадалдылар. Азатлык сөйгән батыр Кырым халкы үзенең ирке өчен, совет ватаны өчен, Сталин эше өчен үз-үзен аямастан сугышканын, бу сугышта чиксез батырлыкларга сәләтле булуын күрсәтте. Кырым татар совет әдәбиятының совет власте тарафыннан сөеп тәрбияләнеп үстерелгән кадрлары да бу сугышта читтә калмадылар. Аларның зур күпчелеге, каләмнәрен винтовкага алыштырып, ватан сугышы фронтларына киттеләр һәм анда, явыз дошман каршында, батырларча көрәшә башладылар. Кырымның атаклы шагыйрьләреннән Шамиль Аләддин, Максуд Сөләйман иптәшләр Хәрәкәттәге Кызыл Армия сафында лейтенант булып хезмәт итәләр, сугыш кырында корал тотып көрәшәләр, үзенә зур өметләр баглаткан шагыйрьләрдән Иргат Кадыйр, политрук буларак, дошманга каршы батырларча сугышып йөри. Яшь һәм талантлы көчләрдән Махмуд Дибак, отличник кызыл флотчы яшь шагыйрь Маннан Рәшидев Севастополь оборонасының соңгы көннәренәчә анда булдылар һәм хәзер фронтта батырларча сугышалар., Кырым хәзергә немец-фашист кеше ашаучылар табаны астында. Алар анда үзләренең кабахәт эшләрен алып баралар, халыкның дистәләрчә еллар кадерләп үстергән байлыгын талыйлар, ваталар, җимерәләр, халыкны искиткеч газапларга тарталар. Ләкин бу хәлнең озакка бармаячагы намуслы һәрбер совет гражданына ачык. Кырымда немец этләре хужалык сөрәләр, ләкин анда көрәш бер генә минутка др, бер генә секундка да тынганы юк. Кырымның шанлы партизаннары фашистларга аз гына да тынгылык бирмиләр, алар фашист юлбасарларны һәр адымнарында күләгә кебек, сагалап баралар һәм кыралар. Кырымда, фашистлар басып кергән барлык илләрдәге, барлык өлкәләрдәге кебек, немецларның аяк астында җир яна. Бу янгын көчәячәк һәм Кырымның бәхетле кызыл байрак астында тагын да шат тормыш белән яшәячәк көне ерак түгел инде. Кырым татар совет язучыларының бүгенге әсәрләре барсы да менә шул якты, матур өмет белән Кырым өстендә кызыл байракның тагын да җилфердәвенә нык ышану белән сугарылганнар. Дагстапга күчеп килгәч һәм анда дусларча каршы алынган драматург Йосыф Булат Кырым татар совет сәхнәсе өчен яңа антифашистик пьесалар язу өстендә эшли. Кырымның карт шагыйрьләреннән саналган һәм ерак Үзбәкстанда бик якын итеп каршы алынган Алтаңлы совет халкының бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигырьләр циклын яза. Моннан ун еллар элек Казанда булып киткән һәм хәзер дә Казанда яши торган шагыйрь Кәрим Җаманаклы (Рәшидев) Кырым фронтында алган тәэссөрәтләрен шигыри формага салу һәм Кырым татар фольклорын өйрәнү буенча эшләвен дәвам иттерә.

Без бу номерыбызда әсәрләрен урнаштыра торган Кырым татар совет шагыйре һәм фольклорчысы Кәрим Җаманаклы совет чорында күтәрелгән көчләрнең берсе. Башлыча лирик шигырьләр язып чыккан һәм комсомол матбугатында («Яшь куәт» газетасы, «Яшь ленинчы» журналы һ. б.) эшләп килгән бу шагыйрь 1924—1925 елларда басыла башлый. 1929 елда аның «Азатлык җырлары» дигән беренче җыентыгы чыга. Бу җыентыктагы шигырьләрдә комсомол тормышы, аның көрәше, совет Кырымының гүзәл табигаты җырлана. Әле ныгып җитмәгән һәм бик яшь булган шагыйрьнең бу әсәрләрендә иске әдәбият йогынтысына бирелү, авылның сыйнфый катлаулануын сизмәү күренсә дә, алар саф, таза оптимизм белән сугарылулары һәм шат яңгыраулары белән аерылып торалар.

1929 елда Җаманаклының «Балаларга Ленин турында» дигән җыентыгы басыла. Монда Ленин, ленинизм турында балалар өчен язылган шигырьләр туплана. 1940 елда шагыйрьнең «Әнинең җыры» (Бишек җыры) дигән җыентыгы чыга. Кырым татар балалар әдәбиятын үстерү буенча күп хезмәтләр кунган Җаманаклы Кырымның әдәби журналларында («Әдәбият вә культура», «Большевик юлы», «Совет әдәбияты») һәм газеталарда актив катнаша. 1935 елда Җаманаклы Кырым педагогия институтының аспирантурасын тәмам итә һәм 1937 елда, Тукайның чордашы һәм аның фикерләрен уртаклашучы Кырым татар халык шагыйре Хөсәен Шамиль Туктар Газый иҗаты турында диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты исемен ала. Соңгы елларда ул Кырым Совет Язучылары Союзының җаваплы секретаре, А. С. Пушкин исемендәге Кырым тел, әдәбият һәм тарих институты директоры булып эшли. Кырымга немец фашистлары басып кергәч Җаманаклы Кызыл Армия сафына китә һәм Перекоп яннарындагы сугышларда катнаша. Ул фронтта «Сугышчан листок»ның редакторы, Армия газетасының хәбәрчесе һәм үз подразделениесенең партия оештыручысы булып эшлп, үз полкының тарихын язуга катнаша. Соңыннан, Кырымның ВКП(б) Өлкә Комитеты һәм Хөкүмәте кушуы буенча, Җаманаклы Казанга килде һәм Кырым татар совет әдәбиятының кадрларын туплау буенча эшли башлады.

Мөкаддәс туган йорт, сөекле бәгърем әй, Кырым!

Тик сиңа төбәлгән туган һәм туачак бар җырым.

Гомеремә ямь биреп, тәм биреп, дәртемне кузгаткан

Гүзәллек дөньясы, шигърият утравы, зур ватан.

 Чатырдаг башына мендем дә күз аттым өстенә,

Шатландым диңгездә, корыда җиңелмәс көчеңә.

Көчләрем яңарды, чолгады гүзәллек нурлары,

Хыялым тибрәтте, мин аштым болыттан югары,

Йөрәгең, һәр җирең тулы, үзең тиң шигырьгә,

Тауларың, кырларың чакыра шатлыклы гомергә.

Бу олы шатлыкны тик синдә таптым мин, ватаным!

Мин улы халкыма, тик сиңа багышлыйм ир җаным.

Каләмем алыштым туры дус—төз атар мылтыкка,

Кем түзәр, буйсыныр фашистлар китергән коллыкка?!

Шәһәргә, авылга ут төртте талаучы юлбасар,

 Күз яшькә әверелә балдан саф чишмәләр, елгалар,

Саргая гөлчәчәк, моңая йөземгә бай утрау,

Кайгыга күмелә җиңелмәс, горурлы Чатыр-тау.

Сабыйлар, аналар иңриләр баскыннар кулында,

Күтәрел, көч күрсәт, Кырымым, азатлык юлында!

Ялкынланып горурланып хөр Акъяр—батырлар бишеге,

Дошманга мәңгегә бикләнсен диңгезләр ишеге.

Кораллы диңгездә сөекле тавыш бар халкыма:

— Дулкыннан тынычлык табарсың,— дип шаулый дулкыннар,

Иңрәшеп азатлык көтүче олылар, кечеләр,

Сезне тиз коткарыр батырлар, барсыннан көчлеләр.

Аларны көрәштә җиңәлми ут, ядрә, кургашын,

Рух бирә җиңешләр атасы — Сталин кояшы.

Яңадан терелер ватанның бакчасы, баглары,

Елмаеп көләрләр тармаклы, киң күкрәк таулары.

Җанланыр Акудаг итәге, Артеклы җыр сузар,

Ял итәр батырлар, дәрт белән кабынып көн узар.

Кырымым, күп телдә булырсың син дастан,

Тиңдәшсез бай өлкә, ял йорты, сөекле гөлестан!

Арыслан йөрәкле каһарман дусларым,

Сезгә бер әйтәчәк аз гына сүзем бар:

Мактаулы көрәшнең соңында һәрвакыт

Рух биргән сөекле, бәхетле көн туар!

Бәхетле алгы көн хакына кораллан,

Дулкынлы диңгездә, Салгырда бит юган!

Көрәшең азатлык, яктылык көрәше,

Онытма, дәртләрең ташысын, әй туган!

Яшәүне, ватанны йөрәктән сөйгәннәр

Һичвакыт дошманга кол булып калмаслар.

Бәдбәхет Гитлерга каршы яу барганда

Дусларым буйсынмас, тез чүкмәс, талмаслар.

Аларның көрәше Ленинның эше өчен

Кузгалган һичвакыт сүнмәс бер көрәш ул,

Һәм моңа юл ача Сталин исемендә

Кадерле якты, нурга бай кояш ул.

Һөҗүмгә барганда: «Ватан һәм Сталин!» дип,

Кузгала куркуны белмәгән партизан,

Хатыннар, балалар бәхете өчен көрәшә,

Ирләрчә кан түгә, сыкранмый бирә җан.

Көрәштән тайпылу иң түбән бер эш ул,

Мактаусыз үлемнән түбән ул белгәнгә.

Халкыннан мәңгелек хөрмәт бар чынлап та

Ирләрчә көрәшеп, ил өчен үлгәнгә.

Үлемнән курыкмаган, артына кайтмаган,

Арыслан йөрәкле каһарман батырлар!

Дөньяның бар халкы, киләчәк яшь буын

Җиңешле көрәшне дәрт белән хәтерләр.

Мөкаддәс ил өчен аккан кан буш китмәс,

Якадан тазарыр керләнгән далалар,

Ямьләнеп һәм шаулап, чылтырап агарлар

Ямь белән болганган бәллүрдәй елгалар,

Чайкалыр мул ашлык дулкыны

Колхозлар, авылларның иркен кырында.

Бал-ширбәт күк татлы йөземле бакчалар

Җыр булып җырланыр кидайлар телендә.

Данлыклы саналган хезмәткә сарылыр

Эш сөйгән хезмәтчел туган ил яңадан.

Аларны сәламлап чәчәкләр ачылыр,

Яңадан дәрт биреп җил исәр ярлардан.

Тиз кайтсын мондый көн, һөҗүм ит дошманга,

 Үтерүче, шакшы кул күмелсен туфракка.

Сөенеп көлсеннәр яшь түккән сабыйлар,

Төс керсен вакытсыз саргайган яфракка.

Дошманны һәрвакыт куркуда тотыгыз,

Бозыгыз юлларын, күперен ватыгыз!

Җимерелсен, көл булсын кораллар амбары,

Фашистлар көтүен аяусыз атыгыз!

Азатлык минуты якындыр, дусларым,

Кул сузып сезгә без тиз көндә җитәрбез,

Дөньяга баш булу хыялын асраган

Канлы күз дошманны зир-зәбәр итәрбез!

Кидай — халык җырчысы.

Кырым фронты. Март. 1942.

Әхмәт Фәйзи тәрҗемәсе